Һөнәрле халкым
№39
(Зурлар төркемендә танып белү эшчәнлеге)
Алсу ИДРИСОВА,
Казан шәһәре Совет районы 103 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Максат. Балаларны халкыбызның элек-электән килгән һөнәрчелек төрләре белән таныштыру.
Тәрбия бурычы: һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.
Үстерү бурычы: нәфис сүз аша балаларның сөйләм телен камилләштерү, ишетү игътибарын, фикер йөртү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: балаларны Татарстан районнары һөнәрчеләренең кул эшләнмәләре белән таныштыру. Аларны танып белү, исемнәрен сөйләмдә куллану, орнамент төшерү күнекмәләрен камилләштерү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, иҗади сәнгать, музыка, әдәбият, математик алымнар куллану.
Методик алымнар һәм чаралар: җырлы-биюле уен, күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, практик эш, сораулар, әдәби сүз, мактау, искә төшерү, ныгыту, слайдлар карау.
Җиһазлау: Татарстан картасы, йомшак шакмак, шәл, итек, читек, чуен савыт-саба, үрелгән кәрҗин, йорт җиһазлары, чабата, проектор, СD-проигрыватель, зәңгәр буяу белән капланган картон читек сурәте, таякчыклар.
Сүзлек өстендә эш: һөнәр, киез итек, чуен, җиһаз, шәл, “Сукыр тишек”, “Куш токмач”, челтәр, читек, чабата, әләм.
Алдан үткәрелгән эш: “Татарстан районнары” темасына әңгәмә кору, районнарны картадан карау, балалар белән шигырьләр өйрәнү, “Тамчы-там” уенын уйнау.
Эшчәнлек барышы
I. Тәрбияче. Кошлар сайрый тирәктә,
Сыгылып үсә таллары,
Кайда йөрсәм дә, йөрәктә
Татарстан таңнары.
Татарстан – безнең туган җиребез. Ул бик зур һәм иркен. Балалар, әйдәгез әле, искә төшереп үтик, Татарстаныбызда ничә район бар икән? (Балалар җавап бирә.) Бу районнарда бик тырыш халык яши, элек-электән алар төрле һөнәр ияләре белән дан тоткан. Ә сез кайсы районнарда булганыгыз бар? (Балаларның җаваплары.)
Тәрбияче. Балалар, минем кулымда “Күңелле шакмак”. Ул сезне Татарстан районнары буенча сәяхәткә чакыра. Сез сәяхәткә әзерме? (Әйе.)
II. Тәрбияче. Шакмакны идәнгә тәгәрәтәбез. Кайсы сан чыга, шул сан астындагы районны картадан табарга кирәк булыр. Шакмакны кем атар? Әйдәгез, санашыйк.
Бала.
Әке, бәке,
Кыек сәке,
Майлы ботка,
Эремчек.
Син калып тор,
Ә син чык.
Тәрбияче. Бу нинди сан? Әйдәгез, саныйбыз. (Бер.) Бу санны картада табып, әләм элеп куегыз әле. (Эләләр. Бу урында төрле сан төшәргә мөмкин, кайсы сан төшүенә карап, эшчәнлек барышы үзгәртелә.)
Тәрбияче. Балалар, бу кайсы район? (Кукмара.)
Бала. Ә мин Кукмара районы турында шигырь беләм.
Тәрбияче. Әйдә, сөйләп үт әле.
Бала. Кукмарадагы әбием
Киез итек җибәргән.
Аяклары өшемәсен,
Җылыда булсын дигән.(Слайд күрсәтелә.)
Тәрбияче. Димәк, Кукмара районы нәрсә белән дан тота? (Балаларның җаваплары тыңлана.) Әйдәгез, бер саны астындагы өстәлне табыйк әле. (Өстәл янына киләләр, анда киез итекләр куелган.)
Тәрбияче. (Өстәлдәге итекләрне балалар килеп киеп, тотып карый.) Киез итек сарык йоныннан ясала. Моны итек басу осталары башкара. Киез итекләр нинди?
Балалар. Киез итекләр бик матур. Аякка җылы һәм уңайлы .
Тәрбияче. Безнең Кукмарабыз шулай ук чуен савыт-саба эшләнмәләре белән дан тота. Чуен табаларда безнең әниләребез тәмле камыр ризыклары, ә казанда пылаулар пешерәләр. (Слайд күрсәтелә, балалар өстәлдәге савыт-сабаларны тотып карый.) Ә сезнең әниләрегез нинди камыр ризыклары пешерә?
Балалар. Өчпочмак, бәлеш, бөккән.
Тәрбияче. Бу савыт-сабалар нинди?
Балалар. Авыр, каты, уңайлы, матур.
Тәрбияче. Әйдәгез, шакмакны тагын тәгәрәтәбез. Иң элек санашыйк.
(Санамышта чыккан бала шакмакны тәгәрәтә.)
Тәрбияче. Бу нинди сан? Әйдәгез, саныйбыз. (Ике.)
Тәрбияче. Бу санны картадан табып, әләм элеп куегыз әле. (Эләләр.) Балалар, бу кайсы район?(Балтач.)
Бала. Балтач районы хакында шигырь сөйләсәм ярыймы?
Тәрбияче. Ярый.
Бала. Балтач ягы – танылган як
Уңган кешеләр белән,
Агачтан ясалган бизәк,
Үрелгән җиһаз белән.
(Слайд: бизәкле койма-капка, тәрәзәләр, үрелгән кәрҗин, йорт җиһазы. Өстәлдәге кул эшләнмәләрен тотып карау, аларның матурлыгын искәртү.)
Тәрбияче. Әйдәгез, санашып, шакмакны тагын тәгәрәтик. Балалар, бу нәрсәләр?
Балалар. Тамчылар.
Тәрбияче. Балалар, хәзер безнең урамда кайсы ел фасылы?
Балалар. Яз.
III. Тәрбияче. Балалар, шакмак безне язгы тамчылар белән уйнарга чакыра. Әйдәгез, парлашып, түгәрәккә басыйк.
Физминут.
“Тамчы-там” уены.
Там, там, тамчы, там,
Тамганыңны яратам.
Тамган тамчыларга карап,
Мин җырларга яратам.
Тамчы тама, тамчы тама,
Тамчы тама түгелме?
Тамчы тамса, матур язлар
Килеп җитә түгелме?
Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Кулны кулга чаба-чаба
Көләбез дә җырлыйбыз.
Тәрбияче. Әйдәгез, шакмакны тагын бер тәгәрәтик. Бу нинди сан? Әйдәгез, саныйк?(Өч.)
Тәрбияче. Бу санны картадан табыгыз әле.(Табып әләмне эләләр.)
Тәрбияче. Балалар, бу – Балык Бистәсе районы. Бу район турында сез нәрсә әйтә аласыз?
Бала. Балык Бистәсе кызлары
Оста шәл бәйли, диләр.
“Сукыр тишек”, “Куш токмач”лап,
Челтәрләп бизи диләр.
Тәрбияче. Әйе, дөрес. Бу районда кызлар кәҗә йоныннан шәлләр бәйлиләр. Ә менә шәлгә ясалган бизәкләргә алар “Сукыр тишек”, “Куш токмач” дип кызык исемнәр биргәннәр. Ә шәлләр барысы да төрле-төрле булган. Бер-берсенә ошаган бизәкле шәлне табып булмый. (Слайд күрсәтелә, өстәлдәге шәлләрне тотып карыйлар.)
Тәрбияче. Шәлләр нинди?
Балалар. Ак, кара, көрән, йомшак, җылы, калын, матур, юка.
Тәрбияче. Балалар, картага карагыз әле, тагын нинди сан калды? (Дүрт.) Бу – Арча районы. Бу район турында сөйләп үтик әле.
Бала. Арча бабам алып килгән
Бизәкле, матур чана.
Күңел җылымны салдым, – ди,
Кадерле миңа шуңа.
Тәрбияче. Карагыз әле, нинди матур чаналар. (Слайд: Пошалым чаналары рәсемнәре.) Әйдәгез, дүрт саны астындагы өстәлне табыйк. Арча һөнәрчеләре тагын нәрсәләр ясый икән?
Тәрбияче. Нинди матур аяк киемнәре! Аларның исемнәре ничек?
Балалар. Бу – читекләр.
Тәрбияче. Читекләр күннән эшләнгән. Алар шундый төрле орнаментлар белән бизәкләп ясалган. Ә сезнең читекләрне кайда күргәнегез бар?
Балалар. Читекне сәхнәләрдә безнең артистларыбыз киеп бии. Элек безнең әби-бабайларыбыз читек киеп кунакка йөргән.
Тәрбияче. Ә көндәлек эшкә алар нәрсә кигәннәр? (Чабата.)
(Слайд: бизәкле читекләр. Читек тотып карау матур икәнен чын куннән ясалуын әйтү.)
IV. Тәрбияче. Әйдәгез, без үзебез дә читекләргә бизәкләр төшерик әле. (Практик эш: зәңгәр буяу белән капланган читеккә кырып орнаментлар төшерү. Граттаж техникасы.)
V. Тәрбияче. Шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам. Киләчәктә районнар белән танышуыбызны дәвам итәрбез. Татарстанның барлык төбәкләрендә дә уңган, оста кешеләр яши бит. Сезгә сәяхәт ошадымы? Әйдәгез, читекләребезне алып, төркемдә күргәзмә оештырыйк.