Учагыңда утың сүнмәсен

Учагыңда утың сүнмәсен

(Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясе буенча

8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес)

Роза ТЯМАВЕВА

Нурлаттагы

2 нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Максат:

Дидактик максат. Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әдәби әсәре буенча алган белемнәрне билгеле бер системага салу, алдагы дәресләрдә өйрәнгәнне ныгыту, анализлау, сөйләм телен үстерү.

Үстерелешле максат.Укучыларны «Әйтелмәгән васыять»  әсәрендә күтәрелгән проблемалар, аларның чишелеше белән таныштыру, Акъәби васыятьләренең әйтелмичә калу сәбәпләрен ачыклау.

Тәрбияви  максат.Укучыларда ягымлылык, җылы караш, әти–әниләргә карата хөрмәт, гореф–гадәтләргә, йолаларга җаваплылык, туган телне белү, ярату хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: Белемнәрне системага салу дәресе.

Җиһазлау: Проектор, компьютер, дәреслек, эш кәгазьләре.

УМК. Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина.Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен).9 нчы сыйныф.2 нче кисәк. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр., 2017.

 

Дәрес барышы.

I.Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.

Укытучы.

–Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Укучылар. Исәнмесез.

Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә кунаклар,

Хәерле көн барыбызга да!

Укытучы. Хәерле көн теләп, дәресебезне башлап җибәрәбез.Мин сезне татар әдәбияты дәресендә күрүемә бик шат!

Эшлекле дәрес, файдалы дәрес булсын ул. Дәрестә тырышыгыз, актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң акыллы укучылар!

II.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.

Укытучы. Укучылар, экрандагы рәсемнәргә игътибар белән карагыз әле. Нәрсә күргәннәрне һәрберебез шушы тәртип буенча әйтеп чыгыйк әле.

Укучылар. Әмирхан Еникинең портретын күрәбез. Ак яулыклы әбине күрәбез.

Укытучы. Ак яулыклы әбине татарларда тагын ничек дип йөртәләр?

Укучылар. Акъәби дип йөртәләр.

Укытучы. Акъәби тәрәзәдән карап кемнәрне көтә?

Укучылар. Балаларын көтә.

Укытучы. Әби кайда яши?

Укучылар. Әби авылда яши.

Укытучы. Бу рәсемдә нәрсә?

Укучылар. Казан астында янып торучы учак һәм дала.

Укытучы. Укучылар, бу рәсемнәрне карагач сездә нинди фикерләр туды?

Укучылар. Без күптән түгел генә укыган Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясе.

Укытучы. Димәк, без бүген сезнең белән дәрестә нишләрбез?

Укучылар. «Әйтелмәгән васыять» әсәрен укырбыз, сөйләрбез, сорауларга җавап бирербез, анализларбыз.

Укытучы. Дөрес укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән «Әйтелмәгән васыять» әсәрен йомгаклыйбыз. Әмирхан ага гасырлар аша безгә нәрсә әйтергә тели,нинди темаларны яктырта? Шул сорауларга җавап эзләрбез.

Сез  төркемнәрдә  эш кәгазьләрендә  3 бирем эшләрсез һәм  моның өчен дәрес ахырында үз үзегезгә бәя куярсыз.

Эшне башлыйбыз. Эш кәгазьләрегезгә авторны кем дип язып куябыз инде?

Укучылар. Әмирхан Еники

Укытучы. Әсәрнең исеме ничек? Жанры буенча нәрсә?

Укучылар.  «Әйтелмәгән васыять» хикәясе.

Укытучы. Әсәр ничек башланып китә? Татарстанның халык артисты Ирек Баһман укуындагы өзекне тыңлап китик әле.

Укытучы. Бу юллар әсәргә кереш музыка кебек яңгырый. Язучы үзенең туган ягын шундый матур итеп тасвирлый. Әмирхан Еникинең  дала буйлап кылганнар йөгерә дип әйтүе – безнең тормыш та шул кылганнар кебек йөгерә, әти-әниләр эшкә, балалар мәктәпкә ашыга, гомер шулай үтә, ашыгып иң кадерле кешеләребез турында онытабыз, кайтарып булмый торган, үкенечкә кала торган әйберләр турында искәртә кебек тоела.

Әсәр башында Акъәби кем белән очраша?

Укучылар. Авылның олы яшьтәге кешесе Миңлебай карт белән очраша.

Укытучы. Дөрес, укучылар. Иптәшләрегез әзерләгән өзекне тыңлап китик әле.

Укучылар.

Акъәби. Нихәл, арумы, Миңлебай агай?

Миңлебай карт. Ә, синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер! Каян кайтып киләсең болай?

Акъәби. Менә кизәк җыярга чыккан идем.

Миңлебай карт.Ә, и ярый, ярый… Казан астында утның өзелмәве яхшы. Йә, үзең ару гынамы соң?

Акъәби. Шөкер иде әле, тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп хәлем китеп тора.

Миңлебай карт. Авырма инде, син ялгыз кортка, карар кешең юк.

Акъәби.  Алладан вакыт җитмәгән булса, үтәр әле.

Миңлебай карт. Үтәр, Алла боерса, үтәр, бик күпне үткәрдек,– диде карт, ияк очында гына ябышып торган берничә бөртек ап-ак кылдай сакалын селкетеп.– Ярый, кортка, юлыңда бул! 

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Ничек матур итеп сөйләргә әзерләнеп килгәнсез.

Укытучы. Хәзер 2 төркемгә дә сорау. Миңлебай картның «Казан астында утның өзелмәве яхшы», – дигән сүзләре нәрсәне аңлата? Ут нәрсә символы булып тора? Дәрес азагына һәр төркем җавап әзерли, уйланып утыра.

Укучылар, бүгенге дәреснең темасы итеп  «Учагыңда утың сүнмәсен…» дигән юлларны алыйк әле.

III. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укытучы. Әйдәгез «Әйтелмәгән васыять» хикәясенең  сюжетларын искә төшерик. Эш кәгазьләрегездә беренче биремне эшлибез. Беренче төркем биремне укый.

Укучы. Сюжет сызыкларына туры килгән рәсемнәр өстенә санын куегыз.

Укытучы. Хәзер тикшерик. 2 нче төркем башлый. Дөрес булса плюс куегыз, дөрес булмаса минус куегыз.

  1. Акъәбинең авылдагы тормышы.
  2. Шәһәрдә авырып ятуы.
  3. Акъәбинең үлеме.

Дөрес, укучылар. Укучылар, җавапларыгыз буенча әсәрнең эчтәлеген аңлагансыз, хәтердә калдыргансыз дип аңлыйм.

Укытучы. Акъәбинең авылдагы тормышы турында кайсыгыз сөйли.

1 нче укучы. Акъәби авырып китә. Әбинең карты үлгән, балалары таралышып беткән. Акъәби өйдә берьялгызы, балаларының кайтуларын көтә. Алар сирәк кайталар, эшләре күп. Әбине күршеләре ташламый, керәләр, хәлен белешеп торалар, чәен куеп эчерәләр, кош-кортын карыйлар, өен җылыталар.

Укытучы. Укучылар, сезнең дә авылларда аерым яшәүче әби-бабайларыгыз бардыр бит?

Укучылар. Әйе, бар.

Укытучы. Сез алар янына еш кайта аласызмы? Сез булышасызмы, күршеләрме?

Укучылар.    ……..

Укытучы. Әйе, без әби-бабайларыбызга ярдәм итеп, аларны хөрмәтләп яшәсәк иде.  Авылда әбигә ярдәм итеп торучы хатын кем ул?

2 нче укучы. Күршедәге яшь хатын Гарифә.Ул Акъәбинең ашау-эчүен кайгырта, йорт-җирен карап тора. Карчыкның хәлен белешеп тора,  авыруның хәле бер дә алга бармагач, балаларына хәбәр итә.

Укытучы. Хәзерге тормышта Гарифәдәй кешеләр бармы? Без Гарифә ападан нәрсә өйрәнәбез?

Укучылар. Акъәбидәй ялгыз калган карчыкларга миһербанлы,игелекле булырга өйрәнәбез.

Укытучы. Әйдәгез әле,  “Шәһәрдә авырып ятуы” өлешенә күчик. Кайсыз бу турыда сөйләп китер.

3 нче укучы. Акъәби авылдашлары белән саубуллашып шәһәргә китә. Аерылып китү аңа бик тә кыен була.

     Менә ул шәһәрдә – балалары янында,бер бүлмәдә ята. Урын-җире чиста,тик әбинең җаны тыныч түгел. Әбинең кызы белән кияве яхшы гына яши. Аларга кунаклар килә, гөрләшеп утыра. Тик ялгыз бүлмәдәге карчыкка гына берәүнең дә исе китми.

Укытучы. Укучылар, туган яктан аерылып китү авыр булмасын өчен әти-әниләргә карата нинди эшләр эшләп өлгерергә кирәк?

Укучы. Олыларга игътибарлы, мәрхәмәтле булырга, яннарына кайтып йөрергә.

Укытучы. Балалар, сез әби-бабаларыгызга кем диеп эндәшәсез?

Укучылар. Әбием, бабам дип.

Укытучы. Татарча алар белән аралаша аласызмы соң?

Укучылар   …….

Укытучы. Укучылар, әсәрдәге Акъәбинең улы Суфиянның ничә баласы бар әле?

Алар әбиләре белән татарча сөйләшә алалармы? Ни өчен сөйләшә алмыйлар?

Укучылар.  Әти-әнисе балаларына татар телен өйрәтмәгән.

Укытучы.  Эш кәгазьләрендә 2 нче биремне эшлибез. Өзекне укып, төшеп калган сүзне уң якка язып куярга кирәк.

Укытучы. Нинди сүз килеп чыкты.

Укучылар. Тел дигән сүз.

Укытучы. Дөрес,укучылар. Моның белән Акъәби нәрсә әйтергә теләде икән?

Укучылар. Туган телебезне  белергә, хөрмәт итәргә.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Сезнең туган телебездз җавап биргән җапларыгыз миңа бик ошады. Туган телебезне яратыйк, саклыйк, өйрәник.

Укытучы. Менә без әсәрнең иң дулкынландыргыч, күңелдә аеруча авыр тәэсирләр калдырган «Акъәбинең үлеме» дигән өлешенә килеп җиттек. Табиблар балаларына

әниләренең тиздән үләсен хәбәр итәләр. Шул турыда сөйләгез әле.

4 нче укучы. Балалары әниләрен больницага озаталар. Ләкин күп тә үтми, Акъәби васыятен әйтә алмыйча,үлеп китә.

     Балалары әниләренең соңгы васыятен үтәмиләр. Алар мулла чакыру, җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булалар. Акъәбине “заманча гына” әзерлиләр.Чиста күлмәген кидерәләр, башына ак яулык бәйлиләр,әбине кечкен кызыл табутка салалар. Табутны кабергә төшергәндә, кызы Гөлбикә бик каты елый….

Укытучы. Әйе, балалары зур кешеләр булса да, әниләренең соңгы васыятен үтәмиләр.

Васыять нәрсә дигән сүз ул?  «Әсәрнең исеме Әйтелмәгән васыять» дип атала. Ни өчен? Укытучы. Васыять  сүзенә аңлатманы карап китик.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектакле премьерасын өзек. Акъәби ролен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина.

Укытучы.  Нинди васыять турында сүз бара?

5 нче укучы. Акъәбинең балаларына бик күп истәлекләрен сөйләп калырга, сандыгында әзерләп куйган, ата-бабаларның төсе итеп саклаган кадерле кайбер нәрсәләрен балаларына төсе итеп калдырырга тели, ләкин аны тыңларга теләүче табылмый. Теләге булган якыннары да әбинең телен аңламый… Васыятен Акъәби әйтә алмыйча үлә.

Укытучы.  Әсәрнең ахырында Миңлебай карт: «Кайтыр, насыйп булса кайтыр… Ә син учагың карый тор, учагың… Учагыңда утың сүнмәсен»,– ди күрше хатыны Гарифәгә. Ни өчен Миңлебай карт: «Учагыңда утың сүнмәсен»,– ди. ?

6 нчы укучы. Миңлебай карт Акъәбинең ялгызлыгын аңлый,нигезнең бетәчәген искәртә. Балалар туган җиргә кайтсыннар, нигезне ташламасыннар, учакны сүндермәсеннәр, гореф-гадәтләрен, йола-тарихын онытмасыннар, сакласыннар иде.

Укытучы. 3 нче биремне  эшлибез. Укыгыз әле.

Укытучы. Әйе, укучылар, җавапларыгыз бик дөрес. Учак – ул яшәү, өмет, яктылык символы. Гаилә учагы, милләт учагы беркайчан да сүнмәсен, гел яктыртып кына торсын. Без үткәнебезне дә, туган нигезне, телне, йола һәм гореф-гадәтләрне онытмыйк!

IV.Рефлексия.

Укытучы. Укучылар, без дәреснең ахырына килеп җиттек.

V.Өй эше.

Укытучы.

  1. 1. Акъәби образы турында сочинение языгыз.
  2. Әбиегез турында презентация ясап килегез.
  3. Татар халкының бер йоласы турында материал туплагыз.

Укытучы.

Әмирхан Еники «Әйтелмәгән васыять» әсәре белән безгә нәрсә әйтергә  теләде икән? Күңел сандыгыбызга нәрсәләр салып китәрбез икән?  Дәресебезне «Учагыңда утың сүнмәсен» дип башлаган идек, шуның белән тәмамлыйбыз. Безнең дә, сезнең дә  күңелләребездә, йөрәгебездә  әти-әниләргә, кешеләргә карата  мәрхәмәтлелек, туган җиргә мәхәббәт, туган телне белү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәтләү учагыбыз сүнмәсен иде.

Бүгенге дәрестә күтәрелгән темаларны әйтеп китик әле.

Укучылар.

– Әти-әниләргә хөрмәт ;

– Туган җирне ярату;

– Туган телне белү;

– Кешелекле булу;

– Гореф-гадәтләрне онытмау;

– Йолаларны хөрмәтләү;

– Авылны онытмау;

– Милләт язмышына битараф булмау.

Укытучы. Укучылар, җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сез барыгыз да тырышып эшләдегез, актив булдыгыз.Үзегезгә дәрес өчен нинди билге куяр идегез? Дәрес файдалы булгандыр дип уйлыйм. Сүзнең күңелләрегез саф булсын. Буыннарны бәйләп торучы гаилә учагы сүнмәсен. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!