Язучы Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча телеквест

Язучы Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча телеквест

(Татар төркемендә  класстан тыш чара)

Фирдәүсә ШӘРИФҖАНОВА

Зөлфия ШӘЙХЕТДИНОВА

Казандагы 14 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты  укытучылары

 

Кереш сүз

Балаларны туган теленә нәтиҗәле өйрәтү – бүгенге көннең заман таләбе. Телгә өйрәтү – катлаулы эш. Белемнең сыйфаты укучының кызыксынып укуына бәйле. Шуңа күрә, укучылар телне кызыксынып өйрәнсен өчен,  без  татар төркемнәрендә белем алучы балалар белән даими рәвештә  төрле интеллектуаль уеннар, квестлар оештырабыз. Интеллектуаль уенны  өйрәнгән теманы ныгыту дәресендә яки класстан тыш чара итеп үткәрергә мөмкин. Укучыларның тел фәне белән кызыксынуларын арттыруда интеллектуаль уеннар зур әһәмияткә ия. Эшнең бу төре укучының телләр өйрәнергә омтылышын арттыра. Балалар бик дәртләнеп, зур теләк белән мондый чараларда катнашалар. Интеллектуаль уеннар барышында төрле биремнәргә җавап эзләү укучыларның белемен тагын да тирәнәйтә, балаларның сөйләмен кызыксынып, нәтиҗәле үзләштерүдә нигез булып тора, укучыларның белем – күнекмәләргә ни дәрәҗәдә ия булуына җавап бирә.

Интеллектуаль уеннар балаларның сөйләм телен һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерүдә  дә уңышлы: балаларда телгә, аның күренекле шәхесләренә, гореф-гадәтләренә  дә кызыксыну уята. Укучыларның белемнәрен тикшерү, ныгыту максатыннан мин үз эшемдә еш кына уен алымнарыннан файдаланам. Ул укучыларның фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә, аларның кызыксынучанлыгын арттыра, фәнне яратып үзләштерергә этәргеч бирә.

Квест уены Аяз Гыйләҗев иҗатына багышланган үрнәгендә тәкъдим  итәбез. Әлеге уен урта яисә өлкән  класс укучылары белән үткәрелә.

Барышы

Планлаштырылган нәтиҗәлелек:

Метапредмет: команда белән эшләү күнекмәләрен булдыру.

Предмет: татар халкының күренекле шәхесләренең берсе – язучы  Аяз Гыйләҗев турындагы мәгълүматларын баету.

 Шәхескә кагылышлы: укучыларда татар язучыларына карата кызыксыну, ихтирам уяту.

 Материал: Аяз Гыйләҗевнең төп басма китаплары, Интернет челтәрләреннән алынган мәгълүматлар.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация.

Һәр команда бишәр уенчыдан тора. Алар арасында берсе – капитан. Уенны укытучы алып бара, аңа бүтән сыйныф яисә төркем укучылырыннан, яисә укытучылардан төзелгән жюри әгъзалары ярдәм итә: командаларның җавапларының дөреслеген тикшерә, махсус тактага баллар куеп бара, вакытка күзәтчелек итә.

Әлеге интеллектуаль уен биш этаптан тора:

  1. «Кем җитезрәк?»
  2.  «Кем зирәк?»
  3.  «Кем өлгер?»
  4.  «Тәвәккәл  һәм тапкыр.»
  1. «Кем сөйләргә ярата?»

I этап   Кем җитезрәк?

          Командалар җирәбә салу юлы белән сораулар язылган конвертлар ала. Һәр конвертта

5 сорау. Алар уенчылар арасында таратыла. Командаларның һәр уенчысы каршы торучы команданың уенчысына тапшырылган сорауны бирә. Һәр дөрес җавапка 1 балл языла.

I командага сораулар:

          * Аяз Гыйләҗевнең туган елы кайчан? (1928 ел 17 гыйнварында)

* Язучының әтисенең исемен әйтегез. (Мирсәет)

*  Бала чагы һәм мәктәп еллары кайда уза (Зәй районының Югары Баграж авылында)

* Язучы Аяз Гыйләҗев 1972 елда нинди әсәрләр иҗат итә (Язгы кәрваннар һәм Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәятисемле ике повесть яза)

* Ничәнче елдан Аяз Гыйләҗев Язучылар берлеге әгъзасы була?(1961 елдан)

II командага сораулар:

 * Аяз Гыйләҗев кайда туган?(Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында)

*Аяз Гыйләҗевнең әнисенең исемен әйтегез. (Мөгаттәрә)

 * Аяз Гыйләҗев ничәнче елны Казанга килә һәм кая укырга керә? (1948 елны Казанга килә һәм университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә)

 * Язучының кайсы әсәре шәхси тормышына – сәяси тоткынлыкта үткәргән гомеренә багышланган? («Йәгез, бер дога!»  исемле роман-хәтирәсе 1993 елда языла)

 * Язучының кайсы әсәрләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә («Җомга көн , кич белән» һәм «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары өчен )

II этап  Кем зирәк?

Аяз Гыйләҗев – әдәбиятыбызның төрле тармакларында ут уйнаткан язучы. Ул – күренекле прозаик, үзенчәлекле драматург та.  Язучының иҗат эшчәнлегендә драматургия жанры зур урын били. Аның каләме белән кырыктан артык исемдә комедия, трагедия һәм драмалар язылган. Язучының драматик әсәрләре җыентыкларын сайлап алыгыз.  Биремне үтәү өчен 2 минут вакыт бирелә. Һәр дөрес җавапка 1 балл языла.

          «Җиз кыңгырау», «Дүртәү», «Пьесалар», «Өч аршын җир», «Зәй энҗеләре», «Кар астында кайнар чишмә», «Берәү», «Урталыкта», «Язгы кәрваннар» ,«Мең чакрым юл», «Әгәр бик сагынсаң»,  «Җомга көн, кич белән», «Әтәч менгән читәнгә», «Дус кызым кияүгә чыга»,  «Балта кем кулында?», «Яра».

 Көтелгән җавап: «Пьесалар» (1969), «Җиз кыңгырау» (1975), «Кар астында кайнар чишмә» (1979), «Әгәр бик сагынсаң» (1984), «Дус кызым кияүгә чыга» (1988)

III этап  Кем өлгер?

     Һәр командага жирәбә салу юлы белән конверт бирелә. Аларда язучының әсәрләреннән өзекләр бирелгән. Бу өзек  язучының кайсы әсәреннән һәм анда кайсы персонаж сурәтләнгән? Командаларга 2 минут  вакыт бирелә, һәр дөрес җавапка 1 балл куела.

1.Уйлыйм-уйлыйм да ышанырга да, ышанмаска да белмим: каян килде миңа шул хәтле бәхет?! Сугышның беренче аенда ук ятим калып, тол ананың сыңар канаты астында, туйганчы аш ашамыйча, күңел юанырлык кием кимичә, кайчагында кимсенеп тә, кайчагында чамасыз гарьләнеп тә яшәп килгән сынык күңелне нишләттең, Әдилә?! Гомер онытырлык итмәдең… (Ибраһим,  «Язгы кәрваннар» повесте.)

  1. Тормыш бик кинәт үзгәрде, тормыш күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә, ике күрше арасында еллар узып ныгыган дуслыкны да чәлпәрәмә китерде. Хәзер алар бер-берсенә йомышка бөтенләй йөрмиләр. Бәрәңгене аерым утырталар, аерым алалар. Ике арадагы читәннең кемнеке икәнен онытып бетергәннәр иде, читән тагын метр ярымга биегәйгәч кенә ….. неке икәнлеге исләренә төште. (Сәләхетдин, «Әтәч менгән читәнгә» повесте.)

IV этап   Тәвәккәл  һәм тапкыр

Командаларның капитаннары өстәлдән берәр фотосурәтләр тартып ала һәм шул рәсем буенча һәр команданың уенчылары чиратлашып, уйлап җөмләләр төзи.

Кайсы команданың җөмләләреннән мәгънәле һәм тулы хикәя килеп чыга, шул командага

5 балл бирелә. Әлеге этапның биремен үтәү өчен һәр командага 5 минут вакыт бирелә.

 

 

V  этап  –  “Кем сөйләргә ярата?”

         Соңгы этапта капитаннар “Тылсымлы капчыктан” темаларның исемнәрен тартып чыгаралар. Бирелгән темага карата 3 минут эчендә тулырак мәгълүмат  бирә алган команда 5 бал җыя. Шушы этап белән уен төгәлләнә. Уенга алып баручы укытучы нәтиҗә ясый.

      Якынча темалар:  

  1. Аяз Гыйләҗев – Татарстанның халык язучысы
  2. Аяз Гыйләҗев – драматург
  3. Аяз Гыйләҗевнең әдәби иҗаты турында замандашлары
  4. Гыйләҗевләр гаиләсе

 

Кулланылган әдәбият исемлеге:

Әсәрләр: Биш томда. – Казан: Татар кит. нәшр., 2002.

Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Биобиблиографик белешмәлек. Беренче китап/Р.Н. Даутов.–Казан: Мәгариф, 2006.–223 б.

Аяз Гыйләҗев: Истәлекләр / [Төз. И. Гыйләҗев].– Казан:Татар.кит.нәшр., 2006.–271 б.

Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәкт. 8 нче сыйныфы өчен дәреслек. 2 кисәк. [Ф.Ә. Ганиева, Ч.Р.Рамазанова].– Казан: Мәгариф, 2015.–231 б.