Сыйныф җитәкчесенең коррекцион мәктәп шартларында сәламәтлекләре чикле укучыларның әти-әниләре белән эшләү алымнары

№46                                            

Гөлфия ХАФИЗОВА,

Саба сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре  чикле балалар өчен    интернат-мәктәбе  укытучысы

Гаилә һәм мәктәп бергә эшләгәндә генә, тәрбия бирүнең чын нәтиҗәсен күрергә мөмкин. Бу эштә төп рольне сыйныф җитәкчесе уйный. Аның дөрес юнәлеш белән эшләве генә белем һәм тәрбия бирүдә ярдәм итә.

Балалар белән эшләүдәге төп авырлык – аларның әти-әниләре белән эшли алуда. Безнең мәктәптә бу аеруча мөһим.

Түбәндәгеләрне сыйныф җитәкчесенең төп бурычлары дип  саныйм:

• әти-әни һәм бала арасындагы бәйләнешләрне ныгыту; бер-берсен аңлап, бердәм, тату гаилә булдыру;

• балага гаиләдә уңайлы шартлар тудыруда ярдәм итү;

• гаиләдәге үзенчәлекләрне, шартларны һәрьяклы һәм системалы өйрәнү.

Гаилә белән эшләүдә тәрбия эшенең төп юнәлешләре

1. Әти-әниләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү. Беребезгә дә сер түгел: кайбер әти-әниләр балалары шикелле үк. Шуңа күрә һәр әти-әни белән педагогик-психологик юнәлештә сөйләшү, аңлату эшләре алып бару даими рәвештә кирәк.

2. Бала белән әти-әни арасындагы бәйләнешләрне ныгыту.

3. Гаиләнең социаль статусын күтәрү.

4. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар үсешендәге кимчелекләрне коррекцияләүне гамәли алымнар аша әти-әниләргә төшендерү.

5. Әти-әниләрне үз-үзләрен психологик яктан сакларга, тормышны матур итеп күрергә, үз эченә бикләнмичә яшәргә өйрәтү.

Сыйныф җитәкчесе шушы юнәлештә эшләгәндә генә, түбәндәге нәтиҗәләрне күрергә мөмкин:

• Әти-әниләрдә баласы бу мәктәптә дөрес тәрбия алачагы турында ышаныч тудыру.

• Төрле кыен хәлләр килеп чыкканда да, баланың уңай якларын күрергә өйрәтү.

• Әти-әниләр укытучының, сыйныф җитәкчесенең үз баласын яратуын, аны гел кайгыртып торуын күрергә тиешләр.

Әти-әни һәм сыйныф җитәкчесе хезмәттәшлеге

*Әти-әниләрне тәрбия бирү эшенә  җәлеп итү аерым игъ

тибарга лаек. Үткәрелгән бәйрәмнәрдә катнашу, күргәзмәләр оештыру, анда балаларның үз куллары белән ясалган  эшләрен күрсәтү. Әти-әниләрнең, мөмкинлекләренә карап, матди-техник базаны ныгытуга ярдәм итүе.

*Сыйныф җитәкчесенең  укучы өендә булуы иң яхшы аралашу, аңлашу формасы булып тора. Педагогның  әти-әни белән әңгәмә үткәрүе, күзгә-күз очрашып сөйләшүе яхшы нәтиҗә бирә. Укучының яшәү шартлары, шөгыле, характеры белән таныша, әти-әни һәм бала арасындагы бәйләнешне ачыклый.

Өйдә булган очракта педагогның тактлы булуы аерым әһәмияткә ия. Сүзне гел мактаудан, уңай якларны күрсәтүдән башлау мөһим. Әңгәмә барышында кимчелекләрне әйтеп, укучы булмаганда сөйләшү кирәк.

Укучының үзенчәлеге, аның үз-үзен тотуы, уңышлары турында кызыксынып торуыбызны әти-әни сизәргә тиеш. Үти алмаслык эшләрне ышандырмау хәерле, чөнки ул үзеңә карата хөрмәтне, ышанычны киметә.

Мәктәпкә әти-әнине шатлыклы вакыйга буенча гына чакыру уңышлы. Бәйрәмнәрдә катнашып, ул үз баласының үсешен күрә, аңа ышаныч уята, баланы үсендерә.

Әти-әниләр белән даими элемтәдә тору, баланың үткәрелгән көннәрен, эшләгән эшләрен сыйныф җитәкчесенең белүе баласының караулы, кирәкле икәнен күрсәтә.

Ата-аналар җыелышларында укыту-тәрбия эшенең бурычлары, тәрбияви юнәлешләр, әти-әниләрнең бурычлары, укытучы тарафыннан эшләнәсе эшләр ачыклана, аңлатыла.

Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, хәрәкәтчәнлекләрен үстерү максатыннан төрле хәрәкәтле уеннар, экскурсияләр оештырыла.

Тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә минем төп максатым булып түбәндәгеләр тора:

• укучыларда  белем алуга, хезмәт күнекмәләре булдыруда кызыксыну   уяту;

• бер башлаган эшне ахырына җиткерү;

• сабырлык, бер урында утырып эшли алу;

• авырлыкларны җиңә алу күнекмәләре.

Бу юнәлештә эшләүдә укучыларның  һәр эшен әти-әниләренә җибәрәм, алар атналык дәфтәрдә эшләгән  эшләрен карыйлар, үзләренең фикерләрен җиткерәләр. Бу алым да үзенә күрә бер элемтә чарасы булып тора.

Әти-әниләр белән эшләүдәге тәҗрибәмә таянып, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган укучыларның үсешен камилләштерүдә төрлечә эшләргә туры килә. Шуларның берничәсен генә атап китәсем килә:

• әти-әнидә үз баласына карата яратуны, игътибарны тоюы;

• әти-әни белән сөйләшүдә дипломатик һәм теләп аралашу интонациясе куллану;

• әти-әнине нинди генә булса да хөрмәт итү, аларның фикерләрен тыңлау, шул ук вакытта дөрес юнәлеш бирү.

Сыйныф җитәкчесенең әти-әниләр өчен үткәрелщ торган индивидуаль, төркемләп, күмәк эш формалары – барысы да мәктәп һәм гаилә арасында аңлашуны җайга салу сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган укучыларны тәрбияләүнең нәтиҗәсен үстерү максатыннан алып барыла.

Ата-ана күп очракта психологик ярдәмгә мохтаҗ була. Акыллы, уйлый белә торган  әти-әни баласының киләчәге хакында уйлый, аның тормышка әзерлеген кайгырта. Аларның күңелен үстерү, киләчәк һәр көннең уңыш алып килүен күрсәтү – безнең бурыч, дип саныйм.

Киләчәктә һәркайсыбызга да аңлашып эшли торган әти-әниләр генә булсын  иде, дип телим.