Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге

Миләүшә МИҢНЕБАЕВА,

Чүпрәле районы

Иске Чүпрәле авылы  балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тәрбия эше белем бирү процессының мөһим өлеше булып тора һәм баланың шәхесен һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән. Төп максаты – баланың социаль, эмоциональ, интеллектуаль һәм физик сыйфатларын үстерү аша шәхесне гармонияле формалаштыруга ярдәм итү. Балалар бакчасында тәрбия эшчәнлеге дәүләт белем бирү стандарты һәм тәрбия программасы нигезендә төзелә.

Ата-аналарның, тәрбиячеләрнең алдында торган җаваплы, изге бурычларның берсе – балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.

Кеше гомеренең беренче җиде елы бала үсешендә аеруча  җаваплы чор. Нәниләр һәрнәрсәне йотылып, тирән кызыксыну белән өйрәнәләр һәм әдәплелек сыйфатларын да тиз отып  алалар.   Кечкенәләрне үз-үзләрен әдәпле тоту, кешеләр белән аралашу күнекмәләренә өйрәтү бала туган көннән үк башланырга тиеш.

Нәрсә соң ул әдәп яисә әдәпле булу? Әдәп ул – җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре дигән сүз, ягъни аралашу осталыгы, кешеләргә игътибарлы, инсафлы мөгамәлә, табигатьне ярату һәм аңа сакчыл мөнәсәбәт. Шуңа күрә, укырга-язарга яисә санарга өйрәтү белән бергә, нәниләргә әдәплелек күнекмәләре бирү дә бик мөһим. Бала күпме генә уку-язу күнекмәләренә ия булмасын, әгәр ул әдәплелек кагыйдәләрен үзләштермәсә, аңа тормышта үз урынын табу авыр булачак.

Әгәр без  халык авыз иҗатына күз салсак,  анда шундый татар халык мәкальләре очрый:

– Баланы бишектән өйрәт.

– Бала чагында алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да өйрәтә алмас.

Димәк, никадәр иртәрәк без баланы үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтә башласак, шулкадәр җиңелрәк ул аларны кабул итәр.

Һәр ата-ана баласының яхшы кеше булып үсүен тели. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген тәлап итә торган дәвамлы эш ул. Без, өлкәннәр, бала өчен һәрнәрсәдә үрнәк булырга тиешбез.

Бүген республикабызда ата-аналарның мәктәпкәчә белемгә таләбе арта бара. Бу аңлашыла да: чөнки алар өчен, барыннан да элек, мәктәпкәчә учреждениеләр эшенең белем бирү аспекты (укыту, тәрбия, балаларның яшьтәшләре белән аралашуы) әһәмиятлерәк. Һәм бу уңай омтылыш: балачак – кешенең шуннан соңгы үсеше, аның акылы, осталыклары, әхлакый сыйфатлары формалашуы өчен хәлиткеч чор.

Балачак – нәниләрнең үсү-тернәкләнү чоры гына түгел, кеше гомеренең башлангыч өлеше, шәхес буларак формалашу вакыты. Шуңа күрә безгә әлеге чорда баланы, аның өчен зарур булган эшчәнлеккә – зиһен, уен, хезмәт, физик культура, сәнгать эшчәнле-генә юнәлтә белү кирәк. Алай гына да түгел, һәртөрле эшчәнлеккә иҗат төсмерләре, иҗади күнекмәләр дә өстәлергә тиеш. Шуны онытмыйк: балачакта бала киләчәктә яшәү өчен әзерлек чорын гына үтми, ә кеше буларак, шәхес буларак яши. Моның шу-лай икәнен аңлап эш итү балада, шәхестә аңлы ихтыяҗ тәрбияләүдә төп шартларның берсе булып тора.

Мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Тәрбия эшләрен халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләнеп алып барырга тырышам. Эшчәнлегем дә бөек педагог, күренекле галим, тәрбияче Риза Фәхреддин хезмәтләренә таянам.

Тәрбияче буларак бурычым – үз халкымның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәтү. Шуңа күрә мин балаларны  үз милләтен, туган туфрагын, нигезен, әти-әнисен, әби-бабаларын, үз нәселен, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирәм. Шөгыльләрне тормыш белән бәйләп, халык педагогикасы нигезендә оештырырга тырышам. Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, күренекле әдипләр-нең әдәби җәүһәрләрен җиткерү, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрә-җәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар.

Минемчә, тәрбия эшендә иң мөһиме – балага карата һәр эштә төгәл булу.Үземнең эш тәҗрибәмдә мин балаларда тырышлык тәрбияләү, бөтен көчен һәм сәләтен җигеп эшләргә өйрәтү – иң әһәмиятле мәсьләләрнең берсе дип саныйм. Баланы тәрбияләү тормышыбызның һәр мизгелендә бара.

Тормышыбыз бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы да, төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрый. Безнең балалар шатланырга, матурлыкка омтылып яшәргә тиеш. Алар назлы, итагатьле, ярдәмчел, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үсәргә тиеш.

“Тәрбияле бала” исемле китабында остазыбыз Р.Фәхреддин болай дип яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр”.  Әйе, әхлаклылык бар нәрсәнең дә нигезендә тора. Әхлаклы бала  уңдырышлы туфрак белән бер. Без тәрбиячеләр чор таләпләренә җавап бирерлек итеп яшь буынга беренче баскычтан – бакча яшеннән ук тәрбия һәм белем дөньясына алып керергә, ягъни яшәешен, шөгылен үзгәртергә, баетырга бурычлыбыз. Тәрбиячеләр тәрбия – белем бирү программаларыннан ирекле, иҗади файдалана алалар, аларның осталыкларын чарлау, белемнәрен баету өчен дә мөмкинлекләр артты. Һәрвакыт яңалыкка омтылу, чор таләпләренә җитди игътибар бирү, хезмәтемдә һәрвакыт эзләнү, уйлану, максатка ирешү – бу минем максатым. Максатыма ирешү өчен мин үз эшчәнлегемдә халык педагогикасына таянам. Чөнки халык педагогикасы – зур акыл, сәламәт әхлак чишмәсе.  Аның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү ята. Шул ук вакытта, буыннардан-буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралары искиткеч күп төрле. Төп һәм иң күп таралган чараларга түбәндәгеләрне кертегә була:

– ана теле;

– җырлар;

–  биюләр;

– уеннар, җырлы, хәрәкәтле, ярышлы уеннар;

– бәетләр, әкиятләр;

– мәкальләр табышмаклар;

– кунакчыллык кагыйдәләре,

– халыкның йола бәйрәмнәре;

– календарь бәйрәмнәр.

Шулай ук халык йола бәйрәмнәре аркылы туган як табигате турындагы белемнәрен киңәйтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергә өйрәтү, туган ягындагы башка тереклек ияләренә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә.

Бу чаралар барысы да бик кызыклы, балалар өчен ялыктыргыч түгел. Алар уеннарны көн дәвамында уйнарга сәләтле.  Тәрбиячегә бу уеннарга дөрес максат  куярга  һәм балаларга ярдәм итәргә кала.Шул вакытта без теләгән максатка ирешә алырбыз.

Баланы һәрьяклап үстерүгә юнәлтелгән күпьяклы процесс – балалар бакчасында тәрбия эше. Һәр мәктәпкәчә учреждениенең мөһим бурычы – балаларга үсәр һәм социаль нормаларны үзләштерә алырлык  шартлар тудыру. Тәрбиячеләр, ата-аналар белән хезмәттәшлек итеп, балаларга мөстәкыйль тормышка тәүге адымнарын ясарга, әхлакый һәм социаль тәртипкә нигез салырга, шулай ук балаларда җәмгыятьтә уңышлы җайлашу өчен кирәкле күнекмәләр булдырырга ярдәм итә.Эшләребез һәрчак иҗади, пакъ булсын! Без чәчкән тәүге изгелек орлыклары нәниләр күңелендә иман нуры булып балкысын!