Мостай Кәрим – туган җир җырчысы

Мостай Кәрим – туган җир җырчысы

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең

 тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә  

 

Гөлнар СӘЙФУЛЛИНА,

БР Федоровка районы

Динес урта  мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Аннотация. Сценарий мероприятия «Мустай Карим певец земли родной», посвященного творчеству народного поэта Республики Башкортостан, лауреата премии имени  Салавата Юлаева, Героя Социалистического Труда, ветерана Великой Отечественной войны Мустая Карима предусматривает реализацию нескольких воспитательных задач: социализацию личности старшеклассников и духовно-нравственное становление личности. Сценарий разработан с элементами информационно-коммуникативной технологии. Праздник построен в форме вопрос-ответ на принципах индивидуализации, гуманизма, творчества и успеха. Форма проведения мероприятия дает возможность самопознанию, самонаблюдению, самоанализу и самооценке учащихся.

Ключевые слова:  поэт, писатель, драматург, война, ветеран, общественный деятель.

Максат: Башкортстанның халык шагыйре М.Кәримнең тормыш юлы һәм ижаты белән таныштыру, әдәбиятка карата кызыксыну уяту, туган җиргә сөю тәрбияләү, укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, компьютер, телевизор, слайд-презентация, видеоматериаллар.

 1  нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар!

2 нче  алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле дуслар! Сезне Башкортстанның  халык шагыйре Мостай Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби кичәдә күрүебезгә шатбыз.

Туган җирем! Күпме талантлар, акыл ияләре, язучылар, җир хуҗалары көч һәм илһам алган синең изге туфрагыңнан!

Туган илен, газиз телен яраткан, әдәбиятка, халкыбыз тарихына гашыйк һәм тугры булып, аның хакына үзен кызганмый хезмәт иткән шәхесләребез   һәр чорда да соклану тойгысы уята, мәңгелеккә хәтердә кала. Шундый бөек затларыбызның берсе Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Мостай Сафа улы Кәримов.

1  нче алып баручы. Хөрмәтле укучылар, әдәби кичәдә талантлы каләм остасы Мостай Кәримнең данлы тормыш юлы, ижат сукмагы белән танышырсыз. Әдәби кичә «Сорау-җавап» формасында барачак, бу алымны кулланып, сезгә үзаллы эшләргә, фикерләргә мөмкинчелек тудырырбыз.

 

2 нче алып баручы. Мостафа Сафа улы Кәримов бай тарихы, мәһабәт таулары, челтерәп аккан чишмәләре, саф сулы елгалары, гүзәл табигате белән дан тоткан Башкортстанның Келәш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.

Сорау: Келәш авылы кайсы районда урнашкан? Сезгә берничә вариант тәкъдим ителә.   

Слайдка күз салыйк: А.Хәйбулла районы, Б.Кырмыскалы районы,  В. Чишмә районы.

(Укучыларның җавапларыннан соң киләсе слайдны карау: Башкортстан картасын һәм Чишмә районын күрсәтү.)

1 нче алып баручы. 2024 елда Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулуны  билгеләп үттек.

Сорау: Мостай Кәрим ничәнче елда туган? 

 Слайд: А. 1917 ел, Б. 1919 ел, В. 1920 ел.

(Укучыларның җаваплары. Башкортстанның  халык шагыйре Мостай Кәрим (Мостафа Сафа улы Кәримов) 1919 елның 20 октябрендә туган.)

2 нче  алып баручы. Мостафа Кәримов  бик ишле гаиләдә эш сөючән һәм инсафлы бала булып үсә. Булачак язучы бигрәк тә өлкән әнисе сөйләгән әкиятләрне, легенда, риваятьләрне, табышмакларны тыңларга ярата. Әдип үзенең кызыклы, бәхетле бала чагы, үсмер еллары турында автобиографик әсәр яза.

Сорау: автобиографик повесть ничек атала?

 (Укучыларның җавапларыннан соң слайдта «Озын-озаҡ балачак» китабын күрсәтергә.)

 1 нче алып баручы. Кинорежиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшмәкәре Булат Йосыпов 2005 елда әсәр буенча фильм төшерә. (Слайдта фильмның фотофрагментларын күрсәтергә.) «Озын-озак балачак» фильмыннан өзек карарга.

 

2 нче  алып баручы. Олы әнисе Мостай Кәримне бала чагында һәрчаҡ «Синнаем» дип яраткан.  Ничек уйлыйсыз, бу сүз нәрсә дигәнне аңлата?

Әйе, дөрес ул рус теленең  «Ценный» дигән сүзеннән алынган.

1 нче алып баручы. Булачак язучы укуга, язуга өйрәнү белән үк төрле шигырьләр яза башлый. Тәүге шигырьләре «Яшь төзүче», «Ленинчы» газеталарында басыла. Туган авылында тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа шәһәренә укырга килә. Нәкъ Уфага килгәч, булачак шагыйрь бик ныклап яза башлый. Мостай Кәримнең 1938 елда беренче китабы дөнья күрә.  

Сорау: Мостай Кәримнең беренче китабы ничек атала?

 Слайдта: А. «Отряд кузгалды», Б. «Ярлыкау», В. «Язгы тавышлар».

 (Укучыларның җавапларыннан соң «Отряд кузгалды» китабын күрсәтү.1938 елда Мостай Кәримнең Вәли Нафиков белән бергә язылган «Отряд кузгалды» исемле беренче китабы дөнья  күрә.)

Шагыйрьнең 1941 елда чыккан «Язгы тавышлар» исемле икенче шигырьләр җыентыгында исә яшьлек ялкыны, яшәү ямен тою хисе, күңел көрлеге бөркелеп тора. Аның оптимистик поэзиясенең тормышны раслар һәм данлар язгы тавышлары көчәя. Яшь шагыйрьнең Бөек Ватан сугышына хәтле поэзиясен аның башлангыч иҗат чоры дип санарга мөмкин, эзләнү, үз каләм көчен сынап карау, шомару еллары.

2 нче алып баручы. Бөек Ватан сугышы башлану белән, Мостай Кәрим армия сафына алына. Фронтка китәрдән алда язылган «Мин фронтка китәм, иптәшләр!» дигән шигыре иңгә шинель салган совет кешеләренең ил алдындагы поэтик анты булып яңгырады.

Мостай Кәрим, аяусыз  сугышта каты яраланып, тугыз ай госпитальдә ята. Фашистның снаряд ярчыгы шагыйрьнең  комсомол билетын тишеп йөрәгеннән  әз генә читтәрәк үтә. 19 ел үткәч, Мостай Кәрим моның турында шигырь яза.

 

Сорау: шиғырьнең исемен атагыз.

Слайдта. А. «Өченче көн тоташ кар ява», Б. «Мин фронтка китәм, иптәшләр!» В. «Үлмәсбай».

 

(Укучыларның җавапларыннан соң шигырьне укырга.)

  Җырчы, РСФСРның атказанган, Башкорт АССРның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева башкаруында җыр «Өченче  көн тоташ кар ява».

1 нче алып баручы. Аякка басу белән Мостай Кәрим фронтка кире юллана, фронт газеталарында эшли. Украинаны, Румынияне, Болгарияне, Венгрияне азат итүдә катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

 Сорау: Мостай Кәрим Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен кайсы шәһәрдә каршылый?

Слайдта: А. Австрия, Вена, Б. Берлин, В. Одесса.

2 нче алып баручы. Мостай Кәрим нинди генә әдәби жанрга тотынмасын, һәрберсендә рәхәтләнеп яза. Булсынмы ул балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен, бер укучысын да игътибарсыз калдырмый. Төрле тематикалы, дистәләгән шигырьләр, хикәя һәм повестьләр, пьеса һәм поэмалар – һәр жанрда үз укучысын тапкан әдәбиятыбызның югары рухлы әдибе ул.

1 нче алып баручы. Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое,          Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшмәкәре, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мостафа Сафа улы Кәримовның исемен мәңгеләштерү максатында күп эшләр эшләнә.

Билгеле якташыбыз, күренекле режиссёр, продюсер, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшмәкәре, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Айнур Аскаров Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеена  язучының повесте буенча фильм төшерде.

 

Сорау: Язучының нинди әсәре буенча фильм төшерә һәм ул ничек атала? 

Слайдта: А. «Безнең өйнең яме», Б. «Өч таган», В. «Озын-озак балачак».

«Өч таган» фильмын 2018 елда төшерә башлыйлар. Аның күп өлеше Гафури районының Толпар авылында төшерелә. «Өч таган» фильмы Кытайда 15 нче Халыкара балалар киносы фестивалендә иң яхшы балалар фильмы дип танылды. Шулай уҡ «Өч таган» илебездә 20 иң шәп кино исәбенә кергән.

Фильмнан өзек карарга.

 2 нче  алып баручы. Мостай Кәримнең 100 еллыгына  танылган актер, күренекле Россия режиссеры Александр Галибин язучының повесте буенча «Сеңелкәш» фильмын төшерде.

Сорау: Фильм Мостай Кәримнең нинди  повесте буенча  төшерелгән?

Слайдта: А. «Безнең өйнең яме», Б. «Өч таган», В. «Озын-озак балачак».

Фильмнан өзек карарга.

 Сорау: Укучылар, ничәнче елда «Уфа» халыкара аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелгән?

Слайдта: А. 2019 елда, Б. 2020 елда, В. 2022 елда.

Россия Президенты В. Путин Указы белән 2019 елның 31 маенда «Уфа» аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелде.

Сорау: Нинди театр Мостай Кәрим исемен йөртә?

Слайдта: А. Милли яшьләр театры, Б. Башкорт дәүләт драма театры, В. Дәүләт опера һәм балет театры.

(2006 елның гыйнварында Милли яшьләр театрына Мостай Кәрим исеме бирелде.)

1 нче алып баручы (слайдтан Мостай Кәримгә багышланган һәйкәлне күрсәтергә). Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл. Бу  композициядә Урал таулары буенда утырган шагыйрь сурәтләнгән.

Сорау: Мостай Кәримгә һәйкәл кайсы шәһәрдә куелган?

Слайдта: А. Казанда, Б. Уфада, В. Эстәрлетамакта.

Мостай Кәрим һәйкәле Татарстанда Казан шәһәрендә шагыйрь исемен йөрткән скверда урнашкан. Монументның скульпторы – Россия Рәссамнар берлеге рәисе Андрей Ковальчук. Һәйкәлнең максаты – Татарстан белән Башкортстан Республикалары арасында хезмәттәшлекне үстерү, халыклар дуслыгын ныгыту .

2 нче алып баручы. Чегем тарлавыгындагы 3555 метр биеклектәге түбәгә Мостай Кәрим исеме бирелгән.

 Сорау: Бу түбә кайсы республикада урнашкан?

Слайдта:   А.      Башкортстан,    Б.      Татарстан,         В.      Кабарда-Балкария Республикасында.

Кабарда-Балкария Республикасында Кавказ сыртында Чегем тарлавыгындагы 3555 метр биеклектәге түбәгә Мостай Кәрим исеме бирелгән.

Шулай уҡ республикабызның  һәм илебенең төрле төбәкләрендә мәктәп, гимназия, проспект, сквер, урамнар милләтебезнең рухи йолдызы Мостай Кәрим исемен йөртә.

1 нче алып баручы. Башкорт әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, җәмәгать эшлеклесе Мостай Кәримнең исеме алтын хәрефләр белән Россия һәм дөнья әдәбияты тарихына язылган. Аның әсәрләре һәр вакыт тирән мәгънәсе, ихласлыгы, матурлыгы һәм бай телле, гадилеге белән аерылып тора. Илебез күгендә якты йолдыз булып балкыган бөек шагыйребезнең иҗатына битараф булмыйк, әсәрләрен укыйк, рух ныклыгы туплыйк. Сау булыгыз!