Тукай – мәңге күңелләрдә
Тукай – мәңге күңелләрдә
Зөлфия ГАТАУЛЛИНА ,
Эльвира ФАХРАЗОВА,
Азнакайдагы 6 нчы урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
1 нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар! Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәбезне башлыйбыз.
2 нче алып баручы. Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
1 нче укучы. «Яздан аерып булмый Тукайны!» шигырен укый.
1 нче алып баручы. Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
2 нче алып баручы. Туган тел! Һәркем өчен газиз бу сүз.Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз.
2 нче укучы «Безнең гаилә» шигырен укый.
3 нче укучы «Су анасы» шигыре.
4 нче укучы «Ак бабай» шигыре.
5 нче укучы «Шүрәле» шигыре.
2 нче алып баручы. Язның бер матур көнендә, карлар эреп, бозлар киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.
1 нче алып баручы. Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык, яшәү көче бөркеп, туң катлауларны эретеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер көчкә ия.
2 нче алып баручы. Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле.
6 нчы укучы «Тукай көне» шигыре.
7 нче укучы «Кемнәр сез?» шигыре.
1 нче алып баручы. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән.
2 нче алып баручы. Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра.
8 нче укучы «Туган авыл» шигырен укый.
9 нчы укучы «Эшкә өндәү» шигыре.
10 нчы укучы «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен укый.
1 нче алып баручы. Габдулла Тукайның балаларга багышланган әсәрләре, җыентыклары, китаплар безнең көннәрдә аеруча күпсанлы тираж белән һәм еш басылып тора. Хәтта кечкенә күләмле әсәрләре дә аерым китап итеп әзерләнә.Талантлы рәссамнар аларга рәсемнәр ясый.
11 нче укучы «Пар ат» шигырен укый.
12 нче укучы «Без – Тукай оныклары» шигырен укый.
1 нче алып баручы. Рәхмәт сезгә, балалар, Габдулла Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез – яшь тукайчылар. Изге туган телебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез.
2 нче алып баручы. Әйе, без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа турылыклы булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Моны истән чыгармаска кирәк.Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз да чәчәк атар.
1 нче алып баручы. Күңелдә бер өмет яши: үз туган телендә нәфис сүз сөйләгән, җырлаган моңлы, шигъри җанлы бала, һичшиксез, күңеле –нечкә, тойгылары – җылы, үзе табигать матурлыгын һәм кешеләрдәге гүзәл сыйфатларны күрә-аңлый белүче бай рухлы шәхес булып үсеп җитәр.
2 нче алып баручы. Г.Тукайның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Ул татар халкының гына түгел, башкорт, азәрбайҗан, кыргыз, казах, үзбәк халыкларының да яраткан шагыйренә әйләнгән.
1 нче алып баручы. Үзенең кыска гына гомеренең һәр минутын Тукай халыкка багышлады.
1 нче алып баручы. Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
И мөкатдәс Тукай теле.
2 нче алып баручы. Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең.
1 нче алып баручы. Шагыйрь халык иҗатына, халык теленә туган телгә тирән мәхәббәт белән карады һәм аның бөеклегенә дан җырлады. Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы, үз шагыйре итеп кабул итте.
Кичә Г.Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамлана.