Тел ул – байлык, тел ул – тарих, ул – үткәнебез, киләчәгебез

Тел ул – байлык, тел ул – тарих, ул – үткәнебез, киләчәгебез.

 

Гөлнур ХАДЕЕВА

Казандагы

А.С.Пушкин исемендәге 93 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Тел ул – байлык, тел ул – тарих, ул – үткәнебез, киләчәгебез. Кеше үз телен белергә тиеш. Җәмгыять тә, гаилә дә, мәктәп тә, яшь буынны акыллы, милли рухлы итеп тәрбияли. Шулай итеп, милли горурлык хисе бик кадерләп, җаннан-җанга, буыннан-буынга, гасырдан-гасырга күчерелә.

Укучыларда үз туган теленә мәхәббәт, халкына, тарихына ихтирам тәрбияләү. А.С Пушкин исемендәге 93 нче гимназиядә бик күп еллардан бирле алып барыла.

Туган тел  һәм әдәбияты кабинетында урнашкан  татар әдәбияты музей-бүлмәсендә  диварга беркетелгән, китаплар сыман эшләнгән турникетлардагы, китап шкафы киштәләрендәге   һәм витриналардагы материаллар, әдәби җиһазлар  да шуны чагылдыра.

Бу музей бүлмәсен ачуда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эзләнүчән, тынгы белмәс, танылган кешеләр белән һәрвакыт иҗади дуслыкта булган, Гөлчирә Мотыйгулла кызы Багатиева зур көч куйды.

Китап шкафы киштәләренә һәм витриналарга сәяхәт ясап алыйк әле.

Музей бүлмәсенең витриналарында һәм аерым шкафында әдәби һәйкәлләр булып автографлы китаплар, афишалар, Татар китабы, әдәби стена газеталары, фотоальбомнар тора.

Китап шкафының өске өлешендә Татарстан китап нәшрияты, «Мәгариф» нәшриятында 1970–1995 елларда бастырылган татар теле дәреслекләре, укытучылар өчен методик ярдәмлекләр, программалар урын алган.

Татар балаларында үз милләтенә, туган телгә мәхәббәт хисе дәреслекләр, матур әдәбият, җыр сәнгате, театр сәнгате аша тәрбияләнгән.

Шуңа мисал булып, китап шкафының икенче бүлегендә автографлы китаплар саклана. Алар арасында күренекле язучыларыбыз Ә.Еники, Н. Дәүли, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Ф.Яхин, Э.Шәрифуллина һәм башка язучыларыбызның автографлы китаплары бар.

Беренче витрина үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәләр, күп санлы очрашулар хакында сөйли. Мәсәлән, бер значокны Г.Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәмендә, үз күкрәгеннән салып, Ш.Галиев бүләк итеп калдырган.

Икенче витринада 93 гимназия укучылары һәм укытучыларына багышланган матбугат битләрендәге мәкаләләр тупланган.

Өченче витринада «Казан шәһәрендәге 93 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  эш тәҗрибәсеннән» дип исемләнгән папканы, «Сабантуй» газетасы тупланмаларын күрергә була. Бу газеталарда укучыларыбызның мәкаләләре басылган.

Әдәби җиһазлар бөек шагыйрьебезнең   «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул шагыйрь ул…» дигән сүзләре астында китаплар сыман эшләнгән турникетларда тупланган. Һәр китап, аерым исем астында, Татарстан әдәбият-сәнгать әһелләренең укучыларыбыз, ата-аналар белән очрашу мизгелләрен чагылдырган фотолардан, шул чаралар яктыртылган матбугат язмаларыннан, күренекле шәхесләребезнең автографларыннан тупланаган.

Туган җирең – Идел буе.

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле, –

дип язган Наҗар Нәҗми. Шушы шигъри юллар белән  беренче китабыбыз ачыла.

Китап битләре Тукай эзләре буйлап укучыларыбыз сәяхәтен, Губдулла Тукай бүләгенә ия булган шагыйрьләр белән очрашуны тасвирлый. Алар арасында Равил Фәйзуллинга, Шәүкәт Галиевка, Роберт Миңнуллинга, Рәдиф Гаташка һәм Абдулла Алиш бүләгенә ия булган Җәүдәт Дәрзамановка багышланган битләр бар.

Әй Тукай, ил һәм гасырда

Ялкының янган Тукай! –

дип исемләнгән китап битләрендә Тукай эзләре буенча укучыларыбыз сәяхәте сурәтләнә.

Алдагы битләр  әдәбиятта Шәвәли образын тудырган, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, халыкара  Г.Х.Андерсен премиясе лауреаты, Аркадий Петрович Гайдарның 80 еллыгы уңаеннан «Гайдар Билгесе» белән бүләкләнгән, танылган шагыйрь Шәүкәт Галиевка багышлана.

Күренекле балалар шагыйре Роберт Миңнуллинның мәктәпләрдә уздырган очрашулары олы тәрбия дәресләренә тиң. Ул балаларга һәрчак олы бәйрәм, олы шатлык алып килә. Р.Миңнуллинга багышланган китап битләре шуларны чагылдыра.

Шигырьләрдә аһәң булса,

Кубыз-курайда – моң! –

дип  исемләнгән  битләрдә балалар шагыйре Жәүдәт Дәрзаман белән очрашу мизгелләре чагыла.

«Тарих ул – чорлар шаһиты, халык нуры, тормыш хәтере, үткәннәрнең илчесе» дигән сүзләр белән икенче китабыбыз исемләнә.

Икенче китап-турникет Муса Җәлилгә, җәлилчеләргә һәм фронтовик шагыйрьләргә багышланган. Китап битләрендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан тарихи фотосурәтләр урнаштырылган. Анда «Моабит дәфтәре» Җәлилнең 90 еллыгында гаиләсен – Әминә ханымны, кызы Чулпанны, оныгы Татьянаны үзебезнең мәктәп сәхнәсендә – укучылар каршында күрәбез. Китап битләрен Абдулла Алиш улы Алмаз, Фатих Кәрим кызы Ләйлә ханым белән очрашу истәлекләре дәвам итә. Шулай ук бер биттә укучыларның Волгоградка  сәяхәте күрсәтелгән.

«Матурлыкны аңлау – батырлык»  – дигән сүзләр белән  өченче китабыбызны ачабыз.

Матурлыкны күрә, таный, аңа соклана, илһамлана белү театр, җыр сәнгате аша, газета, журнал битләре аша бирелә. Өченче китап битләрендә шуны чагылдырган мизгелләрне күрергә мөмкин. Мәсәлән, «Ихлас чакта табылган дус гомерлеккә калачак» дигән әдәби-музыкаль кичәдә Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, «Сабантуй» газетасы хезмәткәрләре катнашкан мизгелләр һәркемнең күңелен җәлеп итә. 93 нче мәктәп укучылары, «Сабантуй» газетасы дуслары буларак, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев  янында булган фотолар да куелган. Матур әдәбият үрнәкләре аша укучыларда игелеклелек, нечкә күңеллелек кебек изге сыйфатлар тәрбияләгән укытучы образына да дан җырлана.

Татар әдәбияты музей-бүлмәсе инде кунаклар да кабул итте. Киләчәкне дә матур очрашулар бизәр дип уйлыйбыз.

Музей – хәтер почмагы, музей – буыннан буынга сакланып килгән халкыбызның тарихын, мәдәният,  сәнгать һәм матур әдәбият үрнәкләрен  киләчәк буынга тапшыручы тәрбия учагы, музей – үткән тормыш белән бүгенгене тоташтыручы гүзәл күпер.

һ