«Тылсымлы карандашлар» түгәрәгендә тылсым көченә ышану
«Тылсымлы карандашлар» түгәрәгендә тылсым көченә ышану
Юлия НӘБИУЛЛИНА,
Казандагы
115 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Балалар бакчасында рәсем сәнгате дәресләре бала шәхесенең һәрьяклап үсүенә, әйләнә-тирә дөньяны актив танып белүгә, үз тәэсирләреңне график һәм пластик формада дөрес һәм иҗади чагылдыру сәләтен тәрбияләүгә ярдәм итә.
Мин Казанның Совет районында урнашкан 115 нче “Сорнай” балалар бакчасында 4 – 7 яшьлек балалар өчен рәсем түгәрәген алып барам. Бакчабыз катнаш төрдәге, шуңа да түгәрәкләр ике телдә: татарча һәм русча үтә.
Түгәрәкнең исемен “Тылсымлы карандашлар” дип атарга булдым. Чөнки кечкенә балалар өчен һәр нәрсә, беренче карашка гади генә булып тоелган әйберләр дә, тылсымлы көчкә ия. Ә нәни кулларына төрле төстәге карандашлар, буяулар алып, ниндидер рәсемнәр дә тудырсалар, алар өчен бу могҗизага тиң күренеш. Үземнең эшчәнлегемдә балаларның менә шушы тылсым көчкә ышануларын нигез итеп алам.
“Тылсымлы карандашлар” түгәрәге башланганчы, рәсем ясарга керешкәнче, иң беренче итеп, эш урынын әзерлим. Рәсем ясаганда баланың аркасы туры булырга тиеш, төз утырып, кулларны алга сузып эшләргә тиеш ул.
Шунысын да онытмаска кирәк: рәсем ясарга өйрәнү ул әле карандаш белән кәгазь битенә сызгалау гына түгел бит. Хыяллана белергә кирәк! Тирә-якны күзәтергә, игътибарлы булу мөһим. Рәсем сәнгате аша балаларның күрү, истә калдыру, күзәтү, аңлап, нәтиҗәләр ясау сәләтен дә үстерергә тырышам. Менә шуларның барысын бергә туплаганнан соң, безнең алда төсләр дөньясының серләре ачылып китә. Һәм, әлбәттә инде, балалар иҗатында әлеге серләр бик уңышлы куланыла.
Балалар белән эшләгәндә мин традицион булмаган рәсем ясау техникасына тукталдым, чөнки алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны гадәти булмаганлыгы белән җәлеп итә, тиз арада нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә.
Мәсәлән, кайсы балага бармаклар белән рәсем ясарга, үз кулы белән рәсем ясарга, кәгазьгә кляксалар куярга һәм рәсем ясарга кызык булмаячак. Рәсем ясауның традицион булмаган техникасы балада оригиналь идеяләрне, хыялны, иҗатны, кул бармакларының вак моторикасын, мөстәкыйльлекне үстерергә ярдәм итә, үз-үзен бәяләүне арттыра.
Кайбер дәресләрдә рәсем ясау теләген арттыру өчен шаблоннар кулланабыз. Рәсем ясаганда шаблоннарны куллану үз-үзеңә бәя күтәрүгә ярдәм итә ала, чөнки балаларда үз-үзеңә ышаныч үстерергә ярдәм итә.
Мондый рәсем ясау техникасының кайбер өстенлекләре:
1.Иҗат процессын тизләтә. Әзер шаблон белән, аналогы белән чагыштырып, биттәге объектның урынын билгеләү җиңел.
2.Күз үлчәмен үстерә. Балалар нинди дә булса приборлар ярдәмендә ераклыкны билгеләргә өйрәнәләр.
3.Рәсем аналогын анализларга, аны состав өлешләргә (фигураларга) аерырга ярдәм итә. Балалар рәсем ясалган объектларда аның зурлыгын һәм урнашуын билгеләп, формаларны күрергә өйрәнәләр.
4.Шунда ук нәтиҗә алырга мөмкинлек бирә. Балалар эшне ахырына кадәр җиткерергә, соңыннан калдырмаска яки ярты юлда ташламаска өйрәнәләр.
Иң яхшы эшләр балалар бакчасындагы күргәзмәгә куела һәм конкурсларга җибәрелә.
Безнең балалар бакчасында балаларыбыз өчен картиналар галереясе оештырылган. Анда Иван Яковлевич Билибин язган «Иван царевич һәм бака — квакушка», Виктор Васнецовның «Аленушка» картинасы, Юрий Васнецовның «Сестрица Аленушка и братец Иванушка», «Три медведя» кебек танылган әкиятләргә иллюстрацияләр тәкъдим ителгән.
Шулай ук күренекле рәссамнарның пейзаж картиналары һәм натюрмортлары тәкъдим ителгән.«Масленица» – Россия рәссамы Борис Кустодиев картинасы, «Елка в нашей гостиной» – Совет рәссамы Николай Николаевич «Жуков» картинасы, «Березовая роща» – рус рәссамы Исаак Левитан пейзажы, Петр Петрович Кончаловскийның «Клубник» картинасы, «Яблоки и листья» – рус рәссамы Илья Репимович Репин картинасы һәм башкалар.
Балалар белән картиналар галереясенә барабыз, рәсем сәнгате жанрларын карыйбыз, яшь буенча өйрәнәбез, аннары иҗат кабинетына керәбез һәм рәсем ясыйбыз.
Алда әйтелгәннәрне гомумиләштереп, рәсем түгәрәге эшчәнлегемнең төп максатларын да ассызыклап үтәсем килә:
* Рәсем сәнгате белән кызыксыну, мәхәббәт хисе тәрбияләү!
* Балаларны мөстәкыйльлеккә өйрәтү, бу үзләре теләгән рәсемне ясау мөмкинлеге тудыру;
* Уйлау, иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
* Карандаш, буяулар, пумала, ак кәгазь белән дөрес һәм чиста-пөхтә эшләргә күнектерү;
* Төрле төстәге буяуларны кушып, яңа төсләр тудырырга өйрәтү, баланың фантазиясен эшкә җигү;
* Рәсем ясау эше тәмамлангач, пумаланы чиста итеп юып куярга, киләсе түгәрәккә әзерләп калдырырга өйрәтү, эш коралларын тәртипкә китерү;
* Куллар, уч төпләре, бармаклар белән чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү.
Югарыда аталган алымнар, ысуллар, теләкләрне куллану балаларның сәнгать эшчәнлегенә карата кызыксынуларын һичшиксез арттырачак. Балаларның күзаллау һәм хәтерләү дәрәҗәсе үскән саен, нәтиҗәле эшчәнлек төрләре дә барлыкка килә. Алар исә, үз чиратында, баланың баш миенең чагылдыргыч мөмкинлекләренә йогынты ясыйлар. Нәтиҗәдә балаларның физик активлыгы да үсә, акыл эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясала.
Төрле-төрле материалларны, рәсем ясау өчен кирәкле бөтен әйберләрне табып, биреп, баланың күңелен үстереп тору, аның мавыгуларына шатланып тору – монысы инде безнең бурыч.