Татулыкта – матурлык
№41
(Өч буын арасында дуслыкны ныгытырга юнәлдерелгән чара)
Суфия НИГЪМӘТҖАНОВА,
Арча районы Шушмабаш балалар бакчасы тәрбиячесе
Салмак кына музыка яңгырый. Зал уртасында торган бишектә сабый елаган тавыш килә. Фәрештә булып киенгән балалар чыгып бала тирәли биеп йөриләр. Бер фәрештә баланы кулларына күтәреп тирбәтеп тора.
1 нче алып баручы. Миңа: “Иртәгә син җиргә төшәчәксең”, – диделәр. Минем күкләрдән җиргә иңәсем килми. Мондагы фәрештәләр кебек анда мине юатучы, яратучы булырмы соң?
2 нче алып баручы. Борчылма, сабый, мин сиңа җирдә бер фәрештә бирермен. Ул сине яратып, көтеп алыр. Ахыргы сулышыңа кадәр яныңнан саклап барыр.
1 нче алып баручы. Җирдә бит явызлык, усаллык бар, диләр.
2 нче алып баручы. Фәрештәң сине явызлыктан саклар, усаллардан яклар.
1 нче алып баручы. Җирдә салкын, караңгы диләр.
2 нче алып баручы. Ул фәрештәнең күңеле бөтен галәмне яктырта ала, ә җан җылысы дәрьяга җитәрлек.
1 нче алып баручы. Аны мин ничек танырмын соң? Аның исеме ничек?
2 нче алып баручы. Ул фәрештә төрле-төрле исемле булыр. Ләкин син аңа бер исем белән – әни диеп дәшәрсең. Бар изгелекне үзенә җыйган, үз тормышын куркыныч астына куеп синең җаныңны саклаган, бөтен матурлыкка ия булучы ул фәрештә синең әниең булыр. Йөрәгең шатлык белән тулып, күңелең талпынганда, син “Әни” диеп сөенерсең, абынып егылып, авыртудан җаның телгәләнгәндә, “Әни” диеп өзгәләнерсең, тормыш авырлыгы иңнәреңне басып, тезләнеп торганда, син ярдәм сорап, кулларыңны “Әни” диеп сузарсың. Ул синең күзеңә күренүдән күптән туктаган булыр. Ләкин син һаман “Әни” диеп кабатларсың. Ахыр сулышың җитеп, җаның күккә ашарга чәбәләнгән вакытта син тагын “Әни” диярсең. Курыкма бала! Җирдә шундый изге фәрештә булганда, сиңа анда яшәү кыен булмас. Бар, ул фәрештә сине көтә инде.
Фәрештәләр, баланы бер-берсенә күчерә-күчерә биеп, җирдә кулларын күтәреп дога кылып утыручы “Әни”гә тапшырып китәләр. Ана баласын күкрәгенә кысып әйләнә. “Балам-багалмам” җырыннан өзек куела.
1 нче алып баручы. Җирдә сабый туды. Ул ата-анасы өчен көтеп алган зур бәхет иде. Бу баланы, күпме өметләр баглап, сөеп, яратып көтеп алдылар.
2 нче алып баручы. Әйе, һәр бала ата-анасы өчен бик кадерле, газиз шул. Һәр ата-ана үз баласының сәламәт, бәхетле, рәхәт яшәвен тели. Буыннан-буынга шулай килгән инде. Без әти-әниләребезгә һаман бала булып калабыз, гәрчә инде үзебез әти-әниләр булсак та. Менә бүгенге очрашуыбызда да без сезне бер-берләрен хөрмәтләп, яратып , кадерләп торучы өч буынны берләштергән күркәм гаиләләр белән таныштырып үтәрбез. Башкаларга үрнәк булырдай татулык серләрен, алар тәҗрибәсен өйрәнербез. Әйдәгез, алкышлап залның түренә дәшик әле үзләрен.
Зал түрендә алдан әзерләнгән урыннарга әби, әни, бала чакырыла. Алып баручы бу гаиләләр белән таныштырып үтә.
Алып баручы. Сезнең менә шундый күркәм гаиләләр буларак, шулай тату, дус яшәвегезнең серләре, үзегезнең тормыш тәҗрибәсе белән таныштырып китүегезне сорар идек. Сорауны 1 нче гаиләдән башлыйк әле. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Борынгылар да бит “Орышсыз торыш юк” дигәннәр. Андый очракта сез нинди киңәш бирер идегез.
1 нче әби. Тормыш шундый катлаулы әйбер инде ул. Гел яратышып кына яшәп булмый. Мин килен булып килгәч, ирем белән ике арада сүз чыкса, кайнанам: “Гел сөешеп кенә торсагыз, өй түбәгезгә алабута үсәр,” – дип әйтә торган иде. Бу сүзләрнең мәгънәсен ул вакытта аңлап җиткермәгән идем. Яши-яши, шулай икәненә төшендем. Берәү дә яратышып кына утырмый. Әмма кешене аңларга, тыңларга өйрәнү, юл куя белү, иң мөһиме кичерә белү – тормышта иң кирәкле сыйфатлар, минемчә. Адәм баласы хаталардан хилаф түгел. Нәрсәнедер ялгыш эшләгән, кирәксез сүз сөйләгән икән, аның өчен аны битәрләргә кирәкмидер. Тормыш үзе тәрбияли ул. Ялгыша-ялгыша ялгышмаска өйрәнәсең.
2 нче әби. Олы кешенең тәҗрибәсе күп була. Ләкин ул тәҗрибә еллар дәвамында туплана бит. Үзеңне яшьләргә каршы куймаска кирәк. Гел өйрәтеп, кысылып утырганны яратмыйм. Үземнең яшь чагымны уйлыйм. Мин дә бит барысын белеп килмәдем. Оныкларымны яратам, халкыбызның иң кирәкле тормыш кануннарын балаларымда тәрбияләргә тырышам. Җылы, ягымлы карашның, тәмле сүзнең беркайчан да зыяны тигәне юк әле. Яхшы сүзеңне, якты йөзеңне кызганмасаң, булдыра алганча ярдәм итсәң, үзеңне башкалардан өстен куеп, тәккәберләнмәсәң, үзең дә тынычта, рәхәттә яшәрсең дип әйтәсем килә.
Өченче әби. “Кеше сүзе кеше үтерә”, диләр. Сүз артыннан йөреп, әрләшергә сәбәп эзләмәгез. Арагызга чит-ят кертмәгез. Өйдәге чүпне урамга чыгармаска өйрәнергә кирәк, кеше сине тигезләми ул, көлә генә. Балаларны да шуңа өйрәтәм. Бик каты ачуың килгәндә дә тыелып кала белү, артыгын сөйләмәү – бик яхшы сыйфат. Тел әйтә дә кача, ояты биткә кала. Һәркем тормышта үз урынын белергә тиеш. Олы кеше олыларча сабыр, акыллы булса, яшьләр тырыш, ихтирамлы булсалар, тормыш алга бара. Йортта икең ике якка өстерәсә, бер сүздә булмасаң, башкаларның теләген дә күз уңаенда тотарга өйрәнмәсәң, аңлашып яшәмәсәң, кирегә сүтеләсеңне көт тә тор инде.
Алып баручы. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле өлкәннәр. Без сезнең бу киңәшләрегезне истә тотарбыз. Сезнең әйткән сүзләр киләчәктә монда утыручы әти-әниләргә дә сабак булыр дип ышанып калабыз. Инде хәзер сүзне нәниләребезгә бирик. Алар әбиләре турында шигырь өйрәнеп килгәннәр. Рәхим итегез, дуслар.
1 нче бала.
Йомшак кулы белән сыйпап башымнан,
Изгелекләр теләп кыла догасын.
Күкрәгенә кысып үз җылысын бирә,
Бер ул гына ярата шулай, бала баласын.
2 нче бала.
Киң күңелле, олы йөрәкле,
Җир йөзендә ул бер –минем дәү әни!
Чыкмас идем бер дә, аның кочагыннан,
Яшәр идем булып, гел нәни.
3 нче бала.
Чәчләренә инде чал керсә дә,
Күңеле яшь әле ,һаман, әбинең.
Сез булганда картаяммы соң?, ди,
Елмаюы арта, якты йөзенең.
Алып баручы. Ә хәзер, әбиләребез, дәү әниләребезгә багышлап җыр тапшырабыз, рәхим итеп тыңлагыз.
“Әбекәй, алтыным” җыры (Г.Латыйп сүзләре, КЕМ КӨЕ) башкарыла.
Алып баручы. Инде кадерлеләребез – әниләребезгә сүз бирик. Хөрмәтле әниләр, әйтегез әле, гаиләгездә өлкән буынга карата хөрмәтне ничек тәрбиялисез? Нинди тәртип, кагыйдәләргә таянасыз? Кайнаналарыгыз белән шулай тату торуның сере нидә?
1 нче әни. Безнең гаиләдә иң беренче өстәл артына өлкәннәр утыра. Алар килмичә, балалар утырмый. Эшемдә күңелсезлекләр булса да, өйгә якты чырай белән кайтып керәм. Әни белән киңәшеп эшлим, аның яшь чагындагы истәлекләрен тыңларга яратам, эчкерсез сөйләшүләр ике арадагы дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.
2 нче әни. Ә безнең гаиләдә өлкән кешедән рөхсәт алып, киткән-кайтканыңны әйтеп йөрү гадәткә кергән. Бездә синең әниең, минем әнием дип әйтү юк. Беркайчан да ике якны каршы куймыйм. Ике әниебезне дә тигез яратабыз. Балаларны да шуңа өйрәтәбез. Бүләкләрне дә бертөрлене сайлыйбыз.
3 нче әни. Безнең гаиләдә өлкән кешенең сүзе өстен, алар киңәшенчә эшлибез. Бәйрәмнәрдә өлкәннәргә кечкенә генә булса да бүләк бирү – гадәти күренеш. Әнидән бернинди дә яшерен серем юк. Иптәш кызым кебек ул миңа. Эчкерсез, гади булырга кирәк. Ясалмалылык сине матурламый ул. Мин үзем дә әни бит, балаларымның мине ихлас яратуын, хөрмәт итүен телим, шулай булгач, әнине олылау, хөрмәтләү – безнең изге бурыч, балаларыбызга амәнәт.
Алып баручы. Бу әйтемнәрне сез ничек аңлатыр идегез? (Әниләргә берәм-берәм әйтелә.)
1. Акны карадан аермау.
2. Бакча җимеше түгел, акча җимеше.
3. Кылны кырыкка ярып.
4. Күзне ертып керә.
5. Күңелгә таракан керде.
6. Суган суы суырып.
7. Тәртә арасына кертү.
8. Эчендәге тышында.
9. Бәхәсләшеп, Кытайга киткән – Котаймастан кире кайткан.
Афәрин, безнең әниләребез дә сынатмадылар. Ә менә халкыбызның гаилә тормышына кагылышлы татар халык мәкальләрен беләсезме икән, әйдәгез, шуларны искә төшереп үтик әле. (Кем күпме әйтә ала.)
Мәкальләр әйтешәләр.
Алып баручы. Бик яхшы әйттегез. Бу сүзләр һәркемгә гыйбрәт, үрнәк булсын иде. Инде кичәбезнең иң матур өлешенә күчик. Әбиләребез, әниләребез әзерләгән иң тәмле ризыклар турында сөйләшик. Әбиләр үзләре пешереп алып килгән паштет, бәлеш, сумсаларны пешерү серләренә өйрәтсәләр, әниләр тәмле салатлар ясау турында сөйләрләр, үзләре ясап алып килгән салатлар белән сыйларлар. Ә инде иң мөһиме: нәниләребез үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне иң кадерле кешеләренә (әнигә, әбигә) тапшырырлар.
Балалар шигырь сөйлиләр.
1 нче бала.
Без телибез сезгә имин көннәр,
Гел шатланып типсен йөрәкләр.
Гаиләләрдә бәхет, муллык булсын,
Кабул булсын әйткән теләкләр.
2 нче бала.
Җирдә тынычлыкны саклар өчен,
Киләчәккә кирәк без.
Бүген кечкенә булсак та,
Үскәч сезгә терәк без.
3 нче бала. Безне зурлап үстергән өчен, әниләр, сезгә зур рәхмәт. Сез булганга, без бәхетле, сезнең белән яшәү бик рәхәт. (Бүләкләрен тапшыралар.)
Алып баручы.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда бер ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик-бик рәхәт!
Хөрмәтле әти-әниләр, әбиләр, балалар! Бүгенге очрашуыбыз тәмамланса да, бу очрашу соңгысы түгел. Киләчәктә без сезне шундый гаиләләр белән тагын очраштырып таныштырырбыз. Ә бүген кичәбездә катнашкан гаиләләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Гаиләләрегездә татулык кимемәсен, яшәү дәртегез сүрелмәсен, бәхет өстенә муллык өстәлсен дигән теләктә сезнең белән саубуллашабыз.
Соңыннан җыелышып, күчтәнәчләр белән чәй эчәләр.