Тукай иленә сәяхәт

Тукай иленә сәяхәт

(4 нче сыйныфта рус төркеме)

 

Гөлназ ГАЛИӘСКАРОВА,

Казандагы 187 нче күппрофильле лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат:

1. Укучыларның Г.Тукай турында алган белемнәрен ныгыту.

2. Укучыларда  бәйләнешле сөйләм телен үстерү, шагыйрь турында фикерләрне татарча дөрес,  бәйләнешле әйтә белергә өйрәтү, тел байлыгын арттыру.

  1. Укучыларда татар теленә, туган телгә карата кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиhазлаушагыйрьнең портреты,  китаплар күргәзмәсе,  слайдлар, интерактив такта.

 

Дәрес барышы

   Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Дежур укучы белән әңгәмә.

Алган белемнәрне актуальләштерү.

Г.Тукайның яз турында табышмагын уку, җавабын әйттерү.

 

Боз hәм кар эреде,

 Көннәр озая,

Сулар йөгерде.

 Төннәр кыскара.

Елап елгалар,

Бу кайсы вакыт?

Яшьләр түгелде.

Йә, әйтеп кара. ( Яз. )

 

  Укытучы. Укучылар, әйдәгез уйлап карыйк әле: ел саен апрельдә   без кемнең туган көнен үткәрәбез?

Укучы. Г.Тукайның туган көнен үткәрәбез.

Укытучы. Сез дөрес әйтәсез. Бүген без дәрестә Г.Тукайны искә алырбыз,   әсәрләрен укырбыз,    тормыш юлы турында сөйләшербез.

   Белемнәрне ныгыту.

  1. Тыңлап аңлау.

Укытучы. Хәзер мин сезгә Г.Тукайның тормыш юлын сөйләп үтәм. Сез игътибар белән тыңлагыз.  Г.Тукай – күренекле татар шагыйре. Ул 1886  елның 26 апрелендә туа. Кечкенә Габдулла бик тиз ятим кала. Ул төрле гаиләләрдә үсә. Г. Тукай укырга ярата, яхшы укый, шигырьләр яза. Аның балалар өчен «Кәҗә белән Сарык»  «Шаян песи»,  «Бала белән күбәләк»  шигырьләре бар. Ләкин Г.Тукай  бик  аз  яши, ул 1913  елның 15 апрелендә  вафат  була.

       Укытучы. Мин сезгә   Г.Тукайның  тормышы  турында  сөйләп  уздым,  сезгә таныш булмаган сүзләр  дә очрады.

Укучылар  таныш булмаган сүзләрне атыйлар, тәрҗемә итәләр, сүзлеккә язалар, кабатлыйлар.

  1. Сүзлек өстендә эш:

Күренекле  –   известный.

Туа  –  рождается.

Ятим кала   –     остается сиратой.

Кияүгә чыга  –    выходят  замуж.

 

  1. Слайдта шигырьдән өзекләр   бирелгән.  Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп язарга кирәк.

а)    Мин торам кырл…рда,
Бол…нда, урм..нда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булг…нда.

б)    Ник газ…плыйсың бол…й син, мин әле бик кечк…нә;
Мин туг…нга тик ике айл…п булыр йә өч кенә.

Юк, кир…кми,  мин  өйр…нмим,  минем уйныйсым килә;
Шул болынн…рда ятасым,  шунда ауныйсым к…лә.

в)    Ул хәзер с…крер менә, х…зер тот…р, хәзер басар;
Ул кәтүкне уйн…тыр, уйнар, үз…нә шар ясар.

Кайгысы юк ул пес…нең, тик һам…н уйнау уе;
Б…к шаян! Ай-һай, наян! Уйн…рга хәзер көн буе!

(Эшне группаларга бүлеп бирергә мөмкин.)

Укытучы. Укучылар,   бу   өзекләр    кайсы      шигырьдән ?  (Укучылар шигырь исемнәрен    әйтәләр.)

Рольләргә     бүленеп,     балалар   шигырьләрне     укып      бирәләр.

  1. Тыңлап аңлау.

Әкияттән өзекләр уку   һәм  әкиятләрнең    исемнәрен   атау.

а) Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә, бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм, дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, – юк янымда  юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап. (Су анасы.)

б) Куаналар өч-дүрт Бүре, моны күргәч,
Алларына Сарык белән Кәҗә килгәч:
«Ашыйбыз, – дип, – бу икәвен тотабыз да,
Менә ничек ит таптык, – дип, – боткабызга!»

Кәҗә әйтә: «Кайгырмагыз, бездә ит күп;
Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!
Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!
Капчыктагы Бүре башын китер алып!»  (Кәҗә белән Сарык)

в)  Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, – һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә – инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.   (Шүрәле.)

  1. Тәрҗемә  итү     (язмача).
  2. Укытучы.  Хәзер  мөстәкыйль   рәвештә   түбәндәге   җөмләләрне  тәрҗемә итеп,   дәфтәргә    язабыз.

Габдулла Тукай –   известный   татарский   поэт.   Габдулла Тукай написал много стихов  для детей.  Мы любим стихи Тукая.

  1. Йомгаклау.
  2. Сораулар бирү:

Бүгенге дәрестә кем турында сөйләштек?

Габдулла Тукай кем ул?

Ул нинди халыкның шагыйре?

Г. Тукай нәрсәләр язган?

3. Өй эше бирү:

1) Г.Тукайның  бер  шигырен  яттан  өйрәнергә.

2) Кәҗә белән Сарык  әкиятенең эчтәлеген сөйләргә.

3)  Г.Тукай әкиятләренә  рәсем ясарга.

4. Йомгаклау.

Укытучы. Кемнәр, үзләрен дәрестә бик әйбәт эшләде, барысын да аңладым  дип уйлый ике баш бармакларыгызны өскә  күтәрегез! (Бик шәп дигәнне аңлата.)

Укытучы. Кемнәр   дәрестә  әйбәт,  ләкин кайбер сораулар әле  аңлашылмыйча калды дип уйлый,  баш   бармакларын  өскә күтәрәләр.   (Яхшы дигәнне аңлата.)

Укытучы. Кемнәрнең дәрес буенча әлегә  бик күп сораулары бар,  кайбер сүзләрне аңламадым  дип уйлый?

Баш бармакларны  аска  карата. (Начар дигәнне аңлата. )

5. Билгеләр кую.

6. Саубуллашу.