Иярчен вакыт җөмлә

Иярчен вакыт җөмлә

(8 нче сыйныфта татар теле)

Рәмзия ГАЙФЕТДИНОВА

Казандагы  Ф. Аитова исемендәге

12 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү.

Дәрес темасы: Иярчен вакыт җөмлә.

Максат: укучыларда яңа эшчәнлек төрләрен булдыру: алгоритм төзү, дәреслек белән эш, күзәтү, анализ; иярчен вакыт җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү.

Предмет: иярчен вакыт җөмләнең функциясен ачыклау, аның төзелешен, бәйләүче чаралары белән танышу, тыныш билгеләренең куелышын аңлату.

Җиһазлау: проектор, тест, карточкалар, татар теле дәреслеге, 8 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / М.З. Зәкиев, Н.В. Максимов. – Казан, 2015.

Дәрес планы

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.
  • Яңа белем һәм күнекмәләр алуга җирлек булдыру.
  1. Уку мәсьәләсен кую.
  2. Уку мәсьәләсен тормышка ашыру. Адымлап башкару этабы.
  3. Яңа белемнәрне ачу.
  • Үз-үзеңә контроль.
  • Белемнәрне ныгыту.
  1. Рефлексия. Дәрескә йомгак ясау.

 

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. 2. Белемнәрне актуальләштерү. Өй эшен тикшерү. (3 җөмләне язып алырга, схемаларын төзергә һәм иярчен җөмләнең төзелеш ягыннан төрен билгеләргә иде).
  3. Тимербулат шундый егет: ул караклыкны кичермәс. [… шундый…]: (…). – аналитик.
  4. Күңеле турының теле туры. (… –ның)[…]. – синтетик.
  5. Чалгысы үтмәс кешегә үлән краурман булып күренер. (…мәс)[…]. – синтетик.
  6. Яңа белем һәм күнекмәләр алуга җирлек булдыру.

Укытучы:  Үткән дәрестә үзләштерелгән материалны тест ярдәмендә искә төшерик.

 

ТЕСТ

  1. Иярчен җөмлә –

А. Иярчен кушма җөмләнең беренче җөмләсе;

Б. Ияреп килгән һәм баш җөмләдән чыгып сорау куелган һәм  сорауга җавап булып килгән җөмлә.

 

  1. Баш җөмлә –

А. Теркәгечле тезмә кушма җөмләнең беренче җөмләсе;

Б. Ияртеп килә торган һәм аннан чыгып, башка җөмләгә сорау куела торган җөмлә.

 

  1. Төзелеше буенча иярчен кушма җөмләләрнең төрләре –

А. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә;

Б. Аналитик һәм синтетик.

 

  1. Аналитик иярчен җөмлә –

А. Хәбәре булмаган иярчен кушма җөмлә;

Б. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә.

 

5.Синтетик иярчен җөмлә –

А. Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә;

Б. Баш җөмләгә көттерү интонациясе ярдәмендә ияргән җөмлә.

 

  1. Аналитик иярчен җөмләләрне баш җөмләгә бәйләүче чаралар –

А. Мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәге, теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе;

Б. Җыючы теркәгечләр, кушымчалар.

 

  1. Иярчен җөмләләр мәгънә ягыннан төрләргә бүленә:

А. Нинди җөмлә кисәге мәгънәсендә килүенә карап;

Б. Нинди кушымчалар ялгавына карап.

 

  1. Иярчен җөмләләр мәгънә ягыннан төрләре –

А.10

Б. 14.

 

Тестларны эшләгәннән соң, укучылар партадашлары белән алышынып, бер-берсенең җавапларын тикшерә. Дөрес җаваплар проекторда күрсәтелә.

Укытучы: Тестның 8 нче соравына күз салыйк әле. Без ничә төрле кушма җөмлә өйрәндек?

Көтелгән җавап: 4

Укытучы: кайсы төрләрен? Җавапларны түбәндәге модельгә салыйк!

 

Иярчен җөмләләр

 

Иярчен ия Иярчен хәбәр Иярчен тәмамлык Иярчен аергыч

 

Укытучы: Алга таба нинди төрләре булырга мөмкин?

Көтелгән җавап: Иярчен хәл җөмлә.

Укытучы: Иярчен хәл җөмләләр турында нәрсә әйтә алабыз?

Көтелгән җавап: Алар үзләре сигез төргә бүленә.

(Укучылар әйтә бара, алар модельгә урнаштырыла).

 

Иярчен хәл җөмләләр

 

Иярчен

?

? ? ? ? ? ? ?
Иярчен вакыт

җөмлә

             

 

4.Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Тактада бирелгән модельгә нигезләнеп, бүгенге дәреснең УМ формалаштырыйк.

Көтелгән җавап: Иярчен вакыт җөмләләрне өйрәнәбез.

Укытучы: укучылар, дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны һәм дәреснең темасын язабыз. (Дәфтәрләргә язалар).

Укытучы: Әйдәгез, уйлыйк әле, без бүген тагын нәрсәләрне үзләштерербез?

Көтелгән җавап: Иярчен вакыт җөмләнең функциясен ачыкларбыз.

Иярчен вакыт җөмләдә бәйләүче чараларны билгеләрбез.

Иярчен вакыт җөмләнең төзелеш ягыннан төрен билгеләрбез.

Иярчен вакыт җөмләдә тыныш билгеләрнең куелышын өйрәнербез.

Иярчен вакыт җөмләнең схемасын төзербез.

Иярчен вакыт җөмләнең моделен төзербез.

Укытучы: УМ чишү өчен нинди методлар кулланырбыз?

Көтелгән җавап: Күзәтү методы. Дәреслек белән эшләрбез.

  1. Уку мәсьәләсен тормышка ашыру. Адымлап башкару этабы

1 нче бирем. Укытучы: Һәр җөмләдә баш кисәкләрне, иярчен һәм баш җөмләләрне, бәйләүче чараларны әйтергә.

  1. Кояш кайчан нарат биеклеге булып күтәрелә, шул чакта Кама өсте чуп-чуар була.
  2. Салих бер кул хәрәкәте белән оркестрны уйнаудан туктатты, шул арада музыкантлар тагын нинидер сагышлы көй уйный башладылар.
  3. Апам мәктәптән кайтуга, без юлга кузгалдык.
  4. Берникадәр вакыт узганнан соң, көтүченең чыбыркы тавышы йокыга талган авылны уятты.
  5. Әти-әниләр кайтканчы, син китми тор.
  6. Кояш офыкка борылыр алдыннан, көчле җил исә башлады.

 

Көтелгән җавап: Парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, килеш кушымчасы, соң бәйлеге, хәл фигыль кушымчасы, алдыннан бәйлек сүзе.

 

2 нче бирем. Укытучы: Тикшерелгән иярчен вакыт җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен билгеләгез. Кайсылар аналитик, кайсылары синтетик. Җавапларыгызны дәлилләгез.

Көтелгән җавап: 1,2 нче җөмләләр – аналитик, 3,4,5,6 нчы җөмләләр – синтетик вакыт җөмләләр. 1,2 нче җөмләдә бәйләүче чара – хәбәр составында түгел.  3,4,5, 6 нчы җөмләләдә исә хәбәр составында.

 

3 нче бирем. Укытучы: Тыныш билгеләрнең куелышын дәлилләгез.

Көтелгән җавап:  1 нче җөмләдә өтер куелган, чөнки бәйләүче чара парлы мөнәсәбәтле сүз; 2 нче җөмләдә өтер, чөнки ялгызак мөнәсәбәтле сүзле баш җөмлә иярчен җөмләдән соң килгән; 3,4,5,6 нчы җөмләләрдә өтер, чөнки иярчен җөмләләр үзләре ияргән кисәктән ерак.

4 нче бирем. Укытучы: Җөмләләрнең схемасын төзегез.

Көтелгән җаваплар: 1. (… кайчан…), [шул чакта]. 2. (…),[шул арада]. 3. (…- уга), []. 4. (…-ганнан соң),  []. 5. (… кайтканчы), […]. 6. (… ыр алдыннан), […].

5 нче бирем. Укытучы: Иярчен вакыт җөмләләр турында белгәннәрне гомумиләштерергә һәм моделен төзергә.

Көтелгән җавап: 

Иярчен вакыт җөмлә
Баш җөмләнең вакыт хәле урынында килә Баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклый Кайчан? Кайчаннан бирле?

Кайчанга чаклы?

Баш җөмләгә бәйләнә
Парлы һәм  ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр Фигыль кушымчалары Бәйлек һәм бәйлек сүзләр
Аналитик Синтитек

 

6 нче бирем. Укытучы: Нинди җөмлә иярчен вакыт җөмлә дип атала? Модельдән чыгып билгеләмә бирегез.

Көтелгән җавап: Баш җөмләнең вакыт хәле урынында килгән йә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклаган иярчен вакыт җөмлә дип атала. Кайчан? Кайчаннан бирле? Кайчанга хәтле? сорауларына җавап бирә.

  1. Яңа белемнәрне ачу.

1 нче бирем. Укытучы: Схемаларга туры килгән җөмләләрне табыгыз. Тыныш билгеләрен куегыз.

Схемалар:

  1. (…), [шуңа чаклы].
  2. (-ү белән), […].
  3. (…кәнче), […].
  4. (-әр алдыннан),  […].

Җөмләләр.

1.Бер-ике минут үтү белән арадагы пәрдә югалды.

  1. Беренче кар төшәр алдыннан алар алмаларын агачта килеш Мәликкә саттылар.
  2. Көз җиткәнче алты почмаклы өй салынып бетте.
  3. Хәзер директор үзе килергә тиеш шуңа чаклы көтеп торыгыз.

2 нче бирем. Укытучы: Дәреслекнең 75 битендәге 112 нче күнегүнең 1, 2, 3, 7 җөмләләрен күчереп язабыз, схемаларын төзеп, төзелеш ягыннан төрен билгелибез.

1.(…-ган чакта), […].

  1. (…- дә), […].
  2. (… -уга), […].
  3. 7. (…-гач), [шул].

 

  1. Үз-үзеңә контроль.

Укытучы: 78 бит 117 нче күнегүне язмача эшлибез.

(Эшләп бетергәч, парларда тикшерәләр).

  1. Белемнәрне ныгыту.

1 нче бирем. Укытучы: Һәр җөмләдә баш кисәкләрне, иярчен һәм баш җөмләләрне, бәйләүче чараларны әйтергә.

1.Алар барып җиткәч, барысын да сөйләрмен.

  1. Каникуллар башлангач, укулар тәмамлангач, безнең отряд авылыбызның тарихи урыннарын өйрәнәчәк.
  2. Яз җиткәндә, бакчабыз яшеллеккә төренә.
  3. Поезд станциягә килеп җиткәннән соң, пассажирлар перрронга чыктылар.

(Эшләп бетергәч, парларда тикшерәләр).

2 нче бирем. Укытучы: Җөмләләрнең схемасын төзегез. (Эшләп бетергәч, төркемдә тикшерәләр).

1.(…-ып җиткәч), […].

  1. (…- гач), (…-гач), […].
  2. (… -дә), […].
  3. (…-нән соң), […].

3 нче бирем. Укытучы: 78 бит 116 нчы күнегүне телдән эшлибез.

(Эшләп бетергәч, парларда тикшерәләр).

 

  1. Рефлексия.

Укытучы: Дәрескә нинди УМ алган идек? Ниләр башкардык?

Көтелгән җавап:

Без бүген иярчен вакыт җөмләләр турында сөйләштек. Бирелгән җөмләләрнең схемаларын төзедек, алардагы бәйләүче чараларны күрсәттек, аларның төзелеш ягыннан төрләрен билгеләдек. Соңыннан алган белемнәрне гомумиләштереп, модель төзедек. Модельдән файдаланып, кагыйдә чыгардык. Аны бер-беребезгә, үз-үзебезгә әйтеп карадык. Белгәннәрне ныгыту максатыннан күнегүләр эшләдек.

Билгеләр кую. Өй эше бирү.

  1. 78 бит 114 нче күнегү (3,4,5 нче җөмләләрне күчереп языгыз. Схемасын төзегез, бәйләүче чараларны күрсәтегез).
  2. Әдәбият дәреслегеннән иярчен вакыт җөмләсе булган 4 кушма җөмлә язып алыгыз.
  3. Иярчен вакыт җөмләләр белән «Батырлыкта матурлык» дигән темага эссе языгыз.