Туган телем – күңел кыңгыравы
Туган телем – күңел кыңгыравы
(Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль очрашу)
Айгөл НУРУЛЛИНА,
Түбән Камадагы 33 нче урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Татарча көй уйнап тора.)
1 нче алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, туган телебез сагында торучы фидакяр укытучыларыбыз!
2 нче алып баручы. Бүген бездә зур бәйрәм – Туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.
1 нче алып баручы. Ул телгә баланы иң якын кешесе – әнисе өйрәтә. Шуңа күрә ул ана теле дип атала.
2 нче алып баручы. Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле.
1 нче алып баручы. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла.
2 нче алып баручы. Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та югала.
1 нче алып баручы. Чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.
2 нче алып баручы. Әйе, «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле…» – дигән бөек Тукай, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен?
1 нче алып баручы. Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
Татарча шигырь: «Туган телем». Энҗе Мөэминова
Русча шигырь: «Стихи о русском языке». Михаил Крюков
2 нче алып баручы. 21 февральдә кешелек дөньясы ЮНЕСКО инициативасы белән Халыкара телләр көнен билгеләп үтә. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83 теле киң таралган, 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.
1 нче алып баручы. Шуңа да туган телебезне саклау – бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе. Чөнки тел бетсә, милләт тә бетәчәк. Туган телебезне, милләтебезне саклау – безнең бурыч. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш.
2 нче алып баручы. Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла.
1 нче алып баручы.
Бәйрәмнәрдән бәйрәмнәргә күчеп
Җырлыйк әле, дуслар, җырлыйк, һай.
Эшебез дә бәйрәм кебек булсын,
Һәр көнебез булсын алсу май.
«Кояшлы ил – безнең ил» җыры
2 нче алып баручы. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр һәм биюләр, шигырьләр аша белдерәбез, туган телне яратуыбызны дәлиллибез.
1 нче алып баручы. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз Бөек Туган телебез. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган, кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-кичерешләрен башкаларга сөйләмәгән.
2 нче алып баручы.
Халкым җыры, халкым биюләре
Алып килә аның хәтерен.
Йә оялчан, инсаф, ягымлы ул –
Үзе салмак, үзе әкрен.
Татар халык биюе
1 нче алып баручы. Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр туган теле аркылы аңлый башлый, беренче тапкыр «дустым» сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә, шушы телдә шатлана, куана.
2 нче алып баручы. Бүген без аларның үз телләрендә һәм татар телендә никадәр матур итеп сөйләгәннәрен, никадәр матур итеп җырлаганнарын тыңларбыз.
1 нче алып баручы.
Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,
Тик бер генә туган илебез,
Тик бер генә туган җиребез.
Залда җыр.
(Төрле милләт кешеләре керә.)
Килдек, дуслар, Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагынып, канатланып очып.
Кош канатлары түгел иңемдә,
Җыр канатлары минем күңелемдә.
Җырлыйк, дуслар, җырлыйк бергә-бергә,
Иң матур җырларны сайлап кына,
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшик бу дөньяда сайрап кына.
2 нче алып баручы. Сез кемнәр буласыз?
Татар баласы.
Без – бер илнең балалары,
Барыбыз да дуслар без.
Татарлар, удмурт, марилар,
Башкорт, керәшен, руслар без.
1 нче бала.
Исәнмесез, дуслар-якыннар.
Кайнар сәлам ерак илләрдән.
Сезгә булган керсез мәхәббәтне
Алып килдек төрле җирләрдән.
Милләтләр чыгышы
Татар баласы.
Торсак та без төрле җирләрдә,
Без яшибез дуслык илендә;
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.
Чуваш телендә шигырь.
1 нче алып баручы. Туган тел – буыннар арасында элемтәне ныгытучы чылбыр, бәяләп бетергесез белем чыганагы, тутыкмас рухи мирас һәм хәтер сакчысы ул.
2 нче алып баручы. Телен, мәдәниятен саклаган, яшь буынны өлкәннәрнең иң яхшы гореф-гадәтләре, йолаларына бирелгәнлек рухында тәрбияләгән милләт кенә үзен югалтмый яшәргә лаеклы.
1 нче алып баручы. Әлеге бәйрәм һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын! Ана теле безгә куәт бирсен, иҗат дәрте өстәсен!
Мари телендә шигырь
2 нче алып баручы.
Күп телләрне белү – яхшы шөгыль,
Туган телең үги калмаса.
Җаның салып әйткән сүзен
Синең аша балаң аңласа.
1 нче алып баручы.
Киләчәкнең башы – бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә –
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
Матур итеп туган телеңдә!
2 нче алып баручы.
Онытмагыз, бу дөньяда
Иң зур бүләк бер генә –
Көмеш чыңлы, талгын моңлы
Газиз туган тел генә.
Җыр: Г. Тукай. «Туган тел»
1 нче алып баручы. Киләсе очрашуларга кадәр! Сау булыгыз!