«Туймыйм сокланып яшәүдән…»

№45

(III сыйныфта әдәби уку дәресе)

Дания ХӘМИДУЛЛИНА,

Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Тема. Ф.Яруллинның «Туймыйм сокланып яшәүдән» дигән шигырен өйрәнү.

Максат. Укучыларны Ф. Яруллинның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру; бәйләнешле, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре булдыру; шагыйрьнең иҗаты аша туган җирне ярату, аның гүзәллегенә соклану хисләре уяту.

Җиһазлау. Ф.Яруллин портреты, компьютер, дәреслек, дәфтәр, китаплар.

Дәрес барышы

  1. I.                  Уңай психологик халәт тудыру

          Укытучы. Балалар, бүгенге әдәби уку гади генә дәрес түгел. Сез күп кенә кызыклы, кирәкле нәрсәләр турында белерсез. Дәрестә актив эшләрсез, үз эшегездән канәгать калырсыз, дип ышанып калам. Уңышлар телим.

II. Белемнәрне тигезләү, актуальләштерү

Укытучы. Балалар, узган дәрестә без сезнең белән татар теле турында сөйләштек. Сезгә тел турында өчәр мәкаль язып килергә кушылган иде. Укып карыйк әле. (5–6 укучыдан укытыла, калган укучыларның эшләре җыеп алына, бәяләнә.) Димәк, балалар, бу мәкальләр нәрсә турында сөйли? (Тел турында, туган телебезнең матурлыгы, кирәклеге, бөеклеге, мөһимлеге турында сөйли.)

Укытучы. Әйе, балалар, һәркем үзенең туган телен, ана телен белергә, аны яратырга, хөрмәт итәргә тиеш

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Укытучы. Ә бүген, балалар, безнең дәресебез тагын да кызыклырак булачак. Без сезнең белән бүгенге дәрестә үз ана телен, туган җирен яраткан, татар телен, аның тарихын баеткан шагыйрь Фәнис абыегыз Яруллинның иҗаты, тормыш юлы белән танышырбыз. Һәм бер матур шигырен өйрәнербез. Сез аның турында инде күп беләсез. Чөнки безнең сыйныфыбызның исеме, девизы Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестеннан алынган. Без аны сезнең белән укып, фикер алыштык. Тормыш юлын яхшы беләсез. Әгәр исән булган булса,  быел аңа 78 яшь тулган булыр иде.  Хәзер мин сезгә аның тормыш юлына багышланган берничә рәсемен күрсәтеп китәм.  Шагыйрь абыегызга кагылышлы белешмә:  Ф.Яруллин – танылган шагыйрь, прозаик, драматург. М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге премияләр алган шәхес. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, Татарстанның халык шагыйре.  

 Балалар, әйдәгез, бергәләп искә төшерик әле. Фәнис абыегыз Яруллинның нинди әсәрләре белән танышкан идек?

 Укучылар. «Ала карга», «Урман –  колак, кыр –  күз», «Ак яфрак» әкиятләре, «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте һ.б.

Укытучы.  Ә бүгенге дәрестә Фәнис абыегызның тагын бер шигыре белән танышырбыз. «Туймыйм сокланып яшәүдән» дип атала ул.

Дәфтәргә число, теманы язып куегыз. Балалар, шигырьнең исеменә игътибар итегез әле. Искиткеч матур исем, шулай бит. Ни өчен шулай аталуын сез шигырь белән танышкач аңларсыз. Балалар, шигырьне укыганда, бәлки, сезгә аңлашылмаган сүзләр очрар. Әйдәгез, бергәләп аңлашып китик. (Экранда «комсыз кеше, газиз ана теле, тәүге сер, гаҗәпләнеп яшәү» дигән сүзләр языла.) Балалар, хәзер мин сезгә шигырьне укыйм. Шигырьдә нәрсә турында сүз барыр икән? Игътибар белән карап, тыңлап барыгыз. (Укытучы укып чыга.)

Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)   Әйдәгез әле, шигырьнең эчтәлегенә тагын да тирәнрәк төшенер өчен, эчтән генә тагын бер тапкыр укып чыгыгыз. (Укып чыгалар.) Ә хәзер, һәр куплетын тыныш билгеләренә игътибар итеп, дөрес интонация белән сәнгатьле итеп укып күрсәтегез әле. (5 куплет, биш укучы берәр куплет укый. Соңыннан тулысы белән бер укучы укып чыга.) Балалар, әйдәгез әле, шигырьнең эченә кереп карыйк.

Шагыйрь безгә нәрсә әйтергә теләде икән? Менә шушы сорауларга бергәләп җавап эзләп карыйк. Бу әсәр кайсы жанрга карый? (Шигырь.)

Шигырьләрдә «мин» дип сөйләүче кеше була. Без аны ничек дип атадык әле? (Лирик герой дип.) Без шулай ук сезнең белән шигырьләрдә лирик герой хисе булуын беләбез. Бу шигырьдә лирик герой нинди хисе турында сөйли? (Туган илне ярату, ана телен ярату, туган якның туфрагын ярату һ.б.)

Укытучы. Әйе, балалар, бу шигырьдә лирик герой туган якны, телне, җирне яратуы, соклануы турында сөйли. Димәк, балалар, лирик геройның хисе – соклану. (Экранда күрсәтелә, балалар бу җөмләне дәфтәрләренә язып куялар.)  Балалар, әйдәгез әле, без дә читтән торып, туган ягыбыз табигатенә сокланып, урман эченә кергәндәй хисләнеп, ял итеп алыйк. (Кошлар тавышы куела. Музыка астында хәрәкәтләр ясала.)

Балалар, әйдәгез, карыйк әле: нәрсәләргә соклана ул?

Шигырь юлларыннан табып укып күрсәтегез. (Берәр укучы укый бара, калганнар бергәләп табып әйтә баралар.)

 Туган җирнең саф һавасына, газиз ана теленә, йолдызлы аяз күгенә, кара туфрагына, аккан суларына, искән җилләренә, озын юлына, карлы буранына, яшен яшьнәвенә соклана. (Бу сүзләр экранда күрсәтелә.)

Укытучы. Әйдәгез, тагын бер тапкыр карыйк әле, лирик герой нәрсәләргә соклана икән? Бергәләп укып чыгыйк. (Экраннан укыйлар.)

Балалар, шигырь юлларына тагын да игътибар итегез әле.

Шагыйрь кайсы сүзне күп тапкырлар кабатлый? («Туймыйм» сүзен кабатлый.) Ни өчен кабатлый икән? (Туган җирен яратып туймавын, аның белән сокланып туймавын күрсәтү, аңлату өчен.)

Укытучы. Әйе, балалар, һәм безне дә туган җирне, аның кешеләрен яратырга өйрәтә, шуңа чакыра, өнди.

Балалар, менә сез алда бу шигырь туфрак, газиз ана, туган җир турында дип әйтеп киттегез. Нинди кеше туган җиреннән туймый? (Туган илне яраткан, аның матурлыгына соклана белгән, һәр агачыннан, һәр чәчәгеннән, кошлар тавышыннан тәм табучы кеше.)

Укытучы. Димәк, ул нинди күңелле кеше була инде? (Нечкә күңелле кеше.) Әйе, балалар, нечкә күңелле кеше генә табигатьнең матурлыгын күрә дә, соклана да белә. Шигырьдә тагын менә мондый юллар бар:

Зәңгәр күкләр йолдыз белән

Йөрәгемә чигелгән.

Шушы юлларны табыгыз әле. (Бер укучы куплеты белән кычкырып укый.) Сез моны ничек аңлыйсыз? Кулъяулык чиккән кебек чигелгәнме? (Юк.) Ә ничек? («Чигелгән» сүзе аңлатып кителә.) Чигелгән – элек-электән әбиләребез, әниләребез чигү белән шөгыльләнгән. Күңел җылысын биреп чиккән әйберләр тузмый, керләнми. Шушы чигешләр кебек туган җирне ярату, туфракны ярату гомер буе кешенең йөрәк түрендә саклана.

Кайчан йөрәккә нәрсә дә булса бик нык кереп кала? (Бик нык яратсаң, соклансаң, хисләнсәң.) Әйдәгез әле, балалар, шигырьне тагын бер тапкыр тулысы белән кычкырып укып чыгыйк. (Бер укучыдан укытыла.) Сезгә шигырь хәзер тагын да әйбәтрәк аңлашылгандыр.

Балалар, мин сезгә шигырьдә нәрсә турында сүз баруын, ягъни шагыйрьнең нәрсә әйтергә теләвен укыгач белерсез дигән идем.

Димәк, балалар, шигырьнең төп мәгънәсе, хисе нәрсә булды инде? Дәфтәргә дә язып куйдык. (Соклану.) Ә сез соклана беләсезме? Нәрсәләргә сокланасыз? (Җаваплар тыңланыла.)

Чыннан да, балалар, тормышны, табигатьне, бер-беребезне, туганнарны, гомумән, һәрнәрсәне яратырга, соклана белергә кирәк. Соклана, ярата белгән кеше генә бәхетле була. Һәр яңа туган көнгә шатланып яшәргә кирәк. Менә, шагыйрь Фәнис абыегыз Яруллин да, аянычлы язмышка дучар булып, физик яктан гарип булып калса да, (ә без сезнең белән, аллага шөкер, сау-сәламәт) кешеләрне, дөньяны, яшәүне яраткан, сокланып яшәүдән туймаган. Соңгы сулышына кадәр, илһамланып, рухланып яшәгән, иҗат иткән. Шагыйребез авырлыклар алдында сынмаган. Аңа туган җире, халкы, газиз ана теле, табигате, кешеләрне аңлый белүе көч биргән һәм иҗаты белән күпме кешеләрне ялгышлардан саклый. Шигырь юллары белән безнең  йөрәкләребезгә үтеп керә, туры юлга чакыра. Һәм бу турыда үзенең бер шигырендә мондый юллар язып калдыра:

Каерса да язмыш минем канатымны,

Ала алмас кешеләрне яратуны. (Экранда күрсәтелә.)

IV. Рефлексия

Укытучы. Димәк, балалар, без бүген кем иҗаты белән таныштык? (Ф. Яруллин.) Кайсы жанрга караган әсәре белән таныштык? (Шигырь.) Шигырь сезгә ошадымы? Ни өчен? (Укучыларның җаваплары тыңлана.) Нәрсәгә өйрәтте? (Сокланырга.) Кемнең җаваплары сезгә ошады?  Нәрсә сезгә бүген бик авыр булды?   Сез бүген үзегезнең җавапларыгыздан канәгатьме? (Җаваплар тыңлана.) Мин бүген сезнең җавапларыгыздан бик канәгать. (Иң актив балаларны бәяләү.)

V. Өй эш бирү

Укытучы. Бүгенге дәрестән илһам алып, алдагы дәрескә шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә; теләгән укучыларга ятларга мөмкин; Фәнис абыегыз Яруллинның башка өстәмә шигырьләрен табып алып килеп, класс каршында укып күрсәтерсез. Балалар, Фәнис абыегыз Яруллин шушы кечкенә генә шигыре белән сезнең йөрәкләргә үтеп кергәндер дип ышанып калам. Үзебезнең туган җиребездә, аның матурлыгына сокланып яшәргә язсын! Ф.Яруллин шигырендәгечә «туймыйм мин сокланып яшәүдән» диярлек булсын! Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Балалар, әйдәгез әле, дәресебезне, Фәнис абыегызның якты истәлегенә багышлап, аның сүзләренә язылган, сез музыка дәресендә өйрәнгән «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән җыр белән тәмамлыйк. (Бергәләп җырны башкаралар.)