Су – тылсымлы тамчылар

№38

(Өлкәннәр төркемендә танып белү эшчәнлеге)

Мәдинә ХӘМЗИНА,

Кама Тамагы районы Келәнче авылы “Айгөл” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: суның үзлекләре белән танышу.

Бурычлар. Суның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлату. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Балаларда күмәкләшеп эшләү күнекмәләрен камилләштерү, сүз байлыгын арттыру.

Методик алымнар: әңгәмә, слайдлар карау, тәҗрибә үткәрү, уеннар белән белемнәрне ныгыту.

Сүзлек өстендә эш: лаборотория, лаборант.

Кирәкле җиһазлар һәм материаллар: савыт белән су, пыяла колба, стакан, буяу, сок, кайнар су салынган термос, көзге, күл макеты, елга, күл, диңгез, чишмә рәсемнәре белән слайдлар, клей, балык, төнбоек силуэтлары, бетергеч, мамык, хат, пумала.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, кәефләребезне күтәрәбез. Бармаклар белән йөзебезне ясыйбыз: “Менә безнең йөзебез, көлеп тора күзебез, елмая иренебез, бик яхшы кәефебез”.

Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз:

Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

Бу нәрсә икән?

Балалар. Су!

Тәрбияче. Дөрес, балалар, бу табышмак су турында. Мин сезгә бер уен уйнап алырга тәкъдим итәм. Ул “Су нишләүче?” дип атала. Сез рәсемнәргә карап, -чы/-че кушымчалары ялгап, яңа сүзләр төзергә тиеш буласыз. Мәсәлән: су – эчерүче, су – юучы һ.б. (Слайдлар күрсәтелә.) Менә күрдегезме, балалар, су никадәр вазыйфа башкара һәм файда китерә икән. Әгәр су булмаса, җир йөзендәге бөтен тереклек үлеп бетәр иде, һәм планетада бер тереклек тә калмас иде. Галимнәр тикшерүләр уздырганнан соң, мондый нәтиҗәләр ясаганнар: кеше ашамыйча 3-4 атна тора ала, ә сусыз 3-4 кенә көн тора ала. Ә хәзер мин сезне лабораториягә дәшәм.

Балалар. Нәрсә соң ул лаборатория?

Тәрбияче. Лаборатория – ул тикшеренүләр үзәге, анда төрле тәҗрибәләр үткәрәләр. Монда эшләүчеләрне лаборантлар дип атыйлар. Хәзер без дә чын лаборантлар кебек тәҗрибәләр үткәрербез.

(Тәрбияче савыттан алып су чәчрәтә.)

Тәрбияче. Балалар, мин нишлим? (Балалар җавап бирә.) Әйе, мин су чәчрәтәм. Карагыз әле, су тамчылардан тора: бер тамчы, ике тамчы, күп тамчылар. Стакандагы суны иснәп карагыз әле. Нинди ис килә?

Балалар. Суның исе юк.

Тәрбияче. Ә хәзер карагыз инде, стакандагы су нинди формада? Әйе, стакан формасында, ә шикәр савытына салсаң нинди формага керде?

Балалар. Шикәр савыты формасын алды.

Тәрбияче. Димәк, балалар, суның формасы юк, ул – сыеклык. Суны нинди савытка салсаң, ул шул савыт формасын ала икән. Ә хәзер беренче стакандагы сыеклыкны татып карагыз әле, балалар, нинди тәм килә?

Балалар. Бернинди тәме дә юк.

Тәрбияче. Ә хәзер икенче стакандагы сыеклыкны татып карагыз әле, балалар. Нинди тәм килә?

Балалар. Тәме юк.

Тәрбияче. Димәк, суның тәме дә юк икән. Балалар, стакандагы суның төсе нинди?

Балалар. Аның төсе юк. Ул төссез.

Тәрбияче. Хәзер мин суга буяу салам. Су нинди төскә керде?

Балалар. Су кызыл төскә керде. Аның төсе үзгәрүчән.

Тәрбияче. Хәзер мин суны стаканга салам. Ул нишли?

Балалар. Су ага.

Тәрбияче. Әйе, су ага. Димәк, ул сыек икән. Балалар, уйлап карагыз әле, су тагын нинди халәттә була ала? Каты суны без ничек дип атыйбыз?

Балалар. Боз.

Тәрбияче. Кайнар судан күтәрелә торган пар да су. Моның өчен без тагын бер тикшеренү үткәреп алабыз. Кайнар су салынган термосны ачабыз һәм өстенә көзге куябыз. Сез көзгедә су тамчылары хасил булуын күрерсез. (Тәҗрибә башкарыла.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, сез бик тырышып эшәдегез. Ә хәзер ял итеп уйнап алыйк. (“Су – боз – су – пар” уены уйнала. Уен кагыйдәсе аңлатыла.)

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, сез суны кайларда күрәсез?

Балалар. Чишмәдә, кранда, коеда, елгада, күлдә.

(Слайдлар күрәтелә.)

Тәрбияче. Ә хәзер күз алдыгызга китерегез әле, безнең планетада бер тамчы да су калмаган икән. Сезнеңчә нәрсә була һәм ни өчен?( Җаваплар тыңлана.) Ә су анда каян килә икән соң? (Табигатьтә суның әйләнеше турында слайд күрсәтелә.) Әйдәгез, бармаклар ярдәмендә табигатьтә су әйләнешен күрсәтик.

(Ишектә почтальон хат һәм су тутырылган шешә кертә. Тәрбияче хатны укый.)

Тәрбияче. “Кадерле балалар, мин бик матур көмеш сулы күл идем, ләкин кайбер кешеләр миңа пычрак сулар түкте, чүпләр ыргытты. Миңа бик авыр, ярдәм итегез, зинһар.” Балалар, күлне ничек коткарыйк икән?

Балалар. Чүпләрне җыеп алырга, суын сөзәргә кирәк. (Макеттагы чүпләрне бетерәләр, суны салфетка ярдәмендә фильтрлыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, күлебез чиста булды. Күлләргә, сулыкларга пычрак атарга ярамый, чөнки пычрак суда төрле яман авырулар килеп чыгарга мөмкин. Анда йөзүче балыклар, бакалар, суүсемнәр үлеп бетәрләр. Табигатьне саклагыз. Ә хәзер, күлебез тагын да матуррак булсын өчен, анда балыклар да йөздерик. (Бергәләп, макетка балыклар, камышлар ябыштыралар). Карагыз, безнең күлебез ничек матурланды. Әйдәгез, күл тирәли утырышып, ял итеп алыйк. (Утыралар.) Балалар, без бүген нәрсәләр эшләдек һәм белдек?(Җаваплар тыңлана).