Татар халкының милли уеннары
Татар халкының милли уеннары
( Балалар бакчасының зурлар төркеме өчен шөгыль)
Гөлнара ВАГАПОВА,
Казандагы
293 нче балалар бакчасы
тәрбиячесе
Аннотация. В конспекте рассматривается татарские народные игры, фольклор и традиции татарского народа. В народных играх велико образовательное и воспитательное значение, с их помощью развиваются различные физические качества, и прежде всего быстрота и ловкость. Одновременно совершенствуются двигательные навыки. Игра укрепляет организм детей и служит залогом здоровья.
Играя в народные игры, у детей, формируется устойчивое, заинтересованное, уважительное отношение к культуре родной страны, создается эмоционально положительная основа для развития патриотических чувств: любви к Родине.
Ключевые слова: развитие ловкости, быстроты двигательной реакции, укрепление мышц опорно- двигательного аппарата.
Максат: балалар бакчасы һәм гаилә белән эшләгәндә, мәктәпкәчә яшьтәге
балалар да татар телен белү сыйфатын күтәрү.
Бурычлар: өйрәнелгән сүзләр ярдәмендә татар сөйләмен ишетеп аңларга
һәм татарча сөйләшергә өйрәнергә;
балаларның игътибарын арттыру, хәтерләрен яхшырту, актив эшчәнлектә
уеннарның төрле-төрләренә кызыксыну уяту;
милли киемнәрнең исемнәрен,бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне
активлаштыру;
татар халкының мәдәниятенә, традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә
хөрмәт һәм кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау:сандык,магнитофон,чулпылар,камзул,түбәтәй, калфак, алъяпкыч,
читекләр.
Шөгыль барышы:
(Балалар тәрбияче белән тугәрәккә басалар).
Исәнмесез, балалар.Хәлләрегез ничек? (Исәнмесез! Әйбәт).
Балалар, бүген безнең гади көн тугел. Без бүген татар халык уеннарын
өйрәнербез. Балалар, сез уйнарга яратасызмы? ( Әйе, яратабыз).
Татар халык уеннарын өйрәнәсегез киләме? Әйе).
(Ишеккә шакыйлар (сандык калдырып китәләр .)
Балалар кемдер шакый безгә. Кем микән ул? Беләсегез киләме? (Әйе).
Бәлкем берәрсе берәр нәрсә калдырганнардыр, хәзер мин карап
киләм. Нәрсә калдырдылар икән?
Балалар карагыз әле безгә нәрсә калдырдылар монда. Әле үзе авыр. Балалар
нәрсә микән бу? (Сандык).
Әйе, сандык. Бу нинди сандык микән? (Матур, агачтан ясалган,чиста).
Карагыз әле монда, нәрсә ясалган (тәрбияче сандыкны курсәтә)? (Лалә чәчәге).
Әйе, лалә чәчәкләре, татар орнаменты ясалган. Матур сандык.Балалар бу бик
авыр сандык. Моны ачырга кирәктер шулай бит? (Әйе).
Беләсегез киләме монда нәрсә бар икәнен? (Әйе).
Сандык бит болай гына ачылмый. Аңа матур сүзләр әйтергә кирәк.
Әйдәгез, әйтәбезме бергәләшеп ? (Әйе).
Матур сандык,серле сандык, кызыктыра безне куптәннән.
Әйдәгез, карыйк әле, ниләр калган икән безгә истәлеккә.
Карыйбызмы? (Әйдә,карыйк).
Авыр сандык.Нәрсәләр бар икән? (Тәрбияче сандыктан алъяпкыч ала).
Нәрсә бу балалар?(Алъяпкыч).
Дөрес. Матурмы? (Әйе).
Монда нәрсә төшерелгән? (Лалә чәчәкләре).
Тагын нәрсә төшерелгән? (Яфрак).
Ә лалә чәчәге нинди төстә балалар? (Кызыл).
Ә яфрак нинди төстә? (Яшел).
Алъяпкычларны безнең кемнәр кия? (Кызлар, апалар).
Кызлар кия,матур кызлар шулай бит? (Әйе).
Кыз бала:.
Ак алъяпкыч челтәрле
Күкрәкчәсе бизәкле.
Каплавучы бизәкле
Кырыйлатып чигүле
Чигүләре бик ямьле.
Булдырдың рәхмәт. Бик килешә үзеңә. Кызларга да бик килешә, шулай бит?
Малайлар кызларга килешәме? (Әйе).
Бәлкем, мина да бардыр алъяпкыч, балалар? (тәрбияче сандыктан узенә
алъяпкыч ала). Мина да бар, киеп куыйм әле. Матурмы? (Әйе).
Тагын курәсегез киләме? Нәрсә бар икән безнең сандыкта. Әйдәгез
карыйбыз. (Тәрбияче сандыкны карый, калфак чыгара сандыктан)
Тәрбияче: Нәрсә бу, балалар? (Калфак).
Нинди матур калфак. (тәрбияче калфакларны кызларга киертә). Калфак
турында бик матур шигырь беләбез, сөйләп китегез әле.
Кыз бала: Р.Вәлиева «Энҗе калфак»:
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак үзе ап-ак
Бик килешә үземә.
Әй калфагым, калфагым
Калфаклар кигән чагым
Күңелемә ямь өсти
Нур булды шул калфагым.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә курсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул –
Татар кызы дисеннәр!
Булдырдын, миндэ калфак киеп куыйм әле. Бик матур булдык
кызлар, шулаймы? (Әйе).
Карыйк әле тагын нәрсә бар микән сандыкта?
(Тәрбияче сандыктан чулпылар ала).
Балалар нәрсә бу? (Чулпылар).
Әйе, дөрес. Чулпыларны кемнәр кия? (Кызлар).
Кызлар кая кия чулпыларны? (Чәчләренә кыстыралар).
Дөрес балалар.
(Тәрбияче чулпыларны кызларның чәчләренә кыстыра).
Менә кызлар матур булдылар.
Малайлар безнең бернәрсә дә кимәгәннәр, карыйк әле, сандык төбендә
аларга да берәр нәрсә бардыр.
(Тәрбияче сандыктан түбәтәй ала).
Әлбәттә бар, нәрсә микән бу? (Түбәтәй).
Түбәтәй турында да матур шигырь беләбез, сөйләп китегез әле .
Малай шигырь сөйли:
Әнием туган көнемә
Бүләк итте түбәтәй
Шундый матур түбәтәй
Үзем кебек бәләкәй.
Тагын нәрсәләр бар микән?
Карыйсыгыз киләме? (Әйе).
(Тәрбияче сандыктан камзул ала).
Балалар нәрсә бу?(Камзул).
(Тәрбияче малайларга камзул киертә).
Матур татар егетләре булдыгыз.
Камзулны татар халкынын милли бизәкләре белән бизәп чиккәннәр. Ул озын
яки кыска, җиңсез була. Бәрхет тукымасыннан теккәннәр.
(Тәрбияче сандыктан читек ала).
Балалар нәрсә бу? (Читек).
Әйе читек. Читекне кая киябез? (Аякка киябез).
Читекне ир-атлар да,хатын-кызлар да кигәннәр. Читекләр татар халык
бизәкләре белән бизәлә.
Түбәтәй, калфак ул нәрсә? (Татар баш киеме).
Балалар без шундый матур. Безнең сандыктан нәрсәләр чыкты,нәрсәләр
калдырганнар? (Алъяпкыч, камзул,түбәтәй, калфак, читек,чулпылар).
Алар безнең нәрсә? (Татар халык киемнэре).
Шушы татар халык киемнәрен киеп нәрсә уйныйбыз без? (Татар халык
уеннарын уйныйбыз).
Нинди татар халык уенын уйныйсыгыз килә? (Түбәтәй).
(Түбәтәй уены уйныйлар).
Түбәтәеңне кигәнсең
Бик ераклардан килгәнсең
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм дигәнсең.
Кушымта:
Түп-түп –түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә
(җырлый,бии,шигырь сөйли һ.б.)
Тагын нинди уеннар беләбез? Нинди уен уйныйсыгыз килә? (Чума
үрдәк, чума каз уенын).
«Чума үрдәк,чума каз» уенын уйныйлар. Парлашып балалар басалар.
Чума үрдәк, чума каз (кулга кул тотынып басалар)
Чума үрдәк, чума каз (кулга кул тотынып басалар).
Тирән күлне ярата ул, ярата (кулга кул тотынып басалар)
Тирән күлне ярата шул, ярата (кулларны өскә күтәрәләр,капка ясыйлар).
Әминә үзенә иптәш эзли,
Белмим,кемне ярата шул, ярата.
Ул Самирны ярата (рәт арасыннан узып, үзенә иптәш сайлый һәм аны (Самирны) җитәкләп ахырха барып баса).Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә. Уен шулай дәвам итә.
Йомгаклау.
Булдырдыгыз. Нинди уеннар уйнадыгыз? («Чума үрдәк, чума каз», «Түбәтәй»).
Балалар, безгә нәрсә калдырдылар? (Сандык).
Сандыкта нилэр бар? (Алъяпкыч, камзул,түбәтәй,калфак,читекләр,чулпылар).
Сез бу уеннарны кемнәр белән уйнар идегез? Кемгә курсәтер идегез? (Әти-
әниләргә, дусларга күрсәтер идек).
Балалар сез барыгыз да булдырдыгыз. Афәрин!