«Гаилә гербы» проекты
«Гаилә гербы» проекты
(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен)
Гуллар АХМЕТОВА,
Казандагы 303 нче балалар бакчасы,
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Проектның төре: мәгълүмати-танып белү, иҗади.
Вакыты: кыска вакытлы (06.04. – 10.04.).
Проектта катнашучылар: балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр.
Проектның актуальлеге:
Хәзерге заманда балаларны тәрбияләүдә, барыннан да элек әхлакый тәҗрибәне, тормыш кыйммәтләрен тапшыру өлкәсендә буыннар алмашынуы бозыла. Бүгенге көндә балаларының киләчәге турында бөтенләй уйламаган, яисә аларның белем алуы, үсеше, балалар сәламәтлеген ныгыту белән генә җитди борчылган гаиләләр бик күп.
Хәзерге ата-аналарда еш кына үзләренең бернинди әхлакый ориентирлары юк, шуңа күрә үз балаларына берни дә бирә юнәлеш бирә алмыйлар. Моннан тыш, кайбер гаиләләрдә балаларны киләчәктә матди байлыкка һәм уңышка юнәлдерәләр; икенчеләрендә – белемлелеккә һәм интеллектка; өченчеләрендә иҗат ягыннан үстерергә; дүртенчеләрендә – рухи үсешкә. Мондый ситуациядә рухи сәламәтлеккә нигез салу бик мөһим. Моның кирәкле шарты – әхлакый ориентирлар булдыру, чөнки әхлакый кыйммәтләрнең формалашуы мөстәкыйльлек һәм җаваплы, башка кешене ишетергә һәм тоярга, аның хәленә керә белергә сәләтле камил шәхес формалашуның мөһим шарты булып тора.
Проектның максаты: балаларда бәйләнешле сөйләм үстерү, сүзлекне баету. Ата-аналарның мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләү мәсьәләләрендә педагоглар белән үзара хезмәттәшлеккә кызыксынуын стимуллаштыру. Балаларда гаилә патриотизмы тәрбияләү. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда гаилә традицияләренә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру, туганнарыңа һәм якыннарыңа хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Бурычлар:
1.Балаларда герблардагы сурәтләрнең символик мәгънәсен аңлауны формалаштыру.
- Балаларны үз гаиләләренең гербы турында хикәя төзегәндә символика белән бәйле ликаны кулланырга өйрәтү.
- Балаларда кул хезмәте һәм рәсем эшчәнлеге буенча иҗади күнекмәләрне үстерү.
- Балаларда бәйләнешле сөйләмне һәм танып белү активлыгын үстерү.
- Балаларда рухи-әхлакый мөнәсәбәт һәм үз гаиләләренә карата мөнәсәбәт хисе формалаштыру.
- Проектта катнашучыларның (балаларның һәм ата-аналарның) коллектив иҗат эшләре кысаларында берләшүенә ярдәм итү.
Проектның фаразланган продукты: «Гаилә гербы» иҗади эшләр альбомы төзү.
Көтелгән нәтиҗә: балаларның дөньяга карашы киңәя, алар гербларның тарихы, төрләре, әһәмияте, үз гаиләләренең үткәне, традицияләре һәм истәлекләре турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белә, балалар һәм өлкәннәр коллективы берләшә.
Ата-аналар белән аралашу:
- Ата-аналар өчен консультация: «Гаиләдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү», «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү» белешмәсен төзү.
- Гаилә гербларын бизәү буенча ата-аналар белән әңгәмәләр.
- Балалар һәм ата-аналарның уртак иҗади эшчәнлеге.
- «Гаилә гербы» альбомын булдыру.
«Гаилә гербы» проектының эчтәлеге:
I этап. Әзерлек
- «Гаилә гербы», «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләү» темалары буенча методик һәм матур әдәбиятка анализ.
- Проект максаты белән балаларны һәм ата-аналарны таныштыру.
- Проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру («Символика» темасына күрсәтмә һәм дидактик материал күргәзмәсе – туган шәһәребезнең һәм илебезнең, башка республикаларның герблары һәм флаглары).
II этап. Гамәли
Педагогның балалар белән уртак белем бирү эшчәнлеге:
– Әңгәмә «Илебез символикасы»
– Сөйләм үсеше буенча «Минем гаилә» шөгыле, сөйләм үсеше буенча «Минем гаилә гербы» шөгыле;
– «Минем Ватаным – Татарстан» презентациясен карау;
– Дидактик уеннар «Флагны тап», «Гербны бел һәм аның турында сөйлә», «Армиядә хезмәт итәчәкмен»;
– «Ватаныбыз символикасы», «Гаилә» темалары буенча иллюстрацияләр, гаилә фоторәсемнәрен карау;
– Ватан һәм гаилә турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр уку;
– Ата-аналар һәм балаларга гаилә гербларын эшләүдә һәм ясауда ярдәм итү.
III этап. Йомгаклау
Балаларның һәм ата-аналарның иҗади эшләрен гаилә герблары турындагы хикәяләр белән «Гаилә гербы»н тәкъдим итү.
«Ватаныбыз символикасы» рәсемнәр күргәзмәсе оештыру.
Нәтиҗә
Проект барышында балалар күп республикаларның герблары белән таныштылар. Гербка салынган мәгълүматны «укырга» өйрәнделәр. Балалар һәм өлкәннәр гаилә гербы өстендә эшләгәндә күп ачышлар ясадылар. Шунысы кыйммәтле: һәр гаилә үз гербын иҗади яктан булдыруга якын килгән, барлык герблар үзенчәлекләре, стиле, эчтәлеге белән аерылып тора. Барысының да нигезендә балалар иҗаты ята.