Татар теленең үзенчәлекле авазлары [w], [гъ], [къ]
(2 нче сыйныфта туган тел дәресе план-конспекты)
Алсу САБИРОВА,
Арчадагы 5 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәреснең тибы: яңа белемнәр бирү
Максат: татар телендә [w], [гъ], [къ] авазларының ничек белдерелүен өйрәнү
Бурычлар:
– укучыларда [w], [гъ], [къ] авазларын дөрес әйтә белүне формалаштыру; балаларның эш дәверендә игътибарлыгын, матур сөйләм телен, дөрес бәйләнешле фикерләү сәләтләрен үстерү; үз-үзенә ышану хисен, ярдәмләшү, агач, үсемлекләргә карата игътибарлылык сыйфатларын тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
шәхескә кагылышлы: үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлылык һәм игътибарлылык формалаштыру.
метапредемет: үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә килешеп эшли белү, үз фикереңне төгәл җиткерү, укыганны анализлау, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләү күнекмәләре формалаштыру.
предмет: [w], [гъ], [къ] авазларының сүз иҗекләрендә дөрес әйтелүнең ролен ачыклау, дөрес куллану.
Чыганаклар:
- төп: дәреслек (Туган тел (татар теле), 2 класс, М.М. Шәкүрова, Л.М.Гыйниятуллина, О.Р. Хисамов), эш дәфтәре;
- өстәмә: слайдлар, эш карточкалары;
Эшне оештыру төрләре: индивидуаль, парларда, фронталь.
Дәрес этаплары
- Оештыру, мотивлаштыру
–исәнләшү, танышу:
–Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?
–Яхшы, мин бик шат.
–уңай психологик халәт тудыру:
–Мин дә сезгә яхшы кәеф, уңышлар һәм дәрестә тырышып эшләвегезне телим.
–дәрескә әзерлекне тикшерү:
–Укучылар, тикшереп чыгыгыз әле, дәреслек, дәфтәр, ручкаларыгыз урынындамы? Өстәлегездә чит әйберләр булса, алып куегыз.
–Хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм сыйныф эшен язабыз. Язганда гәүдә туры, дәфтәрләр дөрес авышлыкта булсын. Матур һәм туры итеп утырабыз, язганда ашыкмагыз.
- Белемнәрне актуальләштерү:
- Матур язу күнегүе
– Әйдәгез дәресне дөрес һәм чиста язудан башлыйк. Тактага карагыз әле, сезнең каршыгызда мәкаль. Кем миңа бу мәкальне укып китә? (“Дуслык – зур байлык”).
- Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
- Әйе, дуслык бит ул – зур байлык, дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Дуслары булган кеше генә бу тормышта үзен бәхетле итеп хис итә ала. Чынлап та, дуслары булган кеше беркайчан да авырлыклар, проблемалар алдында бирешми, югалып калмый.Димәк, безгә дә дәресебездә бер-беребезгә булышып, ярдәм итеп укырга кирәк. Мәкальдәге сүзләр ахырында кайсы хәреф ешрак очрый? (К хәрефе)
– Әйе, әлбәттә К хәрефе. Димәк, без сезнең белән беренче юлга зур һәм юл К хәрефен язабыз. Ә икенче юлга дәреснең мәкален язып куегыз.
– Бик матур итеп яздыгыз. Афәрин!
III. Проблемалы ситуация булдыру, уку мәсьәләсен кую;
- Проблема:
–Укучылар, тактага игътибар итегез әле, сез анда рәсемнәр күрә аласыз (1 рәсем – тавык, 2 рәсем – сәгать, 3 рәсем – ябалак)
–Укучылар, әйдәгез әле, бу рәсемнәрнең исемнәрен әйтеп чыгыйк. 1 нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (тавык)
–Дөрес, укучылар. Әйдәгез әле мин “тавык” сүзен рәсем астына элеп куйыйм.
– Икенче рәсемнәрне дә карап узыйк. Алар астына да “сәгать”, “ябалак” сүзләрен элим.
–Укучылар, әйдәгез әле шушы рәсемнәр астындагы сүзләргә игътибар итик. Ничек уйлыйсыз, ни өчен “таВык”, “сәГать”, “ябалаК” сүзләрендә кайбер хәрефләр зур итеп билгеләнгән?
– Кайсы хәрефләр зур итеп күрсәтелгән? (В, Г, К)
– Әйдәгез әле шушы хәрефләрне, бирелгән сүзләрдә нинди аваз итеп белдерелгәнен әйтеп карыйк.
–Тавык сүзен әйткәндә без В хәрефен ничек итеп әйтәбез?
– Ә сәгать сүзен әйткәндә без Г хәрефен ничек итеп әйтәбез, ул ничек итеп ишетелә?
– Соңгы сүзгә игътибар итик, ябалак сүзе. К хәрефе нинди аваз булып белдерелеп килә? (каты булып, къ)
–Мин сезнең белән килешәм укучылар. Шушы сүзләрдән чыгып, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? (укучыларның җавабы)
– Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау.
- Димәк, укучылар, бүген без сезнең белән нинди тема үтәчәкбез? (укучыларның җавабы)
– Әйе, бүгенге дәреснең темасы:“Татар теленең үзәнчәлекле авазлары [w], [гъ], [къ]”дип атала.
– Ничек уйлыйсыз, без үзебезнең алдыбызга нинди максат куярбыз, нәрсәләргә өйрәнербез?
– Бик дөрес, укучылар, мин сезнең җавабыгызны кабул итәм, килешәм. Дәресебезнең максаты: татар телендә [w], [гъ], [къ] авазларының ничек белдерелүен өйрәнү.
Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү:
– Укучылар, әйдәгез әле, тагын бер тапкыр тавык, сәгать, ябалак сүзләрен әйтеп карыйк. Тавык сүзен әйткәндә В хәрефе нинди аваз булып килә, без аны ничек итеп әйтәбез? (балалар җавабы, әңгәмә)
– Дөрес, укучылар. В хәрефен без w авазы итеп әйтәбез, ягъни без иреннәрне түгәрәклибез. Әйдәгез әле бергәләп w авазын әйтик.
–Күрәсезме, укучылар. Безнең аскы һәм өске иреннәр бер–берсенә таба хәрәкәт итәләр. Кайсыгыз белер икән, w авазы ничек итеп билгеләнә, күсәтелә?
–W авазы менә болай күрсәтелә: [w]
– В хәрефе в авазын да белдереп килә ала, ләкин ул алынма сүзләр. Мәсәлән: ваза, вертолет.
– Дәресебезне дәвам итеп, калган рәсемнәргә күз төшерик. Сәгать сүзендә Г хәрефе нинди аваз булып белдерелә? Ул ничек итеп әйтелә?
– Дөрес, укучылар. Г хәрефе [гъ] авазын белдереп килә һәм ул каты әйтелә. Тамак төбе белән. Бергәләп әйтеп карыйк.
– Балалар, ничек уйлыйсыз, Г хәрефе [гъ] авазын белдереп килсен өчен, сүздә нинди сузык авазлар булырга тиеш? Калынмы яки нечкәме?
– Бик дөрес укучылар. Калын сузыклар.
– Алдагы рәсемгә күз төшерик. Ябалак рәсеме. К хәрефе нинди аваз булып килә?
– Дөрес, каты булып килә ягъни [къ] булып белдерелә (тактада язып күрсәтәм)
– В хәрефе в авазын да белдереп килә ала, ләкин ул рус сүзләре. Мәсәлән: ваза, вертолет.
– Менә, укчылар без сезнең белән [w], [гъ], [къ] авазлары белән танышып чыктык.
Дәреслек белән эш. 43 нче күнегү (телдән)
– Хәзер укучылар, дәреслекнең 44 нче битен ачыгыз һәм 43 нче күнегүне табыгыз.
– Текстның исеме нинди? (Чын дус)
– Сез ничек уйлыйсыз,текстта сүз нәрсә турында бара? (дуслар турында)
– Дөрес, укучылар. Безнең дәресебезнең мәкале дә дуслык турында.
– Текстны рольләргә бүлеп укырга кирәк. Кем Зөфәр сүзен укыячак? Ә кем Равил сүзен?
– Балалар текстта сүз кем турында бара? (Закир һәм аның дуслары турында)
– Закирның дусларының исемнәре ничек? (Равил һәм Зөфәр)
- Ничек уйлысыз, ни өчен Равил Закирга: “Күчермә, мин сиңа аңлатам” дип әйтә?
– Мин сезнең белән килешәм. Равил Закриның өй эшен аңлап эшләвен тели, аңа аңлата. Менә чын дуслар нинди булырга тиеш.
- Сезнең дусларыгыз бармы? Аларның исемнәре ничек? (әңгәмә)
–Укучылар, Равил, ике, юк сүзләрендә в, к хәрефләре нинди авазларны белдерә? Ул авазларның кайсылары рус телендә юк?
– Равил сүзендә в хәрефе [w] авазын белдерә. Ул аваз рус телендә бармы? (юк)
–Ике сүзен әйтеп карыйк. К хәрефе нинди аваз белдерә?
–К авазын белдереп килә. Ул аваз безнең рус телендә бар.
–Юк сүзендә К хәрефе нинди аваз белдереп килер?
–Дөрес, [къ] авазын белдерә һәм бу аваз рус телендә булмый.
44 нче күнегү (телдән)
– Хәзер 44 нче күнегүдәге рәсемнәргә карап китик. Кем безгә бу рәсемнәр турында бер-ике җөмлә әйтә ала? Балар нишли? Алар дусмы, нәрсәләр белән уйныйлар? (укычы сөйли)
– Кайсы рәсемдә балалар дус? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (1 нче рәсемдә)
–Үзең генә уйнау күңеллеме?
Сүзләрне күчереп язу
–Хәзер, астагы күнегүне эшлик.
–Барлык булган сүзләрне үрнәктәгечә күчереп язырга кирәк. Татар телендә генә булган тартык авазларның асларына сызарга кирәк. Кемдер тактада эшлиячәк, калганнар урыннарында. Дөрес итеп утырабыз, матур итеп язабыз.
– Афәрин, укучылар! Күрәм сез ардыгыз. Хәзер ял итеп алыйк. Әкрен генә торабыз, бер-беребезгә комачауламыйбыз. Минем арттан кабатлагыз.
Ял итү күнегүе.
Без тырышып эшләп алдык
Ял итәргә уйладык.
Башларны як-якка бордык,
Күзләр белән башта өскә,
Аннан аска карадык.
Колакларны без удык.
Җилкәләрне турайттык
Тирән итеп сулыш алдык.
Кулларны өскә күтәрдек
Һәм аска чүгәләдек.
Бер урында сикердек,
Аякларны селкеттек
Шуннан бергәләшеп
Кабат эшкә керештек.
– Афәрин, укучылар! Барыбыз да ял итеп алдык, дәресебезне дәвам итик. Ял итү күнегүендә нинди калын әйтелешле сүзләр булды? (Калын – башлар, колаклар, куллар, аяклар, сулыш).
Парлардагы эш
–Укучылар, хәзер мин сезгә парларда эшләргә тәкъдим итәм. Сезгә шигырь юллары бирәм, сез шул шигырь юлларыннан [w], [гъ], [къ] авазлары кергән сүзләрне табып асларына сызарга тиеш буласыз. Бу эшкә 2 минут бирелә.
Кыңгырауны ишеттек тә
Вакыт җиткән укырга
Ашыктык без дәрескә.
Җиңнәребезне сызганып
Тотынабыз зур эшкә.
– Вакыт чыкты, әйдәгез әле тикшереп алыйк.
- Яңа белемнәрне ныгыту.
- “Кемнең йорты” уены күнегүен эшләү
– Хәзер без сезнең белән кызыклы уен уйнап алабыз. Уенның исеме “Кемнең йорты?” дип атала. Тактада сез өч төрле йорт күрә аласыз. [w] авазының йорты, [гъ] һәм [къ] авазларының. Кемдер такта янына чыгып, капланып торган сүзне ала, аны укый һәм нинди йортка кертәчәген әйтә.
– Афәрин, укучылар, сезгә уен ошадымы?
- Индивидуаль эш (мөстәкыйль)
–Укучылар, мин сезгә көзге яфраклар алып килгән мөстәкыйль эш өләшәм. Бирелгән карточкада сүзләр, аларда буш урыннар бар. Сезгә ул буш җирләргә дөре с хәрефләрне куярга кирәк. Бу эшкә 1 минут бирелә.
| Ка…ын, карлы…ач, …ыңгырау, таби…ать, …ояш, санду…ач, …олак, …ар, …акыт, та…ык. |
– Әйдәгез тикшереп алыйк. Кемдә бер хата? Кемдә ике?
V.Йомгак. Рефлексия, бәя, үзбәя.
- Дәрес нәтиҗәсен куелган максат белән чагыштыру.
–Укучылар, безнең дәрес ахырына якынлаша. Без дәрес башында нинди максат куйган идек? Без аңа ирешә алдыкмы?
- Ничек дип уйлыйсыз, [w], [гъ], [къ] авазларының ничек әйтелешен өйрәнүбезнен сөйләмебездә кирәкме?
- Сез бүген нәрсәләр белдегез? Яхшы!
- Дәресбезнең максаты нинди иде? (татар телендә [w], [гъ], [къ] авазларының ничек белдерелүен өйрәнү)
- Без бу максатка ирештекме? (әйе)
– Дәресебезнең мәкален искә төшереп алыйк (“Дуслык – зур байлык”)
- Укучыларның уку эшчәнлегенә үзбәя бирүләре (дәрестә нинди яңалык алуларын, нәрсәгә өйрәнүләрен белдерүләре).
– Сез үзегезнең эшне ничек бәялисез? Сезнең каршыгызда смайликлар бар. Сезгә дәрес ошаса елмайган смайлик ясагыз, әгәрдә дәрес ошамаган булса моңсу смайлик ясыйсыз.
- Билгеләр кую.
– Сез бүген бик актив, тырыш, игътибарлы булдыгыз. Максатыбызга ирешеп, яңа белемнәр алганыбызга мин бик шат! Миңа сезнең дәрестә эшләвегез бик ошады! Бүген алган белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булыр дип ышанып калам!
- Өй эше турында мәгълүмат бирү, бирем белән танышу.
–Укучылар, әйдәгез хәзер көндәлекләрне ачып, киләсе дәрескә өй эшен
языйк. Дустыгыз турында 3 җөмлә язып, [w], [гъ], [къ] авазларын белдергән хәрефләр астына 1 сызык сызарга.
Дәрес тәмам. Сау булыгыз!
