Традицион һәм традицион булмаган исәнләшү төрләре

Традицион һәм традицион булмаган исәнләшү төрләре

 

Чулпан НӘҖМЕТДИНОВА,

Сарман гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы. ТР

 

Ни хәлләрсез, исәнмесез,

Саумы, хезмәттәшләрем?!

Әссәләмугалайкем, дисәм,

Уңай үтә көннәрем.

 

Бонжур, дисә французлар,

Һаумы, дия башкорт дус.

Здравствуй, привет, хелло, дип,

Хәл белешә, инглиз, рус!

 

Күптән килгән гадәт бит ул,

Хәл-әхвәлне белешү.

Йә, әйтегез, ни турында,

Бүген безнең сөйләшү?

 

Җавап: Исәнләшү.

Әйе, исәнләшү, исәнләшү әдәбе. Осталык дәресемнең темасын тагын да төгәлрәк ачыклау өчен экранга күз салыйк әле. Безнең экранда 4 нокта бирелгән. Шуларны, ирекле рәвештә, өчпочмак килеп чыгарлык итеп тоташтырып  күрсәтегез әле. (Ватманда язу)

Җавапка төрле вариантлар, традицион булмаганын сайлыйбыз.

Әйе, менә бит күпме вариантта өчпочмаклар ясап була икән,  хәзер менә монысына тукталыйк әле. Игътибар белән караганда әлеге өчпочмак традицион булмаган, нокталарның чикләреннән үтеп ясалган. Ләкин, аңа карап ул өчпочмак булуыннан туктамый. Димәк, без традицион булмаган күренешләрне дә кабул итәргә, кулланырга, билгеле бер чикләрдән чыгарга курыкмаска тиешбез.

Шулай итеп, осталык дәресемнең темасы да ачыкланды: Традицион һәм традицион булмаган исәнләшү төрләре.

Исәнләшү әдәбе… Гади генә сүзләр. Без бер-беребез белән ничек исәнләшәбез соң? (Вариантлар)

Татарча гына түгел, бүгенге көндә без ике телне, арабызда өч төрле телне белүчеләр дә бар. Һәм без аларны да көнкүрешебездә файдаланабыз.

Сез нинди телләрдә исәнләшә беләсез? …. (Слайд, вариантлар)

Хезмәттәшләр белән? Мәктәптә укучылар белән? Кечкенә сыйныфлар белән? Әти-әниләр белән? Күптән таныш дуслар белән?

Хәзер үзебезне укучылар урынына куеп карыйк: Кабинетка яңа гына килеп кергән укучы ничек исәнләшә.

Кичә «5» ле билгесе алып кайтып киткән укучы.

Кичә «2» ле алып кайтып киткән укучыны күз алдыгызга китерегез.

Яхшы, димәк без сүзләр белән генә түгел, мимика, хәрәкәтләр белән дә исәнләшәбез икән. Әлеге исәнләшү төрләрен традицион булмаган төрләргә кертеп карарга мөмкин дә инде.

Ә хәзер, осталык дәресен дәвам итү өчен фокус группага 2 кеше кирәк була. Рәхим итегез.

Беренче карточкада кыска гына хикәя. Аңа җавап итеп хат язарга кирәк булыр.Сез шул хатны язып карагыз әле. Хатның бер шарты бар, хатта бүгенге темага туры килгән сүзләр дә урын алырга тиеш.

Сыйныфта бер бик кире укучы була. Аның тәртибе көннән көн ныграк тупаслана бара. Бервакыт, дәрестә эшләнгән язма эштән соң начар билге алгач, укучы укытучыга чираттагыча ямьсез итеп: «Ярар, куегыз икелене. Мин барыбер әзерләнмәячәкмен, миңа сезнең фәнегезнең кирәге юк!» дип җавап кайтара. Укытучы, сабыр гына аның янына килә дә бер хат суза… Һәм кичкә таба аннан җавап көтә башлый. Көтелгән җавап килә. Укытучының йөзендә самими елмаю барлыкка килә.

Фокус группа эшләгән вакытта залга мөрәҗәгать

Без исәнләшүгә әйләнеп кайтыйк. Исәнләшү бит әле ул хәл белешү генә түгел, ул тәрбияле, әхлаклы булуны да аңлата. Төрле халыклар төрлечә исәнләшә. Нинди халыкларда кызыклы исәнләшү төрләре бар микән?

Зулус халкы очрашкан чакта, бер-берсенә, «Мин сине күрәм» дияләр икән. Тибетлылар тагын да үзенчәлекле итеп исәнләшә. Алар бер-берсе белән очрашкан вакытта, уң куллары белән баш киемен салып телләрен күрсәтәләр икән.

Әйе, башка халыкларның гореф-гадәтләре турында да, без, татар әдәбияты аша белә алабыз.

Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында хәл белешү болайрак яңгырый.. «Мал-туарыгыз тазамы?!». Бу да исәнләшүнең, хәл белүнең бер төре. Чөнки, мал-туар таза булса, гаиләнең җаны тыныч, дигән сүз.

Гомумән кайсы гына язучының әсәрен алма, исәнләшү сүзләрен табарга була.

Әйдәгез әле экранга күз салыйк, әлеге өзекләр кайсы әсәрләрдән алынган микән.

  1. Аның янына, чибәр генә киенгән бер яшь ир кеше килеп туктады.
  • Исәнмесез, Камил абый.
  • Саумысыз, сәламәтмесез!.. – дип җавап кайтарды Камил Дусаев

Бу кайсы әсәрдән? Г. Бәширов «Җидегән чишмә».

  1. – Салямаляйком, устаз Лутфулла! – диде контор җитәкчесе карлыга төшкән салмак тавышы белән.

– Здорова булы, Митрофан Панасович! – дип Лотфулла абзый да үз нәүбәтендә ике сүзне украинчалап әйтергә тырышты.

Г. Ахунов «Хәзинә» романыннан.

  1. – Аман булсын туар көн! – дип кычкырдылар текмә артындагы кораллы ирләр.

– Аман булсын! – диде Туман тархан.

Нурихан Фәттах «Сызгыра торган уклар».

Әйе, димәк без, татар әдәбияты ярдәмендә, укучыларны әхлаклы булырга, бер-берсенә карата итәгатьле булырга да өйрәтәбез. Дәресләремдә укучыларны исәнләшү сүзләренә игътибар иттереп, әдәп-әхлакка өйрәтәм. Бу алымнар, шулай ук, уку грамоталылыгы өстендә эшләгәндә дә бик отышлы, дип уйлыйм. Әсәрдән тиешле урыннанрны табып, аларны аңлата һәм аңлый белү, нәтиҗә чыгару – уку грамоталылыгының төп функциясе.

Хәзер Фокус группаның җавапларын тыңлап алыйк.

Әйе, Укучы белән араларны җайлау һәм якынайту өчен без укучылар теленә күчәбез, дусларча сөйләшәбез, аңлашабыз. Шул очракта гына, алар белән бер дулкында булганда гына тәрбия эшләрен алып бару күпкә уңайлырак була.

Һәм, эшебезне дәвам итеп тагын бер бирем. Смайл. Бу сүз барыбызга да таныш, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «елмаю» дигәнне аңлата. Смайллар күп еллар элек үк Америка илләрендә кулланыла башлаган булса да, бездә алар соңрак барлыкка килделәр һәм көннән көн арта баралар.

Фокус группа белән эш. Сезгә, бирелгән рәсемнәр ярдәмендә яңа смайл уйлап табарга һәм аны аңлатырга кирәк булыр.

Зал белән эш.

Исәнләшү әдәбе.

Үзебезнең халыкка килгәндә нинди кагыйдәләрне белү кирәк соң? Кем беренче исәнләшергә тиеш?

Өлкән кеше һәм кече кеше очрашканда?

Кыз һәм малай.

Танышыңны ерактан күргәндә. Мәсәлән, театрда.

Кабинетка килеп керүче кеше.

Фокус группаның эшләрен тикшерү.

Әйе, менә бит нинди смайллар барлыкка килгән. Җавапларыгыз, эшегез өчен рәхмәт, залдан урыныгызны алырга мөмкин. Әйе, димәк без, сүзләрдән, мимикалардан, хәрәкәтләрдән тыш смайллар ярдәмендә дә исәнләшәбез, аралашабыз. Укучылар белән бер дулкында булу өчен без боларның барысын да белеп торырга, замана баласын тәрбияләү өчен гел эзләнүдә булырга тиешбез.

Яхшы сүзне җаның тели синең

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Исәнләшү – күркәм гадәт бит ул,

Әйтик аны һәрбер кешегә.

Шушы шигырь юллары белән осталык дәресемне тәмамлыйм, катнашып утыруыгыз өчен бик зур рәхмәт.