Бала белән аралашу кагыйдәләре

Бала белән аралашу кагыйдәләре

(Ата-аналар өчен белешмә)

 

Регина Әхтәмҗанова,

Чаллыдагы

131 нче балалар бакчасы тәрбячесе

 

1.Бер-берегез белән сөйләшегез

Һәр кешенең тирә-юньдәгеләр белән сөйләшергә һәм аларның нәрсә сөйләгәннәрен тыңларга ихтыяҗы бар. Балаларга да, ата-аналарга да бер-берсе белән яхшы аралашу кирәк.

  1. Баланы тыңларга өйрәнегез

Тыңлау сәләте – үзара аңлашуга ачкыч. Сезнең балагыз аны тыңлауларын, бүлдермәүләрен, аның белән бәхәскә кермәүләрен, аның хисләре, карашлары, фикерләре, идеяләре белән кызыксынуларын, ул олы кешене генә тыңлавын таләп итмәүләрен тели.

  1. Балаларга үзегез турында сөйләгез

Әгәр сез балагыз белән үз уңышсызлыкларыгызны, проблемаларыгызны уртаклаша аласыз икән, ул сездә әти-әниегезне генә түгел, аның белән, үз чиратында, ниндидер мөһим нәрсәләр белән уртаклаша алырлык дустыгыз дип  күрәчәк.

  1. 4. Үзегезне бала урынына куя белегез.

Дөньяга үз балагызның күзләре белән карагыз. Балаларга үзегезнең аларны аңлавыгызны сиздерегез.

  1. Бала белән янәшә булыгыз

Балаларның сезгә ишекнең һәрвакыт ачык булуын, аларның сезнең белән сөйләшергә яки янәшәгездә булырга мөмкинлекләре барлыгын белүләре мөһим.

  1. Нык һәм эзлекле булыгыз

Ныклык – агрессия дигән сүз түгел. Димәк, балаларга Сезнең тормышка карашларыгыз һәм аларны хөрмәт итүләрен табигый теләгегез билгеле. Ситуацияләр тәэсирендә үз позицияләрегезне үзгәртмәгез. Ярый әле гаиләдә бала яше белән үзгәрә торган билгеле бер кагыйдәләр һәм чикләүләр булса. Мәсәлән, файдалы гаилә кагыйдәсе – тоткарлансаң, шалтырату. Аңа балалар да, өлкәннәр дә үтәргә тиеш.

  1. Барысын бергә эшләргә тырышыгыз

Әгәр дә аларга тәкъдим ителгән вариантларның берсе тискәре булган сайлау мөмкинлеге туса,  альтернативаны күрсәтү өчен балаларның мәнфәгатьләре даирәсен мөмкин кадәр активрак үстерергә кирәк.

  1. Балагызның дуслары белән дус булыгыз

Алар сезнең өегезгә килсеннәр яисә аларның кайда җыелганын сез белергә тиеш.

  1. Исегездә тотыгыз, һәр балаүзенчәлекле

Аңа үз-үзенә ышанырга, моңа кадәр барып чыкмаганны эшләргә ярдәм итегез.

  1. Үрнәк күрсәтегез

Сез – балагыз өчен үрнәк. Шуны истә тотыгыз һәм үзегез дә балагызга карата куелган таләпләргә туры килергә тырышыгыз.

  1. Әгәр дә сез баланы лаеклы кеше һәм гражданин итеп үстерергә телисез икән, үзегез яшәгән ил турында начар сөйләмәгез.

12.Балагызга үзегезнең ата-бабаларыгызга төшкән сынаулар турында сөйләгез.

13.Балагызны Ватаныбызның истәлекле һәм тарихи урыннары белән таныштырыгыз.

14.Балаларның яшүсмер чагында Сезнең белән бергә музейларга,  күргәзмәләргә, мәдәни оешмаларга бару теләге зуррак була, моны истән чыгармагыз

15.Исегездә тотыгыз, сез тормыштан канәгатьсезлекне никадәр күбрәк белдерсәгез, балагыз да үскән саен  канәгатьсезлекне, пессимизмны шулкадәр күбрәк белдерәчәк.

16.Сез үз балагыз белән аралашканда, аның уку һәм психологик проблемаларын гына түгел, аның тормышының уңай мизгелләрен дә бәяләргә тырышыгыз (кем аңа ярдәм итә, кем белән дуслашырга тели һәм ни өчен, балалар бакчасында нинди кызыклы мизгелләр булды).

  1. Аның белән сез илебезне данлаган кешеләр турында сөйләүче тапшыруларны, кинофильмнарны карагыз, аларның җәмгыять тормышына керткән өлешләрен уңай бәяләгез.