Мини-БРИКС: Татар телендә башка телләр белән уртак булган сүзләр (алынма сүзләр)
«59 нчы күптелле гимназия «Адымнар-Чаллы» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Гөлфия Локман кызы
Мини-БРИКС: Татар телендә башка телләр белән уртак булган сүзләр (алынма сүзләр)
(6 нчы сыйныфта ачык дәрес)
- Дәреснең максаты:
1) алынма сүзләр турындагы мәгълүматны ныгыту, аларның килеп чыгышы, кулланыш даирәсе, дөрес язылышын белү;
2) алынма сүзләрне гамәлдә кулллана белү күнекмәләре булдыру;
3) толерантлык хисләре тәрбияләү. 2.Дәреснең бурычлары: алынма сүзләр ярдәмендә укучының сүз байлыгын арттыруга юнәлеш бирү.
3. Дәреснең принциплары:
1) дидактик принцип: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укытуның тормыш белән бәйләнеше, тарихилык;
2) лингвистик принцип: бүлекара бәйләнеш;
3) гомумметодик принцип: коммуникатив, ситуатив-тематик («Мини-БРИКС» дигән тема белән бәйле характерда);
4) хосусый принцип: грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге принцибы, чагыштырма принцип.
- Укыту ысуллары: репродуктив, аңлату-күрсәтү.
- Укыту алымнары: таблица белән эшләү, грамматик биремнәр, уен.
- Дәреснең төре: катнаш.
- Җиһазлау: «Мини-БРИКС» дигән слайд, төрле илләрнең фотолары, музыка.
Укучылар төрле милләт киемнәреннән ярымтүгәрәк рәвештә җыелып утыралар. Халыклар: гарәп-фарсы, рус, немец, инглиз, итальян, голланд, испан, француз, кытай, япон, татарлар һәм бу халыкларның флаглары, киемнәре, ашлары.
Дәрес планы
I . Оештыру
II. Актуальләштерү этабы
III. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру
- Илләргә сәяхәт.
- Белемнәрне ныгыту этабы.
- Таблица белән эшләү.
- Карточкалар белән эш.
- . «Сандыктагы күчтәнәч» уены.
- Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
Дәрес барышы
I . Оештыру
Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм укучылар! Здравствуйте! Hello! مرحبًا 你好 Bonjour
Бүген безнең күптелле гимназиябезгә бик күп кунаклар килде. Алар илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән җыелганнар. Төрле чит илләрдән килгән һәм билгеле бер максатны күздә тотып җыелган башлыклар җыены ничек дип атала?
II. Актуальләштерү
Укучылар. Мини-БРИКС.
Укытучы. БРИКС нәрсәне аңлата?
Укучылар. БРИКС – бер максатка берләшкән илләрнең җыены: Бразилия, Россия, Индия, Кытай, Согуд Гарәбстаны. Соңгы җыен – XVI саммит Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр узды. Казанда 22 илдән аның башлыклары җыелды.
III. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру
Укытучы. Хәзер, әйдәгез, безнең Мини-БРИКСка җыелган кунакларга сүзне бирәбез, алар үзләре белән таныштырып китсеннәр. (Һәр укучы кайсы илдән килгән шул телдә исәнләшә, исемен һәм кайсы илдән килгәнен әйтеп китә.)
Укытучы. Игътибар иттегезме, без кунаклар сөйләгәнне аңламасак та, аларның сөйләгәннәреннән чамалый алабыз. Ни өчен?
Укучылар. Таныш сүзләр, уртак сүзләр бар. (Бергә.)
Укытучы. Киләсе слайдка игътибар итәбез. Укыйбыз.
Укытучы. Сары белән бирелгән сүзләрнең мәгънәсен аңлыйбызмы?
Укучылар. Әйе. (Бергә.)
Укытучы. Ни өчен?
Укучы. Татар теленә башка телдән алынган сүзләр. (Бергә.)
Укытучы. Аларны без үткән дәрестә нинди сүзләр дип атадык?
Укучылар. Алынма сүзләр. (Бергә.)
Укытучы. Бүгенге җыенга нинди максат белән җыелдыгыз?
Укучылар. Татар телендә чит телдән кергән сүзләрнең ни дәрәҗәдә кулланылышын белү өчен. (Бергә.)
- Белемнәрне беренчел ныгыту.
- Таблица белән эш (бөтен класс белән эшчәнлек).
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, таблицага карап, искә төшереп китәбез һәм хәтердә яңартып алабыз.
3. Карточкалар белән эш.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, тактада бирелгән илләрне алардан алынган сүзләр белән берләштерәбез. Барыбыз да такта янына чыгып, бирелгән карточкаларны илләре янына урнаштырабыз.
Нәтиҗә ясала:
– гарәп-фарсы сүзләре —әт, -ат , -ят кушымчалары -и ,-ый формалы нисби сыйфатлар; фарсы сүзләрендә -ханә, бә- (би); -нә, -стан, -кяр (гәр), — анә, -дар булу белән аерылып торалар;
- рус теленнән кергән сүзләрне сүзләр охшашлыгы белән аерабыз;
- инглиз теленнән икәнен —дж тезмәсе, -инг формасы күрсәтә;
- немец теленнән икәнен —шт һәм -шп тезмәләре, ахырында -мейстер кисәкчәсе аша беләбез;
- француз сүзе икәнен -уа, -уэ, -аж, -яж, — ер, -анс тезмәләре күрсәтә;
- грек яки латин теленнән икәнен сүз азагында -ум, -ус, -ция, -тор, -ент кисәкләре латин теленнән;
- сүздә -ос кисәге – грек сүзе;
– итальян теленнән алынган сүзләр и-е, -ио, -о авазларына тәмамланалар.
- «Сандыктагы күчтәнәч»
Укучы. Мин сезгә Согуд Гарәбстаныннан күчтәнәч алып килдем.
Укытучы. Рәхмәт, Марсель. Монда нәрсәләр бар? Сүзләр алып килгән Марсель. Нишләргә моның белән?
Укучы. Һәрбер укучы 5 сүз алып, аның кайсы телдән алынганын әйтә һәр дөрес җавапка 10 балл бирелә.
Уен уйнала. Баллар сана.
Укытучы. Укучылар, сез үзегезнең җыелган балларыгызга җыен тәмамлангач, тәмле БРИКС чәкчәге ала аласыз.
- Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
Укытучы. Әйдәгез, җыеныбызга нәтиҗә ясыйк. Слайдта мәкаль-әйтемнәр һәм канатлы сүзләр бирелгән. Шуларның кайсысы бүгенге җыеныбызның максатын ача.
Телләр белгән – илләр гизгән.
Татарга тылмач кирәкми.
Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен. (Каюм Насыйри)
Укучылар. Барысы да.
Укытучы. Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз.
Укучылар. Алынмаларны белү, шул телдәге халык белән аралашу өчен кирәк. Күп телләр белгән кеше чит илләрдә сәяхәт итә ала. Моның өчен безгә татар телен камил белү кирәк.
Укытучы. Шуның белән җыеныбыз тәмам. Рәхмәт игътибарыгызга! БРИКС чәкчәгеннән тәмләп авыз итегез!!!!
Дәрес Салават Фәтхетдинов башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән тәмамлана (Роберт Рәкыйпов сүзләре, Роберт Андреев көе)