Кышкы уеннар
Кышкы уеннар
(Сөйләм үстерү дәресе конспекты)
Айсылу АЙНЕТДИНОВА,
Казандагы катнаш төрдәге
247 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Шөгыльнең төзелеше:
- Бурычлар
- Кереш. Эмоциональ халәт тудыру мизгеле.
- Сюрприз момент. Аудиоязма тыңлау.
- Фикер алышу. Кыш турында әңгәмә.
- Рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү «Кышкы уеннар»
- Табышмаклар чишү. Сүзләргә сыйфатлар табу.
- Игътибарлылыкны ныгыту максатыннан дидактик уен «Кайсы артык?.»
- Физкультминутка.
- Дидактик уен «Киресен әйт» .
- Йомгаклау.
- Әдәбият исемлеге.
Белем бурычлары.Балаларның кышкы уеннар турында тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү; бирелгән сүзләргә сыйфатлар табу; сүзләрне аңлап киресен атау; предметларны гомумиләштерүче сүз белән атау, нәрсә артык икәнен әйтү.
Тәрбия бурычлары. Балаларда кызыксыну уяту, табигатькә карата сакчыл караш, экологик бөйләнешләрне күрә белү сыйфаты тәрбияләү. кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары тәрбияләү.
Үстерү бурычлары. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, гади нәтиҗәләр ясый белү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен, иҗади күзаллауларын үстерү, бер–берсенең җавабын тыңлауларына ирешү; логик фикерләү сәлатен үстерү.
Методик алымнар һәм чаралар:
Ысуллар – уен, сүзле, күрсәтмә; музыка тыңлау, әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз.
Материаллар һәм җиһазлар.
Сөйләм үстерү эшчәнлеге:УМК «Туган телдә сөйләшәбез» 5 –7 яшьлекләр өчен картина «Кышкы уеннар» аудиоязмалар. Туп, «Нәрсә артык» дидактик уенына рәсемнәр, Профессияләрне сурәтләгән рәсемнәр, атрибутлар.
Сүзлек өстендә эш. чана, чаңгы , тимераяк, шугалак.
Алдан үткәрелгән эшләр:
Кышкы күренеш турында картиналар карау, экскурсиягә яисә тауга чана шуарга бару, табигатьне күзәтү. Сюжетлы һәм дидактик уеннар уйнау.
Эшчәнлек барышы:
1.Оештыру моменты.
Тәрбиче. Балалар, әйдәгез әле үз-үзебезгәдә «Хәерле иртә» телик.
Хәерле иртә күзләр, сез уяндыгызмы? Без уяндык (күзләрне йомып ачып алу).
Хәерле иртә колаклар, сез уяндыгызмы? Без уяндык (колакларны ышку).
Хәерле иртә кулларр, сез уяндыгызмы? Без уяндык (кулуларны күтәрү).
Хәерле иртә аяклар, сез уяндыгызмы? Без уяндык.
Хәерле иртә кояш, син уяндыңмы? Мин уяндым hәм елмайдым.
– Менә сез елмайгач, бүлмәбез нурланып китте.
Хәзер балалар, матур итеп утырдык.
2.Фикер алышу:
– Мин сезгә бер тавыш тыңлатам, игьтибар белән тыңлагыз әле.
– Урамда нинди ел фасылы? (кыш)
Тәрбиче. Кыш көне көндез вакыт кайчан озынрак була?
Бала: Кыш көне көндез вакыт азагында озынрак була.
Тәрбиче: Нинди кышкы табигый күренешләр турында сөйли алабыз
Бала: Кар яву, бозлану, салкыннар турында.
- «Кышкы уеннар» рәсемгә карап хикәя төзеп сөйләү.
Тәрбияче. Балалар, килегез әле, урындыкларга утырыйк та беразга гына күзләрне йомыйк. Мин хәзер сезне күргәзмәгә алып барам. Күзләрне ачтык та игьтибар белән карыйк әле, бу нинди күргәзмә булыр икән балалар?
– Рәсемнәрне, картиналарны кемнәр ясый икән балалар?
– Сез рәсемнәр ясарга яратасызмы соң?
– Бик яхшы. Карагыз да әйтегез әле, бу рәсемнәрнең кайсысы кыш ел фасылына туры килә?
Әйе, дөрес. Әйдәгез бу рәсем белән якыннанрак танышып китәбез.
План буенча балалар хикәясе.
1.Кышкы табигатьне тасвирла.
2.Балаларның уенга чыгулары.
3.Балалар эшчәнлеге турында сөйлә (Нәрсә эшлиләр?)
- Рәсемгә исем уйла.
1.Кыш җитте.
2.Балалар урамга чыктылар.
3.Тауда кызлар чана шуалар.
4.Малайлар чаналарыннан төшеп калдылар.
5.Тауда балалар чаңгыда шуалар.
- Шугалакта балалар тимераякта шуалар.
- Рәсемгә «Кышкы уеннар» дип атала.
- Табышмак уку.
Миндә тылсымлы кар бөртекләре бар. Аларга табышмаклар язылган.
Табышмак:
Булмаса ул, күлдә балык тота алмый,
Әйт әле, нидер ул? (боз)
Ак пәрәнҗә киеп,
Көлләргә төшә ул,
Кояш күтәрелгәч,
Эри башлый ул. (кар)
Ак кына, вак кына,
Пәрәвез сымак кына,
Югала юк була,
Тотсаң – эри кач кына. (кар бөртеге).
5.Сүзләргә сыйфатлар әйт.
Кыш нинди? (салкын, карлы, буранлы).
Кар нинди? (ак, салкын, матур, шыгырдавык, йомшак).
Боз нинди? (шома,тайгак, каты, үтә күренмәле, салкын)
- «Нәрсә артык» дидактик уен
Балаларга 4 рәсем бирелә шуларның кайсы артык икәнен әйтү.
Мәсәлән Чаналар, чаңгылар, тимераяк, велосипед.
Кышкы көн, язгы көн, җәйге төн, көзге көн
Аю, бүре, тиен, куян
Сарык, ат, дуңгыз, бүре
Лодка, метеор, пароход, самолет
Самолет, вертолет, ракета, машина
Туп, курчак, пирамида, песи
- Ял минуты.
Без чаңгыда урманга барабыз,
Без калкулыкка менәбез. (балалар чаңгы таяклары белән эшләгәндәй кулларын болгыйлар).
Таяклар безгә барырга ярдәм итәчәк,
Безгә юл җиңел булыр.
Кинәт көчле җил күтәрелде,
Ул агачларны әйләндерә, әйләндерә (гәүдәне уңга һәм сулга әйләндерү.) Ботаклар арасында да шаулый.
Кар оча, оча, оча.
Урман читеннән куян чаба, (Сикереш.)
Ак йомшак туп кебек.
Бер сикерү һәм ике сикерү
- Менә югалган дустыбыз! Монда шундый рәхәт булса да, Яңадан шөгыльләнергә кирәк.
- Әйдәгез берсәк уйнап алабыз
Дидактик уен киресен әйт:
- Салкын – Жылы
- Аз – Күп
- Авыл – Шәһәр
- Кар – Су
- Озын көн – Кыска төн
- Тышта – Эчке
- Салкын –җылы
- Якты – Карангы
- Йомшка – каты
- Рәсем ясау. Балалар безгә кемдер бүләкләр җибәргән әйдәгез карыйк. Кәгазләр тылсымлы. Әйдәгез аларны буяп карыйк.
Нәрсә килеп чыкты. Кышкы күренеш.(шәм белән ясау)
9.Йомгаклау. Балалар сезгә шөгыль ошадымы? Без нәрсәләр турында сөйләштек. Сездә шөгыльдә бик актив булдыгыз.
Әдәбият исемлеге:
«Кышкы мәзәкләр» – сборник стихов и рассказов о зиме.
«Табигать серләре»
«Йолдызлы кыш» праздниках
«Балалардагы дусларым»