Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль
Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль
(5 нче сыйныф өчен татар теле дәресе)
Ләйлә ФӘРХЕТДИНОВА,
“Советлар Союзы Герое Х. Заманов исемендәге
Актаныш кадет мәктәп-интернаты”ның
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рузилә ФӘРРАХОВА,
Актаныш районы
Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәрес максаты:
- Белем бирү максаты: киләчәк заман хикәя фигыльнең төрен ачу, аның төп грамматик билгеләрен ачыклау, билгеләмәне формалаштыру.
- Фикер сәләтен үстерү максаты: телдән һәм язма сөйләмдә билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру.
- Тәрбияви максат: аралашу, коллективта дустанә хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру. Игелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: М.М.Шәкүрова. Татар теле. 5 нче класс. Татарстан китап нәшрияты, 2023 ( 77–80 бит ), проектор, карточкалар, презентация, үзбәя карточкалары.
Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча:
– билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне белү;
–билгеле киләчәк заман хикәя фигыльгә сорау куя белү;
–тоташ сөйләмнән билгеле киләчәк заман хикәя фигыльне таба белү;
–башка төр фигыльләрдән аера белү;
–зат-сан, барлык-юклык белән төрләндерә белү.
Метапредмет:
Регулятив:
–уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;
–куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
–куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
–үз фикереңне формалаштыра белү;
–өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
–гомумиләштерү.
Коммуникатив:
–хезмәттәшлектә башкаларның фикерен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
– үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;
– уртак нәтиҗәгә килү.
Дәрес барышы I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы
- Психологик уңай халәт тудыру.
– Хәерле көн, укучылар! Исәнмесез! Кәефләрегез ничек? Тәрәзәгә карасагыз, тышта яз хакимлек итә. Игътибар иттегезме, мәктәпкә барганда, кайтканда безне нинди язгы үзгәрешләр озата? ( 1 нче слайд. Язгы табигать күренеше.)
2. Шигырь өстендә эш (проблемалы ситуация тудыру).
– Дәресебезне шагыйрь, тәрҗемәче, бик күп җырлар авторы, Галимҗан Латыйпның “Кошлар кайткач” шигыре белән дәвам итәбез. (2 нче слайд. Галимҗан Латыйп фотосы)
Кошлар кайткач (Галимҗан Латыйп)
Елгада бозлар кузгалды…
Елмайды, көлде кояш.
Урамнар буйлап атлады
Ямьле һәм күңелле яз.
Килгән кошларны күрергә
Гаяз ашыкты иртән:
– Сыерчык кунган түбәгә,
Кайчан ул килеп җиткән?
Сузып-сузып сайрый кошчык,
Канатын кага-кага.
– Яратам җырыңны, – диеп
Эндәште Гаяз аңа.
– Ышанмыйм, – диде сыерчык, –
Күңелем минем тоя:
Яраткан булсаң җырымны,
Син куяр идең оя.
– Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Сыерчыклар турында.) Сыерчыклар кайчан килә? (Яз.) Яз нинди? (Елгада бозлар ага, кояш елмая, сыерчыклар килә.)
– Сыерчыклар турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? (Сыерчык безнең якларга март ахырында килә. Оя ясагач, 4–6 данә йомырка сала. Сыерчыклар тәүлегенә 200 тапкыр бөҗәк алып кайта. Бер сыерчык семьясы бала үстерү чорында 8 мең чамасы май коңгызын һәм аларның кортларын бетерә. Май коңгызы урман һәм җимеш бакчалары өчен зарарлы.)
– Сыерчыклар тагы ни өчен кирәк? (Матур итеп сайрыйлар, яз башлануын хәбәр итәләр. ) Матур итеп сайраулары белән дөньяны матур аһәңгә (тавышка) күмәләр. (Сүзлек эше: аһәң.)
– Ә сез сыерчыкларны ничек каршы алдыгыз? (Оялар ясап элдек.)(Үзбәя)
II. Белемнәрне актуальләштерү
Өй эшен тикшерү
а) Фигыль сүз төркеме турында белемнәрне искә төшерү:
– Кошлар гел хәрәкәттә. Шигырьдән кошларның хәрәкәтен белдергән сүзләрне эзлик. (Кунган, килеп җиткән, сайрый.)
– Бу сүзләр нинди сүз төркеменә карый? (Фигыль.)
– Әйдәгез, фигыльгә хас үзенчәлекләрне искә төшерик. (Заман, зат-сан белән төрләнә, барлыкта-юклыкта кулланыла.)
– Укучылар, үткән дәрестә фигыльнең нинди заман формасын өйрәндек? (Үткән заман.)
–Үткән заман фигыль турында нәрсәләр беләбез икән, әйдәгез тикшереп карыйк әле.
б) Карточкаларда эш
1 | Сез кошларга оя ясамагансыз. | 1 | Билгеле үткән заман, барлыкта, 1 зат күплек санда |
2 | Агачка сыерчыклар кунганнар. | 2 | Билгесез үткән заман, барлыкта, 3 зат
күплек санда |
3 | Туган якка яз килде. | 3 | Билгеле үткән заман, юклыкта, 3 зат
берлек санда |
4 | Басуларда әле язгы эшләр башланмады. | 4 | Билгеле үткән заман, барлыкта, 3 зат
берлек санда |
5 | Без кошларның сайрауларын тыңладык. | 5 | Билгесез үткән заман, юклыкта, 2 зат
күплек санда |
6 | Тиздән елгаларда бозлар кузгалачак. | 6 |
(Карточкадагы эшнең дөрес җавабы һәм бәяләү критерийлары экранда чыгарыла, үзбәя.)
III. Уку мәсьәләсен кую
– Укучылар, бу җөмләне ник билгеләмәдегез? (Ул киләчәк заман хикәя фигыль.)
– Каян белдегез? Аның кушымчалары нинди соң? (-ачак,-әчәк, -ячак, -ячәк.) Тиздән елгаларда бозлар нишләячәк? Ягъни эш кайчан башкарылачак? Киләчәктә үтәләчәк.
– Димәк, без бүген дәрестә нәрсә өйрәнәбез? (7 нче слайд. Дәреснең темасы – билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.)
– Дәресебезнең темасы нинди булыр? Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне дөрес язарга, сөйләмдә кулланырга өйрәнербез.
– Бүген дәрестә нәрсәләр эшләрбез? (Җөмләләр төзербез, текст буенча эшләрбез…) (үзбәя)
– Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз.
- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
- Тиздән елгаларда бозлар кузгалачак. Кузгалачак фигыле турында ниләр әйтә аласыз? (Киләчәк заман хикәя фигыль, нишләячәк? соравына җавап бирә, барлыкта, 3 зат берлектә, җөмләдә хәбәр булып килә.)
- Проект өстендә эш (төркемдә эш). Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләр турында ниләр әйтә аласыз?
Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль
Киләчәктә һичшиксез эшләнәчәк яки эшләнмәячәк эш;
Нишләячәк? нишләмәячәк? сорауларына җавап бирә;
-ячак,-ячәк, -ачак,-әчәк кушымчалары белән ясала;
Барлыкта-юклыкта кулланыла ала;
Зат-сан белән төрләнә.
Барачак, көләчәк, сөйләячәк, укыячак. (Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне ничек дөрес язарга соң?) Сузык авазга бетсә -ячак,-ячәк,тартык авазга бетсә — -ачак, -әчәк кушымчасы ялгыйбыз.
Проектны яклау (үзбәя)
Дәреслек буенча эш: күнегүләр эшләү.
а) 115 нче күнегү (телдән) 78 нче бит. Фигыльнең зат сан белән төрләнешендә хаталарны табарга.
б) 116 нчы күнегү (телдән). Текст буенча эш “Миләүшәләр арасында”
текстны уку, сүзлек эше, сорауларга җаваплар бирү. (79 бит)
–Тексттан киләчәк заман хикәя фигыльләрне табып язарга.
116-2 нче күнегү фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә.
116 -4 нче күнегү фигыльләрне барлыкта, юклыкта язарга (дәфтәрдә эш).
в) 117 нче күнегү(телдән, парлап эшләү). Йомгаклау этабы.Рефлексия
а) – Бүген без нинди тема өйрәндек? (Дәреслектәге таблица өстендә кабатлау.)
– Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?
–Нинди кушымчалар ала?
– Әйдәгез, белемнәрегезне тикшереп карагыз әле.
б) Тест эшләү (биремне башкару, үзбәя, 12,13 нче слайд. Тестның җаваплары һәм бәяләү критерийлары бирелә).
- Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?
А) киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эшне;
Ә) киләчәктә үтәләчәге төгәл булмаган эшне;
Б) хәзерге вакытта эшләнә торган эшне.
- Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
А) кайчан? нишләячәк?
Ә) нишләр? нишләмәс?
Б) нишләячәк? нишләмәячәк?
- Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль җөмләдә нинди җөмлә кисәге була?
А) ия;
Ә) тәмамлык;
Б) хәбәр.
- Ашатачакмын сүзенең рус теленә тәрҗемәсен табыгыз.
А) буду поить;
Ә) буду кормить;
Б) буду варить.
- Бу сүзләргә нинди кушымча ялгана?
Эшлә, сөйлә
А) -ячәк;
Ә) -ячак;
Б) -әчәк.
(13 нче слайд. Җаваплар: 1) а, 2) б, 3) б, 4) ә, 5) а.)(Үзбәя)
В) Өй эше бирү. (Өй эше төрле авырлыкта бирелә. 14 нче слайд.)
1 нче вариант. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне кулланып, “ Яз”темасына хикәя язарга.
2 нче вариант. Кошлар турында мәкальләр җыярга (5–6 мәкаль).
3 нче вариант. 118 нче күнегүне (сорауларга җаваплар язарга).
–Бүген үзләштергән белемнәр сезгә киләчәктә кирәк булырмы?
Үзбәя карточкасы
№ | Эш төре | бәяләү |
1 | Шигырьдән фигыльләрне табу | |
2 | Карточкада эш | |
3 | Проект эше, нәтиҗә чыгару | |
4 | Дәреслек буенча эш К — 115 | |
5 | К-116 текст буенча сорауларга җавап бирү | |
6 | К-116-2 зат- сан белән төрләндерү | |
7 | К- 116-4 фигыльне -барлыкта, юклыкта язу | |
7 | Тест | |
9 | Йомгаклау, сорауларга җавап | |
Гомуми билге: |
Тест
- Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?
а) киләчәктә һичшиксез үтәләчәк эшне;
ә) киләчәктә үтәләчәге төгәл булмаган эшне;
б) хәзерге вакытта эшләнә торган эшне.
- Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а) кайчан? нишләячәк?
ә) нишләр? нишләмәс?
б) нишләячәк? нишләмәячәк?
- Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль җөмләдә нинди җөмлә кисәге була?
а) ия;
ә) тәмамлык;
б) хәбәр.
- Ашатачакмын сүзенең рус теленә тәрҗемәсен табыгыз.
а) буду поить;
ә) буду кормить;
б) буду варить.
- Бу сүзләргә нинди кушымча ялгана?
Эшлә, сөйлә
а) -ячәк;
ә) -ячак;
б) -әчәк.