Язның яме – кошларда

№43

(Зурлар төркемендә әйләнә-тирә һәм экологик тәрбия буенча белем бирү эшчәнлеге)

Зенфира ГАНИЕВА,

Актаныш районы Киров авылы “Тамчы”балалар бакчасы югары категорияле тәрбиячесе

Максат:

балаларның логик фикер йөртү, күзаллый белү һәм иҗади сәләтләрен, күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен үстерү;

табигатьтәге язгы үзгәрешләр, күчмә кошлар һәм аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен киңәйтү;

кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре: танып белүне үстерү, сөйләм үстерү, социаль аралашу мөмкинлекләрен үстерү.

Методик алымнар һәм чаралар: ысуллар: уен, сүзле, күрсәтмә; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз.

Җиһазлар: күчмә, кышлаучы, йорт кошларының рәсемнәре; аудиоязмада кошлар тавышы һәм язгы тавышлар; мультимедиа.

Уеннар: “Очты, очты…”, “Өлешләрдән бөтенне төзе”, “Һәр кошның үз өе”, “Киек кошларны һәм йорт кошларын аер”, “Күчмә һәм кышлаучы кошларны аер”.

Сүзлек өстендә эш: күчмә, кышлаучы, киек, тургай.

Алдан үткәрелгән эшләр: күчмә кошлар турында төшенчә бирү, язгы күренеш турында картиналар карау, экскурсияләр, табигатьне һәм кошларны күзәтү.

Эшчәнлек барышы

I. Тәрбияче. Исәнмесез, хәерле көн, нәни дусларым. Яныма килегез әле. Карагыз әле тәрәзәгә: бүген көн нинди матур, кояшлы. Безнең кәефләребез дә яхшы. Кулга-кул тотынып, түгәрәкләнеп басыйк та, бер-беребезгә карап, елмаешып, күңел җылыбызны бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте! (Ярымтүгәрәк ясап утыралар.)

Балалар, табигатьтә нинди ел фасылы?

Балалар. Яз. (Экранга игътибар итәләр.)

Слайд 1. Яз күренеше.

II. Тәрбияче. Яз көне нинди үзгәрешләр була, балалар? (Балаларның җаваплары.)

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп, кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы,

Сагынып көткән яз килә.

Слайд 2. Кояш “сөйли”:“Исәнмесез, дусларым! Нәни кулларыгызны миңа сузыгыз әле. Җылымны тоясызмы? Мин сезне көн дә шулай иркәләячәкмен”.

Тәрбияче. Кояш яктысында карлар эри, түбәләрдән тамчылар тама.

Слайд 3. Тамчы “сөйли”: “Ә мин язгы тамчы булам. Тып,тып тамып, кояш нурларында иркәләнәм. Ишетәсезме?” (Тамчы тавышы.)

Тәрбияче. Карлар, эреп, гөрләвек булып ага.

Слайд 4. Гөрләвек тавышы: “Кар астыннан челтер-челтер агучы ул мин гөрләвек булам. Кечкенә көймәләрегез әзерме, сезне уйнарга көтеп калам”.

Слайд 5. Умырзая чәчәкләре: “Кар катламы эрегәч, җир өстенә умырзая чыга, карагыз”.

III. Тәрбияче. Ә язның иң матур мизгелләренең берсе җылы яклардан кошлар кайтуы. Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь укыйм:

Өй түрендә бакчада

Талчыбык куначада.

Сыерчык канат кага,

Яз килүгә шатлана.

Җилпенә ул, талпына,

Шатланып сайрап куя.

Ак каенның башында

Бик матур оя тора.

Слайд 6. Сыерчык оясы.

Тәрбияче. Бу кайсы кошның оясы икән, балалар? Нәрсә яши икән бу ояда? (Сыерчык оясы.)

Слайд 7. Сыерчык тавышы.

Слайд 8. Кара карга.

Тәрбияче. Ә менә кара каргалар кайда яши икән, балалар?

Балалар. Алар агач башларында оя коралар.

IV. Тәрбияче. Кайсы кошлар беренче килә икән? Каргалармы, әллә сыерчыклармы? Сез аларны күрдегезме соң әле? (Балалар җавабы.) Ә менә безгә, Актанышка, кара каргалар килде инде.

Сыерчык кебек матур тавыш белән сайрый торган нәни генә бер кошчык бар. Ләкин аның тавышы бик көчле. Ул биектә, биектә сайрый. Биектә сайраса да, ояны җиргә кора. Игенчеләрне басу кырларга чакыра. Нинди кош икән соң ул? Белмисезме?

Балалар. Тургай.

Слайд 9. Тургай.

Тәрбияче. Бозлар китеп, елга-күлләр ачылгач, анда да бик күп кошлар кайта. Ә нинди кошлар кайта икән соң? (Кыр казлары, кыр үрдәкләре, торналар, аккошлар.)

Слайд 10. Аккошлар, кыр үрдәкләре.

Тәрбияче. Иң матур кошлар, аккошлар, минем туган ягым Актанышка күп булып киләләр. Аккошлар алар – парлы кошлар, балалар. Алар чисталык символы булып торалар.

Күчмә кошларыбыз, ел саен безне сагынып, ераклардан очып кайталар. Алар кайткач, иң элек үзләренә оя коралар, бала чыгаралар. Балалар, кош ояларын туздырмаска, аларны куркытмаска, йомыркаларын ватмаска кирәк. Кошлар табигатебезнең матурлыгы бит.

V. Тәрбияче. Ә хәзер, әйдәгез әле, түгәрәккә басып, “Очты, очты…” уенын уйнап алыйк. (Уен кагыйдәсен аңлату.)

Балалар, бүген кабатлаганнарны онытмадыгызмы икән? Әйдәгез, бер-беребезне тикшереп карыйк. Өстәлләр янына бүленеп басыйк әле.

3-4 бала һәрбер өстәл артына басалар, өстәлдә – биремнәр, дидактик һәм үстерешле уеннар: 

1 өстәл – “Өлешләрдән бербөтенне төзе”.

2 өстәл – “Һәр кошның үз өе”.

3 өстәл – “Күчмә һәм кышлаучы кошларны аер”.

4 өстәл – “Киек кошларны һәм йорт кошларын аер”.

VI. Тәрбияче. Балалар, сез шундый җитез эшләдегез. Биремнәрне  барыбыз да дөрес эшләдекме икән? (Экраннан карап, дөреслеген чагыштыру, кул чабып бәяләү.)

Слайд 11. Оялары янында кошлар.

Слайд 12. Күчмә кошлар.

Слайд 13. Кышлаучы кошлар.

Слайд 14. Йорт кошлары.

VII. Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Нәниләрем, бүген нинди яңалык белдек? (Балалар җавабы.) Бу хакта, өйләрегезгә кайткач, әти-әниләрегезгә дә сөйләргә онытмагыз.

Балалар, сез миңа бик ошадыгыз. Мин сезгә сыерчык оясы алып килдем. Аны Актаныштан сезнең кебек нәниләр бүләк итеп җибәрделәр. Сыерчыклар килүгә, ояны агачка элеп куйсагыз, аларның матур тавышларын тыңлый алырсыз.