Матурлык – ул бар җирдә

Матурлык – ул бар җирдә

Ләйсән ВОЛКОВА,

Нурлаттагы 3 нче урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 Максат: уку грамоталылыгын формалаштыру. «Матурлык» төшенчәсен ачыклау; телдән сөйләм, мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту; матурлыкны күрә белү һәм аңа омтылу сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: интерактив такта, презентация, биремле конвертлар, төсле су салынган савытлар, буш савыт, җыр көе.

I. Оештыру өлеше

– Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләр! Катнашучыларны бирегә чакырам. Ике төркемгә бүленеп утыруыгызны үтенәм. Рәхмәт!

Сезгә хәерле көннәр теләп,«мастер-класс»ымны башлап җибәрәм.

Экранга игътибар белән карыйк әле. Ничек уйлыйсыз, бу рәсемнәрне нинди сүз белән берләштереп була?

 

– Матурлык.

– Әйе, бүгенге темам да  «Матурлык – ул бар җирдә» дип атала.

Хәзер ике ягыгызда утырган коллегаларга игътибар итегез һәм бер-берегезгә комплиментлар әйтегез әле. (Комплиментлар әйтәләр.)

– Әле генә бер-берегезнең тышкы кыяфәтенә билгеләмә бирдегез. Бик матур сүзләр әйттегез, рәхмәт. Шундый күтәренке кәеф белән эшебезне башлап җибәрик.

  1. Төп өлеш

Хәзер икенче слайдка карыйк. Бу рәсем нинди әсәрдән? Аның авторы кем?

– «Матурлык» әсәре, авторы Әмирхан Еники.
– Дөрес. Ул әсәр барыбызга да таныш. Анда сүз кешенең нинди матурлыгы турында бара?
– Эчке матурлыгы турында.
– Әсәрнең кайсы урынында эчке матурлык сурәтләнә?
– Бәдретдиннең әнисенә карата булган чиксез мәхәббәтендә. (Көтелгән җавап.)
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Әйе, бу рәсемдә Бәдретдиннең тырышып-тырышып скрипкада уйнавы сурәтләнгән. Ул әнисенә шундый җылы караш белән ягымлы итеп карый. Әнисенең йөзе матур булмаса да, аны бик ярата, дуслары алдында бер дә оялмый. Чыннан да, әсәрдә автор егетнең эчке матурлыгын күрсәткән.
Матурлык турында сөйләшүне дәвам итәбез. Хәзер яшел конвертларны ачыйк. Андагы текстны һәрбер төркемгә кычкырып укырга кирәк.

1 нче төркем
Әнә Агыйделнең югары башыннан йомшак мамык төсле ап-ак бер болыт күтәрелде. Әнә тагын берсе… икенчесе… өченчесе – менә бер-бер артлы күтәрелә торган шул ак болытлар, аналары янына җыелган аккош балалары кебек, теге иң элек күренгәннең янына җыела, аңар кушыла башладылар. Бер самавыр кайнап чыгарлык та вакыт үтмәгәндер, алар тәмам бергә оештылар да, калын катлаулар ясап, яварга охшашлы күгелҗем-кара төскә керделәр. Аз гына җил исте, болытлар безгә таба кузгалдылар да, эсседән көйгән киң болынны талгын күләгәләре белән рәхәтләндереп, бик аз гына сибәләп, кара урманга таба үттеләр. Без болыт күрү белән ояларыбыздан чыккан идек, сибәли башлагач та, аның тамчыларына күкрәк ачып, үләндә аунадык, аны мең рәхмәтләр белән озатып калдык. Бер якта кояш, икенче якта болыт – шулай аяз яңгыр булды. Аз сибәләде, шулай да яхшы булды; көн сүрелде, безгә тәмам хәл кереп, җегетләр берәм-берәм терелә башладылар. Кемдер яңа йокыдан уянган. Әле бөтенләй ачылып җитмәгән тавышы белән озын көйгә салып: «Агыйделкәй алкын, суы салкын, Тулкыннары кага салларга…»– дип сузды. Кемдер: «Кая, көн бик сүрелде, азрак капкалыйк та чаба башларбыз», – дигән иде, ул ураза икәнне оныткан, күрәсең. «Гыйлаҗи, ашыйсың килдеме, мә икмәк белән катык», – дип, аңардан көлештеләр.

Г.Ибраһимов,«Без табигать балалары»

2 нче төркем
Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны! Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны!
Дөрес, бу урман хәзер безнеке түгел, аны әллә ничек итеп безнең кулдан бер бай тартып алган; хәзер безгә аннан бер чыбыркы сабы да алырга ярамый! Шулай булса да, бу урманның гөрләп утыруы, бигрәк тә аның язгы кузгалагы, көпшәсе, җәйге чәчәкләре, исәбе-хисабы булмаган җир җиләге, кура җиләкләре, карлыганнары, бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелемне ул урманга тарталар, аны йөрәккә якын, бик якын, бик сөйкемле итәләр…
Бу урманнан да бигрәк, миңа шул өч яктан килеп төшкән «кул»ларның суларын үз эченә алгач, ярдан ярга тулып аккан сабыр, мәһабәт Өзән елга буйлары минем өчен әллә ничек кадерле тоелалар…
Беләсе иде, кайдан чыга, кайларга бара икән бу сулар!
Беләм, бик беләм: таулар, болыннар буйлап килеп, безнең авылның буеннан аккан бу елга – Өршәккә, Өршәк – Димгә,  Дим  Агыйделгә коя. Агыйдел кая барадыр – анысын бер Алла белә.
Тик бик күп дөнья гизгән Сафа бабай гына кайвакыт сөйләп куя: көз көне кошлар китә торган якта, ди, Әчтерхан дигән бер зур шәһәр – борынгы ханнар шәһәре бар, ди, шуның аръягында, ди, гаҗәп зур бер диңгез бар, ди. Агыйдел, ди, бик күп авыллар, шәһәрләр, таулар, кара урманнар эченнән агып, айлар, еллар буенча бара-бара да, ди, әнә шул олуг диңгезгә барып коя… ди; сез моннан бер йомычка салып җибәрсәгез, ди, ул, ди, Өршәкләр, Димнәр, Агыйделләр буйлап агар-агар да әнә шул ерак диңгезгә барып төшәр, ди… Их, күрәсе иде ул диңгезләрне!

Г.Ибраһимов, «Алмачуар»
– Бу өзекләрдә автор нинди матурлыкны сурәтләгән?
– Табигать матурлыгын.
– Әйе. Беренче текстының башында нәрсә турында язылган?
– Агыйдел.
– Икенче текстта?
– Авыл турында.
– Әйе, нинди генә әсәрне алмасак та, без анда табигать күренешләрен тасвирлаган урыннарны таба алабыз. Киләсе эшебез дә шул темага.
Хәзер зәңгәр конвертларны ачыйк.
1 нче бирем. Анда сүзләр бирелгән. Сезгә шулардан бер куплет шигырь төзергә кирәк.
2 нче бирем. Текстның планы буташтырып бирелгән. Сезгә шуны дөрес итеп төзергә кирәк.
(Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.)
Зал белән эшләү
Хөрмәтле хезмәттәшләр, хәзер сезнең белән тәҗрибә үткәреп алыйк. Миңа 3 кеше кирәк була. (Катнашучыларны комплиментлар әйтеп чакыру.) Сезнең күлмәгегез бик матур, бирегә чыгыгыз әле. Сезнең причёскагыз йөзегезгә бик килешә, бирегә чыгуыгызны үтенәм. Сезнең блузкагыз бигрәк матур, сез дә чыгыгыз инде, зинһар.
Барыгызга да рәхмәт! Сезнең алдыгызда 3 пыяла савыт. Аларга төсле су салынган. Беренчесендә – кызыл, икенчесендә – яшел, өченчесендә –  сары су. Һәрберегез бер савытны кулыгызга алыгыз һәм әйтегез әле, ул төс сезнең өчен нәрсә белән ассоциацияләнә?
– (Көтелгән җаваплар) Кызыл төс җәйне хәтерләтә; яшел төс матур табигатьне күз алдына китерә, сары төс көз кебек.
– Рәхмәт! Дүртенче савыт «Мин» дип атала. Ул әлегә буш. Кешенең дә күңеле кайвакыт буш булырга мөмкин. Әйдәгез, өч савыттагы суны шул буш савытка салабыз. Нәрсә хасил булды?
– (Көтелгән җавап) Төсе аңлашылмаган, болганчык су килеп чыкты.
– Әйе, кеше күңеле дә шундый болганчык: анда күңелле, уңай вакыйгалар да, күңелсезләре дә урын ала. Без укучыларга һәрнәрсәдән матурлыкны таба белергә өйрәтергә тиеш. Шул максаттан, дәресләремдә «Синектика» алымын кулланам.
Бу алымны төрле предметка, күренешкә карата кулланырга мөмкин. Мисал өчен, әлеге бүлмәдәге гадәти предметлардан матурлыкны табып әйтик. (Тирә-яктагы барлык нәрсәдән матурлык эзләү.)
(Көтелгән җаваплар) Бу залда сәхнә бик матур, миңа менә бу рәсемнәр бик ошый, стенага матур шарлар эленгән һ.б.
– Бик зур рәхмәт сезгә! Хәзер урыннарыгызга утырыгыз.
Төркемнәрдә эшләүне дәвам итәбез. Кайсы төркем беренче җавап бирә?

Дөрес җаваплар
1 нче биремгә җаваплар.

1 нче төркем
Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп.
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

2 нче төркем
Авылкаем мәңге гөрләп яшә,
Тамырыбыз сиңа береккән.
Торган җирләр рәхәт булсалар да,
Иң газизе туган җир икән.

2 нче биремгә җаваплар.

1 нче төркем
1. Бер болыт күтәрелде.
2. Болытлар кара төскә керде.
3. Җил исте.
4. Агыйделнең суы салкын.
5. Көн сүрелде.

2 нче төркем
1. Авылның зур таулары.
2. Урман безнеке түгел.
3. Кадерле елга буйлары.
4. Суларның агу юлы.
5. Борынгы шәһәрнең аръягы.

– Афәрин, коллегалар! Бик яхшы. Хәзер кызыл конвертны да ачыйк.
Сезгә «Артыгын алып ташла» дигән ысулны кулланып, инглиз теле хәрефләре арасыннан татарча хәрефләрне эзләп, сүзләр төзергә һәм яшеренгән мәкальне табып укырга кирәк.

1нче төркем
МFJZLАNFТSWSZGУRFJLJРSFGNЛJGSWRSЫDZNFGКDWQSZБNFSGЕNYSWPSWQКWJLVZNӨSDFGJНRQWRILWЛLNZSDFЕRWQDFSGКQRZNWRYJИNVSDFГSWQSZILЕQWRJLЛNVZQЕIJLGVSDКVSZFNМWRILJӘWZIJNҢLNVQWRГJGFSZNЕNVSWRЛRWQWNRЕJNZSWQКVSZWQR

2 нче төркем
ТQWRSАILJVSDFБRWGSZИDQSZГSZVNLIАWRZLQТLFGSQWRVZЬVSDСFGFWӘQJLNVZILЛRGJLJNSАNQSDМOGWQNJӘGFSЙЫZТFSJSRNWRQЛLWSZVWVЕSDJVNLZIQКRWQRSZSZЧSQЙWRVЫЯZQLJЫWRШДПGSZГRWZSFVNJАGFDSZVSНRUNVQАILRUWNWRГGQSZLISRЫJGFNLI
– Бик яхшы. Хәзер килеп чыккан мәкальләрне укып күрсәтегез.
– 1 нче төркем. Матурлык бер көнлек, игелек мәңгелек.
– 2 нче төркем. Табигать – сәламәтлек чыганагы.
– Афәрин! Коллегалар, әйтегез әле, мәкальләр нәрсә турында?
– Беренче мәкаль кешенең тышкы һәм эчке матурлыгы турында.
– Икенчесе табигать турында.
– Әйе. Сез ничек уйлыйсыз, кеше һәм табигать арасында бәйләнеш бармы?
– Әлбәттә, бар.
– Әйе, хәзер видео карап үтик. Аннан соң тагын бер сорауга җавап бирерсез.
(Ф.Якупованың З.Ситдыйкова башкаруындагы «Матурлык турында уйланулар» исемле видеоролигын карау.)
Видеоны игътибар белән карадык. Хәзер әйтегез әле, табигать кеше тормышында нинди роль уйный?
– Кеше табигать кочагында яши, табигать кешегә һава, су бирә, матурлыгы белән сокландыра һ.б. (көтелгән җаваплар).

III. Йомгаклау
– Әйе, без табигатьсез яши алмас идек. Ул бөтен дөньга матурлык бирә. Кояш балкыса, кешенең дә йөзе балкый. Болыннарда матур чәчәкләргә сокланып, кеше хозурлана. Табигатьнең татлы суын эчеп, көч ала. Шулай итеп, кеше табигать кочагында яши. Матурлык – ул бар җирдә! Бары тик аны күрә белергә генә кирәк. Без дә кешеләрнең һәм тирә-якның матурлыгын күрә белик. Эчке һәм тышкы дөньябыз да матур булсын. Гомумән, матур булсын бу тормыш! (Көй яңгырый, күмәк җырлау.)
Матур булсын бу тормыш
Син дә җырла, батыр егет,
Син дә җырла, матур кыз!
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш!

Безнең ил кояшы балкый,
Якты булыр көн саен;
Якты булсын, якты булсын,
Якты булсын көн саен!

Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар;
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар!

– Мастер-классымда актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Мин сезгә исән-имин булып яшәвегезне телим. Дөньялар тыныч, тормышыгыз матур, күңелләрегез шат булсын. Сау булыгыз!