Музейларда халык хәтере
Музейларда халык хәтере
Люция КОРБАНОВА
Валетина САЛИКИЕВА
Казандагы 169 нчы урта мәктәпнең татар теле укытучылары
Эчтәлек
- Кереш 3–4
- Төп өлеш 5–9
III. Йомгаклау 10
- Кулланылган әдәбият 11
Кереш
Идел буе – Рәсәйнең иң эре индустриаль районы. Идел буенда, Татарстан Республикасында күп милләтләр яши. Тарихи яктан караганда Идел буе халыкларына мордва, мари, удмурт, чуаш, Казан һәм Идел буе татарлары һәм башкортлар керә. Башкортлар Идел буе халыкларына шартлы рәвештә кертелгәннәр. Дөреслектә алар Урта Азия һәм Идел буе халыклары арасында урта урынны алып торалар һәм мәдәни яктан ике якка да якын.
Дөньяда яшәгән һәр кеше үз халкының мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен белергә, аларга нигезләнеп алга таба үсәргә тиеш дип санала. Ләкин бугенге көн кешесенә үз халкы кысаларына гына бикләнеп яшәү бик аз. Әле башка халыклар да бар бит. Алар белгәнне дә беләсе, аларның казанышларын тормышта кулланасы, җырларын җырлыйсы, биюләрен биисе, уеннарын уйныйсы, төрле милли ризыклар пешерәсе килә. Башка милләт вәкилләре белән аралашу җиңел булсын өчен бүгенге заман кешесенә кимендә 3–4 тел белү кирәк. Нәкъ менә без, укучыларны шул юнәлештә тәрбияләргә тиеш. Мондый омтылыш баланың күзаллавын үстереп кенә калмый, аңарга рухи үсәргә, үз халкын яратып, чит халыкларны хөрмәт итеп, патриотизм рухында тәрбияләнергә ярдәм итә. Бала үз халкының мәдәни байлыгын башка халыклар мирасы белән чагыштырып өйрәнә. Димәк бала милли тәрбия генә түгел, күп мәдәниятле тәрбия алырга тиеш. Бу тәрбиянең нигезен нәкъ менә балалар бакчасында бирә башлау бик зарур: бала әле кәгазь бите кебек чиста, саф, аның аңы әле юк-барга ышануларны, тыюларны белми. Моның өчен җирлек тә әйбәт: шәһәребезнең барлык бакчалары күп милләтле. Соңыннан бу тәрбия мәктәпләрдә дәвам итә. Безнең мәкәптә рус, татар, мари, удмурт, чуваш, башкорт, балалары укый. Без милли төрлелеккә бик зур байлык итеп карыйбыз. Системалы рәвештә балаларны Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштырып киләбез. Бу юнәлештә эш алып барган вакытта да төп тәрбия чарасы итеп музейларны нигез итеп алабыз. Музей ул – гасырлар буена үскән, камилләшкән тәрбия чарасы. Музейларны дөрес файдалану төрле халыкларның тарихын һәм гореф-гадәтләрен яхшырак белүгә, укучыларның милли үзаңы формалашуга ярдәм итә. Күпмәдәниятле тәрбия максатларын истә тотып, тугандаш халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, киемнәрен, милли бизәкләрен музейдагы экспонатлар аша укучыларга җиткерәбез.
Бу укучыларда Идел буенда яшәүче төрле милләт вәкилләренә, аларның гореф-гадәт, йолаларына ихтирамлы мөнәбәт тудыра; башкаларны хөрмәт итү, кешелеклелек, тату яшәү кебек матур әхлакый сыйфатлар тәрбияли.
Төп өлеш
«Музей – кешелек, халык, милләт хәтере генә түгел, музейга килүчеләргә педагогик йогынты ясау чарасы да» (В.Старцев «Музей педагогикасы турында»).
Бүгенге көндә мәктәп алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләренә туры китереп, патриотик рухлы һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – төп бурычларның берсе.
Кем соң ул патриот? Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Шулай да туган җирен яратучы, кадерләүче шәхесне ничек тәрбияләргә? Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Димәк, патриотик тәрбия бирү ул бала күңелендә туган иленә, табигатенә, халкы тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт уятуны үз эченә ала.
Укучыларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның истәлекләрен хөрмәт итү, бүгенгесенә ихтирам һәм горурлык хисләре, милли үзаң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейларының роле бик зур. Музейлар туган якның тарихын өйрәнү, якташларыбызның якты истәлекләрен саклап калу, аны буыннан-буынга җиткерү һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәмлек булып торалар.
Һәр халык үзенең тарихы һәм мәдәнияте, үзенең кабатланмаслыгы белән бөек. Гомумкешелек кыйммәтләре абстракт рәвештә түгел, үз халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, күп гасырлык мәдәниятен белү аша үзләштерелә. Якын-тирә мохит, социаль мохит башлангыч дөньяви тәрбия формалаштыруга, укучыларның дөньяга карашына хәлиткеч йогынты ясый. Бала рус, мари, татар яки мордва булып тумый, әмма ул билгеле бер этник мохиттә яши һәм тәрбияләнә. Бу халыкларның мәдәниятләре бер-берсенә йогынты ясап үсә, үзгәреш кичерә.
2023 елда Мәскәүдә Идел буе халыкларының күргәзмәсе булып узды. Аның ачылышында проектның фәнни җитәкчесе, КФУ доценты Елена Гущина: «Костюм – кием генә түгел, ул халык тарихы, аның белән булган вакыйгалар турында сөйләүче визуаль код, аларның һәрберсенең мәгънәсе бар», – дип сөйләде.
2024 елда Россиянең традицион хатын-кыз образлары дигән күргәзмәсен ачканда Россия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко милли костюмнар турында: «Аларның һәрберсе – тере тарих, ул безнең күпмилләтле илебезнең этномәдәни күптөрлелегенең символы. Бу безнең рухи традицияләребезне иң яхшы раслау һәм күрсәтү, без аларны бик кадерлибез, алар һәрвакыт калтырап сакланды һәм сакланды», – дип ассызыклады.
Безнең мәктәбебездә «Идел буе халыклары» дигән музей почмагы бар. Анда Идел буе халыкларынын тормышын-көнкүрешен мәдәниятын, уен йолаларын, киемнәрен, аларга хас булган орнамент бизәкләрен ойрәнү барлау һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатын күз алдына куеп эшләнде. Биредә милли киемле курчаклар, төрле халыкларның бизәнү әйберләре, чигелгән сөлгеләр, мендәр тышлары, түбәтәйләр, читек, чүәкләр, көнкүреш кирәк яраклары урнаштырылган. Милли киемле курчакларын Идел буенда яшәүче һәр халыкка туры китереп үз кулларыбыз белән иҗат иттек. Һәр халыкның милли бизәкләрен өйрәнеп, тукымага төшереп стенага элдек.
Элек-электән һәр халык бәйрәмнәрдә милли киемнәрен кигән, түгәрәк уеннары уйнаган, җырлар, биюләр башкарган. Нинди матур, купшы булган аларның киемнәре! Асыл җепләр белән милли орнаментлар төшереп чигелгән алар! Бу күренеш һәр халыкның үз Ватанын тирән хөрмәт итүе, яратуы, тарихларын онытмавы хакында сөйли. Нәрсә соң ул орнамент? Орнамент – ул кабатланучы яки чиратлашучы милли бизәк. Киемдәге чигелгән бизәкләр киемне бизәп кенә калмаган, кешегә бәхет тә китергән, аны яман күзләрдән саклап торган.
Элекке киемнәрдәге чигү үрнәкләре нәрсәне дә булса аңлаткан. Мәсәлән, туры сызык – җир, дулкынлы сызык – су, квадрат һәм ромб кебек бизәкләр кояшны аңлаткан. Идел буе халыкларында кояш орнаменты зур урын алып тора. Төрле милләт халыклары кояшны төрлечә, үзләренчә күзаллаганнар. Һәр халык өчен ул җылылык, яктылылык, тормыш чыганагы. Менә шуның өчен дә һәр халык үзенең милли киемен кояш орнаменты чигеп бизәгән икән.
Бизәнү әйберләрен үзебезнең мәктәбебездә укыган төрле милләт балаларының әти-әниләре бүләк итте.
Киемне бизәү өчен Идел буе халыклары көмеш акчалар, мәрҗән, пыяла, диңгез кабырчыклары, сердолик файдаланганнар. Хатын-кызлар түшләрен бизәү өчен күкрәкчә кулланган. Аны тәңкә, энҗе мәрҗәннәр, чылбыр, аеллар белән челтәрләп бизәкләп теккәннәр. Кием кебек асыл бизәнү әйбеләре һәр милләттә булган. Бу – алкалар, балдаклар, беләзекләр, муенсалар, билбау, каешлар. Бизәнү әйберләре бизәк өчен генә түгел, төрле явыз көчләрдән, авырулардан саклаучы, дәвалаучы буларак та кулланылган.
Мәктәп музееның төп бурычы – туган якның тарихын, аның кешеләре мисалында, үрнәгендә гуманлы укучы шәхесен формалаштыру. Мәктәп музее – ул мәктәпнең дәвамы, чөнки укучылар музейда тарих, әдәбият, география һәм башка дәресләрдә ишеткәннәре турында фикер йөртүне дәвам итәләр. Мәктәп һәм музей киләсе буында патриотик хисләр тәрбияләүдә бербөтен тәрбия үзәге булып тора. Музейда үткәрелә торган һәр чара зур тәрбияви һәм танып-белү үзенчәлегенә ия.
Музейда татар халкының тормыш-көнкүрешенә багышланган аерым киштәләр бар. Киштәләрдә XVII –XIX гасырдан килеп җиткән эспонатлар да урын алган. Бу – комган, кер бәләге, керосин лампасы, чигүле читек, иске шамаил… Бу экспонатлар безнең өчен бик кадерле һәм кыйммәтле. Шулай ук татар керәшеннәрен чагылдырган бүлек ачылган, аларның мәдәнияте үзенчәлекле. Алар хуҗалыгында элек-электән бөртеклеләр (арыш, бодай, борай, солы, карабодай, арпа, борчак, ясмык һ.б.) буенча махсуслашкан игенчелек төп роль уйный. Техник культуралардан киндер, сирәк кенә – җитен игелә. XX йөз башына кадәр сука төп сөрү коралы булып исәпләнә. Умартачылык, терлекчелек, бакчачылык, аучылык үсеш ала. Кәсепләр шактый төрле: тегүчелек, чабата үрү, агач, йон, күн эшкәртү, чыпта сугу. Йортның эчен җиһазлауда өйдә тукылган төсле башлы сөлгеләр, тастымаллар һ.б. кулланыла. Сәке, сәндерә, эскәмияләр (ян сәке) төп җиһаз булып тора.
Керәшеннәрдә, мөселман татарларыннан аермалы буларак, өйдә тукылган киемнәр путалы (эзәр) булуы белән аерыла, ул кулланылыштан шактый тиз төшә, әмма аерым төркемнәр киемендә саклана.
Керәшеннәргә багышланган киштәләрдә тугылган сөлгеләр, чигелгән алҗапкыч, тамакса, түшлек бар.
Татар керәшенннәре көнкүреше хәзерге шәһәр мәдәниятенең көчле йогынтысына дучар була. Шуңа да карамастан, керәшен татарлар христианлыкның православие дине белән бәйле этномәдәни үзенчәлекләрен саклап килә.
Йомгаклау
Бүгенге көндә республикабызда күп милләт вәкилләре дус-тату яши. Моның сере гади – Татарстанда һәр милләт кешесенә үз гореф-гадәтләрен саклап яшәү өчен мөмкинлек бирәләр. Шуңа да алар, туган җирләреннән читтә булсалар да, үзләрен кыерсытылган итеп хис итми.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсебез килә: безнең музейда башкарылган барлык чаралар да балаларда Идел буе халыкларының бай мәдәнияте турында күзаллауларны формалаштыруга, Идел буе төбәгендә яшәүче халыкларның этнографиясе һәм фольклоры белән таныштыруга юнәлтелгән.
Башкарган эшләребез укучыларга үзләрен бөек бер халкның, үз иленең бер өлеше итеп тоярга, аларны хөрмәт итәргә, үткәннәрне һәм хәзергесен кадерләргә, киләчәк турында кайгыртырга һәм борчылырга ярдәм итәр, дип ышанабыз.
Музейларда безнең мирасыбыз, мәдәниятебез саклана. Ул тәрбия бирә, сабыр, әдәпле булырга өйрәтә. Музейлар – безнең тарихыбыз, хәтер почмагы. Аны белергә кирәк.
Файдаланылган әдәбият
- Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 2004. – 156б.
- Буклет «Идел буе халыклары», 169 нчы мәктәп.
- Мокшин Н., Федянович Е., Христолюбова Л. «Народы Поволжья и Приуралья»
- Мөхәммәдова Р.Г. Татар халык киемнәре. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 224б.
- Харисов Ф.Ф., Харисова Л.А. Уен – милли тәрбия чарасы: педагогик язмалар. – Чаллы, КамАЗ нәшр., 1994. – 112б.