Чәчәкләр – тормыш яме

№45

(Зурлар төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Люция ЗЫЯТДИНОВА,

Казандагы 314 нче  балалар бакчасының  I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәтү; тасвирлау сүзләрен урынлы куллану күнекмәләре бирү; мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү; [ә] авазын сүзләрдә дөрес куллануны ныгыту; кеше тормышында чәчәкләрнең әһәмиятен күрсәтү.

Сүзлек эше. Хушбуй, таҗ, күкчәчәк, кашкарый, энҗе чәчәк, мохтаҗ.

Җиһазлау. Энҗе исемле курчак, исемендә [э] авазы булган рәсемнәр; чәчәк түтәле, басу, урман, болын, кыр сурәтләнгән 5 зур рәсем, тарату өчен төрле чәчәк рәсемнәре.

Дәрес барышы

I кисәк.

Тәрбияче (балаларга табышмак әйтә.)

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

Алар нәрсәләр? (Чәчәкләр)

Яз, җәй көннәрендә, иртә кырларда, болыннарда, су буйларында – бар җирдә чәчәкләр үсә. Алар бер-берсеннән бик аерылып тора, чөнки аларның яшәү шартлары төрле (төрле урыннарда үсәләр). Мәсәлән, болында һәм урманнарда үскән ромашкаларны гына карыйк. Урман ромашкасы – эре, таҗ яфраклары киң, ә болында үскәне – вак, таҗ яфраклары да тар була. Ни өчен алай дисезме? Чөнки болында дым аз, ә урманда күп. Урман чәчәкләре ышыкта, җил-яңгырдан сакланып торалар, ләкин аларга кояш яктысы, җылы җитеп бетми.

– Кырда, басуда үсә торган чәчәкләр ничек дип атала?

– Кыр чәчәкләре.

– Хәзер мин сезне бер кыр чәчәге белән таныштырам. Бәлки, сез аны беләсездер? Тыңлагыз әле, табышмак әйтәм:

Арыш арасында үсәм,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам. (Күкчәчәк)

Менә ул нинди матур чәчәк! (Рәсем күрсәтелә.) Күкчәчәкнең төсе, таҗларының формасы һ.б. турында сөйлим.

Болында, болында,

Ал чәчәкләр үсәләр.

Ал чәчәкләрне тирбәтеп,

Җылы җилләр исәләр, – дип язган Хәй Вахит.

Әйдәгез, болын, урман чәчәкләрен искә төшерик. Ромашкалар турында сөйләштек инде. Урманда, болында үсүче тагын нинди чәчәкләрне беләсез?

Балалар. Тукранбаш, тузганак – болын чәчәкләре, умырзая, кыңгырау – урман чәчәкләре.

Энҗедәй чәчәк атам мин,

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми,

Күләгәлек булганда.

Куак төпләрен яратам,

Яратам дымлы җирне.

Эссе кояш нурларында,

Әлсерәп бөгәм билне.

Җәй көне болыннар ямьле,

Кырлар иркен булалар.

Тик мин анда үсә алмыйм,

Чәчәләрем сулалар.

Әлеге шигырь энҗе чәчәк (ландыш) турында. Аның чәчәкләре ак кыңгырау кебек. Ул урманда агач күләгәсендә үсә.

Физминутка.

Гөрләвекләр күренде

Һәм кояшка үрелде.

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт.

Җил исте,

Чәчәкләрне селкетте.

Уңга бөгелделәр,

Җиргә иелделәр.

Сулга бөгелделәр,

Җиргә иелделәр.

Бар син моннан кит,

Чәчәкләргә тими үт.

Алар зур булып үссен,

Безгә шатлык китерсен!

II кисәк.

Тәрбияче. Балалар, бүген безгә кунакка Энҗе исемле курчак килгән. Ул үзе белән рәсемнәр алып килгән. Карагыз әле: элгеч, экскаватор һ.б. Сүзләренең беренче авазы нинди, әйтеп карыйк әле: э-э-э. Җырлап карыйк әле: э-э-э. Сузып җырлап, шулай бит?

Шигырь юлларыннан [э] авазы кергән сүзләрне аерып алыйк:

Элгеч элдем, шуңадырмы,

Өзелгән бит элмәгем.

Тегәргә аны тотындым,

Энә саплый белмәдем.

Тизәйткеч өйрәтү.

Эчтем, эчтем, су эчтем.

Чәй эчмичә су эчтем.

Чәй эчмичә су эчкәнгә,

Бик авыртты шул эчем.

Тәрбияче. Балалар, болын, урман, кыр чәчәкләрен кем тәрбияли: кем су сибә, кем үстерә? Кешеләрме?

Балалар. Юк. Табигать үзе. Җил орлыкларын тарата. Яңгыр су эчертә, коендыра. Кояш җылы бирә. Җир туендыра.

III кисәк.

Тәрбияче. Ә бакча гөлләрен кем үстерә? Дөрес, бакчадагы чәчәкләрне кешеләр үстерә. Сулар сибеп, чүпләрен утап тәрбияләгәч, чәчәкләр бик матур үсә. Бу чәчәкләр безнең бакчада да үсә, шулай бит? Әйдәгез, шуларның исемнәрен әйтик.

Балалар. Кашкарый (астра), миләүшә (фиалка), дәлия (георгин), чалмабаш (пион), гөлчәчәк (роза), гладиолус.

Тәрбияче. Сез аларны ничек тәрбиялисез? Әйдәгез, шул турында сөйләшик. (Балалар чәчәкләрне үстерү өчен башта җир казырга, аннары орлык чәчәргә, су сибергә, чүп үләннәрен утарга һ.б. өйрәнәләр.)

IV кисәк.

«Мин кайда үсәм?» дидактик уены уйнала. Болын, урман, кыр, чәчәк клумбасы сурәтләнгән дүрт зур рәсем эленә. Балаларга төрле чәчәк рәсемнәре таратыла. Алар чәчәкләрне тиешле рәсемгә урнаштыралар.

V кисәк.

Тәрбияче. Балалар, чәчәкләр тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә, дибез. Дөрестән дә, чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр, авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Табигать чәчәкләрне җирне матурлау өчен үстерә. Кешеләр табигать матурлыгын бозмаска, якларга тиешләр. Урман-кыр чәчәкләре дә саклауга мохтаҗ.

VI кисәк.

 Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, уйнап алабыз:

«Түгәрәк алан» уены.

(Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәктә өйриләр һәм такмак әйтәләр.)

Бу аланда чәчәк күп,

Бу аланда чәчәк күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә,

Без аларга тимибез,

Әминә, Гөлфия, Лилия, Гөлия,

Әйдә әле биергә.

(Исеме әйтелгән балалар уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен балаларның исемен әйтеп дәвам итә.)

Тәрбияче. Балалар, шуның белән безнең дәрес тәмам. Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди чәчәкләр була? Кайда үсәләр алар? Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? (Балаларның фикере тыңлана.)