Театр эшчәнлеге (Тәрбиячеләр өчен мастер-класс)

Театр эшчәнлеге

(Тәрбиячеләр өчен мастер-класс)

 

 

Эльвира ШАРИПОВА,

Чаллыдагы 6 нчы  балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Театральләштерелгән эшчәнлек мәктәпкәчә тәрбиядә иң популяр һәм мавыктыргыч юнәлешләрнең берсе. Педагогик җәлеп итүчәнлек күзлегеннән чыгып, универсальлек, уен табигате һәм социаль юнәлеш, шулай ук театрның коррекцион мөмкинлекләре турында сөйләргә мөмкин.

 

Максат. өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен театр эшчәнлеге элементларын куллануда педагогларның компетентлыгын арттыру.

Бурычлар

1.Тәрбиячеләрне театральләштерелгән эшчәнлекнең төрле элементлары белән таныштырыру: тавышлы музыка коралларын кулланып этюдлар, шигырьләр, әкиятләр уйнау.

  1. Балалар бакчасында театр эшчәнлеген киң кулланырга өндәү.
  2. Пантомима артистлары

Балалар спектаклен уңышлы кую өчен-хис-кичерешләрнең, мимиканың, ишарәләрнең сәнгатьлелеген үстерү өчен этюдлардан файдаланырга кирәк.

Максат. Балаларда ачык образ тудыру өчен хис-кичерешләрне белдерүнең вербаль булмаган чараларын үстерү:

Балалар театр эшчәнлегенә тагын да ныграк ияләшсен өчен, балаларны сәнгатьле мимика, ишарәләр кулланырга, алдан әзерләнмичә сюжет уйнап импровизацияләргә өйрәтергә кирәк. Әйдәгез, үзебезне пантомима артистлары дип күз алдына китерик. Пантомима – ул мини-спектакль һәм аны без аның нәрсә турында икәнен аңларлык итеп күрсәтергә кирәк.

Мәсәлән:

  • син – чеби, йомырка эчендә ничек яшәгәнеңне күрсәт, хәзер син кабыгын ватып, йомыркадан чык;
  • түбәдә боз сөңгесе эленеп тора һәм эри башлый;
  • яраткан чәй чынаягын ват;

– үзегезне  имән агачы итеп күз алдыгызга китерегез һәм сезнең ботакларга каргалар утыра; мәче кояшта ята, күзләрен йома, иркәләнә һәм кинәт – тычканны күреп ала.

  1. 2. Агния Бартоның «Үгез бара, тирбәлә» шигыре

Балаларны театр эшчәнлегенә өйрәтүнең бер алымы – сөйләмнең сәнгатьлелегенең интонацион чараларын үстерү. Без шуны истә тотарга тиеш: грамоталы, заманча кешенең сөйләме дикциянең төгәллеге, интонацион, сәнгатьлелеге белән аерылып торырга тиеш.

Максат. Балаларны база хис-кичерешләре белән таныштыру, роль образлары аша аларны вербаль һәм вербаль булмаган чагылышка өйрәтү. Эмоцияләрне, кичерешләрне, кәеф төсмерләрен, аларның кешенең, әкият персонажының, роль образының билгеле бер халәте белән бәйләнешен белдерүче сүзләрнең эчтәлеге төшенчәләрен үзләштерү.

Мәсәлән, «Үгез бара, тирбәлә» шигырен гадәттәгечә түгел,  төрле халәтләргә кереп укырга кирәк.

 

сез эттән курыктыгыз;

робот кебек;

сезгә көлке;

әйтерсең лә сез бик каты туңгансыз.;

сез дустыгыз алдында мактанасыз

  1. «Теремкәй» шау-шулы әкияте

Музыка кораллары ярдәмендә әкиятне яңгыратуда катнашучылар: тычкан, бака, куян, төлке, бүре, аю – тәрбиячеләр.

Музыка кораллары: металлофон, кыңгырау, кашыклар, өчпочмак, барабан.

Максат. Сәнгатьлелекнең төрле чаралары (музыкаль  шау-шулы инструментлар) ярдәмендә музыканы иҗади интерпретацияләү сәләтен үстерү.

 Бурычлар:

–музыкаль шау-шулы инструментларның тышкы кыяфәте һәм яңгырашы турында күзаллауны ныгыту;

–хыялны, иҗади активлыкны, эмоциональ ярдәмчеллекне, мөстәкыйльлекне һәм белемнәрне куллануда инициативаны үстерү;

– ритм тойгысын, хәтерне, ишетүне, балалар өчен шау-шулы музыка коралларында башкару аша координацияне үстерү;

– балаларның сүзлек запасын баету (барабан, трещотка, сыбызгы һ. б.);

– коллектив эшчәнлектә үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү. Музыка җитәкчесе: (тәрбиячеләргә сандыкта нәрсә ятканын карарга тәкъдим итәм)

Бу могҗиза – инструментлар, алар музыкаль, аларның атамаларын  кем белә?

(инструментларны берәм-берәм чыгарам һәм аларның яңгырашын күрсәтәм)

бу кыңгыраулар, аларда чыңлыйлар.

бу трещотка, ул шатырдый.

бу бубен, аны шакыйлар.

бу барабан, менә шулай «бум-бум».

–шундый кашыклар белән аш белән ботка ашап кына калмыйлар, музыка тавышы да чыгаралар. Минем сандыкта төрле инструментлар күп: металлофон, өчпочмак (уйныйм). Ишетәсезме, нинди искиткеч чаң тавышы.

Әйдәгез, барабанны шакыйбыз, трещотканы шытырдатабыз, кашыклар белән шакыйбыз, кыңгырауны чыңлатабыз.

(тәрбиячеләр өстәл янына киләләр, үзләре теләгәнчә инструментлар сайлыйлар һәм мөстәкыйль рәвештә тавышлар чыгаралар.)

Ни өчен бу инструментларны шау-шулы инструментлар дип атыйлар? (җаваплар) Дөрес, чөнки алар шау-шуга охшаш авазлар чыгаралар.

Бүген без уен коралларында уйнап кына калмыйча, музыкаль әкият тә сөйләячәкбез. Бу әкият һәркемгә таныш. Аны яше дә, карты да белә. Сезнең белән без хәзер «Теремкәй» ны яңача сөйләрбез!»

Әйдәгез, бу әкиятне музыка кораллары ярдәмендә сөйлик. Сез ничек уйлыйсыз, без булдырырбызмы? (җәнлекләрне нинди кораллар белән тавышландырачагыбызны бергәләп хәл итәбез һәм рольләрне бүлешәбез. Тәрбиячеләр башлык кияләр һәм әкиятне ишарәләр, мимика, пластика кулланып

уйнарга керешәләр.

Җәнлекләр музыка астында чыга.

Теремкәй – бубен

Тычкан –кыңгырау

Бак – агач кашык

Куян – өчпочмак

Төлке – металлофон

Бүре – трещотка

Аю – барабан

Таныш әкияттәгедән дә яхшырак теремкәй  төзедек! Һәм ерткычлар күңел ача һәм бии башлады.

Тәрбиячеләр музыка коралларында рус халык музыкасын ритмик рәвештә уйныйлар. Безнең әкият яңача килеп чыктымы? Әкияттә театр эшчәнлегенең нинди элементларын кулландык? (ишарәләр, мимика, пантомима) Безгә нинди инструментлар ярдәм итте? (музыка коралларының исемнәрен саныйлар)

Нәтиҗә.

Балалар спектаклен уңышлы кую өчен театр эшчәнлегенең төрле элементларын файдаланырга кирәк:

– ачык образ тудыру өчен төрле эмоцияләрнең сәнгатьлелегенә этюдлар;

– сөйләмнең сәнгатьлелегенең интонацион чараларын үстерү;

– музыкаль шау-шулы инструментлар кулланып мини – музыкаль спектакльләр кую.