Милли мәгариф юнәлешендә гамәлгә ашырыла торган нәтиҗәле заманча проектлар

Милли мәгариф юнәлешендә гамәлгә

ашырыла торган нәтиҗәле заманча проектлар

Фәнзилә НАСЫЙБУЛЛИНА,

Яшел Үзәндәге 18 нче күппрофильле лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

       Аннотация. В статье рассматривается эффективные современные проекты, реализуемые в направлении национального образования. Суть метода проекта: учащиеся под руководством учителя последовательно разрабатывают проекты, накапливают дополнительную информацию при работе над проектом и рефлексируют на каждом этапе.

Различные проекты и марафоны реализует исполнительный директор некоммерческого общества ”Фонд развития Татнета“, старший преподаватель ВМИТ к (п)Фу, координатор переводчиков татарской части социальной сети ВКонтакте, руководитель проекта детско-юношеского интернет-радио “Белем радиосы“, главный редактор журнала ”Миллион татар“, главный редактор журнала «Белем.ру», редактор сетевого издания Раиль Гатауллин. Только он может дать исчерпывающее представление о различных проектах, марафонах, о том, как обстоят дела с родным языком на просторах интернета, о татарах, не говорящих и не пишущих по-татарски (не использующих татарские буквы). Над ними он уже долгое время ведет разноплановую работу.

Многие проекты вносят большой вклад именно в повышение самосознания человека. Например, в рамках того же “Литературного марафона” люди устанавливают клавиатуру на татарском языке, читают многих татарских классиков, знакомятся с произведениями писателей, в рамках проекта знакомят друзей и знакомых с отрывками из этих произведений. Они видят, насколько богата наша литература, язык, узнают, какие сильные, большие личности есть в нашей нации. У них развивается самосознание, они учатся ценить свой язык, свою нацию.

Ключевые слова: проекты “Әдәби марафон”, “Белем җәүһәрләре”, Раил Гатауллин, повышение самосознания человека, ценить свой язык, свою нацию.

 

Милли мәгариф юнәлешендә гамәлгә ашырыла торган нәтиҗәле заманча проектлар бик күп. Чыгышымда шуларның кайберләренә тукталып үтмәкче булам. Бүгенге көндә проект сүзе бик популяр. Телевидение, интернет челтәрләрендә, газета-журналларда да проект сүзен еш ишетәбез. Нинди генә проектлар юк? “Телевизион проект”, “Җыр проекты”, “Бию проектлары”, “Ана теле проекты”, “Интернет-проектлар” Проект сүзе нәрсәне аңлата соң?

Проект – ул әле булмаган нәрсәне (мисал өчен, яңа бинаны, программаны) барлыкка китерүгә юнәлтелгән һәм аның тормышка ашу процессын күзаллаган бер идея, уй-теләк. Шуның өчен дә проект алдына куелган максат төзү, барлыкка китерү, булдыру, иҗат итү, ирешү һ.б. кебек фигыльләр ярдәмендә формалаштырыла. Шулай итеп, проект – ул:1) нинди дә булса механизмның яки корылманың планы; 2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты; 3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

«Проект» – фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата. Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынландырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

Проект методының асылы: укучылар укытучы җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлексия ясыйлар.

Татар теленең киләчәге якты һәм өметле булуын республикабызның бүгенгесе көндә дөнья киңлегендә тоткан  урыныннан белеп була. Чыннан да, проектлар ярдәмендә дөнья күләмендә танылыр өчен яшь буынга нинди мөмкинлекләр бар? Кайсы өлкәләрдә дөньяга танылып була? Бу өлкәләрдә бүгенге көндә кемнәр эшли?

Кешенең башы яки гуманитар якка яхшы эшли яки техник якка көчле була дип беләбез бит инде. Шулай да, бик сирәк кенә, баш мие ике якка да бар куәтенә эшләүче уникаль кешеләр дә очрый. Аларга өметсезлек, талчыгу, боегу, төшенкелек дигән сыйфатлар бөтенләй ят кебек. Идея-планнары туып кына торганлыктан, үзләренә хисапсыз эш йөкләп, аларны җиңел-рәхәт кенә чишеп, үз кыйблаларына туры карап баралар да баралар. Шундый гаҗәп, шаккаткыч кешеләрнең берсе – Раил Гатауллин. Төрле яктан “татар бетә, тел бетә” дигән сыкрау-инәлүләр яңгырап торганда, кем әйтте сезгә аны, булмаганны дигәндәй, татар телен яшәтү, аны саф, хатасыз-керсез саклау өчен интернет киңлекләрендә берсеннән-берсе файдалы, кызыклы проектлар уйлап табып, оештырып, үткәреп, үзе янында фикердәшләр туплап, алар белән бергә фәлән министрлык кадәр эш алып бара ул!

Татар теле – фән һәм мәгълүмати технологияләр теле диюгә, ирексездән күз алдына “Белем.ру” ҖЧҖ (җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) директоры, “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры, К(П)ФУ ВМИТ өлкән укытучысы, ВКонтакте социаль челтәренең татар теле өлешендә тәрҗемәчеләр координаторы, “Белем радиосы” балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы проекты җитәкчесе, “Миллион татар” журналының баш мөхәррире, “Белем.ру” челтәр басмасы мөхәррире Раил Гатауллин килә. Төрле проектлар, марафоннар, интернет киңлекләрендә туган телебезнең ни хәлләрдә булуы, татарча сөйләшмәүче, язмаучы (татар хәрефләрен кулланмаучы) татарлар турында бары ул гына җиренә җиткереп аңлата аладыр. Менә шулар өстендә ул инде бик озак вакыт төрле эшләр алып бара.

“Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте турында тулырак әйтсәк, ул – IT компания, IT-технологияләр кулланып, үзенең клиентларына нинди дә булса мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә: адаптив дизайнлы сайтлар, порталлар һәм хәтта социаль челтәрләр ясый, сайтларны эзләү системаларында өскә күтәрергә ярдәм итә (ул SЕО-оптимальләштерү дип атала), мобиль кушымталар төзи, интернет-реклама көйләп биреп, компанияне яки кешеләрне танытуда ярдәм итә. Шул исәптән, социаль челтәрләр аша, анысы инде SММ дип атала.

Белем.ру компаниясенең структур бүлекчәсе булган Белем академиясе IT юнәлешендә өстәмә белемнәр алырга һәм квалификация күтәрергә ярдәм итә. Грантлар ярдәмендә генә дә инде меңгә якын кешене  Белем академиясе платформасы (academy.belem.ru) аша үткәрде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче тәрбиячеләргә, укытучыларга балалар бакчаларында һәм башлангыч сыйныфларда ничек итеп интерактив, IT технологияләр кулланып татар телендә белем биреп булуын  өйрәтте, әлеге технологияләр белән таныштырды. Икенче категория – яшьләр, мәктәп укучылары. Аларны “Белем академиясе” платформасында заманча технологияләр кулланып, фотолар, видеолар эшкәртү, типографик ресурслар булдыру, нәшер итү технологияләре буенча укытып чыгарды.

Соңгы елларда компаниянең тәрҗемәләр өлкәсендә командасы тагын да ныгыды, әлеге команда гади текстлар гына түгел, норматив документларны, катлаулы терминология булган текстларны да тәрҗемә итеп бирә ала.

Шәхсән Раил Мәүлет улы синхрон тәрҗемә белән дә шөгыльләнә, ягъни, чыгыш ясаулар вакытында, әйтик, конференция, симпозиум, форум кебек чараларда рус телендә сөйләүче чыгышын – татар теленә, ә татарча сөйләүченекен рус теленә тәрҗемә итеп тора.

“Белем.ру” компаниясенә унсигез яшь тулып килә. Шушы вакыт аралыгында алар 40тан артык юнәлештә эшчәнлек алып бара башлады. Компаниянең сайтына ooo.belem.ru адресы буенча кереп, әлеге төр хезмәтләр белән танышырга һәм алар белән элемтәгә керергә була. Һичшиксез, безгә дә ярдәмнәре тими калмас.

Кабат «Белем.ру» җәмгыятенең безнең өчен тәкъдим иткән түбәндәге төр хезмәтләрен карап үтик:

– төрле дәрәҗә интернет-проектлар (татарча һәм русча сайтлар, порталлар, блоглар, локаль веб-проектлар) ясау, редизайн;

– сайтны таныту, аның дәрәҗәсен арттыру, SEO, эзләү өчен оптимальләштерү (Татнет, Рунет);

– программ, техник һәм эчтәлек ягыннан сайтларның эшчәнлеген тәэмин итеп тору;

– компьютер программаларын төзү, идея-проектларны автоматлаштыру;

– компьютер программаларын, интернет-проектларны татар теленә тәрҗемә итү;

– мәгълүмати технологияләр өлкәсендә консультацияләр үткәрү, мастер-класслар оештыру;

–портал кысаларында рекламагызны урнаштырып сезнең проектны/продукцияне таныту һ.б. төр хезмәтләр.

Алар үз алларына түбәндәге максатларны куеп эшлиләр:

– Belem.ru порталы ярдәмендә интернет челтәрендә татар мәгарифен һәм фәнен ныгыту өстендә эш алып бару (укытучыларның, ата-аналарның һәм укучы балаларның белемнәрен күтәрү, татар телендә ясалган сыйфатлы электрон мәгариф ресурслары санын арттыру һ.б.);

– заман технологияләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар зыялылары санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую (мәгълүмати технологияләр өлкәсендә татар телендә онлайн-консультацияләр алып бару, төрле интеллектуаль һәм профессиональ бәйгеләр үткәрү һ.б.);

– интернет челтәрен татар телендә эшли торган сыйфатлы веб-ресурслар белән баету өстендә эш алып бару (татарча сайтлар ясау, аларның эшчәнлеген тәэмин итү, сайтларны татар теленә тәрҗемә итү, татар сайтларының дәрәҗәсен күтәрү һ.б.).

Әдәби марафон проектын карап китик

Бүгенге көндә Татнетны үстерү фонды оештырган иң колачлы проектларның берсе – татар телендә китап уку гадәтен формалаштыру аша үзүсешкә илтә торган «Әдәби марафон проекты». Быел инде аның яңа сезоны башланды. Хәзер, апрельдә, 27 нче әдәби марафон бара, әлеге марафонда 1800 дән артык кеше катнаша. Әдәби марафон елга 4 тапкыр үткәрелә, һәр марафон 21 көн дәвамында бара, анда татарстанлылар гына түгел, бөтен дөнья татарлары катнаша алалар. Хәзер бара торган әдәби марафонда Швециядән, Италиядән, Америкадан, Төркиядән дә катнашучылар бар.

Проектның максатлары – Интернет челтәрен татар телендә сыйфатлы контент белән тулыландыру аша Татнетны үстерү, интернет-кулланучыларны тайм-менеджментка, максатка ирешергә өйрәтү, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, язучыларны һәм шагыйрьләрне китап укучылар белән якынайту һ.б. Кеше кулына китап алып, татарча китап укып үзенең тел байлыгын арттыра, дөньяга карашын киңәйтә, бик күп дуслар таба, татарча яза, аралаша, үзенең аккаунтын башкаларны кызыктырырлык итеп алып бара башлый, SММ технологияләренә, тайм-менеджментка өйрәнә.

2024 елның 1 апреленнән башлап әдәби марафон ВКонтакте социаль челтәрендә генә түгел, “Миллион татар” милли онлайн проекты платформасында да алып барыла, #ӘДӘБИ МАРАФОН хэштегы буенча күчеп аларда барлык язмаларны табып укырга һәм танышырга мөмкин. Барлык үткәрелгән әдәби марафоннар дәвамында ВКонтакте социаль челтәрендә интернет-кулланучылар #ӘДӘБИ МАРАФОН хэштегы белән якынча ярты миллион данә (!) әдәби әсәрләрдән китаплардан татарча өзекләр урнаштырдылар.

Әдәби марафонда бер катнашып, тәмен белеп алган, барлык кагыйдәләрне үтәгәннән соң проектның файдасын тойган кешеләр инде беркайчан да катнашудан туктамыйлар. Беренче марафоннан ук берөзлексез катнашучылар да бар.

Яңа сезонда “Әдәби марафон”да “Әдәби әйдаман” дигән рәсми статус кабул ителде. “Әдәби марафон” квартал саен үткәрелә, елга дүрт мәртәбә, һәр кварталның беренче егерме бер көнендә. Марафон башланыр алдыннан, бер-ике атна кала, кем “әдәби марафон”ның әйдаманы булырга, ягъни үзе артыннан башка марафончыларны да ияртергә тели дип, игълан салабыз. Бәйгегә гаризалар кабул ителә башлагач, марафончылар үзләренә әлеге әдәби әйдаманнарны сайлыйлар һәм шуның командасында әдәбият белән танышуны дәвам итәләр. Командаларда катнашып татарларда бердәмлек, үзара ярдәмчеллек сыйфатлары да ныгый бара.

«Белем җәүһәрләре» проекты

«Татар халкы социаль челтәрләрдә һәм, гомумән, Интернет челтәрендә шактый актив. Әмма әле бик күпләр заманча технологияләрне үз туган телләрендә куллана белми. Татарча мәгълүмат эзли белми, шуңа күрә татарча сайтлар бик күп икәнен дә белми кала. Татарча мобиль кушымталар урнаштырмый, татарча онлайн яңалыкларны да аз укый. Ә бит өлкәннәр өчен генә түгел, хәтта балалар өчен дә кызыклы гына мобиль кушымталар, интернетта татарча мультфильмнар, татарча тапшырулар, татарча китаплар шактый! Татарча эзләргә генә кирәк! Кулында иң соңгы версия смартфон булып та, кешенең анда татар клавиатурасы юк икән, мин моны наданлык галәмәте буларак кабул итәм», – ди Раил Гатауллин.

«Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.

Татнетны үстерү фонды бәйгене оештыручы партнёрлар составына 2013 нче елда керде.

«Белем җәүһәрләре» Дөньякүләм файдалы интернет-проектлар бәйгесе оештыра.  Бәйгедә түбәндәге номинацияләр буенча катнашырга мөмкин:

  1. «Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект». Әлеге номинациядә мәгариф, фән, тәрбия темаларына багышлап төзелгән интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  2. «Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект». Әлеге номинациядә гаилә, милли тәрбия, әхлак, сәламәт яшәү рәвешенә багышанган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  3. «Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект». Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, туризмга һәм Татарстан Республикасы табигатенә багышланган интернет-проектларның авторлары/ җитәкчеләре катнаша алалар.
  4. «Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект». Әлеге номинациядә сәясәткә, эшмәкәрлеккә, икътисадка багышланган интернет-проектларның авторлары/ җитәкчеләре катнаша алалар.
  5. «Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект». Әлеге номинациядә Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклаучы татар оешмалары/берләшмәләр/шәхесләр булдырган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  6. «. tatar доменындабөлкәсендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект». Әлеге номинация .tatar доменында урнаштырылган интернет-проектларның авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  7. «Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче». Әлеге номинациядә Википедиянең татарча бүлеге үсешенә өлеш кертүчеләр катнаша алалар.
  8. «ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)». Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә кулланучылары/язылучылары саны 5000 кешедән ким булмаган файдалы һәм популяр татарча төркемнәрнең авторлары/җитәкчеләре катнаша алалар.
  9. «Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта». Әлеге номинациядә татар телендә эшләнгән яисә татар теленә өйрәтә торган файдалы һәм популяр мобиль кушымталарның авторлары /җитәкчеләре катнаша алалар.

Без бит мәктәпкә укырга кергәнче үк әлифбаны өйрәнәбез, һәр хәрефне матур итеп кәгазь битенә сырларга тырышабыз, һәр татар хәрефенең язылышын һәм укылышын беләбез. Әлифбаны укый алган кеше генә алга таба башка китапларга үрелә һәм алга таба үзлектән белемнәр үзләштерә ала.

Ә бит смартфон яисә компьютер – ул шул ук белем, мәгълүмат чыганагы. Ул дөньяга кереп китәр алдыннан һәрберебезнең клавиатурасында татар хәрефләре, татар клавиатурасы булырга тиеш, ләбаса! Әтисенә – “этием”, әнисенә “энием” дип язган балаларның оныклары, гомумән, аларның үзләренә киләчәктә “папочка”, “мамочка” дип эндәшәчәкләр. Оныкчыклар, гомумән, татарча аралашырмы икән сезнең белән?!

Минем Раил Гатауллинның бу темага язылган “Татар буласым килә!” дип исемләнгән шигыреннән бер өзек китерәсем килә:

…Балаларга, оныкларга

Русча гына өйрәтсәң,

Күрше-күлән, дуслар белән

Русча гына сөйләшсәң,

Мамаша да булырсың,

Папаша да булырсың.

«Эй, бабуся!» дип дәшсәләр

Артка да борылырсың.

Шуңа күрә, татар телен бернинди ЕГЭ да бетерми, башын наданга салган, телефонында татар клавиатурасы да булмаган татар теленә битараф татар халкы үзе үк бетерә. Мондый гаиләдә үскән бала, ЕГЭга барып җиткәнче үк, мәктәпкә укырга кергәнче үк татар телен икенчел тел, кирәксез тел дип саный башлый. Нигә дисезме? Чөнки аның ата-анасы үзен шундый мескен, икенчел халык дип кабул итә. Ә бит телләр, милләтләр – бертигез!

Күп кенә проектлар нәкъ менә кешенең үзаңын күтәрүгә күп өлеш кертә. Мәсәлән, шул ук “Әдәби марафон” кысаларында кешеләр татарча клавиатура урнаштыралар, бик күп татар классикларын укыйлар, язучыларның әсәрләре белән танышалар, проект кысаларында дус-танышларын да әлеге әсәрләрдән өзекләр белән таныштырып баралар. Әдәбиятыбызның, телебезнең никадәр бай икәнен күрәләр, милләтебездә нинди көчле, зур шәхесләр барлыгын белә башлыйлар. Аларның үзаңы үсә, үз телләрен, үз милләтләрен кадерләргә өйрәнәләр.

Татар халкының надан һәм мескен булмавын, ныклы рухлы, акыллы, белемле булуын, максатчан булуларын һәм, алда санап үткән проектларда катнашып, шул максатларына, уңышка ирешүләрен теләп калам.