Татар халык иҗаты

                                           Татар халык иҗаты

         (Мәктәп укучылары өчен татар халык авыз иҗаты кичәсе)

Нәзифә РӘШИТОВА,

Казандагы «Инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган

18 нче мәктәп»нең татар теле укытучысы

 

“…Халык зур ул, көчле ул,

дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.”  

Габдулла Тукай

 

   Ишәген ияртеп, сәхнә аркылы Хуҗа Насреддин узып китә. Ишәгенең аркасындагы капчыкка “Халык акылы” дип язылган. (Капчык эендә татар халык авыз иҗаты җәүһәрләре, китаплар.) Презентация тәкъдим ителә.

      1 нче алып баручы. Татар  фольклоры күпкырлы һәм  бик борынгы бай иҗат. Фольклорда   халыкның милли-этник тарихы, йолалары, тел байлыгы чагылыш таба. Халык иҗаты  мәңгелек. Аның үрнәкләре  халыкның рухи байлыгы, талантын,минталетитын билгелиләр.  Халык җәүһәрләре – бары тик шушы халыкка гына хас  милли үзенчәлекле сыйфатларны  ачыклаучы, халыкның күңел гүзәллеген чагылдыручы бәясез хәзинә.  Ата-бабаларыбыздан калган иҗат хәзинәсе, үрнәкләре сәнгать-иҗатның  югары казанышы һәм  көч, дус-юлдаш буларак яшәүләрен дәвам итәләр.

Фольклор – инглиз сүзе.  Ул “халык акылы, хикмәте, халык иҗаты” дигәнне аңлата. Халыкның сүз байлыгы, зирәклеге, акылы фольклорда күренә.

Татар фольклоры жанрларга бик бик бай.

     2 нче алып баручы. Фольклорга телдән иҗат ителгән поэтик әсәрләр (җырлар, такмаклар, табышмаклар, тизәйткечләр, бәетләр, риваять һәм легендалар, мәзәкләр, әкиятләр, мифлар, дастаннар), халык музыкасы һәм биюләр, архитектура, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре һәм рәсемнәр керә. Фольклорның бер өлешен, икенче төрле, халык авыз  иҗаты дип тә йөртәләр.

Габдулла  Тукай үзенең мәһшүр  “Халык әдәбияты” дигән әсәрендә халык җырлары турында болай дип язды. “Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу кадерле мирас, кыйммәтле мирас!

”.. Халык җырларының  шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһад итәргә кирәк.

Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс раушан көзгеседер. Бу — бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез , аның халәте рухиясен, нәрсә  уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр.” [1:261]

Укучы. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда  ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем… Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде”, – ди Габдулла Тукай үзе турында.

Татар халык җыры “Бик еракта идек без” (Ак калфак)   татар халык җыры

Ай, әле бик еракта идек без,

Җитмеш  чакрым җирне килдек без

Ак калфакның табылган чагы,

Ак калфакның табылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы.

Җитмеш чакрымны якын итеп без,

Бер күрешер өчен килдек без.

Ак калфакның табылган чагы,

Ак калфакның табылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы.

Оренбурдан мамык шәл алдым,

Алтын тәңкә бирдем җәлләми.

Ак калфагым төшердем кулдан,

Ак калфагым төшердем кулдан,

Безнең дус-иш блән ил тулган.

Алтын тәңкә  бик зур мал түгел,

Бер дә күрешүләр әллә ни.

Ак калфагым төшердем кулдан,

Ак калфагым төшердем кулдан,

Безнең дус-иш белән ил тулган.

Укучы.  Габдулла  Тукайның шигырьләренең  дә сыгылмалы, ритмлы, моңлы булуы да, татар моңын нечкә йөрәге аша кабул итүеннән килгәндер. Аның күп кенә шигырьләренә көй дә язылган. Халык рухы шагыйрьнең  әсәрләренең  эчтәлегендә бик табигый урын алды.

1 нче алып баручы. Әкият (гарәп сүзе) – халык авыз иҗатының  бик нык таралган жанры. Ул – сюжетлы, зур яки кечкенә күләмле, гади  яки катлаулы, кызыклы, маҗаралы әсәр. Әкиятләр язма формада һәм телдән сөйләнә торган була. Һәр халыкның үзенә генә хас әкиятләре бар.

Борын-борын заманда бер патша яшәгән ди…  Дусларым, хәзер сезнең игътибарыгызга  татар халык әкияте “Ак бүре” дән өзек күрсәтәбез.

Әкиятче. Патшаның төпчек улы. Яхшы ат алып, юлга чыгып китте. Шул көннән күп айлар, күп көннәр, сәгатьләр, күп минутлар узганнан соң, абыйлары торган урманга  ул да ялгызы гына барып җитте.

      Егет. Минем бик күптәннән  атымны ял иттергәнем юк, монда бераз туктап ашатыйм.

Әкиятче. Мылтыгын  корып, үзенә  ашарга берәр кош атып киләм дип, урманның эченә кереп китте. Бер ун адым гына киткән иде, аңа Ак бүре очрады .

Ак Бүре. И егет, син нишләп монда йөрисең, кайдан килдең, кая барасың Монда минем рөхсәтемнән башка үләннәрне таптавың җитмәгән, тагын урмандагы кошларны  атарга барасың.

Егет. Әнә ул күренә торган кошны атып, үземә ашарга пешерергә уйлаган идем. Бик ерак җирдән килдем. Бик арыдым. Инде алай булгач, синең  рөхсәтеңнән башка  мин  монда бер эш тә эшләмәм, кошыңны да атмам, атымны да ашатмам. Әнә күрәсең атымны бәйләп куйдым. Чыгам да китәм.

Ак бүре. Егет. Үзең әйбәт. Сүзең матур, һичбер каршы әйтмисең. Алай булгач, мин сиңа урманымда йөрергә, атыңны ашатырга, кошларымны атарга рөхсәт итәм.  Аш ашарга мин дә килермен.

Әкиятче. Егет  аша әзерләп, атын үләнгә җибәреп, ак Бүрене көтә башлады. Шулчак моның чатыры янына бер  яктан яшь кенә егет килеп чыкты да аңа сәлам бирде. Егет  тә, якты чырай белән каршы алып, әзер ашны бергә ашарга чакырды. Кунак егет, сүзне тыңлап, чатырга кереп утырып ашый башладылар. Икесе дә ач булганга, ашны ашап бетерә яздылар. Шулчакта патша улының исенә Ак бүре төште.

 Егет. Аңа ашым аз калды килсә, нәрсә бирермен.

Кунак егет. И дустым, яхшы гына, күңелле генә утырганда, нигә уйландың?

 Әкиятче. Патша улы  Ак бүренең очравын. Кош атуын, Ак бүренең аның белән бергә ашарга вәгъдә бирүен – барын да сөйләде.

 Егет. Ак бүре килсә, ни ашатырмын икән дип борчылам.

Кунак егет. Әй егет, син бер дә кайгырма. Ул бүре мин идем. Минем җитмеш төрле һөнәрем бар, җитмеш төрле сурәткә  керә алам. Нинди кайгың бар, сөйлә…

 Әкиятче. Шуннан соң егетнең кайгысы бетеп, башка нәрсәләр сөйли башлады.

Дусларым, әкиятләр бик әһәмиятле тәрбия чарасы булып та хезмәт итәләр. Әкиятнең төбендә чынбарлык, дөреслек ята. Кеше әкиятләрне укып һәм тыңлап үзендә яхшы матур сыйфатлар тәрбияли. Әкият геройларына ошарга тырыша, алардан үрнәк ала. Батырлыклар эшләргә омтыла.

     Укучы. Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигьри  әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә безгә  Габдулла Тукай бирде.

     2 Алып баручы. Татар халык авыз иҗатында мифлар (грекча – “сүз”, ”хикәят”) – кешеләрнең  дөньяны башкача (фантастик) аңлавы, күзаллавы , фантастик образлар турындагы хикәятләрдән тора. “Миф” төшенчәсе хәрәкәт, йола, гореф-гадәт, ышану, җыр, бию, драматик күренешләрнең барсын да үз эченә ала.  Татар мифларында Шүрәле, Су иясе, Өй иясе, Албасты кебек геройлар бар.  Татар мифларын иң беренче  инглитз галиме Эдуард  Тайлор өйрәнгән. Бу башлангычны соңыннан Каюм Насыйри, Хәмит Ярми, Фатих Урманче, Галимҗан  Гыйльманов дәвам итә.

Музыка татар халык көе  “Әпипә”

Шүрәле белән Бичура биюе.

          1 нче алып баручы. Татар халык авыз иҗатының бер өлешен мәкальләр һәм әйтемнәр алып тора. “Халык әйтсә, хак әйтә”, – ди халык. Халыкның акылы нидә чагыла? Бу сорауга җавап биреп була микән?

Минем уйлавымча, теге яки бу халыкның  зирәклеге, акылы күбрәк авыз иҗатында тупланган  һәм ул буыннардан буыннарга күчеп сакланып килә.       Татар халык авыз иҗаты кыска формаларда  мәкаль һәм әйтемнәр булып китапларга тупланган. Халыктан җыелып, халыкка кайтарылган. Татарның хикмәтле сүзләре  мондагылар белән генә чикләнми. Күктәге йолдызларны кем санап бетергән? Татар үз сүзен киләчәктә дә әйтер әле.

2 нче алып баручы.  Шулай итеп, мәкальләр – акыл бирү, сөйләмне матурлау  өчен кулланыла торган, кыска, тирән мәгънәле  халык авыз иҗаты әсәрләре.

Ишәген ияртеп Хуҗа Насреддин килеп керә.

Хуҗа Насреддин.  Дусларым, хәзер мин сезнең  акылыгызны тикшереп алам. Мин башлыйм, сез дәвам итәсез.

Бәхетеңне юлдан эзләмә,  белемнән эзлә.

Тәмле дә тел, тәмсез дә тел.

Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

Китап –  белем чишмәсе.

Агачны яфрак бизи, кешене хезмәт бизи.

Бәйрәм ашы – кара-каршы.

Ни чәчсәң – шуны урырсың.

Хуҗа Насреддин   букчасыннан алып бүләк тарата.

     1 нче алып баручы. Әйтемнәр татар халык авыз иҗатының образлы фикер йөртүгә корылган, күчерелмә мәгънәдә генә кулланылган, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган жанр. Алар кешенең эш-гамәлләрен, тормыш күренешләрен бәяләргә ярдәм итә.

Хуҗа Насреддин. Дусларым, сезнең  фикерләү дәрәҗәгезне дә тикшерергә булдым әле. Сез ризамы?

Соң булса да уң булсын.

Телеңне йоттыңмы әллә?

Чебен тисә, чер итәр.

Түбәсе  күккә тигән.

Юлыңа ак җәймә!

Ала белгәч, бирә дә бел.

Чебеннән фил чсый.

Өлешеңә тигән көмешең

Уз туксаны туксан.

Хуҗа Насреддин  букчасыннан алып бүләк тарата.

  2 нче алып баручы.  Татар халкы сүз арасында мәкальләр һәм әйтемнәр кыстырып сөйләшергә ярата, үз телен аның белән бизи, төзи. Ул сөйләшкәндә  сүз арасында урынына карап, фикерне куәтләү өчен кыска гына һәм килешле  генә итеп, хикмәтле сүз әйтеп куя.  Шуның  күрә дә  безнең халкыбыз арасында  да саны әлегә хәтле беленмәгән күп төрле мәкальләр йөри. Фольклорист галимнәр экспедицияләр  вакытында яңадан яңа вариантлар белән танышып торалар һәм халык иҗатын  халыкка кайтару өстендә бик күп хезмәт куялар.

  1 нче алып баручы. Татар халкының тагы бик күп санда легендалары, риваятьләре дә бар. Легендалар –  тарихи вакыйгалар яки аерым шәхесләр турында борынгыдан  калган шигъри риваять  яки  фантастик хикәяләр. Мин сезгә легендалар турында сөйлим. Легендалар, риваятьләрдән аермалы буларак, могҗизага, фантастикага нигезләнгән. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта булган хәлләргә  барып тоташа, борынгы заман истәлекләрен саклый.

Күке каян барлыкка килгән?

       Әкиятче. Ике кызның әниләре авырып ята икән. Әтиләре базарга киткән. Бу кызлар шау-гөр килеп уйнаганнар да уйнаганнар. Әниләре:

– Кызларым, су бирегезче, – дип, тилмереп сорасалар да, балалары аны тыңламаганнар. Шулай ята торгач әниләре: “ И Ходаем, күке булсамчы”,– дип әйтүе булган, күкегә әверелеп, очып йөри дә башлаган. Кызлар әниләренең кошка әверелеп очып  йөрүен күргәннәр:

–  Әнкәем, мә, су бирәбез, – дип елый башлаганнар.

Әтиләре базардлан кайтып ишек ачуга, әниләре очып чыгып та киткән. Ике кыз аның артыннан су тотып йөгергән. Чытырманлыклар, таулар аша үткәннәр. Елый-елый йөгергәннәр. Боларның күз яше тамган җирдән, чылтырап чишмәләр агып киткән, аяк табаннары канап, үләннәргә тамган. Яланда кызыл  яфраклар  очратканыгыз бармы?  Менә шул яфраклар аларның каннары тамганга кызарып калган икән, ди. Ә күке балаларын карамый, йомыркасын чит кош оясына салып китә икән.

      Хуҗа Насреддин   ишәген ияртеп  килеп керә.

      Хуҗа Насреддин.  Дусларым, “Ана күңеле – балада, бала күңеле –далада” дигән мәкаль  легендага туры киләме?

(Жавап бирүче бүләк ала.)

Хуҗа Насреддин. Дусларым, мин әле бүген сезгә тизәйткеч өйрәтмәкче булам. Тизәйткечләр дә татар халык авыз иҗатының бер өлешен тәшкил итәләр. Сез ризамы?

Кәбирләрнең каеннарына  кара каргалар кунган. Кәбир кызы  Кәримә карга каргаларны көянтәсен күтәреп куган. Кара каргалар күккә күтәрелгәннәр. Кәбир кызы  Кәримә кәкре көянтәсен күтәреп,  көлә-көлә  келәтләренә кереп киткән.

(Яхшы сөйләүчеләргә Хуҗа бүләк тарата. Аларны мактый.)

         1 нче алып баручы. Дастан жанры.Татар халык авыз иҗатында эпик характердагы, гадәттә әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп язылган әсәр. Формасы тезмә яки чәчмә булырга мөмкин. Татар халык дастаннары дүрт төрле төркемгә бүленеп өйрәнелә: тарихи дастаннар, батырлык турында дастаннар, мәхәббәт дастаннары, әкият-мифологик дастаннар.

2 нче алып баручы. “Идегәй”  дастаны – тарих битләреннән  безгә билгле реаль шәхесләр катнашында Алтын Урда дәүләтендә барган катлаулы, каршылыклы  вакыйгаларны тасвирлый торган  әсәр. Идегәй халык герое буларак тасвирлана. Ул әкияттәгечә акыллы, көчле, булдыклы ир булып үсә, шул сыйфатлары белән дан казана.

1 нче алып баручы. Әлеге дастанны рус теленә тәрҗемә иткән Семён Липкин  түбәндәге фикерне әйтә: “Мине, тәрҗемәче буларак, татар эпосында бер нәрсә таң калдырды, һәм  мин ул сыйфатны соңгы чордагы  татар язма әдәбиятында, бигрәк тә Тукай шигырьләрендә дә күрдем: ул патетиканың –юмор, фәлсәфи фикерләрнең – көндәлек тормыш күренешләре, иҗтимагый өмет-ышанычлар  һәм хәвефләрнең күңелне иркәли торган лиризм белән үрелеп баруы. Нәкъ менә шушы сәнгати багланышта татар эпосының күзгә бәрелгән, көчле тәэсир итә торган сыйфаты ачыла”. [2: 17]

1 нче алып баручы. “Төп тамырдан шифалы сут алган татар теленең шагыйрәнә бөеклеген  бер “Идегәй” дастаны гына да бәхәссез раслап тора. Олы халыкларда шулай: дастаннарда сәргаскәр, илбашы, чәчән язмышлары, җирдә барган  аяусыз сугыш гөрелтеләре, кылыч-сөңге чыңнары аша сурәтләнә. Әмма сугыш күренешләрен мондый да гаҗәп тел белән сурәтләгән әсәр дөньяда бер генәдер! Ул – “Идегәй” дастаны! Ул – ана телебезнең җәүһәри казанышы!.

“Шаң-шаң иткән шам кылыч – Идегәйнең кылычы. Төндә балкыр ут булган, көндә балкыр су булган, ут елдырым яшен таш – чын булаттан корычы, Аждаһадай сулаган ул кылычның сулышы”

Искиткеч шигърилек, дәһшәтле күренешнең сүз энҗеләреннәе чигелгән сәнгати сурәте! Кайсы тел, кайсы эпос, нинди сүз шарлавыгы моның белән ярыша ала?! Бу – халык күңеленнән убылган симфония.

2  нче алып баручы. Тел хасиятенә сокланудан күз яше чыгара торган  искиткеч бөек поэма бу.

“Арыслан хәлдән тайса да, бер сарыклык көче бар…” дигән кебек, сүз төше мәрмәри мәкальгә әйләнгән хикмәтле юллары белән генә дә  вакытны тез чүктерә ала. “Күктә Чулпан булудан суда чуртан  булу артык”,”Ирнең күңеле ефәктәй  – бер төйнәлсә чишелмәс”. Аннары … дастанның тетрәндергеч кыллары, мәтәмле сүзләрнең аһылдавы…”Җир китәр дә ни калыр? Җиреннән тайган ил калыр. Ил китәр дә  ни калыр? Ил киткәндә  йорт калыр, йорт китәр дә сөт калыр, ак күкрәктән сөт имгән сүзе татлы тел калыр. Тел китәр дә ни калыр? Язганнан язган хат калыр “. [3 172].

Укучы. Шагыйрь соңыннан халкыбызның җырларын, әкиятләрен, мәзәкләрен, табышмакларын өйрәнүгә , аларны әсәрләрендә файдалануга  зур әһәмият бирде. Дөресрәге ул халык авыз иҗатына таянды, аның эстетик  фикерләвендә үзе өчен олы үрнәк күрде. Аның иҗатына  чын мәгънәсендә халыкчанлык хас иде. Әнә шулай үзеннән-үзе җырлап торучы  Г.Тукай теле  белән халык теле  аерылмас бербөтенне тәшкил итте.

“Идегәй” дастанынан  Идел йорт җыры  башкарыла Р.Ахиярова көе)

1 нче алып баручы. Кадерле укучылар, татар халык авыз иҗатына багышланган әдәби кичәбез тәмам. Катнашучы укучыларга да, тамашачыларбызга да тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Кулланылган әдәбият:

  1. Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (Тарих), 2002.
  2. Мотыйгуллина, Ә.Р. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 9 нчы с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк /Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина. – Казан: “Мәгариф- Вакыт” нәшр., 2016.
  3. Галиев М.Б. Учымда –тургай шәүләсе: шигырьләр/ Марсель Галиев. – Казан: Татар китап нәшр., 2008.