3 саны һәм цифры

3 саны һәм цифры

(1 нче сыйныфта математика дәресе)

Резеда САФИНА,

Әтнә  районы Бәрәскә  урта мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Дәрес максаты: 3 саны ясалышын күрсәтү, 3 цифрын предметлар саны белән тәңгәлләштерергә һәм  язарга өйрәтү.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта.

Материаллар: цифрлар язылган карточкалар, китап, дәфтәр, слайдлар  (рәсемнәр).

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

Эш формалары: фронталь, индивидуаль.

Ресурслар: «Математика».  1 класс, Дорофеев Г.В., Миракова Т.Н., «Мәгариф» нәшрияты, Мәскәү – «Просвещение», 2020.

 

Дәрес барышы

Дәрес этаплары, максат УУЭ Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге
Оештыру өлеше.

Максат: психологик уңай халәт булдыру.

Коммуникатив УУЭ – Исәнмесез, укучылар.

Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

 

– Рәхмәт, укучылар, утырышыйк.

 

 

 

 

 

– Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга да!

 

 

Актуальләштерү.

 

Максат: 1,2 саннары ясалышын кабатлау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа тема өйрәнү.

 

Максат: 3 санының ясалышын белү , аның составын, 3цифрын яза белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Максат:саннар группасы белән санау уңайлыгын төшенү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Максат: саннар рәтендә        3 санының урынын билгеләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Үткәнне ныгыту.

Максат: 2, 3 саннары составы турында кабатлау.

 

Шәхси УУЭ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Танып белү УУЭ

 

 

 

 

 

Коммуникатив УУЭ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәхси УУЭ.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Регулятив УУЭ

 

 

Танып белү УУЭ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Регулятив УУЭ

 

 

 

 

Коммуникатив УУЭ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Танып белү УУЭ

1. Телдән исәпләү, практик эш.

а) Уен: «Цифрны күрсәт».

Укытучы балаларга карточкалар өләшә. Рәсем астына туры килгән санны язалар. Укытучы карап чыга.

б) Фронталь эш. Урманда күптөрле хайваннар һәм кошлар яши. Һәм менә көзен урман халкы үзләренә кышка запас әзерли. Әйдәгез, биремнәрне чишик һәм җәнлекләрнең  кышка әзерлеген белик.

Тиен берәр каен һәм майлы гөмбә тапты. Ул ничә гөмбә тапты?

2 аю баласы җиләккә киттеләр. 1 аю баласы борылып кайтып китте. Ничә аю баласы җиләк җыя?

Тиеннең оясында 1 чикләвек бар. Ул тагын   1 чикләвек куйды.Тиеннең  ничә чикләвеге булды?

 

Мәсьәлә. (Балалар үзләре төзиләр.)

 

 

Мисалын язалар. Җавап язарга цифр юк.

1. Яңа материалны ачу. 3 санының ясалышы.  Күплектәге 3 әйберне күрсәтү өчен 3 цифрын кулланабыз.Санлы рәттә       3 санының урыны кайда булыр икән? Арагызда бәлки белгән кеше бардыр. (Укучылар белмәсә, укытучы әйтеп җибәрә.) Санлы рәткә 3 цифры белән күплекне урнаштыру.

2.Дәреслек буенча эш. Рәсем буенча әңгәмә.

– Алдарак тавыкның ничә чебие чыккан?

– Хәзер ничә булды?

– 3 чеби ничек килеп чыкты?

– 3 санын нинди цифр белән билгеләрбез? Күрсәтегез әле.

Рәсемдә кемнәрне өчәрләп санау уңайлы?

– Бозда хоккейчыларның ничә өчлеге бар?

– Барлыгы ничә хоккейчы?

– Рәсемдә нәрсәләрне парлап санарбыз?

– Ничә пар тимераяк күрәсез?

– Һәр хоккейчыга 1әр пар тимераяк җитәме?

 

3.3 санын 2 һәм 1 белән чагыштыру.Тактада һәм урыннарда  түгәрәкләр белән эш.

 

 

 

4.3 санының составы.Урман мәктәбе. Укучылар, безнең тактада саннар язылган. Нинди саннар ул? Алардан 3 не җыярга кирәк. Инде нишләргә? Безгә 3 санын җыярга кирәк булачак һәм өйгә куябыз.

Бу өйгә 3 белән генә кереп була. Сез ярдәм итәрсезме?

 Физкультминутка.

Җәен, көзен, яз, кышын,

Иртән, кичен, көндезен

Ача, йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.

(Светофор.)

– Сүз нәрсә турында бара?

– Светофорның ничә төсе бар?

– Светофор нәрсә өчен кирәк?

Өстәлгә 3 түгәрәк куегыз. 1 түгәрәкне алыгыз. Ничә түгәрәк калды?

 

Мәсьәлә:

Минем 1 сары карандашым бар иде, миңа тагын берәр яшел һәм  кызыл карандаш алдылар. Минем ничә карандашым булды? (3)

– Ә сез каян белдегез? (1 сары янына 1 яшелне куйдым, булды 2, шулар янына 1 кызылны куйгач, 3 булды.)

Чәчәктә 2 күбәләк утыра, алар янына тагын  1 күбәләк кунды, хәзер алар ничә булды? (3)

– Ә сез каян белдегез? (2 санына 1 не өстәдек, ягъни 1 гә арттырдык, күбәйттек,     3 булды.)

–2 ничек килеп чыкты?

 

Акчалар (тәңкә) белән эш. Кибетче уены.

– Сездә акчалар,  миндә дәфтәрләр.  Һәр парта 3 сумлык дәфтәр алу өчен акчалар әзерләсен.

– Бу ничә сумлык акчалар? (1 сум, 2 сум, 5 сум.)

Сез миңа 3 сум акчаны җыеп бирерсез. Акчагыз төгәл булсын, минем бирергә сдачам юк. (Укучылар җыялар.)

1 ысул: 1сум + 1сум + 1сум = 3сум

2 ысул : 1сум + 2 сум = 3сум.

 

 

 

6. Дәфтәрдә эш

3 цифрын язу (слайд карау).

Кәгазьләрдә язу.

 

 

Белемнәрне актуальләштерү

 

Мөстәкыйль эшлиләр.

 

 

Парларда схема төзиләр, мисаллар язалар.

 

 

 

 

–Бер.

 

– Ике.

 

 

 

 

 

 

Агачта 2 кош утыра иде. Тагын 1 кош килде. Ничә кош булды?

 

 

Укучылар 3 кош  дип әйтәләр.

 

Укучылар укытучы чакыруы буенча тактада эшлиләр. Башка укытучылар урыннарда.

(Демонстрацион эш.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Велосипед көпчәкләрен.

 

 

 

 

– 2 гә тагын берне куштык.

Хоккейчыларны.

– 2 өчлек.

– 6.

–Тимераякларны.

 

Балаларның җаваплары.

Парларда эш.Слайд буенча рәсемнәрне карап, чагыштыру язалар.

«Зурлык», «кечкенәлек» билгеләрен куялар.

 

 

 

Фронталь эш.

3 цифры язылган карточка күрсәтәләр.

 

 

Светофор.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1+1+1

2+1

1+2

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

(Теләгәнен сайлап эшлиләр.)

 

Рефлексия

Максат: үзбәя кую, нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру.

Коммуникатив УУЭ, шәхси УУЭ – Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Безнең тактада моңаеп кына бер агач утыра. Үзебезнең шатлыкны аңа бүләк итик әле. Матур яфраклар белән бизик агачны.

 

Дәрес тәмам.

Чыгарга була.

 

Балалар үз белемнәренә нәтиҗә ясыйлар.

Смайл сайлыйлар.

– Мин елмаеп тора торган йөз сайладым, чөнки мин бар әйберне дә аңладым, 3 саны турында беләм. Һәм миңа дәрес бик ошады.