Тукай – халкымның бөек шагыйре

№42

(Дәрестән тыш уку. Татар төркеме. IV сыйныф)

Галина ГОМӘРОВА,

Казандагы 171 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сезнең игътибарыгызга Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган дәрес тәкъдим ителә. Дәрес материалын IV сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресендә, гомумән, Ш–V сыйныфларда класстан тыш уку дәресләрендә яки дәрестән тыш чаралар үткәргәндә кулланырга мөмкин.

IV сыйныфта Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә 2 сәгать вакыт бирелә. Алдагы татар теле дәресендә укучылар белән түбәндәге лексик берәмлекләр өйрәнелә: шагыйрь, мәдрәсә, хәлфә һ.б. Укучылар, әлеге сүзләрне файдаланып, сүзтезмә, җөмләләр төзи һәм дәфтәрләргә язып куя. Кыска диалоглар төзү юлы белән дә өйрәнелгән берәмлекләрне сөйләмдә куллануга күнегү үткәрелә. Мәсәлән,

Диалог үрнәге:

– Илдар, беләсеңме, Г.Тукай кем булган?

– Алсу, син Г.Тукай музеенда булдыңмы?

– Марат, синдә Г.Тукайның шигырьләр җыентыгы бармы?

Шул рәвешле әзерлек эше үткәрелгәннән соң, чираттагы ике әдәбият дәресендә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты өйрәнелә.

1 нче дәрестә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелә; шулай ук Г.Тукай турындагы белемнәрне ныгыту, укучыларның күзаллауларын киңәйтү, укучыларның белем дәрәҗәсен сынау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм шагыйрь иҗатына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту, татар халкының бөек улларына хөрмәт хисе тәрбияләү максат итеп куела. Алдагы дәрестә өйрәнелгән яңа сүзләрне язма һәм телдән сөйләмдә куллануга күнегүләр үткәрелә.

Тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләшкәндә, рус һәм башка халыкларның алдынгы вәкилләре, сәнгать һәм фән эшлеклеләренең аңа биргән бәясен, алар иҗат иткән сәнгать әсәрләрен уку кирәк. М.Казаковның «Үксез бала» рәсеме белән танышу югарыда искә алынган дәресләрдә урынлы була.

Аудио- һәм видеоязмалар файдалану дәресне җанлы һәм кызыклы үткәрергә мөмкинлек бирә.

Физкультминут вакытында «Аю – Бүре» уены сөйләп-уйнап күрсәтелә.

Г.Тукайның портреты, Г.Тукай җыентыклары, дәрескә презентация, «Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты» дискы, шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә белән җиһазландыру дәресне җанлы һәм файдалы итеп уздыруда ярдәм итә, рус балаларының да татар телен өйрәнүгә омтылышын көчәйтә.

Дәрес ахырында Г.Тукай китапларыннан күргәзмә, тормышы белән бәйләнешле материалар карала. Әзерләнеп килгән укучылар рус телендә шагыйрьнең шигырьләрен сөйли. Максатым – башка милләт баласының күз алдына татар милләтеннән булган мәртәбәле шәхесне, аның образын китереп бастыру. Мөмкинлек булганда, әлеге шәхес яшәгән, иҗат иткән урынга яки аның музеена экскурсияләр уздыру да укучыга белем һәм тәрбия бирү ягыннан әһәмияткә ия.

Дәрес «Туган тел» җырын башкару белән тәмамлана.

Тырышлык куеп, методик яктан дөрес уздырылган әдәбият дәресләре укучыларда олуг шәхесләребезгә, телебезгә хөрмәт хисе тәрбияләүдә, һичшиксез, зур әһәмияткә ия булып тора.

Дәреснең максаты:

– укучыларның белем дәрәҗәсен сынау; сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү;

– шагыйрь иҗатына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту;

– Г.Тукай турындагы белемнәрне ныгыту; укучыларның күзаллауларын киңәйтү;

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, Г.Тукай җыентыклары, дәрескә презентация, «Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты» дискы, М.Казаковның «Үксез бала» рәсеме.

Дәреснең планы

I. Кереш

1. Укучыларны сәламләү, укучыларны барлау.

2. Тактада язылган эпиграфны уку, анализлау.

II. Яңа материалны аңлату

1. Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштыру.

2. Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләтү.

3. Г.Тукайның көйгә салынган шигырьләреннән «Бала белән күбәләк», «Пар ат»ны тыңлау.

Физкультминут. «Аю – Бүре» уены.

III. Белемнәрне ныгыту

1. Г.Тукай язган табышмакларга җавап табу.

2. Г.Тукайның әкият-поэмалары турында сөйләшү.

3. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы сорауларга җаваплар тыңлау.

IV. Йомгаклау

1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

2. «Туган тел» җырын җырлау.

3. Укучыларның белемнәрен бәяләү.

4. Өй эше бирү.

Дәрес барышы

I. Кереш

Укытучы. Укучылар, бүген без сезнең белән «Тукай – халкымның бөек шагыйре» дигән темага сөйләшүебезне дәвам итәрбез.

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкып, кар сулары аккан чагында, язның шаулап-гөрләп торган апрель аенда безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Бөек шагыйребез кайчан, кайда туган, хәзер шул турыда тыңлап китик.

II. Яңа материалны аңлату

1. Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштыру (слайд күрсәтелә).

Зур булмаган Кушлавыч авылында Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә Бибимәмдүдә һәм Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Биредә сабыйга ата-ана назын бик аз татырга туры килә: ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була. Габдуллага ике яшь тулганда, аны ярлы Шәрифә карчык тәрбиясенә калдырып, әнисе Бибимәмдүдә яңадан кияүгә чыга. Бераздан ул Габдулланы үз янына – Сасна авылына алдыра. Әмма бер елдан, 1890 елда, Бибимәмдүдә үлеп китә (слайд күрсәтелә).

Тукай Кушлавычта икенче мәртәбә 1894 елда була: Уральскига (Җаек шәһәре) китәр алдыннан ул биредә туганнарында бер ай чамасы яши.

Авыл һәм аның тирә-як табигате шагыйрьнең шигырьләрендә һәм истәлекләрендә бу урынга багышланган юлларны хәтердә яңарталар. (Бер укучы «Туган авыл» шигырен сөйли.)

Кушлавычтан соң нәни Габдулланың ятимлек сукмагы Сасна, Өчиле (монда Габдулланың әнисе ягыннан бабасы яшәгән) авыллары аша уза. Ике ел ул Казанда үзен тәрбиягә алган үги әти-әнисендә яши. Аннары Кырлай авылы кешесе Сәгъди абый аны тәрбиягә ала һәм үзләренә алып кайта.

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр, – дип яза ул «Шүрәле» әкият-поэмасында Кырлай турында.

Кырлай Тукай тормышында аерым урын алып тора. Биредә ул дөньяны аңлый башлый. «Бу урыннан башлап тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне хаклы табам… Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булды», – дип яза ул соңыннан (слайд күрсәтелә).

Биредә ул беренче мәртәбә ел фасылларының үзгәрүен, игенче хезмәтенең ритмлы агышын күрә. Сабантуй бәйрәменең рәхәтлекләрен татый. Урманнан, дөресрәге, халык әкиятләреннән килгән Шүрәле образы аның күңелен мәңгелеккә әсир итә. Бу образ сабыйлык тәэсирләреннән аның иҗатына, хәтта шәхесенә үтеп керә. Күп кенә хатларына һәм мәкаләләренә, әсәрләренә ул «Шүрәле» дип имза куя. Еллар үтеп, инде чын шәһәр кешесе булып җиткәч, Тукай үзенең истәлекләрендә һәм иҗатында Казан артына, балачак чорына торган саен ешрак әйләнеп кайта һәм «Туган җиремә» шигырендә болай дип яза:

Айрылып китсәм дә синнән гомеремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин,

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;

Тарта торгач, куймады, кайтарды ахыр җисмеми.

Язмыш Г.Тукайны урау юллардан әйләндереп тагын Казанга китерә.

И Казан шәһәре, торасың тауда зур шәмдәл кеби,

Мәсҗедең, чиркәүләрең, һәр часларың шәмнәр кеби.

Син үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп,

Бик мәһабәтле торасың барчага юл күрсәтеп, – дип яза шагыйрь башкалабыз турында.

Г.Тукай Казанда ике вакыт аралыгында яши: әүвәл бала чагында, соңрак 1907 елда Уральскида мәдрәсә тәмамлап кайтканнан соң. «Нурлы Казан» Тукайны аның өчен зарури булган бай мәдәни мохите: газеталары, нәшриятлары, рухи һәм фикер ягыннан шагыйрьгә якын булган зыялылар даирәсе белән аны үзенә тарта. Казанда Тукай гадәттән тыш актив эшчәнлек алып бара. Биредә ул шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак тулысынча формалашып җитә. Казан – Тукай талантының чәчәк ату чоры, аның шәхес буларак өлгереп җитү, шөһрәт казану дәвере була. Аның гомер юлы да Казанда тәмамлана. 1913 елның апрелендә казанлыларның зур матәм колоннасы шагыйрьне Яңа Татар бистәсе зиратындагы соңгы сыену урынына озата.

Укытучы. Җисми яктан тормыштан китсә дә, Тукай шагыйрь буларак, бу дөньядан китмәде. Аның шигъри авазы һаман да яңгырый һәм халык күңелендә теләктәшлек таба. Бу исә юкка гына түгел, чөнки Г.Тукай ул — күгебезнең сүнмәс кояшы.

Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган

Тартыш белән үткән көннәрең

Шуңа күрә искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең.

Бәйрәмнәрең алда икән әле

Кара, Тукай, бүген текәлеп

Халкың килде сиңа мәхәббәтен

Ак чәчәкләр белән күтәреп.

2. Г.Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләтү.

Укытучы. Г.Тукайның балар өчен язылган шигырьләре шактый. Без хәзер шуларны тыңлап үтик. (Укучылар «Кызыклы шәкерт», «Бәхетле бала» шигырьләрен яттан укыйлар.)

3. Г.Тукайның көйгә салынган шигырьләреннән «Бала белән күбәләк», «Пар ат»ны тыңлау

Укытучы. Шагыйребезнең күп кенә шигырьләре көйгә дә салынган. (Укучылар «Бала белән күбәләк», «Пар ат» җырларын башкаралар.)

III. Физкультминут. «Аю – Бүре» уены

Юлчы. Дуслар, кая барасыз?

Бала. Кара урманга барабыз.

Юлчы. Кара урманда нишлисез?

Бала. Кара җиләк җыябыз

Юлчы. Җиләк белән нишлисез?

Бала. Җиләктән как коябыз.

Юлчы. Бүре килсә нишлисез?

Балалар күмәкләшеп җырлыйлар.

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Бүләккә, бүләккә

Дәү әнигә бүләккә.

(Бүре чыга.)

Хәзер тотам,

Берегезне кабып йотам. (Куа башлый, берсен тота.)

IV. Белемнәрне ныгыту

1. Г.Тукай язган табышмакларга җавап табу.

Укытучы. Г.Тукай безгә бик күп табышмаклар да язып калдырган, әйдәгез әле, шул табышмакларның җавабын табыйк.

1. Ашлыклар үсте, башаклар пеште,

Кояш пешерә, тиргә төшерә.

Халык ашыга, китә басуга,

Урагын ура, бу кйчак була? (Җәй)

2. Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Егълап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт, я, әйтеп кар? (Яз)

3. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була? (Көз)

4. Һәр җир карланган

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (Кыш)

2. Г.Тукайның әкият-поэмалары турында сөйләшү.

Укытучы. Җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Инде нәрсә турында сөйләшик икән? Әкиятләр. Мин сезгә өзекләр укырмын, сез әкиятнең исемен әйтерсез.

1. Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай, диләр;

Җырлаганда, көй өчен, «тавыклары җырлай», – диләр. («Шүрәле».)

2. Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай,

Бик шаян, шуклык мөмтаз малай.

Бик тирән башындагы каткан бүрек,

Бердә салмый, булмый һич башын күреп. («Таз».)

3. Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,

Инде шаят бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым… («Су анасы».)

4. Борын заман бер ир берлән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкырь булган,

Асраганнар бер Кәҗә белән Сарык,

Болар булган берсеннән дә берсе арык. («Кәҗә белән Сарык».)

3. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы сорауларга җаваплар тыңлау.

Укытучы. Г.Тукай иҗаты турында белгәннәрне барлап китик әле.

1. Тукайның туган елы?

2. Уральск шәһәренең элеккеге исеме?

3. Г.Тукай кайсы авылда туган?

4. Автобиографик әсәренең исеме ничек?

5. Әтисенең исеме ничек?

6. Әнисенең исеме ничек?

7. Г.Тукайның туган авылын әйтегез.

8. Кечкенә Тукайга кем дип эндәшәләр?

9. «Кызыклы шәкерт » шигырендәге этнең исеме ничек?

10. «Шүрәле »дә нинди авыл табигате сурәтләнгән?

11. Ул, пар атка утырып, кайда кайта?

12. Габдулла Тукай елның кайсы фасылында туган?

V. Йомгаклау

1. Дәрескә нәтиҗә ясау;

Укытучы. Шагыйрьнең халкына иткән хезмәте шулкадәр бөек, аның балалар өчен дә, олылар өчен дә язган шигырьләре, әкият-поэмалары бик күп. Бүгенге дәрестә без аларның берничәсе белән таныштык.

2. «Туган тел » җырын башкару.

Укытучы. Татар халкының иң популяр, гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән кайсы җыры Тукай сүзләренә язылган? («Туган тел » җыры.)

Укытучы. Әйе, әйдәгез дәресебезне Г.Тукайның «Туган тел » җыры белән тәмамлыйк. («Туган тел » җыры башкарыла.)

Укытучы. Тукай турында белү – тарихыбызны белү ул. Үз халкының тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк, диләр. Шуңа күрә безгә тарихыбызны, Тукай кебек бөек шагыйрьләребезне белү кирәк.