Яңа ел уенчыклары

№41

Гөлнара КӘРАМОВА,

Мөслим районы Мөслим авылы “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: чыршы уенчыклары белән таныштыру.

Бурычлар:

– балаларны Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләү, чыршы уенчыклары белән таныштыру, пыяладан ясалган уенчыкларның билгеләрен ачыклау (үтә күренмәле, төсле, шома, салкын, ватылучан);

– балаларның сенсор сәләтләрен һәм кызыксынуын, күзәтүчәнлеген үстерү;

– чыршы уенчыкларына сак караш тәрбияләү.

Җиһазлар: тартма, төрле төстәге, зурлыктагы, формадагы чыршы уенчыклары, пыяладан ясалган кечкенә предметлар (ислемай шешәләре, ут лампасы, савыт-саба, ваза, бокал һ.б.), пыяланың тавышын белү өчен, таякчык, стакан, “Чыршы янында ”җыры аудиоязмасы.

Методик алымнар: әңгәмә, слайдлар карау, тәҗрибә үткәрү, уеннар белән белемнәрне ныгыту.

Эшчәнлек барышы

I. Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә. Балалар, әйтегез әле, бүген сезнең кәефләрегез ничек? (Балалар җавабы.) Минем дә кәефем яхшы. Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып, бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк. (Түгәрәктә кулга-кул тотынышу.)

Бергә.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

Тәрбияче. Балалар, уң кулыгызны күрсәтегез! Нинди матур сезнең уң кулыгыз! Уң кулыгызга сокланып карагыз! Сул кулыгызны күрсәтегез! Нинди матур сезнең сул кулыгыз! Уң кул бармаклары чиратлап сул кул бармаклары белән исәнләшәләр:

Бергә.

Саумы, кояш!

Саумы, һава!

Саумы, иртә!

Саумы, йомшак җил!

Саумы, Туган ил!

Тәрбияче. Балалар, бүген бездә кунак бар. Нинди кунак икән? Табышмакка җавап тапсагыз, бик тиз белерсез.

Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Йә, уйлап бак.

Нәрсә ул балалар? (Куян). Дөрес, куян-озынколак. Әйдәгез, куян-озынколак белән исәнләшегез!

Балалар. Исәнме, куян-озынколак!

II. Тәрбияче. (Куян-озынколак исеменнән исәнләшә.) Исәнмесез, балалар! Балалар, куян-озынколак үзе белән тартма алып килгән. Карагыз әле, нинди матур тартма! Гади тартма түгел, ул тылсымлы тартма. (Тәрбияче тартманы акрын гына селкетә.) Анда нәрсәдер бар! Тартма эчендә нәрсә бар икәнен белү өчен, аны ачып карарга кирәк. Рания, кил әле, тартманы ач һәм андагы предметларны балаларга күрсәт. (Бала тартманы ача.) Рания, син нәрсә алдың? (Чыршы уенчыгы.) Балалар, тылсымлы тартмада чыршы уенчыклары салынган. (Тәрбияче тартмадан уенчыкларны ала һәм күрсәтә.) Бу чыршы уенчыклары төрле формада, төрле зурлыкта, төрле төстә. Ничек уйлыйсыз, бу уенчыкларны нинди материалдан ясаганнар икән?

Балалар. Бу уенчыклар пыяладан ясалган. Пыяла уенчыклар.

Тәрбияче өстәлгә төсле һәм үтә күренмәле пыяладан ясалган предметлар тезә.

Тәрбияче. Хәзер, балалар, без “Эзләп тап” уенын уйнап алабыз. Мин чыршы уенчыгын яшереп куям, сез аны эзләп табарга тиеш. Бер, ике, өч – башладык, күзләрне йомабыз, мин: “Яшердем!” – дигәч, сез күзләрегезне ачасыз һәм эзләп табучы кулны күтәреп җавап бирә. Мин яшердем. (Балалар эзли, таба.) Балалар, ни өчен сез уенчыкны тиз эзләп таптыгыз?

Балалар. Чөнки пыяла үтә күренмәле.

Тәрбияче. Балалар, үтә күренмәле пыяладан ясалган нинди предметлар беләсез?

Балалар. Тәрәзә, ут лампасы, шешәләр.

III. Тәрбияче. Балалар күзләребезне видеолабораториягә юнәлтик. Төсле пыяладан ясалган нинди предметлар күрәсез? (Савыт-саба.) Балалар, өстәлдә яткан пыяла предметларны тотып карагыз әле. Алар нинди? (Шома, салкын.) Балалар, пыяланың тагын бер үзенчәлеге бар икән. Әйдәгез, бер тәҗрибә үткәреп алыйк: Марат кызыл стаканга 1 нче сан астындагы шешәдән су сала, ә Нәзилә үтә күренмәле стаканга 2 нче сан астындагы шешәдән су сала. Балалар су стаканнан агып чыктымы? (Юк). Стакан турында нәрсә әйтергә була? (Пыяла су үткәрми.) Балалар, стаканнарны тотып карагыз әле. Алар бертөслеме? (Юк.) Кызыл стакандагы су нинди? (Салкын.) Үтә күренмәле стаканда су нинди? (Җылы.) Димәк, пыяла су температурасын үзенә ала. Пыяла савытта су кайнар булса, тотып карагач, безнең кул ниләр эшләр иде? (Пешәр иде.) Димәк, кайнар сулы савытларны тотарга ярамый.

Физкультминут “Бармакларга исем кушу” уены.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән.

Чәнти була – бер,

Исемсез – ике.

Урта бармак – өч

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак.

Әнә нинди зур тармак –

Менә биш күпме була,

Бөкләгәч йодрык була.

IV. Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, күзләребезне видеолабораториягә юнәлтик. Балалар, суны пыяладан ясалган нинди савытларга салырга була? (Шешә, банка, чынаяк, ваза һ.б.). Пыяла төрле калынлыкта булырга мөмкин. Тәрәзәләрне, витриналарны калын пыяладан ясыйлар. Вазаларны, бокалларны нечкә пыяладан ясыйлар. Балалар, карагыз әле, мин махсус таякчык белән сак кына пыяла предметларга сугып чыгам. Тыңлагыз, пыяла нинди тавыш чыгара? (Яңгыравыклы, чылтырый).

V. Тәрбияче. Балалар, пыяла нәрсәдән ясала? Пыяла 3 төрле чималдан ясала: ком, мел һәм сода. Шушы чималларны болгатып утта кайнаталар. Ул сыек була. Шул сыекчадан, “пыяла өрүче” трубкага өреп, безгә матур чыршы уенчыкларын ясап бирәләр. Әйдәгез, без дә бүген  “Пыяла өрүчелүр” булып карыйк. Сезнең алдыгызда махсус эремә, көпшәләрне шул эремәгә тыгып алып, өреп карыйк. Күрдегезме, нинди матур сабын куыклары! Ләкин, пыяла нинди калынлыкта булуына карамастан, тиз ватыла, шартлый. Шуңа күрә пыяладан ясалган предметларга карата бик сак булырга кирәк.

VI. Тәрбияче. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитәчәк, без чыршыны  матур уенчыклар бизәп алыйк әле. (Чыршыны бизәү.) Чыршыбыз матур, купшы булыр, ялтырап торыр. Балалар, без караган уенчыклар нинди уенчыклар?

Балалар. Чыршы уенчыклары.

Тәрбияче. Чыршы уенчаклары нәрсәдән ясалган? (Пыяладан). Пыяланың үзенчәлекләре нинди?

Балалар. Үтә күренмәле, җылылыкны үткәрә, кагылсан тавыш чыгара.

Тәрбияче. Пыяла нинди чималлардан ясала?

Балалар. Ком, мел һәм сода ярдәмендә ясала.

Тәрбияче. Чыршы уенчыкларын кем ясый?

Балалар. Пыяла өрүче.

Тәрбияче. Пыяла предметларга карата ничек булырга кирәк ?

Балалар. Сак булырга кирәк.

Тәрбияче. Балалар, шарны тотып карагыз әле, ул нинди: кытыршымы әллә шомамы? (Тәрбияче балалар янына килә, балалар шарны тотып карыйлар.)

Балалар. Шома.

Тәрбияче. Төсе нинди?

Балалар. Төрле төстә: кызыл, зәңгәр, сары, яшел.

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Әйдәгез, чыршы турында җыр җырлап биеп алыйк.

“Чыршы янында ” җыры яңгырый.