Борынгы һәм Урта гасыр төрки-татар әдәбияты

 

(10 нчы сыйныфта әдәбият  дәресе)

 

 Венера ИСМАГИЛОВА,

Казандагы 36 нчы гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Дәрес темасы: Борынгы һәм Урта гасыр төрки-татар әдәбияты.

Дәреснең максатлары:

1) Белем бирү максаты:Татар әдәбияты тарихы, борынгы һәм урта гасыр  әдәбияты, аларның чорларга бүленеше турында белешмә бирү;

борынгы төркиләр һәм аларда язу, орхан-енисей истәлекләре турында мәгълүмат бирү.

2) Фикер сәләтен үстерү максаты:Аңлап уку һәм кирәкле мәгълүматны табып, аерып алу;

аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

3) Тәрбияви максат:Татар әдәбиятын һәм  тарихи истәлекләрне   өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәрес тибы:Яңа белемнәрне өйрәнү.

Бурычлар:

1) Укучыларның фикерләү сәләтен һәм телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү.

2) Үз фикерләрен дәлилләп аңлата белү, анализлау.

Җиһазлау: Борынгы чорны чагылдырган рәсемнәр, китаплар, компьютер.

 

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Психологик уңай халәт барлыкка китерү.

Укучылар белән исәнләшү, хәерле көн, бүгенге дәрестә уңышлар теләү.

  1. 2. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Татар әдәбияты үсеш баскычлары: меңьеллык әдәбиятыбыз тарихын чорларга бүлү мәсьәләсен белү.

Рун язулы истәлекләр. «Орхон-Енисей язмалары»нда халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Укучылар, сез нинди милләтләрне беләсез?

Укучылар: Рус, татар, чуваш, украин, казах, башкорт, үзбәк, төрек, белорус  һ.б.

Укытучы: Әйе, без күп милләтле халык. Бүгенге татарларның борынгы бабалары кайсы милләт вәкилләре белән тыгыз аралашканнар дип уйлыйсыз?

Укучылар: Башкорт, үзбәк, кыргыз, казах, төрек,

Укытучы: Дөрес, аларның бөтенесен  берләштерсәк төрки халыклар дип  әйтә алабыз. Һәм бүгенге дәресебездә без татар әдәбиятына күзәтү ясарбыз һәм борынгы төркиләр, алардагы язу, истәлекләр белән танышырбыз.

  1. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

1) (Татар әдәбияты, Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбияты, аларның чорларга бүленеше турында укытучы аңлата.)

Татар әдәбияты халык авыз иҗаты һәм мең елдан артык тарихы булган язма мәдәнияткә нигезләнеп үсә. Ул бөтендөнья сүз сәнгатендә үзенчәлекле урын биләп тора.Татар әдәбияты биштән артык язу төре алмаштырган, берничә исемдәге дәүләт булып яшәгән, соңрак Россия Федерациясендә урнашкан Татарстан Республикасында тамыр җәйгән.

Мең елдан артык тарихы булган   татар әдәбияты берничә чорга бүлеп өйрәнелә.

  1. Урта гасыр (ягъни Борынгы һәм Урта гасыр) татар әдәбияты.
  2. XIX гасыр әдәбияты.
  3. XX гасыр башы әдәбияты.
  4. Октябрь революциясеннән, ягъни 1917 елдан соңгы әдәбият.

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты – татар әдәбиятының иң катлаулы чоры, аны өйрәнүдә мондый бүленеш киң таралган.

1) Гомумтөрки, ягъни иң борынгы әдәбият. Ул якынча XII–XIII йөзләргә кадәрге вакытны үз эченә ала.

2) Болгар чоры әдәбияты XIII йөзнең урталарына кадәр дәвам итә.

3) Алтын Урда чоры әдәбияты XIII йөзнең урталарыннан алып XV гасырның ахырларына кадәрге вакытны ала.

4) Казан ханлыгы чоры әдәбиты XV гасырның урталарыннан башлап XVI гасырны да үз эченә ала.

5) XVІІ гасыр әдәбияты.Татар халкы күп милләтле рус дәүләте составында каршы ала.

6) XVIII гасыр әдәбияты.

2) (Төрки халыклар, аларда язу, орхан-енисей истәлекләре турында укытучы сөйли)

Татар халкы, төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килеп, озын һәм катлаулы юл үткән. Аның составында төп урынны болгар, кыргыз, татар, уйгур, төрек, үзбәк, азәрбайҗан, башкорт һәм кайбер башка этник кавемнәр  алып тора. Болар барысы да – чыгышлары белән төрки кабиләләр. Шуңа күрә алар арасында тел якынлыгы, мәдәни уртаклык көчле. Төрки халыклар бер-берсе белән тәрҗемәчесез, турыдан-туры аңлашканнар һәм аңлашалар.

Төрки халыклар Ерак Көнчыгыштан алып Кара диңгез буйларына, Венгриягәчә булган гаять зур мөйданнарда яшәгәннәр. Борынгы төркиләрнең сәүдә, һөнәрчелек үзәкләре, шәһәрләре булган, башка илләр һәм халыклар белән төрле бәйләнешләрдә торганнар. Алар язуны да күптәннән куллана башлаганнар.

Төркиләрнең беренче язуын “һун язуы” дип атыйлар. V–VI гасырларда төркиләр яңа язу системасы уйлап табалар. Ул “рун алфавиты” дип аталган.  VII–VIII йөзләрдә уйгур графикасы кулланыла башлаган. Борынгы төрки текстлар төрле ташларга, стеналарга, металл һәм сөяк әйберләргә, чүлмәкләргә һәм башка материалларга язылган.  VIII–X гасырлардан язуда кәгазь файдаланыла башлый. Төркиләр – кытайлардан кала – кәгазьне икенче булып җитештергән һәм кулланган халык. Борынгы төркиләр, рун, уйгур алфавитларыннан тыш, кытай, манихей, брахми язуларын да кулланган. Әмма ул язулар озын гомерле булмаган.

922 елда болгарлар  ислам динен кабул итә. Ислам дине белән берлектә төркиләргә гарәп графикасы да үтеп керә. Гарәп графикасы XX гасырның 30 нчы елларына кадәр кулланыла.

Хәзерге көннәргә кадәр сакланып калган  рун истәлекләренең күп өлешен эпитафик, ягъни каберташ язмалары тәшкил итә. Рун истәлекләре арасында әдәби-тарихи яктан аеруча Кулгәгин, Билгә-кагаг (патша, император), Танъюкук хөрмәтенә  Йоллыг Тегин язып калдырган каберташ ядкәрләре игътибарга лаек. Бу истәлекләрдә төп геройларның кылган эш-гамәлләре, батырлыклары яктыртыла.

Йоллыг тегина можно назвать первым тюркским поэтом, писателем и историком. Он был автором ряда памятных надписей в честь тюркского царевича Кюль-тегина и Бильге-кагана, а также Кутлуг Ильтерес-кагана. Эти надписи отражают культурный уровень алтайских тюрок, их поэзию, прозу, исторические познания и идеологию Восточного Тюркского каганата.

  1. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

1) Сүзлек өстендә эш. Укучылар сүзлек дәфтәрләренә сүзләрнең тәрҗемәләрен язалар.

Чор  – период, эпоха

Гасыр – век

Кабиләләр – население

орхан-енисей истәлекләре – орхоно-енисейские источники

2)Укучылар эш дәфтәрләрендә татар әдәбияты тарихының чорларга бүленешен таблицага тутыралар (таблица үрнәген тактадан карап эшлиләр)

Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше

 

1.Урта гасыр (ягъни Борынгы һәм Урта гасыр) татар әдәбияты.

 

2.XIX гасыр әдәбияты.

 

3.XX гасыр башы әдәбияты.

 

4.Октябрь революциясеннән, ягъни 1917 елдан соңгы әдәбият.

 

Борынгы һәм урта гасыр әдәбиятының чорларга бүленеше 1.Гомумтөрки әдәбият.
2.Болгар чоры әдәбияты.
3.Алтын Урда чоры әдәбияты.
4.Казан ханлыгы чоры әдәбияты.
5.XVІІ гасыр әдәбияты.
6.XVIII гасыр әдәбияты.

 

 

  1. Яңа белемнәрне ныгыту.

1) Тәрҗемә өстендә эш. Бирелгән җөмләләрне укучылар тәрҗемә итәләр.Телдән җавап биреп дөреслеген тикшерәләр.

Төркиләр – Азия һәм Көнчыгыш Европада гаять зур биләмәләргә таралып яшәгән кардәш телле халыклар алар. Төркиләр яшәү шартлары, тарихи язмышлары, телләре белән аерыла.

2)Укучылар эш дәфтәрләрендә сорауларга җавап язалар. Бер укучы җавапларын укый, хаталары булса укучылар тарафыннан төзәтелә. Укучылар үзләрен бәялиләр. Бәя бирү тәртибе тактада бирелә.

 

Сорау Әйе Юк
1. Төрки халыклар составына болгар, кыргыз, татар, уйгур, төрек, үзбәк, азәрбайҗан, башкортлар керә.
2. Төркиләрнең беренче язуын “һун язуы” дип атыйлар.
3. Төркиләр – кытайлардан кала – кәгазьне өченче булып җитештергән һәм кулланган халык.
4. Рун истәлекләренең күп өлешен эпитафик, ягъни каберташ язмалары тәшкил итә.
5. Төркиләр рун, уйгур алфавитларын гына кулланганнар

 

  1. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау)

Укытучы дәрестә өйрәнгәннәр буенча нәтиҗә ясата.

1)Укучылар без татар әдәбиятын, урта гасырны нинди чорларга булеп өйрәнеп киттек?

2) Борынгы төрки язмаларны санап китегез.

3) Рун истәлекләре турында нәрсәләр истә калды?

  1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1) Төрле чыганаклар кулланып рун истәлекләре турында өстәмә мәгълүмат табып килергә.

2)Төрки халыклар турында интернет ресурслар кулланып презентация эшләргә.

(Өй эше укучыларның белем дәрәҗәләренә карап бирелә)