Туган  тел дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү

Туган  тел дәресләрендә укучыларның

сөйләм телен үстерү

                                                  

  Рәзилә ГАЯЗОВА,  

Казандагы  110 нчы лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Аннотация. Красота, содержание, интонация, уместность, краткость, длительность нашей речи – все это имеет большое значение и всегда выражает свою актуальность. Возникновение речи обусловлено необходимостью выражения мысли. В данной статье рассказывается о путях развития речи учащихся на уроках родного (татарского) языка. На уроках литературы и татарского языка указываются различия в развитии речи. Говорится о различных методах работы. Так же рассказывается об успехах развития речи учащихся.

Ключевые слова: урок, слово, предложение, текст, развитие речи.

 

 

Сөйләм кешенең уй-фикерләрен, сөйләшү әдәбен, шәхеснең грамоталылыгын, эрудициясен күрсәтә. Шуны истә тотсак, сөйләмебезнең матурлыгы, эчтәлеге, интонациясе, урынлы кулланылышы, кыскалыгы, озынлыгы – барысы да зур әһәмияткә ия һәм һәрвакыт үз актуальлеген белдереп тора.

Сөйләмдә кеше үз фикерен төгәл, төпле итеп аңлата. Шуның өчен дә укучыларның сөйләм телен үстерү укытучы алдында катлаулы эш тудыра – бу башлангыч, урта, югары сыйныфларның һәммәсенең дә методик таләпләренә карата оештырыла.

Теоретик яктан карасак, тел белгечләре сөйләмне тел берәмлекләреннән һәм сөйләм берәмлекләреннән тора, диләр. Тел берәмлекләре сөйләм берәмлекләре белән туры килә: сүз, җөмлә калыплары, бәйләүче hәм ясагыч чаралар. Аерма бары шунда: болар сөйләм берәмлеге булганда, сөйләгәндәге барлык интонация hәм форма үзенчәлекләре белән бергә алыналар.

Сөйләм ул – гаҗәеп катлаулы күренеш, аны гомумән алып, бергә җыеп өйрәнү мөмкин түгел. Шундый катлаулы күренешне өйрәнү тәртипле барсын өчен, иң элек сөйләмнең барлык төп үзенчәлекләрен дә үзендә туплаган төп берәмлеге булган җөмлә аерып алып тикшерелә. Соңыннан җөмләләрнең үзара оешып, сөйләм (текст) оештыру ысулларына игътибар ителә.

Сөйләмнең барлыкка килүе фикер әйтү зарурияте булуга бәйләнгән. Фикер үзе чынбарлыкның кеше аңында чагылышы буларак туа.

Татар теле дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү өчен нәрсә эшләргә соң?

Әдәбият дәресләре белән чагыштырганда, татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү икенче төрлерәк кебек тоела. Әдәбият дәресләрендә без автор иҗаты белән танышабыз, әсәрләр өйрәнеп эчтәлеген сөйлибез, терминнарны өйрәнәбез, образларга характеристика һәм сорауларга җавап бирәбез. Башка күптөрле эшләрне сөйләм телен өстерү өчен башкарабыз.

Татар теле дәресләрендә күләмле материал юк. Әгәр без болай чагыштырабыз икән, башка предметларда да әдәбият предметындагы кебек уңайлы материал юк.

Димәк, сөйләм, нинди генә предметны, өлкәне алсак та, барысында да кирәк һәм ул эзлекле, аңлаешлы, үтемле булырга тиеш. Татар теле дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү өчен игътибарны җәлеп итәрдәй  төрле биремнәр эшләргә була.

Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып әйткән очракта, без укучылар белән түбәндәге эш төрләре белән дәресләребезне кызыклы итеп оештырабыз һәм максатларга ирешәбез:

– татар теле дәреслегендәге  биремнәрне укып, әлеге күнегүдә нәрсә эшләргә кирәклеген укучыларга аңлатабыз, сыйныфта биремне аңламаучылар сорау бирә ала, шулай ук өстәмә аңлатабыз;

– күнегү буенча сораулар төзибез һәм җаваплар әзерлибез – бу эшне  төркемнәргә бүленеп башкарабыз, аннан аларның нәтиҗәләрен чагыштырабыз, укучыларның үзләреннән бәяләтәбез;

  • татар язучыларының әсәрләреннән алынган өзекләр белән эшләгәндә, бу өзекләрнең ахырын уйлап бетерәбез, шул өлешендә темага туры килә торган грамматик чараларны барлыйбыз;
  • билгеле бер теманы үткәндә, укучылар үзләре диалоглар төзиләр, биремне аңлаталар, җавапларның үтәлешен, тулылыгын контрольдә тоталар;

– татар теле дәресенең ахырына җиткәч, ныгыту өлешендә яки йомгаклауда төркемнәргә бүленеп, дәреснең алгоритмын төзеп карыйбыз, биремне эшләп бетергәч, аны чагыштырабыз;

  • билгеле бер темага яки ирекле темага укучылар проект эшләре, сөйләү өчен доклад әзерлиләр;

– киләсе дәреснең темасын алдан хәбәр итәбез, шул тема буенча укучылар күзаллау булдыралар, дәреслектән дә карарга мөмкин һәм дәресне алар ничек күзалдына китерәләр, шул турыда чыгыш әзерләргә мөмкин, яки шул күзалдына китерелгәннәр буенча алгоритм буенча рәсемнәр ясап килергә мөмкин; бу әзерләнгән чыгышны, рәсемнәрне укучылар сыйныф алдында тәкъдим итәләр.

Нәтиҗәдә татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстереп, без нәрсәгә ирешәбез?

Без ирешкән уңышлар:

– сөйләм теле үсә;

  • укучылар биремне аңлатырга һәм аңлатучыга бирем буенча сорау бирергә өйрәнәләр;

– текст белән эшләргә өйрәнәләр;

–төркемнәрдә эшләгәндә, материалны чагыштырырга, анализларга өйрәнәләр;

– җавапларны тыңларга һәм бәяләргә өйрәнәләр;

  • текстларның дәвамын, ахырын уйлаганда, фантазия, уйлап табу, уйлап чыгару кебек осталыкка өйрәнәләр, күзаллауны үстерәләр;
  • һәр текст белән эшләгәндә, татар теле грамматикасы, синтаксисы кулланылышына игьтибар итәләр, кагыйдәләрне саклыйлар, хаталар ясалса, игътибарсыз калдырмыйлар, төзәтәләр;
  • классташлары алдында чыгыш ясарга өйрәнәләр, үз фикерләрен курыкмыйча, кыенсынмыйча әйтергә күнегәләр;

– татар теле дәресен башка предметлар белән интеграцияләп, әйтергә теләгән фикерләрен тулыландыралар, чыгышны кызыклы итәләр, иптәшләре арасында кыю булырга омтылалар  һәм үзләрендә башка уңай сыйфатлар үстерәләр.

Димәк, татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерүнең чиксез мөмкинлекләре бар. Сөйләм телен үстерү юлларын укытучыдан тыш, укучылар үзләре дә тәкъдим итә ала. Мондый эшчәнлек укытучы белән укучы арасында рухи партнерлык хисе тәрбияли, укучыларда үз-үзләренә ышаныч хисе арттыра, иптәшләре арасында ныклы, таяныч булырдай кеше икәнлекне күрсәтә, татар теле дәресләренә кызыксыну хисе барлыкка китерә.

Татар теле дәресләрендә кулланылган язма һәм сөйләм теле  − һәммәсе дә укучының эзлекле, грамоталы, лексик яктан баетылган фикерен чагылдыручы билге булып торуын һәрвакыт истә тотарга кирәк.