Туганлык

Туганлык

(Р.Фәхреддин мирасын сыйныф сәгатьләрендә куллану)

Әлфинә Гайфуллина,

Нурлаттагы

 4 нче урта мәктәпнең

 туган тел һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат. Туганлык төшенчәсен ачыклау. Р. Фәхреддин нәсыйхәтләре, хәдисләр, музыка сәнгате һәм татар халык иҗаты аша укучыларда туганнарына карата  хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү. Туганлык атамаларын барлау, аларны истә калдыру һәм сөйләмдә куллану.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Үзмаксат кую, мөстәкыйль фикер йөртү; классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү, диалог төзүдә, коллективта  фикер алышуда катнашу; уку мәсьәләсен кабул итү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу; тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау.

Җиһазлау: Татар  теленең аңлатмалы сүзлеге, Р.Фәхреддиннең «Балаларга үгет нәсыйхәт» китабы, карточкалар, аудио–-видео язмалар,  презентация.

Оештыру моменты.

Исәнләшү.Уңай психихологик халәт тудыру.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте булдыру.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

– Дәресебезнең темасын ачыклау өчен, укучылар, мин сезгә бер хәдис сөйлим. Дәрестә  нәрсә турында сөйләшүебезне шуннан аңларсыз.

Хәди́с – Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мөселманнар өчен Ислам динен тоту кагыйдәләре турында әйткән сүзләре, хуплаулары, карары, гамәле.

Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа галәйһиссәламнән: «Йә расүл Аллаһ, минем бар туганнарым, кемнәргә мин яхшылык эшлим – алар начарлык белән кайтара. Мин аралашырга телим – алар ераклаша. Мин аларга сабырлык күрсәтәм, ләкин алар миңа карата битараф, күрәселәре дә килми. Ни эшләргә?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез: «Үзеңнең изгелегеңне дәвам ит, гөнаһлары үзләренә язылыр», – дип җавап биргән.

  1. Дәреснең темасын ачыклау.
  • Димәк, бүгенге дәреснең темасы… (туганлык )

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1.– Укучылар,  сезнеңчә,  нәрсә ул туганлык? Сез аны нәрсәдә күрәсез?

– Хәзер Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән карыйк әле, безнең җавапларыбыз туры килә микән?

– Туганлык

1. Кардәшлек 2. күч. Үзара дуслык, бердәмлек

Нәтиҗә: Туганлык ул – бердәмлек, дуслык.

– Игътибар иткәнсездер, сезнең фикерләр галимнәребезнең фикерләре белән туры килә.

«Ни өчен без туганнарны  хөрмәт итәргә тиешбез?» дигән сорауга җавап табу.

  1. – Укучылар, әйдәгез әле, күренекле галим Р.Фәхреддиннең туганлык турында әйткән фикерләрен дә тыңлап үтик.

«Туганнарыгыз ата-аналарыгыздан соң иң якыннарыгыздыр. Алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз. Олы яшьтәге туганнарыгызга итагатьле булыгыз, сүзләрен тыңлагыз. Кечкенәләренә карата рәхим шәфкатьле булыгыз», – ди. Ул үз хезмәтләрендә туганлык хакын хаклауның кыйммәтен әнә шулай зур бәяләгән. Р. Фәхреддин үскән гаиләдә 6 бала булган. Гаиләсе тату яшәгән. Аларда һичбер вакыт каты сүз булмаган,  алты бала бер-берсен бөтен гомер буенча яратып, әти-әниләрен санлап гомер иткәннәр. Шуңа да Р.Фәхреддин үз хезмәтләрендә безне туганнарга карата мәрхәмәтле булырга чакыра.

– Укучылар, сез туганнарыгыз белән үзара ничек яшисез? Аларга карата нинди кадер-хөрмәт күрсәтәсез?

Нәтиҗә: Туганыңа карата мәрхәмәтле бул!

  1. Татар халкының туганлык турында бик күп мәкальләре бар. Әйдәгез, алар белән танышып үтик. Хәзер без сезнең белән төркемнәрдә «Башы бар, ахырын тап.» уенын уйнап алырбыз.
1 нче төркем 2 нче төркем
Туган бар җирдә… Туган кадере – .., тун кадере – …  .
Туганлык кадерен белсә –…, әгәр белмәсә –…  . Туганнар татулыгы … … .
Туганыңа авыр сүз әйтмә, … … … … . Туганың яман булса да, … … …
Башыңа бәла төшкәндә … Җиде авылда җиде  …
Дөресен сайлап ал!

туганыңны танырсың, ярдәм бар,туган ул, әче суган ул, йөрәге әрнесә ят булыр

Дөресен сайлап ал!

кардәшең булсын, аерылгач, ертылгач, байлыктан артык, исән  –әман булсын

–Укучылар,  мәкальләргә карата сезнең фикерегез ничек?

Һәр төркем үзе төзегән мәкальләрнең мәгънәсен аңлата.

  1. «Туганннарның хакларын үтә…» (Коръән аяте. Исра –26). Р.Фәхреддин шул изге сүзләрне куәтләп: «Үзләре әйткәнне көтмичә, туганнарыгызның һәр изге эшләрендә ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән игелекләрне кылуда үзегезне кызганмагыз», – ди.

Нәтиҗә: Туганыңа карата игелекле бул!

– Әйе, туганнарыбызга карата игелекле булсак, дәрәҗәбез, тормышыбыз, байлыгыбыз һәм сәламәтлегебез дә шулкадәр арта торган булачак.

  1. Ял минуты. Салават Фәтхетдинов башкаруында «Туганымның хәлен белдем әле» җырын тыңлау.

– Укучылар, җыр сезгә ошадымы? Җырны тыңлаганда, сез нинди хисләр кичердегез?

Нәтиҗә: Туганыңның хәлен бел!

– Бүген хәтта диннән ерак булган фәлсәфәче, психолог галимнәр дә: «Туганнары белән ешрак аралашып яшәгән кешеләрнең тормышлары яхшырак бара, мәшәкатьләре җиңелрәк чишелә», – ди.

  1. – Элек-электән татарларда гаилә әгъзаларына төрле матур исемнәр белән эндәшү киң таралган. Ике гаилә кушылгач, ул исемнәр тагын да арткан. Олыны олы, кечене кече итүнең матур үрнәге булган ул. Хәзер әлеге күренеш югалып бара. Барысына да исем белән генә эндәшәбез – абыймы, җиңгиме, җизниме – барыбер.

Шулай да кем кемгә кем була соң? Тикшереп карагыз әле?

(Экранда)

Абзый – әти-әнинең абыйсы (дядя)

Җиңги – шул абыйның хатыны (тётя)

Түти, түткәй – әти-әнинең апасы (тётя)

Җизни –түтинең ире (дядя)

Каенана – ирнең яки хатынның әнисе (свекровь, теща)

Каената – ирнең яки хатынның әтисе (свекр, тесть)

Каенага – ирнең абыйсы (деверь)

Каене – ирнең энесе (деверь)

Кайнигәч – ирнең апасы (золовка)

Каенсеңел – ирнең сеңлесе (золовка)

Каенага – хатынның абыйсы (шурин)

Каениш – хатынның энесе (шурин)

Каенапа – хатынның апасы (свояченница)

Балдыз – хатынның сеңлесе (свояченница)

Баҗа – хатынның сеңлесенең яки апасының ире (свояк)

Кияү – кызның ире (зять)

Килен – улның хатыны (сноха)

Килен – эненең хатыны (неветстка)

Тудыка – туганнан туган (двоюродный брат, сестра)

Тудыканың улы – двоюродный племянник

Тудыканың кызы – двоюродная племянница

Кода ­– килен яки кияүнең әтисе (яки ир туганнары)

Кодагый – кияү яки киленнең әнисе

Кодача – кияү яки киленнең хатын-кыз туганнары.

– Хәзер гаиләдәге «статус»ыгызга туры килгән исемнәрне әйтегез.

  1. – Укучылар, туганлык мөнәсәбәтләре чагылган нинди әсәрләр беләсез?

(Укучыларның җавабы)

– Әйе, әдәбиятта, музыка сәнгатендә, халык иҗатында, тормышта туганлыкка мисаллар бик күп.

  1. Өй эше. 1. «Туганлык җепләре» дигән темага сочинение язарга;
  2. Туганлык турында мәкальләр өйрәнергә;
  3. Туганлык атамаларын кабатларга.
  4. Рефлексия

– Дәрес сезгә ошадымы?

– Нинди уку мәсьәләсе куелган иде?

– Күренекле галим Р.Фәхретдин туганлык  турында нинди нәсыйхәтләр  язып       калдырган?

  • Туганнар үзара ничек яшәргә тиеш?

                                  Дәреснең моделе