Исемең калды моңлы бер җыр булып, Үзеңнән соң килгән буынга

Исемең калды моңлы бер җыр булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.

 

 

(Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган

әдәби-музыкаль кичә)

 

Ләйсән ВӘЛИЕВА,

Арча районы

Иске Чүриле урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

Әкрен генә талгын  көй яңгырый. Иң уртада шагыйрь портреты.

Плакатта шундый сүзләр язылган:

 

Дөньяда шундый  итеп яшәргә кирәк,

  Үлгәннән соң да үлмәслек булсын.

                                                    М. Җәлил

 

Диктор тавышы. Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел.Үлем турында башка берәр уй килеп төшә икән, болай фикер йөртәсең: үлемнән соң да яшәү бар бит әле, халык күңелендә, халык аңында яши торган тормыш бар. Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлгәннән соң да яшәргә хокук алам. Чөнки минем турыда сөйләячәкләр, язачаклар, ихтимал, рәсемнәремне дә басып чыгарырлар. Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән куркырга? Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?

 

Сәхнәгә Мусаның әнисе чыга.

 

Ана. Иртә торсам да көтәм,

Кичен ятсам да көтәм…

(Шагыйрь чыга.)

Шагыйрь. Саумысыз.

Ана. Саумы-сәламәтме, балам?

Шагыйрь.  Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.

Ана.  Рәхимә әби дип әйтсәң килешер, бәбкәм.

Шагыйрь.  Юк, мин сезгә алай гади итеп кенә эндәшә алмыйм.

Ана.  Син үзең кем соң, балам?

Шагыйрь.  Киләчәктән килдем сезнең янга.

Ана.  Алай икән. Йомышың ни иде соң, балам?

Шагыйрь.  Сез – М. Җәлилне дөньяга бүләк иткән ана.

Ана.  Бүләк иттем менә, күрә алмый тилмерәм.Үсәләр дә китеп югалалар, үсәләр дә китеп югалалар.

Шагыйрь.  Балаларыбыз югалмады, бөек Ана.

Ана.  Кайтмыйлар бит.

Шагыйрь.  Исәннәре илгә хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып китте.

Ана.  Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?

Шагыйрь.  Халык күңелендә. Сез дөньядан иртәрәк киттегез. Мусаның бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.

Ана.  Рәхмәт әйт үзләренә, балам. Ил алдында әтиләрен, әниләрен хур итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.

Шагыйрь.  Сез аны илгә тугрылыклы булырга өйрәткәнсез.

Ана.  Илгә тугрылыклы булырга аларны ил өйрәтте, балам. Мин аларга матур яшәгез, яхшы булыгыз дип кенә әйтә килдем…

Музыка көчәя.

1 нче алып баручы

Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә,

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.

 

2 нче алып баручы

Җырың белән дусны иркәли бел,

Җырың белән җиң син дошманны.

Шул максатың алга куеп, Муса,

Үтәдең син намус кушканны.

(Көй дәвам итә.)

1 нче алып баручы.

Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Сезнең игътибарыгызга татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган

«Исемең калды моңлы бер җыр булып,

 Үзеңнән соң килгән буынга»

дигән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәбез.

 Музыка

Аида. Иксез-чиксез Оренбург далаларында, Нит елгасы Саелмышка кушылган урында Мостафа исемле татар авылы бар. Шунда 1906  елның 15  февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала булып Муса туа.

Әлфинә. Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә. Киндер ыштан киеп, кызыл сатин күлмәген җилфердәтеп, җәйнең-җәйләр буе ул авыл урамында чабып йөри. Гәүдәгә артык зур түгел, шомырт кара күзләрендә ниндидер мутлык белән шаян очкыннар чәчелә.

1 нче алып баручы. Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов истәлекләреннән.

…Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде… Хәтере дисәң, ис китмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. Аның классташлары әле яңа гына әлифне ятлап азапланалар,  Муса инде шактый шома итеп укый һәм яза… Бер ай да узмады,  үз ишләрен нык узып китте. Шуннан аны икенче класска күчерергә туры килде.

…Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенче класс материалы да артык җиңел. Биргән эшләрне тиз генә эшләп куя да минем өченче класска сөйләгән сүзләргә колак салып утыра. Берәр укучы мәсьәләсен чишә алмый утырса, Муса аңа ярдәм кулы сузарга тырыша. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул өченче класска күчте,  язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты.

Күпме еллар укытучы булып эшләдем, әмма башка андый хәлнең булганын хәтерләмим…

Адилә.  Җыр дәресләрендә Муса һич тә тартынусыз беренче булып җыр башлый торган була.

 

Без  хәзер   М. Җәлил сүзләренә язылган «Сәгать» җырын тыңлап үтәрбез.

 

Сөмбел. Шулай бервакыт Муса, әнисенә ияреп, туганнарына кунакка килә. Хәл-әхвәл сорашып, чәйләп алгач, әнисе Мусаны кунарга калдырып кайтып китә. Туганнан туган сеңлесе Мәрьям белән икәү генә бүлмәдә калгач, алар өстәл астына кереп посалар. Өстәл кырларына иске одеял элеп чыбылдык ясыйлар.

(Инсценировка.) (Зифа белән Салават)

Муса.    Серне мәңге-мәңге саклармын дип ант ит!

Мәрьям.          Валлаһи, билләһи, беркемгә дә…

Муса.    Юк, алай гына түгел. Менә болай диң: кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм…

Мәрьям.          Кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм…

Муса (колагына пышылдап). Беләсеңме, үскәч, мин кем булам?

Мәрьям.          Кем?

Муса. Шагыйрь. Габдулла Тукай кебек зур шагыйрь.

 

(Мәрьям, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, сүзсез кала. Муса куен кесәсеннән урталай бөкләнгән ике кәгазь кисәге чыгара, яктылык төшсен өчен, чыбылдык читен бераз җыерып куя да шигырьләрен укый башлый. Аларның берсе Мостафа авылының киң кырлары, алтын басулары, күз яшедәй саф сулы Нит елгасы турында, икенчесе  ягымлы яз кояшына багышланган була. Мәрьям таң калып тыңлап утыра.)

Мәрьям (гаҗәпләнеп). Әллә үзең уйлап чыгардыңмы боларны?

Муса (горурланып). Үзем булмыйча, кем булсын? Ошадымы соң?

Мәрьям. Искиткеч матур!

2 нче музыка

 

Гүзәл. Болар Мусаның иң беренче иҗат җимешләре була. Ләкин, кызганычка каршы, аның беренче шигырьләре сакланмый. Беркөнне Мостафа абзыйның кардәше килгәч, галошларының төшеп калып югалтуыннан куркуын әйткәч, Мостафа тәрәзә төбендә яткан кәгазь кисәкләрен галош башына тыгу өчен бирә. Бу кәгазьләр Мусаның беренче шигырьләре була.

 

  1. «Беренче дәрес» – 2 класс.
  2. «Карак песи» –  1 класс.
  3.  Бер шигырь – 3 класс.
  4. Ишек төбендә – 4 класс.

Әлфинә.  1919 елның көзе… Муса Кызыл Армиянең җиңүен теләп, эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып акларга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен яза. Ләкин ничек бу юлларны халыкка җиткерергә?

Шул турыда уйлап йөргәндә, Муса сабакташы Һидиятны очрата.

 

Инсценировка.

Катнашалар:

Һидият. Муса. Абый. Редакция хезмәткәрләре

Һидият. Оренбургта татар телендә большевистик газета чыга башлаган икән. «Кызыл йолдыз» исемле. Аны Төркестан фронты сугышчылары бастырып чыгара икән.

Муса (икеләнеп). Минем язган шигырьләремне укып кара әле, синең фикерең ничек булыр икән?

Камил (күз йөртә). Бу бит… бу бит бүгенгесе көндә иң кирәкле сүзләр… Ник аларны заяга яткырасың? Әйдә, хәзер үк киттек «Кызыл йолдыз»га.

(Муса белән Һидият редакциягә киләләр, бер абый каршы ала.)

Фаил. Нәрсә, егетләр, ни йомыш?

(Муса дәфтәрен суза, абый укый.)

Фаил.  Иптәшләр! Тыңлап карагыз әле, безгә шигырь китергәннәр. (Укый.)

Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан Кызыл фронтка барсам…

Фаил. Кем язган боларны?

(Камил Мусаны, култык астыннан күтәреп, урындыкка бастыра.)

Ильяс. Ничә яшьтә соң әле син?

Булат. Кайда укыйсың?

Ильяс. Исемең ничек?

Фаил. Әтиең кем?

Муса (оялыбрак). Муса мин. Буемның кечкенәлегенә карамагыз, миңа 13 яшь инде!

Фаил. Укып бир әле үзең шигыреңне.

Муса. Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

…Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман да алга барсам,

…Менә шунда бәхетле мин, бәхет – шул,

…Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка.

Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл – үл!

Фаил. Молодец! Әйбәт язгансың, тагын яз. Бу шигыреңне алдагы санга кертәчәкбез. Тагын яз.

Малайлар. Рәхмәт инде, абый.

Муса. Басарлар микән, Һидият.

Камил. Басарлар инде, әйттеләр бит. (Чыгып китәләр.)

 

Адилә

Муса Җәлил жирдә аз яшәде,

Күпне күрде, күпне кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде.

Левитан

 

                Гүзәл

Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса.

Әкрен генә поезд кузгалды.

Калды Казан, киттең син сугышка,

Ерак иде солдат юллары.

  «Солдатлар» җыры җырлана  (Булат, Ильяр, Фаил, Ильяс, Әлфинә, Ралинә, Гүзәл, Адилә, Сөмбел, Ләйлә, Аида)

 Озатып вокзаллар каршында,
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.

 

Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.

 

«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында…»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында…

 

Фаил.  1942  елның җәендә  шагыйрь сугышкан Икенче удар армия чолганышта кала. Дошман тозагын өзү өчен барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланган Муса әсирлеккә төшә. М. Җәлил «Идел-татар» легионы оештыра. Ул анда мәдәни-агарту эше алып бара. «Подпольщик» дуслары белән берлектә фашистларның ниятен юкка чыгарыр өчен көрәшә.

Булат. 1943 елның августында гестапо әлеге оешманың эзенә төшә. Шагыйрь һәм аның унбер көрәштәше төрмәгә ябыла, төрле җәзалауларга дучар ителә. Әмма Моабит төрмәсенең «таш капчыгы»нда М.Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә.

 

Инсценировка.

Ана. Муса

Рамазан. (Муса шигырь укый)

Карт анам,

Мине тудырганга

Үкенмисең…әйеме?

Әйт, анам! Карт анам,

Төнлә йомшак түшәгеңдә

Матур төшләр күреп ят, анам,

Зинһар өчен…

Мине уйлаганда,

Салкын  кичтә  мичкә карама,

Мичләр сүнәр: өй караңгы калыр,

Лампочкалар яндыр, карт анам,

Синең күңелеңә мин бары тик

Якты булып кына кайталам…

(Алгы планда Мусаның әнисе пәйда була.)

Ана. Улым, Муса!

Муса. Әнкәй… (Кочаклашалар.)

Ана. Синме бу, Муса улым?

Муса. Мин, әнкәй…

Ана. Улым…

Муса. Әнкәй!

Ана. Чәчләрең нигә агарган, улым?

Муса. Чәч агарыр өчен дә, коелыр өчен инде ул, әнкәй.

Ана. Кулыңа ни булды?

Муса. Нишләгән?

Ана. Сул кулың күтәрелми түгелме соң?

Муса. Кайвакытта кулларның күтәрелмәве яхшырак ул, әнкәй.

Ана. Күлмәгеңнең якасы нишләп ертылган?

Муса. Юктыр ла, әнкәй!

Ана. Сине ниндидер бөеклеккә ирешкән, диләр.

Муса. Бөеклекнең ни икәнен белеп бетермәгәннәр әйтә аны, әнкәй.

Ана. Улым! Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.

Муса. Әнкәй…

Ана. Яхшы бул, матур яшә!

Муса.  Рәхмәт, әнкәй.

Ана. Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан – бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син башкаларга әйт. Алар  үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын.

Муса. Рәхмәт, әнкәй. (Ана әкрен генә югала.) Әнкәй! (Ананың «улым» дигән тавышы ишетелә.)

Рәниф.  1944 елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җәзалап үтерелә.

 

Менә алар җәлилчеләр (4 нче сыйныф укучылары чыга, кулларында портретлар):

 

1 нче бала

Муса абый ялгыз түгел, –

Иптәшләре бар ич:

Бер иптәше – әкиятче

Абдулла Алиш!

 

2 нче бала

Син – халкымның батыр улы,

Исемең мәңге онытылмас:

Һәрчак безнең йөрәктә син –

Гайнан абый Кормаш!

3 нче бала

Язмыш кайчак бик аяусыз –

Төрле яклап сыный;

Сынатмадың, халкым улы –

Әхмәт абый Симай!

4 нче бала

Батырларны барлыйм, дисәң,

Тарих дәфтәрләрен актар:

Шундый батырларның берсе –

Абдулла абый Симай!

5 нче бала

Батырлар турында һәркөн

Шигырьләр, җырлар туа…

Җыр булып яши күңелдә

Хәсәнов Зиннәтулла!

6 нчы бала

Кайчандыр безнең шикелле

Булгандыр ул бер сабый…

Һәрчак безнең күңелдә син –

Шабаев Гариф абый!

7 нче бала

Дошманга каршы батырлар

Көрәшкәннәр берләшеп.

Ул батырларның берсе син –

Әхмәт абый Аднашев!

8 нче бала

Исемнәре мәңге балкый

Якты йолдызлар кебек.

Кыю иптәш һәм көрәштәш

Фәрит абый Сәйфелмөлек.

9 нчы бала

Көннәр матур, ак кар ява,

Күңелдә дәрт уятып…

Тынычлык өчен көрәшкән

Фоат абый Булатов!

10 нчы бала

Ил-Ватанга ант итә

Газиз халкым уллары…

Антыңа тугры калдың син –

Сәлим абый Бохаров!

 

«Солдатлар» җыры

Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна…
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.

 

Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында.

 

Шушы ук солдатлар уйный

Сценка

Фаил. 1 нче солдат. Без – җәлилчеләр! Якты дөньяга дәшәбез!

Булат. Йокың сакмы, дөнья?

3 нче солдат. Ни уйлыйсың, дөнья?

4 нче солдат. Без – дәһшәтле сугышның җәзалап үтерелгән корбаннары, сезгә  – исән кешеләргә дәшәбез!

Бергә.  Җирне саклагыз!

Җирнең бәхете – исәннәр бәхете.

(Әкрен генә атлап, Муса чыга.)

 

(Уртада – Муса, башка солдатлар аның янында чүгәләшкән, кайберләре утырган.)

Муса

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә  кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

 

Гүзәл

Рәхмәт,  шагыйрь!

Соңгы сулышта да

Тугры булдың изге антыңа;

Үлемең белән

Үлемсезлек яулап,

Кайттың, шагыйрь, Илгә, халкыңа.

 

Адилә

Арабыздан  югалса да,

Юк, суытмас һични бу эзне.

Көрәштәге Муса,

Солдат Муса,

Йөрәктәге Муса ул безнең.

 

Рамазан

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

«Үлем» диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

 

Беренче дәрес

Без бу ел гына
Мәктәпкә килдек.
Аңарчы һаман
Бакчада идек.

Мәктәп өр-яңа,
Анда парталар,
Алар күңелне
Эчкә тарталар.

Кулыбызда безнең
Яңа әлифба.
Менә монсы «а»,
Менә монсы «ба».

Без хәрефләрдән
Сүзләр ясыйбыз,
Шуннан соң җырлап
Укый башлыйбыз:

Ат,
ата,
арта,
Ат арба тарта.
Ата-аналар
Атта баралар.

Нинди зур бәхет,
Нинди үзгәреш!
Бигрәк күңелле
Беренче дәрес!

 

СӘГАТЬ

Сәгать суга: «Даң, даң!..»

Хәбәр бирә таңнан:

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.

Сикереп торды Марат,

Күрә эшләр харап,

Тагын соңга калган,

Шул йокыга карап.

Сәгать йөри: «Келт-келт!…»

Тиз бакчага кит, кит!…

Марат аңа дәшә:

–Тукта, мине көт, көт!

Сәгать җырлый: «Диң-диң!…»

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, «Зиң-зиң!»

Миңа карап йөр син!…

 

Карак песи

Чоландагы ак майга
Ияләшкән күселәр,
Мин чоланны сакларга
Куштым ала песигә:

– Мияу, мияу, пескәем!
Барчы, зинһар, чоланга,
Майны сакла күседән,
Оясыннан чыгарма!

Песи күргәч күселәр
Койрыкларын кыстылар.
Йөрмәделәр чабышып,
Ярыкларга постылар.

Мияу, мияу, пескәем!
Колак салдың сүземә!
Каравылдан бушагач,
Сөт бирермен үзеңә!

Иртә белән майга дип
Керсәм, күзем акайды:
Явыз песи берүзе
Ялт иттергән ак майны!

– Мияу, мияу, пескәем,
Хыянәтче икәнсең.
Саклый торган маеңны
Үзең ашап киткәнсең!

Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап,
Парадныйда күрәм: бер бала
Звонокка үрелә, буе җитми,
Аптырагач, карап уйлана.

Мин балага киләм:
–Әллә, – димен, –
Звонокка буең җитмиме?
– Җитми шул, – ди.
– Кая, үзем басыйм.
Бернеме, – дим, – әллә икеме?

– Биш, – ди. Басам.
Шуннан бала әйтә:
– Абзыкай, син нинди йөрәкле!
Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,
Икебезгә дә бирер кирәкне!