Антонимнар (3 нче сыйныфтагы рус төркемендә  татар теле дәресе)

Антонимнар

(3 нче сыйныфтагы рус төркемендә  татар теле дәресе)

 

 

Алия ЗИЯТДИНОВА,

 

Яшел Үзәндәге 18 нче күппрофильле лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат:

  1. Белем бирү максаты: антонимнарны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру.
  2. Фикер сәләтен үстерү максаты: сүзләргә антонимнар табарга өйрәтү, тексттан антонимнар таба белү, аларны сөйләмдә кулана белү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3.Тәрбияви максат: укучыларны әдәплелеккә, тәрбияле, игътибарлы булырга өйрәтү, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Ме т а п р е д м е т- антонимик парларны таба белү, сөйләмдә дөрес куллану

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

–уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

– фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Татар теле = Татарский язык: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1 кисәк / Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина]. – Казан: Татармультфильм., 2013.

Метод: өлешчә эзләнү.

Дәреснең тибы. Яңа тема дәресе.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, рәсемнәр.

 

 

 

                        Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

–Хәерле иртә, укучылар!

–Без сезнең белән иртән кәефләрне ничек күтәрәбез әле? Бер-беребезгә карап елмаештык:

–Хәерле иртә миңа!

–Хәерле иртә сиңа!

–Хәерле иртә безгә!

–Хәерле иртә Сезгә!

–Игорь, хәлләрең ничек?

–Данил, ә синең хәлләрең ничек?

  1. — Карагыз әле балалар, безгә кунакка кем килгән?

–Белмәмеш.

–Әйе бүген дәресебезнең кунагы Белмәмеш, ул мәктәпкә белем алырга дип килгән. Булышабызмы аңа?

–Әйе.

Проекторда сүзләр бирелә.

-Укучылар, экранда сүзләр бирелгән,әйдәгез укып чыгыйк: җылы,

матур, ямьсез, ак, салкын, кара. (Давайте прочитаем эти слова)

-Попробуйте образовать из низ пары слов (выходят к доске, образуют пары слов)

Җылы –салкын,

Матур – ямьсез,

Ак–кара

По какому принципу образовали эти слова?

–У этих слов противоположное значение.

Уку мәсьәләсен кую.

–Димәк, укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди? (Какая тема сегодняшнего урока?)

Укучылар җавабы:

–Антонимнар.

–Дөрес, укучылар. Шулай итеп укучылар, бүгенге дәрестә без “Нәрсә ул антонимнар?” дигән проблемага җавапны табарга тиеш булабыз. Белмәмешне дә өйрәтербез.

–Дәресебезнең максаты нинди була?

–Карма-каршы мәгънәдәге сүзләрне таба белү. (Найти противоположные слова)

        III. Уку мәсьәләсен чишү. Яңа белемнәрне формалаштыру.

1) Дөрес, балалар, ә хәзер дәфтәрләрне ачы бугенге числоны, теманы  язып куярбыз. (Тактага число, тема языла).

       – Кунак көткәндә татар халкы өен җыештыра, бизи.

         – Әйдәгез, без дә өйләребезне бизәп куйыйк.

       – Кагыйдәләрне искә төшерәбез. (Вспоминаем правило)

  (Карточкаларны беркетеп куялар)

 

Антонимнар – капма-каршы  мәгънәле сүзләр

 

 

 

 

 

 

 

 

2)  Ә хәзер “Парыңны тап”  уенын уйнап алыйк.

   – Мин сезгә сүзләр өләшәм, сез һәрберегез үз парыгызны табарга тиеш. (Алмаш-тилмәш эшләнә, музыка яңгырый)

Кара – Ак

Кечкенә – Зур

Чиста –Пычрак

Таза  – Ябык

  – Уен бетте. Эшне тәмамладык.

 

3)   Ә хәзер китапларны ачабыз, күнегү эшләп алабыз. 85 нче биттәге 7 нче күнегүне эшлибез. Антоним парларны билгелә.

Озак – тиз

Авыр – җиңел

Алдында – артында

Тапты – югалтты

Каткан – эрегән

 

4) ФИЗКУЛЬТМИНУТ

    Бер, ике- без бастык,
Чап-чап итеп кул чаптык.
Аякларны бер урында
Тып – тып –тып итеп бастык.
Утырдык, кабат бастык.
Бер утырдык, бер бастык.
Инде бераз хәл алдык,
Тыныч кына утырдык.

 

 

5) – Мин сезгә хәзер  карточкалар өләшәм.

Мәкальләрне укы. Антонимнарны тап, асларына сыз.

 

·          Аз сөйлә – күп эшлә.

·          Башланган эш – беткән эш.

·          Тырышлык зурлык, ялкаулык – хурлык.

·          Ялкау кеше – ярты кеше, уңган кеше – алтын кеше.

 

 

 

6) Җөмләне язып бетер.(чиратлап)

 

  • Агач биек, ә куак _______ .
  • Кар ак,  ә җир ______ .
  • Җәй җылы, ә кыш _______ .
  • Шәһәр зур, ә авыл _______ .

 

  1. Рефлексия.
  2. Рефлексив кабатлау.

– Нәрсә ул антоним?

– Нинди яңа антонимнар белдегез?

  1. Йомгаклау.

Билгеләр кую. Өй эше бирү.

Җәй һәм кышны, яз һәм көзне чагыштырып хикәя төзергә. (яхшы укый торган балаларга бирелә)

– Антонимнар кергән 5 табышмак язарга. (начар укый  торган баларга бирелә)

– Антонимнар кергән 5 мәкаль язарга.

Үзбәя. Дәресне аңладым, яхшы эшләдем дип уйласагыз яшел смайлик сайлагыз. Әгәр дә дәресне аңладым, ләкин аз эшләдем дип уйласагыз сары төсне сайлыйсыз; Бөтенләй бернәрсә дә аңламадым,эшләмәдем дип уйласагыз кызыл төскә тукталасыз.

 

– Барыгыз да тырыштыгыз. Рәхмәт сезгә! Дәрес тәмам!