Картаймасын әле әниләр!

Картаймасын әле әниләр!

(Татар төркеме. VIII сыйныф)

 

Эльмира САДРИЕВА,

Казандагы 167 нче урта  мәктәпнең

 татар  теле  һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1. Белем бирү: Разил Вәлиевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү. «Нигә, әни, нигә картаясың?» шигырен өйрәнү. Лирик герой, строфа, инверсия, риторик сорау төшенчәләре турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

2. Фикерләүне, күнекмәләрне үстерү: укучыларның иҗади фикерләү, сөйләм телләрен, танып белү активлыгын үстерү; сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

3. Тәрбия бирү: укучыларда әниләренә карата ярату, хөрмәт итү хисен, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү; алган белем һәм күнекмәләрне тормышта кулланырга омтылыш  булдыру.

Бурыч: шигырь анализлый  белү күнекмәләрен үстерү;  укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү; алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кул­ланырга өйрәтү;  аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү; дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә һәм үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартла­рында куллана белергә өйрәнү; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә омтылу; әниләргә карата хөрмәт, әхлакый сыйфатлар булдыру.

Предмет буенча:  Разил Вәлиевнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача белешмә алу; «Нигә, әни, нигә картаясың?»  шигыренең эчтәлеген аңлау, анализлый  белү; әдәбият теориясе буенча (лирик герой, строфа, инверсия, риторик сорау) белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү.

Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәтү.

Төп төшенчәләр: лирик герой, строфа, инверсия, риторик сорау, әни, картлык.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, татар теле, җыр һәм рәсем сәнгате.

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә,  индивидуаль.

Чыганаклар: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 8 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1–2 нче кисәк/Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина. – Казан: «Мәгариф – Вакыт» нәшр.

Өстәмә: презентация, ноутбук, Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

 

 

Дәрес эшкәртмәсе

 

Дәрес этаплары

1.Оештыру. Мотивлаштыру

Исәнләшү. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру. Укытучы һәм укучылар бер-берләренә матур теләкләр тели.

Дәрес кызыклырак, эш нәтиҗәлерәк булсын өчен,  кайбер биремнәр  төркемнәрдә башкарылачагын искәртү.

2.Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Шушы яхшы, күтәренке кәеф белән, әйдәгез әле, дәресебезне  алга таба дәвам итик. Башта өй эшен тикшереп алыйк.

Укучы. Өйдә алдагы сыйныфларда һәм быел әдәбият дәресләрендә  өйрәнгән әсәрләр арасыннан әниләргә багышланганнарын искә төшерик.

Укытучы. Укучылар, өй эшен түбәндәге тәртиптә тикшерербез. Хәзер мин сезгә өзекләр тыңларга, рәсемнәр карарга  тәкъдим итәм. Сез, игътибар белән тыңлап, карап, өзекләрнең  кайсы әсәрдән һәм авторы кем икәнен  танырга тиеш буласыз. Җавапларны пликкерс программасы белән тикшерербез. Алдыгыздагы кәгазьләргә игътибар итегез, шулардан дөрес дип саналганнарын сайлап алыгыз.

  1. Аудиоязмада Ш.Камалның «Буранда» әсәреннән өзек тыңлау (Айрат Арсланов укый).
  2. Ә.Еникиның «Матурлык» хикәясенә иллюстрация күрсәтү.

  1. М.Гафуриның «Ана» шигыреннән өзек уку.

И бала! Әнкәң сине

Ярата, сөя, бәбкәм бу, ди,

И ике күзем нуры,

Җаным бу, ди, чәчкәм бу, ди.

  1. С.Хәкимнең «Клиндерләр эзлим» шигыреннән өзек уку.

Нәрсә салыйм икән әнкәйгә мин­­ –

Аны, димен, чиксез сөендергән?

Хат ахырында гына әйтеп куя:

«Оныта күрмә, улым, клиндерләр…»

Эшкә  нәтиҗә ясала.

 

  1. Уку мәсьәләсен кую

Проблемалы сорау кую, теманы һәм максатны билгеләтү.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле, игътибарыбызны кабат экранга юнәлтик. Бу рәсемнәрдә сез нәрсәләр күрәсез?

Укучылар. 1 нче  рәсемдә   бәбкәләре белән ана каз.

2 нче рәсемдә әни турындагы җырның ноталары язылган кәгазь.

3 нче рәсемдә балалары белән ана сурәтләнгән.

Укытучы. Укучылар, бу рәсемнәрне нәрсә берләштерә дип уйлыйсыз? Әлеге рәсемнәрне берләштергән бер сүзне табыгыз әле.

Укучылардан көтелгән җавап. Бу рәсемнәрнең барысы да әниләр белән бәйләнешле. Димәк, рәсемнәрне берләштергән сүз – әни.

Укытучы. Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында, нинди темага  сөйләшербез икән?

Укучылар. Бирелгән  сораудан чыгып,  укучылар дәрестә  әниләр турында сүз барачагын әйтәләр, әни турында әсәр өйрәнеләчәген фаразлыйлар.

Укытучы. Дөрестән дә,  бүгенге дәрестә әниләр турында сөйләшербез. Разил Вәлиевнең «Нигә, әни, нигә картаясың?» шигыре белән танышырбыз.Укучылар, шигырьнең исеменә игътибар итегез әле. Әйдәгез, шушы сорауга җавап биреп карыйк. Ни өчен әниләр картая соң?

Укучылардан көтелгән җавап. Озак еллар яшәгәннән соң картаялар.

Максат, бурычларны билгеләү.

Укытучы.Теманы   өйрәнү, шигырьнең исеменә үк чыгарылган сорауга  тулырак җавап бирү  өчен, үз алдыбызга нинди максатлар  куярбыз икән?  Бу дәрестә нәрсә белербез? Яңа белем алу өчен ниләр эшләрбез?

Укучылар, сорауларга җаваплар биреп, дәреснең максатын билгелиләр.

4.Яңа белемнәр үзләштерү.

Укучыларның җавапларының  дөреслеген раслау, эш барышына юнәлеш бирү.

Укытучы. Инде әниләр турында  сөйләшүебезне  дәвам итик. Әйдәгез әле, уйлап карыйк, әни дигән сүзне тагын ничек әйтеп була икән?

Укучылардан көтелгән җавап. Әни, әнкәй, әнием, анам.

Укытучы. Башкортлар әсәй  ди.  Сез француз, инглиз телен дә өйрәнәсез. Бу телләрдә  әни сүзе  ничек була икән?

(Укучылар француз, инглиз телендә әйтеп күрсәтәләр.)

Укытучы. Афәрин! Укучылар, әни сүзе нинди генә телдә яңгыраса да, дөньядагы иң матур сүз булып кала икән, әйеме? Без әниләр турында күп кенә әсәрләр, шигырьләр беләбез. Аларда язучыларыбыз ана образын  әллә нинди матур сүзләр белән сурәтлиләр. Сезнең өчен әни кем ул?  Әни сүзен ишеткәч, сездә нинди ассоциация туа?  Кластер алымын кулланып, модельне тутырыгыз әле. (Әлеге эш төркемнәрдә башкарыла.)

Укучылар. Эш төркемнәрдә башкарыла. Укучыларның җаваплары  тыңлана. Һәр төркем үз  моделен  тутырып, тактага элеп куя.

Укытучы.  Укучылар, сезнең бу эшегез бик уңышлы килеп чыкты. Рәхмәт. Инде дәреслекнең 74 нче битен ачыйк, хәзер татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, Разил Вәлиев иҗатына тукталырбыз.Ул 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. Разил Вәлиевнең «Бер алманы бишкә бүләек»,  «Яшисе килә», «Мирас», «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!» һәм башка күп кенә әсәрләре белән бергә «Нигә, әни, нигә картаясың?» дигән шигырен дә  халык яратып кабул итте.  Без дә әлеге  шигырь белән танышып китик әле. Шигырьне аудиоязмада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры  актеры Фәнис Сафин  башкаруында тыңларбыз.

(Укучылар шигырьне тыңлыйлар, актерның сәнгатьле укуына игътибар итәләр.)

 Укытучы. Әлеге шигырьгә композитор  Рәшит Абдуллин көй язган,  аның бер куплетын  тыңлап карыйк.

Укытучы. Җыр ошадымы? Көе турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылардан көтелгән җавап. Җырның көе уйландыра торган, моңсу.

Укытучы. Шигырьгә кире кайтыйк. Шигырьнең мәгънәсенә төшенеп бетү өчен, шигырьне укып чыгыйк, мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне билгеләп барырга да онытмыйк.

 (1– 2  укучы шигырьне укый.)

Укытучы (сүзлек белән эш). Укучылар,  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең рәсми сайтындагы TATZET дип аталган бүлектә   сүзлекләрнең зур электрон тупланмасы бирелгән. Хәзер һәр төркемнән  ноутбукларыгыз ярдәмендә шушы сайтны табуыгызны сорыйм. Эш барышына юнәлеш биреп барыла.

Укучылар. Сүзлек белән эш. Сүзлекләрнең  электрон тупланмасыннан, афәт сүзенең мәгънәсен ачыклау өчен,   «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н эзләп табалар.  Әлеге  сүзлектән сүзгә бирелгән аңлатманы табып укыйлар: АФӘТ –  зур фаҗига, һәлакәт, бәла-каза, зур бәхетсезлек.

Укытучы. Укучылар,  сез шигырь ошады дидегез.  Шигырь нәрсә яки кем турында булды соң?

Укучылардан көтелгән җавап. Әни турында.

Укытучы. Яхшы.  Хәзер  «Автор артыннан бару юлы» белән шигырьне анализлап карыйк. Беренче строфаны кабат укыйк.  Шигырьнең беренче юлы турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылардан көтелгән җавап. Беренче строфаның беренче юлында ук лирик геройның әнисенең картаюына борчылуын күрәбез. (Нигә, әни, нигә картаясың?)

Укытучы. Икенче юлга игътибар итик, нәрсә әйтеп була?

Укучылардан көтелгән җавап.   Лирик герой үзе куйган сорауга җавап эзли кебек, уйлана, әнисенең картаю сәбәбен эзли. (Уйлыйсыңмы дөнья афәтен?)

Укытучы. Килешәм.  3 – 4 нче юлларда нинди хис өстенлек итә?

Укучылардан көтелгән җавап.  Кайгырту хисе, лирик герой әнисен картаюдан саклап калырга тырыша

(Күчсен, әйдә безнең йөрәкләргә

Бар уйларың, бөтен хәсрәтең.)

Укытучы. Укучылар, икенче строфага игътибар итик. Биредә хис нинди? Ул үзгәрдеме?

Укучылардан көтелгән җавап. Кайгырту хисе юату хисе белән алышынды дип әйтеп була.

«Нигә, әни, нигә картаясың?

Дөнья шундый матур чагында.

Күрәсеңме, әнә күзләреңдә

Безнең шатлык, бәхет чагыла».

Укытучы. Әйе, чыннан да, лирик герой әнисен юата.  Өченче строфада  нәрсә әйтә аласыз?

Укучылардан көтелгән җавап. Лирик герой әнисен картлыктан якларга тели.

«Әй син, картлык, кермә безнең өйгә,

Әй син, картлык, тимә әнигә!»

Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Мин сезнең белән килешәм. Без шигырьдә  хис үзгәрешен күрдек. Кайсы хисне төп хис итеп билгеләрбез?

Укучылардан көтелгән җавап. Төп хис-кайгырту, баланың ана турында кайгыртуы.

Укытучы. Дөрес. Лирик герой ни өчен әнисен кайгырта, сәбәбе нәрсәдә?

Укучылардан көтелгән җавап. Лирик геройның әнисе картая.

Укытучы. Кайгырту хисенең дәрәҗәсен билгеләп карыйк.

Укучылардан көтелгән җавап. Бу хис шулкадәр тирән. Лирик геройның күңел халәтен, хисләренең тирәнлеген күрсәтү өчен «Нигә, әни, нигә картаясың?» соравы шигырьдә өч тапкыр кабатлана, шигырьнең исеменә чыгарыла.

Укытучы. Димәк,  кабатлаулар аша хис-кичереш көчәя, хиснең дәрәҗәсе үсә. Моның белән автор лирик геройның күңел халәтен, әнисенең картаюын теләмәвен җиткеререгә тели. Әйдәгез әле, укучылар, әйтелгәннәрне  кыскача гына таблицага язып куйыйк, модельләштерик. Кайгырту  хисенең сәбәбен, дәрәҗәсен, үсү-үзгәрешен   билгелик.

 

                                   Төп хис-кайгырту
дәрәҗәсе сәбәбе үсү-үзгәреше
кабатлау (Нигә, әни, нигә картаясың?) әнисе картаю борчылу

кайгырту

юату

яклау

 

Укытучы. Хәзер әзрәк ял итеп алыйк.

(Укучылар музыка астында төрле хәрәкәтләр ясыйлар.)

Укытучы.  Күтәренке кәеф белән дәресебезне алга таба дәвам итик әле.Укучылар, сез шигырьне укып чыккач, «Шигырь нәрсә яки кем  турында?» дигән сорауга «Әни турында» дип җавап биргән идегез. Җавапны тулыландырып буламы?

Укучылардан көтелгән җавап. Шигырь әнинең картаюы турында.

Укытучы. Анасы картайса да, лирик герой әнисен ярата  микән?

Укучылардан көтелгән җавап. Әйе, ярата.

Укытучы. Яратуы шигырьнең кайсы юлларында чагыла?

Укучылардан көтелгән җавап.

«Күчсен, әйдә безнең йөрәкләргә

Бар уйларың, бөтен хәсрәтең».

Укытучы. Әйе, чыннан да, лирик герой әнисен бик ярата. Аның яратуы әнисен кайгыртуы аша ачыла икән.  Сезнеңчә, лирик герой олы кешеме, әллә ул әле баламы? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Укучылардан көтелгән җавап. Олы яшьтә дип уйлап була. Чөнки

«Күчсен, әйдә безнең йөрәкләргә

Бар уйларың, бөтен хәсрәтең», – дигән юллардан лирик геройның ананы уйга, хәсрәткә салган проблемаларны чишә алырга сәләтле икәне күренә.

Укытучы. Ананың балалары, үсеп җитеп,  әниләрен кайгырта алырлык зур кешеләр булсалар да, ана барыбер тыныч кына яшәми, балаларын уйлый, кайгырта. Шигырьнең кайсы юлына шушы фикер салынган дип уйлыйсыз?

Укучылардан көтелгән җавап. Моңланасың һаман, әй, нигә?

Укытучы. Кайсы сүз  ана балаларын гомере буе кайгыртып яши дигән фикерне дәлилләп куя?

Укучылардан көтелгән җавап. Һаман.

Укытучы. Әйтелгән фикерне мәкаль белән дә ныгытып куйыйк әле.Кайсы мәкальне сайларбыз?

1) Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен һаман да бала.

2) Анаңдай ана булмас.

3) Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» – дип кычкырган.

4) Өйнең яме әни белән.

5)  Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында.

6) Ана дигән хәзинә.

Укучылардан көтелгән җавап. Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен һаман да бала.

Укытучы. Лирик герой бәхетле  микән? Ничек уйлыйсыз?

Укучылардан көтелгән җавап.  Бәхетле, чөнки әнисе бар, ул исән. Шигырьнең икенче строфасында ул үзенең бәхетле булуын искәртә.

(Күрәсеңме, әнә күзләреңдә

Безнең шатлык, бәхет чагыла.)

Укытучы. Лирик герой әнисенең картаюы белән килешәме? Җавапны шигырь юллары белән дәлилләгез.

Укучылардан  көтелгән җавап. Юк, килешми.

Әй син, картлык, кермә безнең өйгә,

Әй син, картлык, тимә әнигә!

дигән юллар дәлил булып тора.

Укытучы. Без лирик геройны бәхетле дип саныйбыз. Ана бәхетлеме соң?

Укучылардан көтелгән җавап.  Ана да бәхетле дип әйтә алабыз. Аның күзләрендә балаларының шатлыгы, бәхете чагыла. Күзләр – күңел көзгесе. Балалары бәхетле ана үзе дә бәхетле була. Балаларын бәхетле итеп күрү, аларның шатлык-куанычларына сөенеп яшәү – һәр ананың теләге.

Укытучы. Укучылар, фикерләрегез белән килешәм. Хәзер шигырьнең теленә, тел-сурәтләү чараларына игътибар итик.

Лирик герой «Нигә, әни, нигә картаясың ?» дип сорау куйды. Җавабын да эзләп карады. Шигырь юлларына кабат күз салып, без дә җавап эзләп карыйк әле? Ананың картаю сәбәпләрен ачыклыйк. «Ана картаерга тиеш түгел кебек, чөнки…»  1 нче төркемдәгеләр, җавапны  шигырь юлларына таянып  дәвам итегез әле?

Ана шулай да картая. Ни өчен? 2 нче төркемдәгеләр дә  шигырь юлларына таянып җавап эзләгез.

Укучылардан көтелгән җавап.  1 нче төркем: Ана картаерга тиеш түгел кебек, чөнки дөнья матур, балалары бар, алар бәхетле, шат, шуңа ана да бәхетле…

2 нче төркем: Ана шулай да картая, чөнки дөнья афәтен уйлый, балаларын кайгырта, моңлана, озак яшәгән, олы яшьтә…

Укытучы. Димәк,  әйтелгәннәрдән чыгып, шигырьдә нәрсәләр капма- каршы куелган, дип әйтә алабыз?

Укучылардан көтелгән җавап.  Дөнья матурлыгына – дөнья афәте, бәхет, шатлыкка – хәсрәт, уй, борчу, моңлану.

Укытучы. Шигырьдә тагын нәрсә игътибарны җәлеп итә?

Укучылардан көтелгән җавап. Кабатлау бар. Нигә, әни, нигә картаясың? дигән юл 3 строфада да кабатлана. Автор риторик сорау (Нигә, әни, нигә картаясың?); риторик эндәш – (Әй син, картлык), инверсия –(уйлыйсыңмы дөнья афәтен; күчсен, әйдә, безнең йөрәкләргә бар уйларың, бөтен хәсрәтең) куллана.

Укытучы. Әлеге стилистик фигуралар нинди максаттан кулланылган дип уйлыйсыз?

Укучылардан көтелгән җавап. Лирик геройның күңел халәтен, хисләренең тирәнлеген күрсәтү өчен.

5. Яңа белемнәрне ныгыту.

Укытучы. Җавапларыгыз дөрес, укучылар, булдырдыгыз. Дәрес башында без  шигырьнең исеменә чыгарылган «Нигә, әни, нигә картаясың?» дигән сорауга җавап биреп караган идек. Аны тулыландырып буламы? Димәк, ни өчен әниләр картая соң? Автор картаюның тагын нинди сәбәпләрен дә күрсәткән икән?

Укучылардан көтелгән җавап. Озак еллар яшәгәннән соң картаялар; тормыштагы авырлыклардан; кайгы-хәсрәттән картаялар; балалары өчен борчылып, аларны кайгыртып  яшиләр; балалары борчуга сала;  ниндидер күңелсез хәбәр алганнан соң, күңел тынычлыгы булмау; эштәге проблемалар, сәламәтлек какшау да картаюга китерә.

Укытучы. Әйе, укучылар, сәбәпләр күп. Бу шигыре белән шагыйрь үзе безгә нәрсә әйтергә теләгән икән?

Укучылардан көтелгән җавап. Берәү дә әнисенең картаюын теләми, әнисен югалтасы килми, әнисенең исән-сау булуын тели. Кеше ничә яшьтә булса да, әни барыбер кирәк. Бала кечкенә вакытында әнисенең ярдәменә мохтаҗ булса, картайгач, әниләргә балалар ярдәме кирәк.  Әниләрне хөрмәт итеп, кадерләп яшәргә кирәк икән.

Укытучы. Укучылар, автор әниләрнең күңел халәтенә дә игътибар итә икән. Шигырь юлларында  әниләрнең бик нечкә күңелле, һәр нәрсәгә сизгер, игътибарлы, кайгыртучан, олы җанлы кеше булулары турында әйтергә теләгән икән. Бала өчен юк-бар булып тоелган нәрсәләр ана өчен зур проблема булырга мөмкин. Баласына кагылышы булган бер генә нәрсә дә ана өчен юк-бар була алмый. Чөнки ана өчен бала – яшәү мәгънәсе. Ана – гомере буе баласы өчен терәк, таяныч, яклаучы, киңәшче, сердәш, авыр чакта иң беренче булып ярдәм кулы сузучы, ялгыш адымнар ясаудан саклап калучы, тормышта яшәү серләренә өйрәтүче, баласын ничек бар, шулай кабул итеп алучы, өзелеп яратучы. Менә шуны аңлаган лирик герой әнисенең картаеп сүнүен теләми. Аны кайгыртып, үзенең хөрмәтен күрсәтә.

Алдагы сыйныфларда өйрәнгән һәм бүгенге дәрескә кабатлап килергә кушылган әсәрләр белән әлеге шигырьнең  бер фикер белән генә уртак  ягын әйтеп карагыз әле.

Укучылардан көтелгән җавап. Бу әсәрләр барысы да аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт турында.

Укытучы. Тәкъдим ителгән мәкальләр арасыннан әлеге шигырьнең  тулаем эчтәлегенә туры килгәннәрен сайлап алыйк әле.

  • Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен һаман да бала.

2) Анаңдай ана булмас.

3) Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» – дип кычкырган.

4) Өйнең яме әни белән.

5)  Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында.

6) Ана дигән хәзинә.

Укучылардан көтелгән җавап. Анаңдай ана булмас.

Өйнең яме әни белән.

Ана дигән хәзинә.

Укытучы. Укучылар, әйдәгез әле,уйлап карыйк.  Әниләребез тиз генә картаймасыннар, һәрвакыт матур, мөлаем, сәламәт булсыннар, күңелләре белән һәрвакыт яшь булып  калсыннар өчен, без үзебез нишли алабыз соң? Фикерләрне, идеяләрне бүген без кәрзингә түгел, йөрәккә салырбыз. Фикерләрегезне  дәлилли торган сүзләрне 1 нче төркем инфинитивның юклык, 2 төркем барлык формасында кулланыгыз.

Укучылардан көтелгән җавап. 1 нче төркем йөрәкнең бер  яртысына (сүзләрен тыңларга, ярдәм итәргә һ.б.), 2 нче төркем  йөрәкнең икенче яртысына (борчымаска, икеле алмаска һ.б.)  фикерләрен яза. Язылганнар белән таныштырып,  тактадагы кластерлар уртасына йөрәкне бербөтен итеп тоташтырып куялар.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Фикерләрегез бик матур. Әниләрегезне һәрвакыт зурлап, яратып, хөрмәт итеп яшәгез. Киләчәктә, үсеп җитеп, зур кешеләр булгач та, уңыш, дан-дәрәҗә, бәхет баскычыннан өскә менгәндә, шушы юлда сезгә канат бирүчеләр – әниләрегез барын да онытмагыз.

Укучылар, Интернет челтәрендәге леарнинг апс орт интерактив биремнәр конструкторы аша бүгенге дәрестә алган белемнәрне тикшереп карыйк. Андагы биремнәр сезнең игътибарлы булуыгызны да, теманы үзләштерү дәрәҗәсен дә күрсәтер.

Укучылар тест сорауларына җаваплар бирәләр. Нәтиҗә ясала.

  1. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

1) «Нигә, әни, нигә картаясың?» шигырен сәнгатьле укырга өйрәнергә (мәҗбүри). 2) Әни сүзенә синквейн төзергә (теләк буенча). 3) «Әни, әнием, әнкәем» темасына кечкенә күләмле хикәя язып килергә (теләк буенча)

Укучылар өй эшен язып алалар.

7. Рефлексия, бәяләү, үзбәя

Укытучы. Димәк, укучылар, без бүген  нәрсә белдек? Моны ничек белдек, нәрсәләр эшләдек? Алга куелган максатка ирештекме? Нәтиҗәләр ясап куйыйк.

Укучылардан көтелгән җавап. Р.Вәлиевнең «Нигә, әни, нигә картаясың?» дигән шигырен укыдык, анализ ясадык, Лирик геройның хисләрен ачыкладык, төп хиснең үсү-үзгәрешен күрдек.

Укытучы. Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Сезнең бигрәк тә кайсы эшегез уңышлы килеп чыкты? Нинди авырлыклар белән очраштыгыз? (Укучылар лирик геройның хисен билгеләүдә авырлык кичерәләр. Бер укучы шигырьне анализлаганда әнисен түгел, бары тик дәү әнисен  уйлап утыруын, әнисенең әле  яшь булуын һәм аны олы яшьтәге кеше итеп күзаллау авыр булуын җиткерде). Дәрестә  кайсы укучының  эше, җаваплары сезгә күбрәк ошады?

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

Укытучы дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Үзбәя, бер-береңне бәяләү, укытучы бәяләве.