Кышкы кунак

Кышкы кунак

(2 нче сыйныфта А.Алишның “Январь” хикәясе буенча әдәби уку дәресеннән методик эшкәртмә)

 

Илсөяр ҖАББАРОВА,

Иске Суыксу урта мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

 

Дәрес темасы: Кышкы кунак. А.Алиш «Январь».

Максат:

Язучы Абдулла Алишның иҗатына күзәтү ясау; «Январь» хикәясенең төп фикерен ачыклау; А.Алишның «Январь» хикәясе аша  бездә кышлаучы кошлар белән таныштыру, грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү; яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, укучыларның диалогик сөйләм телләрен үстерү.

Җиһазлау һәм ресурслар: А.Алиш портреты, китаплар күргәзмәсе, җимлек, кошлар рәсеме, конверт, хат, проектор, ноутбук, мультимедиа презентациясе, таратма материаллар (карточкалар), дәреслек (Д.М.Абдуллина, Г.Н.Мөхәрләмова . Әдәби  уку, 2 сыйныф, 2021 ел).

Формалар: төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы, күмәк  эш.

Укыту методлары һәм алымнары: өлешчә эзләнүле, күрсәтмәле.

 

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Кем җырлар, моңнар ярата,

Кемнәр ачык күңелле.

Кем дуслык, туганлык яклы,

Бергә башлыйк дәресне!

Укучылар, мин  сезгә хәерле көн, яхшы кәеф һәм дәрестә уңышлар телим.

II. Актуальләштерү

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку бурычын кабул итә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: үз фикерләрен белдерә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: уй-фикерне сөйләмә  формада аңлап һәм ирекле оештыру.

Шәхескә карата универсаль уку гамәлләре: әдәби уку өйрәнүгә кызыксыну формалаштыра.

Укытучы. Без бүген сезнең белән яңа бүлеккә керәбез. Ул «Ап-ак кыш килде» дип атала.

Кыш айларына нинди айлар керә?

Укучылар. Декабрь, гыйнвар, февраль.

Укытучы. Кемнәр декабрь аенда  туган? Гыйнварда, февраль аенда. Димәк, ничә бала кыш аенда туганнар. Кыш аенда туган кешеләр гороскоп буенча нинди була? Нинди сыйфатларга ия булалар?

Укучылар. Көчле, куелган максатларына ирешүчән, тырыш, уңган, күпне белергә теләүче, ярдәмчел.

Укытучы. Җавапларыгыз белән килешәм, бик дөрес әйттегез.

Әйдәгез, балалар, хәзер бер видео карап китәбез. Игътибар белән карыйбыз.

 Видео нәрсә турында иде?

Укучылар. Кыш, кышкы табигать турында.

Укытучы. Әйе, дөрес, табигать турында. Хәзер дәреслектә бирелгән диалогны укып китик әле. Бүгенге дәрестә Әмир –…, Самат–…, Әминә –… һәм Сара–… булып укырлар. (Башларына кидерү.)

Әмир. Хәерле көн, дусларым! Без табигатьнең матурлыгына сокланырга яратабыз. Балык тотабыз, җиләк-җимешләр җыябыз. Чәчәкләрне өйгә алып кайтабыз.

Самат.  Бездән соң нәрсә кала? Сынган агачлар, су буена ташланган чүпләрме? Мондый очраклар да була бит.

Әминә. Андый урында берәү дә кабат ял итәсе килмәс шул.

Сара. «Кеше табигатьнең һәр авазын аңлый белергә тиеш. Мул булып томан төшкән иртәләрдә кура җиләге пешә. Һавада аҗаган уйнаганда, арыш өлгерә, чикләвек төшенә май тәме керә. Бездән ярдәм сорап аваз салган вакытлары да була табигатьнең. Аларын да игътибарсыз калдырырга ярамый»,– ди миңа әтием.

     Сынган агачларны күрсә, күтәреп бәйләп куя ул. Җәй көне этебезне дә урман-кырларда иркенгә җибәрми. «Кошларны ояларыннан куркыта»,– ди.

Проблеманы билгелибез.

Укытучы. Балалар, нинди экологик проблемаларны күтәрделәр. Тагын нәрсәләр безнең табигатебезгә зыян китерә?

Укучылар. Агачларны сындыралар, чәчәкләрне өзәләр, су буена чүпләр ташлыйлар, кошларны ояларыннан куркыталар… Завод, фабрикалардан пычрак сулар ага, зыянлы төтеннәр чыга, … .

Укытучы. Әйе, карап киткән видеода без матур, сихри табигатьне күрдек. Ул һәрвакыт  шундый матур, чиста булып калсын иде.

III. Уку мәсьәләсен кую

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку бурычын кабул итә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: үз фикерләрен белдерә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: дәрес темасын һәм максатын мөстәкыйль ачыклап формалаштыра ала.

Шәхескә карата универсаль уку гамәлләре: әдәби уку өйрәнүгә кызыксыну формалаштыра.

Укытучы. Бүген көн шактый салкын. Барыбыз да, җылы итеп киенеп, мәктәпкә кызу-кызу килдек. Килгәндә,  мәктәп янындагы агачларда мин җимлекләр күрдем. Шунда миңа бер кош хат биреп җибәрде. «Шушы хатны балаларга укырсыз әле», – дип үтенде. Балалар, ул хатта нәрсә язылган дип уйлыйсыз?

Укучылар җавабы:  …

Укытучы. Мин аны сезгә соңрак укырмын. Хәзер мин сезгә аудиоязма тыңлатам, игътибар белән тыңлап торыгыз.

Сез нәрсә тавышларын ишеттегез?

Укучылар.  Кошлар

Укытучы. Әйе, дөрес. Димәк, дәресебезнең темасы ничек булыр?

Укучылар.  Кышын кошлар.

Укытучы. Әйе, безнең якларда кышлаучы кошлар, кышкы кунак турында сөйләшербез.

Дәреснең темасын кычкырып укыйк әле.

Темадан чыгып, дәрескә максат куйыйк. Нәрсәгә өйрәнәсегез килә? Нәрсәләр беләсегез килә? (Ярдәмче сүзләр: Минем … беләсем килә. Минем … өйрәнәсем килә. Минем … аңлыйсым килә.)

IV. Яңа материалны өйрәнү. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

Регулятив универсаль уку гамәлләре: уку бурычын кабул итә.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: үз фикерен аргументлаштыра.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: аңлы рәвештә дөрес итеп сөйләмен формалаштыра.

Укытучы. Укучылар, табигать, кошлар  турында язылган әсәрләр, шигырьләр бик күп. Шуларның берсе  А.Алишныкы. Бүгенге дәрестә без Абдулла Алишның «Январь» дигән хикәясе белән танышып китәчәкбез.

Башта сезне А.Алишның биографиясе белән таныштырып китәм.

Абдулла Алиш  1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы  Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Абдулла алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем ала, ә 9 яшендә мәдрәсәгә керә. Җидееллык рус мәктәбендә укый, 19 яшендә әсәрләр яза башлый.

А.Алиш 1941 елның июлендә Бөек Ватан сугышына китә, каты сугышларда катнаша,  чолганышта кала һәм фашистлар кулына әсир төшә. Куркусыз йөрәкле совет солдаты Абдулла Алиш шунда Муса Җәлил белән яшерен оешма эшендә катнаша. Җәлилчеләр белән бергә Абдулла Алиш та 1944 елның 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә.

Абдулла Алиш – халык арасында иң яратып укыла торган язучыларның берсе. Аның балалар өчен язылган әсәрләре бик күп. Шуларның кайберләрен китаплар күргәзмәсендә күрәсез. Ул китапларны китапханәдән алып укый аласыз.

V. Дәреслек белән эш

  1. Хикәяне укытучы укый.

Укытучы. Хәзер, әйдәгез, дәреслектән А.Алишның «Январь» хикәясе белән танышабыз. Мин сезгә укып китәм,  сез карап барыгыз. … .

Сезгә хикәя ошадымы?

Укучылар җавабы.  Әйе.

  1. Сүзлек өстендә эш.

Укытучы. Хәзер хикәядәге сөйләмдә сирәк кулланыла торган сезнең өчен яңа булган сүзләр белән танышып китик. (Слайд)

үрле-кырлы анда-монда отчаянно
сыерчык скворец
безнең арада безнең янда среди нас
талпынды (очарга) омтылды пытался махать крыльями
кара карга грач
ала карга серая ворона
имгәнгән гарипләнгән искалечился
читлек клетка
килеп эләгү килеп керү попасть
ияләште күнекте привык

 

  1. Хикәя эчтәлеге буенча сорау-җавап эше.

Укытучы. Әминә апалары бакчага нинди кош алып килә?

Укучылар. Ала карга.

Укытучы. Ул аны кайдан алган дип уйлыйсыз?

Укучылар. Урамнан, бакчадан.

Укытучы. Кыш көне безнең якларда сыерчыкны очратырга мөмкинме?

Укучылар. Юк.

Укытучы. Ни өчен?

Укучылар. Чөнки сыерчыклар көз көне җылы якка очып китә. Алар – күчмә кошлар.

Укытучы. Ни өчен балалар ала карганы Январь дип атыйлар? Шул җөмләне тексттан да табып укып күрсәтегез әле.

Укучылар. Кышның иң суык аенда безнең кулыбызга килеп эләгүе өчен, аны Январь дип атадык.

Укытучы. Бакчада Январьны кемнәр ашата? Хикәядән табып укып күрсәт.

Укучылар. Дежурный ашата.

Укытучы. Январь балаларга ияләшә алганмы?

Укучылар. Әйе.

  1. Чылбырлы уку.

Укытучы. Балалар, хәзер чылбыр белән укыйбыз, игътибар белән карап барыгыз. Мин шундый тавыш биргәч туктыйсыз (ручка белән өстәлгә шакылдату).

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту.

Хикәя өстендә эшне дәвам итү. Хикәяне кисәкләргә бүлеп уку, һәр кисәккә исем кую.

Укытучы. Балалар, хәзер хикәяне кисәкләргә бүлеп укыйбыз һәм исем уйлап карыйбыз. Хикәянең планын төзибез  (план сүзен тактага бөркетеп кую) (бер бала укый, туктатам).

Укытучы. Кем турында укыдык?

Укучылар. Әминә апа турында укыдык, аның кулындагы әйбер турында.

Укытучы. Бу өлешне ничек атыйбыз?

1) Әминә апа кулындагы әйбер. (Тактага элү.)

Укытучы. Сезнең белән килешәм.

Хәзер икенче өлешен укыйбыз. (Бала укый.)

Укытучы. Нәрсә турында укыдык? (Сыерчык, песнәк, карга.)

2) Кошлар турында әйтү.  (Тактага элү.)

Укытучы. Укучылар минем белән килешәсезме?

Укучылар җавабы. Әйе.

Укытучы. Өченче өлешне укыйбыз. (Бала укый.)

3) Ала карга турында. (Тактага элү.)

4) Январь дип атадык.

5) Январьны карау.

Укытучы. Молодцы! Булдырдыгыз!

Кошлар табигатькә, кешеләргә нинди файда китерәләр?

Укучылар җавабы. Агач, үсемлек орлыкларын тараталар, бөҗәкләрне ашыйлар, кимерүчеләрне юк итәләр.

Укытучы. Әйе, без кошларны канатлы дусларыбыз дибез. Чөнки алар кешеләргә, табигатькә зур файда китерәләр: агачлардан, басулардан зарарлы бөҗәкләрне, корткычларны чүплиләр. Җәй көннәрендә җырчы кошлар үзләренең күңелле тавышлары белән тирә-юньне ямьгә күмәләр. Кошларны куркытырга, рәнҗетергә ярамый.

VII. Физкультминут

Без – карлар – очабыз (кулларны як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар),

Түбәнгә төшәбез (ярым чүгәлиләр).

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез (аяк очларында йөгерү),

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз (куллар билдә килеш, гәүдәне як-якка хәрәкәтләндерү).

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез (чүгәлиләр).

VIII. Яңа белемнәрне ныгыту

Регулятив универсаль уку гамәлләре: күрсәтмәләрне аңлап үти.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: кирәкле информацияне эзләп таба.

Хатны уку.

 Укытучы. Хәзер иртән миңа мәктәпкә килгәндә, бер кош биргән хатны укырбыз. Хатта: «Исәнмесез, укучылар!  Кышын безгә бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларыбызны туйдырырга да өлгермибез, инде кич килеп җитә. Бозлавык вакытларда безгә агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күбебез катып үлә. Укучылар, безгә ярдәм итегез!”

Укытучы. Без кышлаучы кошларга кышын ничек ярдәм итә алабыз?

Укучылар җавабы. Җимлекләр куябыз. (Җимлекне тактага элеп кую.) Проект төзү.

Укытучы. Кошларга җимлекләргә нинди азыклар салырга ярый?

Укучылар җавабы. Ак ипи, бодай, арпа, тозлы булмаган май кисәкләре, кыздырылмаган көнбагыш, миләш …

Укытучы. Дөрес, балалар. Молодцы! Җимлекләрнең карларын чистартып торырга да онытмагыз!

  1. Безнең якта кышлаучы кошлар турында сөйләшү.

Укытучы. Балалар, сез ясаган җимлекләрегезгә нинди кошлар килә? Күргәнегез бармы?

Укучылар җавабы. Песнәк, чыпчык.

 

Укытучы. Хәзер карточкада кошлар турында язылган мәгълүматларны укыйбыз. Аларның атамаларын исегездә калдырырга тырышыгыз.

 

Ала каргалар – зур кошлар. Алар авылда да, урманда да яшиләр. Каргалар – бик тапкыр кошлар. Азыкны алу өчен төрле хәйләгә дә баралар. Ала каргалар үзләренең калган ризыкларын төрле җирләргә яшерә дә беләләр. Алар кечкенә кошларга да һөҗүм итәләр. (Карга бөркетү.)

 

Укытучы. Кайсы шунда ала карга? (Укучы өстәлдәге рәсемнәр арасыннан сайлап ала һәм бөркетеп куя.)

 

Чыпчыклар салкынны тыныч кына кичерә. Алар бер аякларын үзләренең йомшак каурыйларына яшерәләр дә икенче аякларында гына басып торалар. Күбрәк бер-берсенә елышып утыралар. Кыш көне карда коенырга яраталар. (Җимлеккә бөркетү.)

 

Тукран –  урман докторы. Тукран – тырыш, хезмәт сөючән кош. Алар агачлардан төрле корткыч бөҗәкләрне чүплиләр. Шулай итеп, агачларга гомер өстиләр. (Агачка бөркетү.)

 

Карабүрекләр – бик чибәр кошлар. Карабүрекләр 7–10 лап булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса, кошлар төркеме дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга, алар агач-куаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр. (Җимлеккә бөркетү.)

 

Саескан – бик шома, хәрәкәтчән, кайгыртучан кош. Шуңа күрә кышкы салкыннарда алар кешеләр яши торган җирләргә якынлашалар. (Карга бөркетү.)

 

Песнәкләр – бик хәрәкәтчән кошлар. Алар бер агач ботагыннан икенчесенә сикереп уйныйлар, ботакта атыналар, хәтта иң нечкәсендә дә асылынып кала алалар. Бу очракта аларга озын һәм очлы тырнаклары ярдәмгә килә. (Җимлеккә бөркетү.)

 

Күгәрченнәр кышын кеше яши торган урыннарда, мал абзарлары тирәсендә калган ризык калдыклары белән тукланалар. Көтү-көтү булып йөриләр. Алар һәрвакыт парлап яшиләр һәм үз парлары белән 20 еллап бергә гомер итәләр. Шуның өчен аларны тынычлык кошлары дип атыйлар. (Карга бөркетү.)

 

Укытучы.

 

Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Таш атма кошларга, атма син.

Кошлар бит – дусларың,

Буранлы кышларда

Ярдәм ит, аларны сакла син.

 

  1. Дәресне йомгаклау.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: үзбәя.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әйтелгән фикерне аргументлаштыра.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: логик фикерләп, нәтиҗәләр ясый.

Мәкаль өстендә эшләү. (Слайдта чыга.)

Укытучы. Әйдәгез, балалар, мәкальне укыйбыз.

Яхшылык җирдә ятмый.

Укытучы. Балалар, сез бу мәкальне  ничек аңлыйсыз?

Укучылар җавабы. Эшләгән яхшылыклар кайчан булса да үзеңә кире кайта, шуңа күрә күбрәк яхшылыклар эшләргә кирәк.

Укытучы. Бүгенге дәрес темасыннан чыгып фикер йөртик әле. Кыш көне без кошларга ярдәм итәбез, җимлекләрне бакчаларга элеп куеп, җим салып, без кошларны бакчага ияләштерәбез. Яз, җәй көннәрендә кошлар шунда килеп агачларны, куакларны зарарлы бөҗәкләрдән коткаралар.

 

IХ. «Серле урындык»ка  утырып эшләячәк изге эшләрне әйтү

Укытучы. Кешеләр белән кошлар ярдәмләшеп  яшәсә, бакчабыздагы җиләк-җимеш мул була.

Укытучы. Мин сезгә Серле урындык алып килдем.  Ни өчен серле соң ул? Бу урындыкка утырган  һәр кеше бары тик үзенең эшләячәк изге эшләре һәм сезгә эшләгән яхшылыклар турында әйтәчәк. Әйдәгез, берәм-берәм  утырабыз.  Сез бүген нинди яхшылыклар эшләргә уйлыйсыз һәм сезгә нинди яхшылыклар эшләгәннәре бар,  шуларны әйтерсез.

Укучылар җавабы. Әти-әнигә булышам, “5”ле  алам, күрше әбинең карын көрим, кибеттән ипи алып кайтам һ.б.

 

Укытучы. Бер-беребезнең ярдәмен, яхшылыкларын күрә белик һәм бер-беребезгә ярдәм итеп яшик.

 

Өй эше (слайд)

  1. Әти-әниләр белән берлектә «Безнең җимлек» дигән хикәя язарга.

2.А.Алишның «Январь» хикәясенең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

 

Рефлексия. Уку эшчәнлеген йомгаклау.

 

Укытучы. Кар бөртекләре – кышның бизәге. Алар сезнең парталарыгызга кунган.

Балалар, сез барысын да аңласагыз, яңа мәгълүматлар алсагыз, кар бөртегенең битен елмайган итеп ясагыз.

Сезнең әле аңламаучанлыклар калса, карның битен уйчан итеп ясагыз.

Балалар, әйдәгез, кар бөртекләрегезне күтәреп күрсәтегез.

 

Билгеләр кую.

(Слайд)

Укытучы. Дәресемне Роберт Миңнуллинның шигырь  юллары белән тәмамлыйсым килә.

 

Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Укытучы. Укучылар,  сезгә бик зур рәхмәт! Зур уңышлар сезгә!