«Кәләпүшем – калфагым»

№37

Резида ШӘРИФУЛЛИНА, Әлфия НӘҖИПОВА, Фәйрүзә ХӘБИБУЛЛИНА,

Азнакайдагы 18 нче «Улыбка» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат: балаларга татар милли бизәкләре турында тулырак мәгълүмат бирү.

Тәрбия бурычы. Татар милли бизәкләре белән соклану. горурлану хисе тәрбияләү.

Үстерү бурычы. Милли баш киемнәренә кагылышлы төшенчәләрне актив сөйләмгә кертү.

Белем бирү бурычы. Үсемлек мотивларын: лалә, яфрак, өчьяфрак, кыңгырау чәчәкләрен төсле ком белән бизәү ысулларын камилләштерү.

Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, матур әдәбият, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сорау, аңлату, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау: калфак, түбәтәй, интерактив экран, ИКТ, татар бизәкләре (слайдларда), калфак һәм түбәтәй бизәү өчен төсле ком, җилем, буяу пумалалары.

Сүзлек эше: кәләпүш, тылсымлы, лалә, өчьяфрак.

Алдан үткәрелгән эш: милли киемнәрне карау, алардагы татар бизәкләрен җентекләп карау, «Түбәтәй» уенын кабатлау.

Эшчәнлек барышы

1.Танышу.

2. Милли баш киемнәре турында кара-каршы сөйләшү.

3. «Түбәтәй» уены.

4. Калфак белән түбәтәй бизәү.

5. Йомгаклау, эшләрдән күргәзмә оештыру.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Сезнең янга кунакка дип килдем. Үзем белән сезгә яхшы кәеф алып килдем. Әйдәгез, бер-беребезгә елмайыйк. Күңелләребез күтәрелсен. Мин бүген гади генә киенмәдем: татар милли киеменнән килдем. Бу – милли күлмәгем, калфагым. Аларга матур бизәкләр төшерелгән. Бу бизәкләр сезгә ошыймы? Аларны тагын кайда күргәнегез бар? (Балалар җавап бирә.) Без хәзер сезнең белән менә шушы бизәкләр турында сөйләшербез. Экранга күз салыйк.

Ә менә бу – татар милли баш киеме – калфак. Аларның да төрлесе булган. Кечкенә калфак чәчкә кыстырып куелган, аның өстенә шәл ябылган. Ә зур калфакны тулысынча башка кигәннәр. Кияр алдыннан, аның яннарын бераз кайтарып куйганнар, алтынсу чук белән бизәгәннәр. Заманалар узу белән, калфаклар да үзгәргән. Бәйләнгәнне кечкенә бәрхет калфак алыштырган. Аны алтын җепләр белән бизәгәннәр. Соңрак калфакларга чәчәкле ак сәйлән, энҗеләр теккәннәр.

  Ә менә бу баш киеме сезнең барыгызга да бик таныш. Чөнки аны ир- егетләр бүген дә дә кияләр. Түбәтәй бик матур итеп чигелгән, аның чите буйлап дулкынлы үсемлек бизәге урнаштырылган. Шушы милли баш киемнәре үсемлек мотивлары, ягъни татар орнаментлары белән бизәлгән. (Слайдлардагы бизәкләр күрсәтелә.)

 Татар халкы элек-электән үк матур итеп киенә дә, бәйрәм итә дә белгән. Яшь кызлар, егетләр өлкәннәр өйдә юк көнне кичен, күңел ачарга дип, үзләренең дусларын, күршеләрен чакырганнар. Бәйрәмнәрдә бик матур итеп уйный белгәннәр. Әйдәгез әле, балалар, без дә сезнең белән «Түбәтәй» дигән уен уйнап алабыз. Зур түгәрәк ясап басабыз.

(«Түбәтәй» уены үткәрелә.)

Менә, балалар, мин сезгә калфак белән түбәтәй  рәсеме алып килдем. Тик аларның бизәкләре югалган. Бергәләп бизибезме? Бу милли баш киемнәрен бизәү өчен, мин сезгә төсле ком алып килдем. Лалә чәчәген бизәү өчен, безгә – кызыл төстәге, ә яфрак бизәү өчен яшел төстәге ком кирәк булачак. Буш бизәк эчен безгә яхшылап җилемләргә кирәк. Комны бармак очына алып сибәбез. Калфагыбызны яки түбәтәебезне кире комга кагабыз һәм, икенче төстәге ком алыр өчен, икенче бизәгебезне җилемлибез.

(Эшләнгән эшләрдән күргәзмә оештырыла, анализ ясала.)

Материал (doc).