К.Насыйри бәйрәменә  кунакка килдек

К.Насыйри бәйрәменә  кунакка килдек

(Каюм Насыйриның  200 еллык  юбилеена  багышланган  чара)

Гөлүсә КӘБИРОВА,

Яшел Үзән районы

Ачасыр төп мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Сөрән  салучы  керә. Бөтерелгән  кәгазьне  ачып  укый.

  Тыңлагыз, тыңлагыз!

 Ишетмичә  калмагыз!

Тиздән, бик тиздән  бөек  мәгърифәтче, педагог, зур  галим  Каюм  Насыйриның тууына  200  ел  тулуга  багышланган  бәйрәм  кичәсе  була. Барыгызны  да  бу  чарага  чакырабыз. (Чыгып  китә.)

Әбүгалисина  белән  Әбелхарис керә.

Әбүгалисина. Ишеттеңме, туганым, Каюм Насыйриның  200 еллыгына  багышланган  кичә  була, ди.

Әбелхарис. Әйе, Әбүгалисина туганым. Безгә  бу  чарада  катнашырга  кирәк. Әйдә, Яшел Үзән районындагы  Шырдан авылына киттек. (Чыгып  китәләр.)

Убырлы  һәм  Шүрәле  керә.

Убырлы. Нәрсә  ди? Әйдә, шыпырт  кына  киттек  диме?

Шүрәле. Шулай ди.

Убырлы. Үзләре  генә  катнашмакчылар, кара  син  боларны. Без  дә  барабыз  әле, шулай  бит,  Шүрәле?

Шүрәле. Юк, кирәкми, бармыйм.

Убырлы. Нишләп  бармыйсың? Нигә  кеше  барган  җирдән  без  генә  калырга  тиеш?

Шүрәле. Беренчедән, кая барасын белмим, икенчедән, баргач кая керәсен  белмим.

Убырлы. Навигаторны  кушабыз, кая кирәк, шунда  алып  бара.

Шүрәле. Кирәкми, бармыйбыз. Чакырылмаган  җиргә  бару  яхшы  түгел.

Убырлы. Ул Каюм Насыйриның  безне  гомердә  чакырасы  юк. Барабыз булгач барабыз. Бушка  ашап  кайтырбыз.

Шүрәле. Кем кертсен  безне мондый  кыяфәт белән?

Убырлы. Бәйрәмгә  шәмәки  булып  киенеп  килдек  дип  әйтербез. Яңа  ел  бәйрәмнәре  тирәсендә  мин  ел да  2  атна  корпоративларда  бушка  ашап  йөрим. Чуртым  да  белмәде  әле. Убырлы  костюмын  киеп  килгән  дип  уйладылар.

Шүрәле. Бушка  ашарга  дисең  инде,  ә? Шулай  дисәң  генә  инде. Бушка  ашарга  яратам мин.

Убырлы. Киттек, хәзер  үземнең  пилотсыз  очкычны  кабызам  да  Шырданга  очабыз.

Шүрәле.  Нәрсәне  кабызасың?

Убырлы. Себеркене  инде. Әйдә, тизрәк  киттек, йә кире  уйлый  башларсың. (Чыгып  китәләр.)

Әбүгалисина  белән  Әбелхарис  керә.

 Әбүгалисина. Әбелхарис туганым, минем бер хыялым  бар. Авыллар  саен  йөреп, Каюм  Насыйри  кебек  мәкальләр, әйтемнәр, халык  авыз  иҗаты  әсәрләрен  барларга һәм  халык  белән  сөйләшеп  йөрергә  телим.

Әбелхарис. Җәй  җиткәч, Каюм  Насыйри  эзләре  буйләп  икәү  йөрербез,  сиңа  булышырмын.

Әбүгалисина. Авыллар  тарихы  белән  дә  кызыксынам,  Каюм  бабайның  хезмәтләрен  гел  укыйм.

Әбелхарис.  Каюм  Насыйри  турында  уйлыйм  да  шаккатам. Кемдер  бер  фән  белән  генә  шөгыльләнә. Ә Каюм  бабаның  эшләмәгән  өлкәсе  калмаган.

Әбүгалисина.  Әйе. Татар, рус  телләреннән, география, математикадан  дәреслекләр  язган, әдәби  әсәрләр  иҗат иткән, Календарьлар  чыгарган ул. Рус  балаларына  татар теле, татар балаларына рус  теле  укыткан Каюм бабай.

Әбелхарис.  Татарларның  фольклор өлкәсен  баеткан. Татарча  газета  чыгару уе белән янып-көеп  йөргән, тик  рөхсәт бирмәгәннәр.

Әбүгалисина.  Яшел  Үзән  халкы бу галим белән  бик хаклы  горурлана.

Әбелхарис.   Горурланырсың да, татар дөньясында  иң  күренекле  шәхес  бит ул.

Әбүгалисина.  Әбелхарис туганым, әйдә,  Шырдан  урамнарын  бер  урап  кайтыйк  әле, аннан  Каюм  коесына  барып су да эчәрбез. (Китәләр.)

Убырлы белән  Шүрәле  керә.

Убырлы. Ачасыр дип язылган. Ничек болай  булды  соң бу? Шырданга  килеп  җитәргә  тиеш  идек бит.

Шүрәле. Навигаторга  ничек  язган  идең  соң?

Убырлы. Каюм  Насыйри  музее  дип. Менә  кара, һаман  Ачасырны  күрсәтә  бит.

Шүрәле. Әнә  балалар  укудан  кайта. Әйдә,  шулардан  сорыйбыз.

Убырлы. Әй балалар, монда  килегез  әле?

  Балалар  керә.

Исәнмесез!

1 нче укучы. Мондый  матур   костюмнар  киеп,  бәйрәмгә  барасыз  мәллә?

Убырлы. Әйе, әйе, бәйрәмгә. Карагыз әле, үскәнем, бу Ачасыр  авылымы?

2 нче укучы. Әйе, адаштыгызмы әллә?

Шүрәле. Юк, адашмадык. Нишләп  Каюм  Насыйри  музее  Ачасыр  авылында, Шырданда  түгел?

3 нче укучы. Шырдан  авылындагы  К.Насыйри туган йортны  сугыш  вакытында  берәү  сатып алып, Ачасыр  авылына  күчереп салган. Хәзер  бу  йортта күренекле шәхесебезнең  музеен  ясадылар.

Убырлы.  Сез бу  музейда  еш  буласызмы соң?

1 нче укучы. Без  музейга  гел  барабыз, мәктәп белән К.Насыйри музее  уртак  чаралар  үткәрә.

Шүрәле. Галим  бу  төбәктән  чыккач, балалары да  галимдер. Ничек  оста  сөйлиләр, матур  җөмләләр  белән  җавап  бирәләр. Бәлки  сезнең  «Шүрәле» поэмасын  да  укыганыгыз  бардыр?

Убырлы.  Башланды, кая  барса да үзе  турында  сөйләмичә, сөйләтмичә күңеле  булмый моның. Балаларның  вакытлары  юк  аларның.

2 нче укучы. Нишләп,  булмасын, бар. Рәхәтләнеп сөйлибез, тыңлагыз. (Сөйлиләр.)

Шүрәле. Ай рәхмәт, ай рәхмәт. Һәр  сүзегез йөрәгемә  май  булып  ятты.

3 нче укучы. Бу киемнәрне  киеп, сез  кая  юл  тоттыгыз әле?

Убырлы.  Безне  Каюм  Насыйри  200  еллык   юбилеена  чакырды.

1 нче укучы. Каюм  Насыйри  күптән  юк  бит инде.

Шүрәле. Кит  аннан, үлгәнмени ул? Әле  150  ел  элек  кенә  үзем  күрдем, исән  иде.

2 нче укучы. Вәт  артистлар, кызык  кеше  сез!

Убырлы.  Менә  сиңа  мә. Бушка  ашап  кайтабыз  дигәндә  генә, үлгән  алайса. Юбилеен  да  үткәрә  алмаган  икән  мәрхүм.

1 нче укучы. Аның  юбилеен  бөтен  ил  билгеләп  үтә. Һәр  җирдә үткәрәләр, һәр   авылда, һәр  мәктәптә.

Убырлы. Сиңа  әйтәм (Шүрәлегә), болар  бездән  шикләнә  башлаганчы  ычкыныйк  моннан.

Шүрәле. Ярар, балалар. Бик зур рәхмәт сезгә. Без  китәбез  инде.

Балалар. Сау булыгыз. (Китәләр.)

Шүрәле. Һәр җирдә  юбилеен  үткәрәләр,  ди. Алай булгач, бездә  дә  буладыр  инде ул, юкка килдек  монда.

Убырлы. Ярар, шыңшыма. Дөнья күрдек, сиңа да бераз ял булды. Алайса гел  урманда  ятып,  аңгыра  булып  калдың  инде.

Шүрәле. Мыскыл  итмәвеңне  үтенәм.

Убырлы. Ярар, ярар. Хәзер  кире  үзебезгә  кайтабыз. Бәйрәм  башланмагандыр әле. Тик менә  очкыч  кабынмый  әле.

Шүрәле.  Бензины  беттеме  әллә?

Убырлы. Бензин  белән  йөрми  ул. (Себеркене әйләндерә.) Үземә генә көне  буена  түзә  иде, икебезне  дә  утыртып  килеп  көче  беткән. Ярты көн  энергия  җыя.

Шүрәле.  Нишлибез  инде  хәзер?

Әбелхарис  белән Әбүгалисина  пәйда була.

Әбүгалисина. Исәнмесез, әкият геройлары.

Шүрәле. Нәрсә ди, Убырлы? (Убырлыны тикшерә.) Каян  килеп  герой булдың? Орден, медалең  бармы әллә?

Убырлы. Исән, Аллага шөкер. Сезне  кемнәр дип белик?

Әбелхарис. Мин – Әбелхарис,  бу игезәк сыңарым – Әбүгалисина. Каюм Насыйри әсәреннән  без.

Убырлы. Без нәкъ менә Каюм  Насыйри  юбилеена  килгән  идек. Халык  безне  ярата. Бигрәк тә мине, күргән  саен:  «Син  генә  җитми  идең  монда»,  – дип  әйтәләр. Шуңа күрә  бөтен  җирдә  булырга  тырышам.

Шүрәле. Ай күп  лыгырдыйсың. Ай озак маташасың, бәйрәмгә  соңга  калабыз, Арчага юл ерак бит.

Убырлы.  Әй, барыбер пилотсыз очкыч  кабынмый.

Әбүгалисина. Без сезгә ярдәм кирәген ишеттек тә Шырданнан  килеп  җиттек.Теләсәгез бер минуттан  өегездә  буласыз.

Убырлы.  Әкәмәт, юкны сөйләмәгез әле. Бер минутта ничек кайтып җитеп булсын ди. Килгәндә дә 3 сәгать очтык.

Әбүгалисина. Без сезне химия гыйлеме кулланып, мизгел эчендә өегезгә кайтарып куябыз.

Шүрәле. Рәхмәт сезгә. Сез бик әйбәт кешеләр  икән. Монда  күргәннәремне  бәйнә-бәйнә бөтенесенә сөйлим. Мин генә түгел, алар да шаккатсын әле.

Убырлы.  Рәхмәт, үзегез дә безгә килегез.

Әбүгалисина. Киләсе  елга  киләбез, Алла  боерса. Икенче  елга  Г.Тукайның  тууына 140  ел  тула.

Шүрәле. Алайса, тизрәк  кайтыйк, бүгеннән  үк  әзерләнә  башларга  кирәк.

Убырлы.  Рәхмәт сиңа, К.Насыйри  төбәге. Киләчәктә дә  күрешүләр  насыйп  булсын.