Минем гаиләм
Минем гаиләм
(Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты)
Фирзия МИННЕБАЕВА,
«Биектау «Байгыш»
балалар бакчасы» тәрбиячесе
Максат: балаларның гаилә турындагы белемнәрен ныгыту, үз гаиләсе белән горурлану хисе тәрбияләү.
Бурычлар:
Тәрбияви бурыч: балаларда әти-әниләренә, әби-бабайларына карата хөрмәт, бердәмлек һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычлары: балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын баету, активлаштыру, табышмаклар чишү белән кызыксындыру.
Үстерешле бурычлар: сөйләм телен камилләштерү, балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлар: «тылсымлы» тартма, конвертлар, гаилә әгъзалары төшкән пазллар (бабай, әби, әти, әни , малай, кыз), туп, медальләр.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! (Салмак кына музыка уйный. Ишек шакыган тавыш.)
Матур йортлар төзибез,
Шаулап, гөрләп яшибез.
Ишек шакый кемнәрдер,
Почтальон апа килгәндер…
Балалар, карагыз әле, безгә почтальон «тылсымлы» тартма калдырган. Аның эчендә нәрсә бар икән, әйдәгез карыйк әле.
Балалар. Хат.
Тәрбияче. Әйе, балалар, зур хат. Ачып карыйк булмаса. Эчендә аның конвертка салган биш хат. Хат эчендә гел пазллар. Бу пазлларны без җыярбыз, балалар. Әйдәгез әле, парларга бүленеп, өстәлләр янына басыгыз, мин сезгә конвертларны өләшермен. Балалар, бер-берегезгә ярдәмләшеп, бердәм булып эшләргә кирәк. Әйдәгез, эшкә керешик.
Уен «Гаилә әгъзаларын төзе»
(Һәр конверт эчендә гаилә әгъзаларының пазллары бирелә. Балалар парлашып гаилә әгъзаларының рәсемнәрен төзиләр.)
Тәрбияче. Балалар, булдырдыгызмы? Айлина-Амирхан, сезнең нәрсә килеп чыкты?
Балалар. Безнең бабай килеп чыкты.
Тәрбияче. Рания-Самат, сезнеке кем?
Балалар. Безнең әби килеп чыкты.
Тәрбияче. Рамазан-Мәдинә?
Балалар. Безнең әти.
Тәрбияче. Зәринә-Раилә, сезнең?
Балалар. Безнең әни килеп чыкты.
Тәрбияче. Камил-Инсаф?
Балалар. Безнең малай.
Тәрбияче. Ризат-Нәзилә, сезнең нәрсә килеп чыкты?
Балалар. Безнең кыз.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Урындыкларга утырыгыз әле.
Безнең бу рәсемнәрне нинди бер сүз берләштерә икән, сез ничек уйлыйсыз?
Балалар. Гаилә.
Тәрбияче. Әлбәттә, гаилә. Балалар, сезнең дә һәрберегезнең гаиләсе бар. Айлина, сезнең гаиләдә кемнәр яши?
Айлина. Әти, әни, абый һәм мин.
Тәрбияче. Ризат, сездә кемнәр яши?
Ризат. Әти, әни, сеңлем, мин.
Тәрбияче. Дөрес, Ризат, булдырдың. (Берничә баладан сораштыра.)
Хәзер фонетик зарядка ясап алабыз:
Ни-ни-ни – Бу минем әни, (балалар кабатлый)
Ти-ти-ти – Бу минем әти,
Бай-бай-бай – Бу минем бабай,
Би-би-би – Бу минем әби,
Ам-ам-ам – Бу минем апам,
Бый-бый-бый – Бу минем абый.
Балалар, әни, әти, абый, апа, әби, бабай – бик якын кешеләр. Гаиләдә яшәүчеләр бер-берсен яраталар. Әйдәгез, балалар, сезнең әти-әниләрне ничек яратуыгызны ягымлы сүзләр белән әйтик әле. Минем яныма түгәрәк ясап басыйк та «әни» сүзен ягымлы итеп әйтеп күрсәтик. (Әнием.)
Туп белән уен «Ягымлы сүзләр»
(Балалар белән туп белән уен уйнала. Балага туп ыргытыла, әни-әнием, әти-әтием, әби-әбием, бабай-бабаем, апа-апам, абый дип кабатланыла.)
Хәзер мин җөмләнең башын әйтәм, туп тоткан кеше, гаиләдә бу эшне кем башкарганын уйлап, җөмләне дәвам итәргә тиеш. Мәсәлән, эшкә бара … ? Кем безнең эшкә бара? (Әти, әни.)
Туп белән уен оештыру: «Гаиләдә кем нәрсә эшли?»
(Җөмләне дәвам ит: әти, әни, әби, бабай, апа, абый, мин.)
Эшкә бара – тегә –
Акча эшли – дәресләрне тикшерә –
Кибеткә бара – гөлләргә су сибә –
Ашарга пешерә – кер юа –
Тузан сөртә – савыт-саба юа –
Җыештыра – үтүкли –
Уйный – укый –
Тәрбияче. Булдырдыгыз, афәрин! Хәзер, балалар, урындыкларга утырыйк, ял итеп бармак уены уйнап алабыз.
Бармаклар уены
Бабай алды барабан,
Әби алды бөтерчек,
Әти алды машина,
Әни алды сикергеч,
Мин аламын зур бер туп,
Уйныйм, тупны сикертеп.
Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бүген нинди темага сөйләштек әле? Игътибар белән тыңладыгызмы мине? Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм. Сез аларга җавап бирергә тиеш. Кем дөрес итеп жавап бирә – шуңа медаль.
Табышмаклар
Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.
Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. Кем ул? (Әби)
Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул.
Йөзе нурлы айдай… Кем дисезме? Ул минем (бабай).
Пешкән ашны ашамыйча, әни белән икәүләп,
Кемне көтәбез кичтән ике күзләп, дүрт күзләп? (Әти)
Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый әллә ни.
Кем соң аны белми? Ул бит минем (әни).
Тәрбияче. Дөньяларда яшәү рәхәт, туганнар бергә булса;
Гаилә учагы hәрвакыт безне җылытып торса.
Тормыш җиңел бергәләшеп, тату торганда.
Янәшәдә әти белән әни, әби белән бабай булганда!
Балалар, гаилә ул – иң олы таянычыбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.
Балалар, без төркемебездә дә, гаиләдә кебек, дус-тату булырга тиеш.
Бүген без гаиләдә булганнарның бик якын кешеләр икәнен белдек, шулай бит? Сез үзегезгә бүгенге шөгыльдән тагын нәрсә истә калдырдыгыз? Балалар, өегезгә кайткач, бу турыда кемнәргә сөйләрсез?
Балалар. Әнигә, әбигә, бабайга, апага, энемә, әтигә.
Тәрбияче. Балалар, шөгыльдә катнашканыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Булдырдыгыз, афәрин! Мин сезгә өегезгә кайткач, үзегезнең гаиләгезнең рәсемнәрен ясарга тәкъдим итәм. Киләсе шөгыльгә алып килерсез.