И.Газиның «Ак сирень» әсәрендәге лексик-грамматик материал

№39

Миңнеруй ХӘБИБУЛЛИНА,

Казандагы 129 нчы урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: И.Газиның «Ак сирень» әсәрендәге лексик-грамматик материалны өйрәнү.

Бурычлар: «Ак сирень» әсәренең лексикасы белән танышу; тартымлы исемнәрне тиешле килеш формасында куллана белү күнекмәләрен камилләштерү; тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүдәге үзенчәлекләрен күзәтү һәм сөйләмдә куллануны активлаштыру, билгеле бер системага салу; фигыльләрдә заман кушымчаларын, зат-сан кушымчаларын аерып күрсәтү, барлыкта-юклыкта килү үзенчәлекләрен билгеләү күнекмәләре өстендә эшләү; укучыларда аралашу чарасы буларак телнең әһәмиятенә аңлы караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, интерактив такта, индивидуаль карточкалар, сигнал карточкалары.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру. Укытучының кереш сүзе.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, хәерле иртә.

Бүгенге дәресебезнең максаты – И.Газиның «Ак сирень» әсәрендәге лексик-грамматик материалны барлау һәм аларны сөйләмебездә дөрес куллана белү; аралашу чарасы буларак телнең әһәмиятен аңлау.

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, табигатьтәге төрле җан ияләре дөнья белән үз телендә аралаша: сандугач сайравын, бала елаган, кеше сөйләшкән тавышларны тыңлыйк. (Компьютерда яздырылган тавышлар тыңлана.)

Проблемалы сорау. Бу авазлар бүгенге дәресебезнең темасы белән ничек бәйләнгән? Бу авазларны тыңлагач, нинди фикергә киләбез? (Һәр җан иясенең үз теле бар.)

 «Без татар телен өйрәнәбез» темасына әңгәмә. (Әңгәмә «укытучы – укучы, укучы – укучы» диалоглары формасында төркемнәрдә бара.)

III. Төп өлеш

Укытучы. Телдә төрле лексик һәм грамматик категорияләр бар. Бүген исә И.Газиның «Ак сирень» әсәрендә очраган категорияләрне барлап үтәрбез.

Дәрестә без төрле төркемнәрдә эшләвебезне дәвам итәчәкбез.

Башта «Ак сирень» текстының лексик материалын барлыйбыз. Тексттан аңлашылмаган, яңа очраган сүзләрне аерып язабыз. Тәрҗемә итәбез. (Һәр төркем аерым эшли. Бер-бер артлы җавап бирә. Җавап биргәндә, үзеннән алдагы төркемнең җавабын кабатламый: бары тик яңалык өсти.)

Иң элек И.Газинең «Ак сирень» әсәреннән өзекне аудиоязмада тыңлыйбыз. Тыңлаганда яңа сүзләрне (аңлашылмаган яки онытылган сүзләрне) дәфтәрегезгә теркәп барыгыз. (Укучылар төркемнәрдә эшли.)

 Хәзер текстны биш бүлеккә бүлегез һәм һәр бүлеккә исемнәр бирегез. (Алга таба һәр төркем үзенә тиешле бүлек өстендә генә эшли. Һәр төркем җавап бирү өчен җавап бирүчене үзе билгели. Калганнар өстәмә җаваплар биреп, мәгълүматны тулыландыра.)

Укучылар, инде төркемнәр тапкан яңа сүзләргә мин тәкъдим иткән сүзләрне дә өстәп куегыз.

 Сүзлек эше. (Төркемнәр дәфтәрләренә слайдттан түбәндәге сүзләрне күчереп алалалар: көзге – зеркало, аудару – склонять, аның иркендә булса – будь ее воля, уфылдап – вздыхая, болгый-болгый, моңаеп, ашык-пошык.)

Укучылар эшләгән вакытта интерактив тактада текстта очраячак тәрҗемә ителгән яңа сүзләр, аларның мәгънәләрен ачыклаган рәсемнәр күрсәтелә, язып бетергәч, һәр сүзнең әйтелеше берничә тапкыр аудиоязмадан яңгыратыла, шулай ук укучылар тарафыннан да берничә кат кабатлатыла. Укучылар яңа сүзләрне дәфтәрләренә яза бара.

Физкультпауза. (Күңелле музыка яңгыраганда укучылар физик күнегүләр үти.)

Укытучы. Укучылар, хәзер сез үзегезнең микротекстларыгыздан исем һәм фигыльләргә хас булган грамматик категорияләрне билгеләгез. (Грамматик категорияләрне барлау төркемнәрдә башкарыла. Һәр төркем аерым категория өстендә эшли.)

Укытучы. Ә хәзер төркемнәр җавап бирер. Беренче төркем, сез нинди грамматик категориягә игътибар иттегез?

1 нче төркем укучысы. Без өзектә тартымлы исемнәрнең килеш формаларын таптык. (Төркемдәге укучылар мисаллар өсти.)

Укытучы. Икенче һәм өченче төркемнәр, сез нинди грамматик категориягә игътибар иттегез?

2 нче төркем укучысы. Без фигыльләрнең заманнарын билгеләдек, барлыкта һәм юклыкта килүләренә игътибар иттек. (Шулай ук төркемдәге укучылар өстәмә мисаллар китерә.)

3 нче төркем укучысы. Без саннарның күплектә һәм берлектә килүләренә мисаллар таптык. (Төркем әгъзалары мисаллар өсти.)

Укытучы. Укучылар, хәзер без грамматик табышларыбызны барлап, белемнәребезне тагын да тирәнәйтү, системага салу өстендә эшләячәкбез.

IV. Дәрес материалын ныгыту

1 нче бирем.

Төркемнәрдә эшләнә. Слайдттан сүзләр укыла, төркемнәрдә киңәшләшеп, сүзләрне тәрҗемә итәләр. Укучылар төркеме һәр сүзнең тәрҗемәсенә тиешле төстәге сигнал карточкасын күтәрә.

2 нче бирем.

1. Тексттагы тартым кушымчалы исемнәргә тиешле килеш кушымчаларын ялгарга. (Укучыларга биремле индивидуаль карточкалар таратыла, җаваплар тыңланыла.)

2. Тексттагы фигыльләрне тиешле формада язарга. (Шулай ук индивидуаль биремнәр бирелә.)

 3 нче бирем.

 1. 6–10 нчы җөмләләр арасыннан тартымлы исемне табып, аның килешен билгеләргә.

 2. 14 нче җөмләнең фигылен табып, характеристика бирергә.

 3. 12 нче җөмләдәге исемнәрнең санын билгеләргә.

 4. 19, 20 нче җөмләләрдәге фигыльләрне юклык формасына куярга.

 5. 28, 29 нчы җөмләләрдә бүген барланган бөтен грамматик категорияләрне билгеләргә һәм аңлатырга.

V. Нәтиҗә ясау

Укытучы. Без бүген дәрестә кайсы теманы өйрәндек?

Укучылар. И.Газиның «Ак сирень» әсәрендәге лексик-грамматик материалны: яңа лексиканы, тартым кушымчалы исемнәрнең, килешләрне, саннарны һәм фигыль формаларынның текстта кулланылышын өйрәндек; аралашу чарасы буларак, телнең тормышыбыздагы әһәмиятен аңладык.

VI. Өйгә эш бирү

Әсәрдәге Саниягә, киңәш биреп, хат языгыз. Киңәшегездә нинди лексик-грамматик категорияләрне кулланып язуыгызны аңлатыгыз.