«Көмеш тояк, тулпар атым»

№46

 (Эзләнү-проект эше)

Альмир ХУҖИН,

Саба районы  Юлбат төп мәктәбе укучысы

Фирая НИЗАМИЕВА,

фәнни җитәкче, Саба районы Юлбат төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

«Саба таңнары» газетасында, Т.Нәҗмиевның «Яшә, Саба-йорт» китабында, авылыбыз һәм мәктәп китапханәләрендә туган авылым Юлбат хакында, авылда атлар тәрбияләүчеләр турында  кызыклы мәгълүматлар бар.

Минем иң якын кешеләремнең берсе булган дәү әнием (әтиемнең әнисе) үзенең гомерен атлар карауга багышлап яшәгән икән ләбаса. Мин  укытучым сөйләгәннәр белән кызыксындым, авыл, мәктәп китапханәләрендә, мәктәп музеенда булдым. Дәү әнием яшәгән йортта күп тапкырлар булып, күп тапкырлар аралашкан булсам да, әлеге темага тәүге тапкыр әңгәмә кордым… Проект эшемнең эчтәлеге шуннан гыйбарәт.

Проектның моделе:

 модель

Проектның максаты. Авылымның атлар белән бәйле булган тарихы белән танышу. Атларны тәрбияләп үстерү серләрен өйрәнү. Атлар караучы Хуҗиннарның нәсел чылбырын барлау. Горурлык хисләрен үстерү.

Проблема. Мин туган Юлбат авылында, чыннан да, атларга гашыйк булып, аларны карап үстерү Хуҗиннар нәселендә буыннан-буынга күчәме? Атларны ничек итеп тәрбиялиләр?

Гипотеза. Әгәр дә мин тулы мәгълүмат тупласам, атларны тәрбияләп үстерү һәм аларны караучылар турында белә алырмынмы?

Юнәлешләр:

I. Географик юнәлеш.

Саба районы Юлбат авылы табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Карачтавы өстеннән караганда, авылымның күренеше тагын да гүзәл.

Авылымны чыршы-наратлар үскән калкулыклар уратып алган. Халкы мул сулы дүрт чишмәдән су эчә. Елга-күлләрендә каз-үрдәкләр йөзә. Тугайларында сыерлар, атлар утлый. Авылымның табигате искиткеч гүзәл. Җәй көннәрендә Карачтауда каен һәм җир җиләкләре өлгерә. Нәкъ Тукай шигырендәгечә: «Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыясың бер чиләк». Юлбатымның ике башында ике күл бар, ә урта бер җиреннән Казкаш елгасы ага.

Авылымның шушы йортында гомере буе атлар караган дәү әнием – Нәфисә Хуҗина белән аның өлкән улы Альберт абыйлар гаиләсе яши. Юлбат авылында атлар үрчетү тарихы, аларны ничек тәрбияләү, колыннарын үстерү турында дәү әнием белән әңгәмә барышында таныштым.

II. Биологик юнәлеш.

Дәү әнием мине җылы каршы алды. Атлар хакында ул миңа бик күп сөйләде.

Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган дәү әнием, дәү әтием Фирдинат белән (хәзерге вакытта вафат) озак еллар колхоз атларын караганнар. «Ул чорда колхозның 64 – эш, 2 чабышкы аты бар иде», – дип искә ала дәү әнием.

1971 елда дәү әнием белән дәү әтием тормыш коралар. Алты бала: 5 малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Тигез, матур яшиләр алар. Тик 1998  елда дәү әтием вафат була. Малайларының дүртесе дә, авыл хуҗалыгында эшкә калып, терлекчелек тармагын сайлый. 1991 елда  дәү әнием лаеклы ялга чыккач, аның эшен өлкән малае Альберт дәвам иттерә.

III. Тарихи юнәлеш – «Дәү әнием истәлекләре».

Дәү әнием белән дәү әтиемә кадәр колхоз атларын дәү әтиемнең әнисе Мөгаллимә әби караган. Мөгаллимә әби, 94 яшькә җитеп, дәү әнием тәрбиясендә 1997  елда вафат була. Ә аның эшен дәү әнием белән дәү әтием дәвам итә. Алар эшләгән 1970 елларда колхозда 60 эш аты, ике чабышкы ат булган. Атлар тора торган сарай да хәзерге кебек иркен, зур ферма булмаган. Ул чорда атларга кыш чыгарлык печәнне болыннардан чабып, киптереп дәү әниемнәр үз көчләре белән әзерләгән. Суны да авыл очындагы сыер фермасыннан чаңнарга тутырып ташыганнар. Атларга ашатырга саламны да үз көчләре белән фермадан алып менгәннәр. Дәү әнием атларны үзе җиккән, яшь тайларны җигәргә дә үзе өйрәткән. Ул вакытта, машиналар булмау сәбәпле, колхоз рәисе, агрономы һәм бухгалтеры җигүле атка утырып йөргәннәр. «Аларның атларын иртәнге сәгать дүрттә килеп ашатып, сбруйларын әзерләп, җигеп куя идем», – ди дәү әнием. «Бухгалтер Низамиев Габделхәй абыйның аты «Вертолет» исемле бик тыныч, күндәм ат булды (Габделхәй абый Низамиев –Татарстанның атказанган бухгалтеры, хәзерге көндә Казан шәһәрендә яши). Ә ул чорда колхоз рәисе булып эшләгән Нигъмәтҗанов Миңнехан абыйның айгыры дуамал, холыксыз иде. «Сеңлем, син бу айгырны ничек итеп җигәсең», дия торган иде», – дип искә ала дәү әнием. (Нигъмәтҗанов Миңнехан абый, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының ярдәмче хуҗалыгы җитәкчесе вазифасын башкарып, лаеклы ялга чыкты. Хәзерге вакытта Казанда яши.)

Атларны колынлатып, колыннарын үзләре карап үстергәннәр дәү әниемнәр. Атларга печән, солы ашатканнар. Саламга су, он сибеп башак биргәннәр. Урып-җыю вакытларында атларны амбардан «кибәк» (ашлык отходлары) алып чыгып та сыйлаганнар. «Бер генә колынны да үтермәдек», – дип искә ала дәү әнием. Туган вакытта озын аяклы, чандыр – бик матур булып туалар икән колыннар. Бер яшькә кадәр әниләренең имчәкләреннән сөт имеп үсәләр, ә аннары печән ашый башлыйлар икән. Утарда вакытта да, болында да әниләреннән бер дә калмыйча ияреп йөриләр икән.

IV. Өченче буында да атларга мәхәббәт дәвам итә.

Әтием Әлфрит – дәү әниемнең икенче улы. Ул, фермада ат җигеп, терлекләргә азык кертә. Җәй көннәрендә, атка атланып, ферма сыерлары көтүен көтә. Мин дә аңа булышырга, көтү көтешергә яратам.

Дәү әниемнең олы улы Альберт абый да атлар карый. Менә 18 ел инде   ул һәр елны сабан туйларында ат чабышында катнаша. Быелгы сабантуйга да ул атын әзерли.

V. Әдәби юнәлеш.

Атлар караучы Хуҗиннар хакында бик күп язмалар бар. Аларның һәрберсен мин кызыксынып укыдым. Китапханәләрдәге китаплар, газета- журналлардагы язмаларның  һәммәсе кызыклы. Аларга күз салу белән дәү әнием, аның уллары белән мин горурлану хисләре кичерәм…

VI. Йомгаклау сүзе.

Мин бу эзләнү эшем белән куйган барлык максатларыма ирештем. Дәү әниемнең эш сөючән малайлар үстерүе белән чиксез горурланам. Үзем дә, үскәч, дәү әтиемнең әнисе, дәү әтием, дәү әнием, әтиемнәр кебек татар халкының атлар үстерү традициясен дәвам итәрмен, дип ышандырасым килә.