Вөҗданы саф булып калды табигать һәм халкы каршында

Вөҗданы саф булып калды табигать һәм халкы каршында

(Патриот– шагыйрь Фатих Кәримне искә алуга багышланган чара эшкәртмәсе)

 Гөлүзә  РАХИМОВА,

Сарман районы  Саклау–Баш урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

татартеле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат:

1) Патриот-шагыйрь Ф.Кәримнең тормышы һәм иҗаты  турындагы белемнәрне яңа мәгълүматлар белән тулыландыру; укучыларның җирле матбугат материаллары белән эшләү күнекмәсен үстерү;

2)Туган илгә хөрмәт хисләре тәрбияләү;

3) Милли каһарманнар һәм аларның исемен мәңгеләштерүгә үзеннән көч куйган якташлар белән горурлану хисе уяту.

Җиһазлау: Әдипнең портреты, китап күргәзмәсе Ф.Кәримнең шигырьләре I–III том.,   Совет Татарстаны язучылары библиографик белешмәсе,  «Мәгърифәт» газетасы

13 гыйнвар, 2009 ел саны, викторина сораулыклары, бирем язылган карточкалар, рәсемнәр, « Патриот-шагыйрь Фатих Кәрим музеена сәяхәткә чакырабыз» видеоязмасы. 

Сәхнәгә шагыйрьнең портреты эленә, ул кызыл канәфер чәчәкләре һәм Дан Ордены, Георгий тасмасы белән бизәлә.

I.Оештыру.

II.Сәламләү.

III.Чараны башлап җибәрү.

 

Фатих Кәримнең

«Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң, гомерең озын була» дип язылган китабы алгы планга чыгарыла.

Шушы шигырь юлларын укып, чарабызга керешеп китәбез.

Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар!

Әле генә мин кайсы авторның шигырен укыдым? Сәхнәбезнең түрендә кемнең портреты  эленгән? Чыннан да, гомере озын булганмы инде  шагыйрьнең? Исәпләп чыгарыгыз әле:ул күпме яшәгән? (36 ел) Һәлак булганына күпме? (80ел!) Барлыгы ничә яшь килеп чыкты? (116). Күрәсезме, шагыйрьнең гомере, чыннан да, бик озын булган. Әле киләчәк буыннар да аны өйрәнер, чөнки аның шигырьләрендә Ватанга тугрылык, мәхәббәт хисләре ярылып ята!Андыйларны ил онытмый, андыйларның гомерләре озын була, халык хәтерендә озак саклана!

1.Бүген ничәсе әле, укучылар? (19 февраль) Нинди көн икән? (Ф.Кәримнең һәлак булган көне).Димәк,бирегә җыелуыбызның сәбәбе? (Ф. Кәримне искә алу).

Фатих Кәримнең туган көне? (1909 елның 9 нчы январенда)

  1. Әйдәгез әле, бергәләп, дәресләрдә алган белемнәребезне искә төшерик, Фатих Кәримгә кагылышлы сорауларга җавап биреп карыйк.

1.Фатих Кәрим кайда һәм кайчан туган?

2.Гаиләсе турында ниләр беләсез?

3.Аның шагыйрь булып китүенә нәрсә яки кем этәргеч биргән?

4.Фатих Кәримнең яраткан шигыйрьләрен әйтегез.

5.Ул сугышка кайчан китә?

6.Сугыш чорында язылган поэмаларының исемнәрен әйтә аласызмы?

7.Ф. Кәримнең фронт юлы турында нәрсә беләсез?

8.Ул кайда җирләнгән?

Музыка тавышы астында укытучы Фатих Кәримнең биографиясе һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштыра.

1909 ел 9 январь Уфа губернасы Бәләбәй өязе Ает авылында туа;

1922 ел абыйсы Габдулла Каримов Бәләбәй шәһәренә алып китә;

1924 елда абыйсы белән Казанга килә, бер ел Н.К.Крупская исемендәге яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә;

1925–1929 елларда Казан Җир төзү техникумында укый, комсомолга керә, оешманың секретаре, соңыннан профком рәисе булып эшли, әдәби иҗат белән шөгыльләнә;

1926 елда республика газеталарында  көндәлек темаларга, комсомол тормышына кагылышлы мәкаләләр, фельетоннар,балалар өчен хикәяләр, шигырьләр иҗат итә;

1927 елда «Хәзер сезнең белән»  беренче шигыре «Кечкенә иптәшләр» журналының 2 санында дөнья күрә;

1928 елда ВЛКСМның өлкә комитеты тарафыннан пионер газетасы чыгарыла башлагач 19 яшьлек студент-әдипне җаваплы секретарь итеп билгелиләр;

1929 елда техникумны тәмамлый.«Крәстиян гәзите» редакциясенә әдәби хезмәткәр булып күчә;

1930–1931 елларда «Азат хатын», «Атака» жуналларында җаваплы секретарь;

1930–1931 елларда хәрби хезмәткә алына;

1933 елның январена кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә  чыга торган «Кызылармияче» газетасында хәрби хәбәрче булып хезмәт итә;

Армиядән кайтканнан соң, ВЛКСМның өлкә комитеты тәкъдиме белән Татар дәүләт нәшриятының (Татгосиздатның) яшьләр-балалар әдәбияты секторы җитәкчесе итеп билгеләнә һәм 1937 елга кадәр эшли;

1938 елның 3 нче гыйнварыннан алып 1941 елның 3 нче декабренә кадәр Фатих Кәрим Сталин төрмәләренең кеше ышанмас шартларында, ГУЛАГ лагерьларында, чиксез тайгаларда җәфа чигә, нужа шулпасы эчә, үлем белән күзгә-күз тарткалаша ( ГУЛАГ лагерьлары турында белешмә бирелә)

Шартлы рәвештә Гулаг лагерьлары күрсәтелгән карта ачыла.

Фатих Кәримне «халык дошманы» итеп күрсәтүнең сәбәбе: мулла малае булуын яшереп, комсомолга керүендә диләр.

Фатих Кәримнең күңеленә якын иҗатташ дуслары арасында Һади Такташ (1901–1936), Кави Нәҗми (1901–1957), ХәсәнТуфан ( 1900–1981) (портретлары слайтта ачыла, һәрберсенә тукталып кыскача белешмә бирелә.Аларга да «халык дошманы» исемен күтәрергә һәм күпмедер вакыттан соң акланырга туры килә)

Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар башкаруында Хәсән Туфан сүзләренә язылган «Агыла да болыт агыла»  җырының  бер куплеты тыңлатыла.

Дусларының тырышлыгы ярдәмендә Фатих Кәрим 1941 елның 3 декабрендә аклана (генерал Якуп Чанешев; язучы, тәрҗемәче, СССР язучылар союзы идарәсе члены, Татарстан радио комитеты хезмәткәре Кави Нәҗми  югары хөкем органнарына әледән-әле Фатихның гаепсезгә кулга алынуын, аны әсирлектән азат итү өчен, кабат эшен карауларын үтенеп хатлар юллыйлар.)

Ул Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә – 1941 елның 1 декабрендә иреккә чыгарыла. Фатих Кәрим үз теләге белән фронтка китә.

Ф.Кәримнең «Ант» шигыре яттан укыла.

Фатих Кәрим Бөек Ватан өчен барган сугышларда гади солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Ул Мәскәүдән башлап  Пруссия җирләренә кадәр булган сугышчан юлны уза. Украина, Белоруссия, Карпатны азат итүдә катнаша.

2 тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Фронтның авыр шартларына карамастан, Ф.Кәрим сугыш чорында һәр буш минутын иҗат өчен файдалана.1941–1945еллар арасында ул  9 поэма, 2 повесть,1драма әсәре,150гә якын шигырь яза. Шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта аны тагын да яңа биеклекләргә күтәрә, камиллеккә ирешү мисалы булып тора. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе,туган ил өчен җаннарын кызганмый  көрәшкән совет кешеләренең, совет солдатының табигый эчке кичерешләре, патриотик хисләре, сөйгәненә булган олы мәхәббәте,тыныч тормышка сусавы гаҗәеп бер ихласлык белән гәүдәләнә.

Ф.Кәримнең «Ватаным өчен» 7 шигыре яттан укыла.

Шагыйрь 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.

Багратионовск шәһәрендә җирле халык үтенече буенча хакимият мемориал торгызган.Туганнар каберлеге гел карап, чистартылып тора. Багратионовск шәһәрендә Ф.Кәрим урамы да бар.

Татарстанда Казан шәһәрендә Бөек Ватан Сугышы музеенда Фатих Кәрим истәлегенә почмак булдырылган. Туган авылы Аетта яңа музей ачылган.(Чарабызның азагында без Ф.Кәримгә багышланган Ает авылы музее турына видеоны да карап китәрбез).

Шагыйрьне бер минутлыктынлык белән искә алау.

 

IV.Ф.Кәримгә багышланган викторина сораулыклары (2команда катнаша) буенча эшләү.

I.Һәр 2 командага да конвертлар тапшырыла. Аңа 3 бирем салынган

1.1. Мозаика җыярга. Ф.Кәрим  иҗатындагы ниндидер образ сурәте килеп чыгарга тиеш. (Бу очракта гармун һәм шинель рәсемнәре алынды);

1.2.Киселгән хәрефләрдән шушы образлар  белән бәйләнгән сүзтезмәләрне җыярга.

(Кыңгыраулы яшел гармун, Пионерка Гөлчәчәккә хат)

Бу эшләр башкарылган арада Җанатарлар белән эшләү:

– Ребуслар чиштерү (Фатих Кәрим, Бәләбәй, Ает, Казан сүзләре килеп чыгарлык итеп төзелгән ребуслар слайтта бирелә);

– Нәни куллар ни сөйли?(Ф.Кәримнең балалары әтиләренә хат язганда нәни кулларын бастырып җибәрә торган булалар.Бу нәрсә дигәнне аңлатты икән? («минем кулым синең кулың белән күрешә»). Янәшәңдә утырган  күршеләрең белән кул биреп күрешергә;

1.3.Килеп чыккан рәсемнәргә туры китереп, яттан өзекләр сөйләргә

(«Кыңгыраулы яшел гармун», «Соры шинелем»).

II.Вакыт аралыгына кәгазьдән өчпочмаклы хатлар ясау.

2.1 «Хат» сүзе кергән 1 шигырьдән өзекне яттан сөйләтү.

(«Газиз әнкәй», «Совет солдаты»)

  1. Күмәкләшеп ,«Яз җитә» җырын башкару. (Фатих Кәрим сүзләре, Җәүдәт Фәйзи көе)

VI.Видео язманы карау.( https://rutube.ru/video/8334ac734a93d805cf445c15e47caebf/)

VII.Йомгаклау.