ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫН  ӨЙРӘНҮДӘ ПРОГРЕССИВ АЛЫМНАР

ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫН  ӨЙРӘНҮДӘ ПРОГРЕССИВ АЛЫМНАР

 

 

(Күрсәтмә-дидактик материалга

методик кулланма)

Резедә РОМАНОВА

Казандагы  33 нче гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Һаваларда йолдыз,/ Суларда кондыз,/ Хафизә лә иркәм, елама/ Калдырмам ялгыз,– дип

Җырларда җырланып, гасырлар аша безгә татар телебезнең матур бер бүләге булып килеп ирешкән сулардагы кондыз нәрсә ул? дип татар теле белгеченнән сорадым. «Шуны да белмәскә, су өстендә йөзеп йөрүче бөҗәк бит ул,– дип җаваплады татар теле «белгечем». Сезгә түбәндә тәкъдим итәргә теләгән әлеге методик ярдәмлек  бүгенге көн өчен актуаль түгел диючеләр дә табылды.

Актуаль,  бик актуаль! Җырларда җырланган кондыз да бөҗәк түгел, шактый саллы җанвар ул. Без беләбез аны, һәм бик важный йөз ясап, «бабер» дип кенә җиффәрәбез. Һәм менә шулай, русчалапып кына әйтә торган атамалар шактый җыела.

Хөрмәтле укучылар! Әлеге ярдәмлек онытылып баручы  бер генә татар сүзен хәтердә калдырырга булышса да,  без татар теленә бер бөртек кенә булса да өлеш кертүчеләр булырбыз.

 

              Методик ярдәмлеккә аңлатма

Әлеге методик ярдәмлек балалар бакчалары тәрбиячеләренә, укытучыларга, татар телен өйрәнүче рус  телле балаларның әти-әниләренә тәкъдим ителә. Бу ярдәмлекнең төп максаты – уеннар һәм уеннарда булырга мөмкин ситуацияләр аша балаларның актив сөйләм телен камилләштерү.

Методик ярдәмлекне эшләгәндә үзебезнең, чит ил методистларының, чит тел укытучыларының тәҗрибәләре өйрәнелде, һәм әлеге әсбап мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучыларына буш вакытларында өстәл уеннары буларак кулланырга киңәш ителә.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, уеннар лингвистик, коммуникатив, мәдәниятара компетенцияләрне  формалаштыруда  нәтиҗәле чара булып тора.Уен  барышында шәхси лингвистик тәҗрибәләренә таянып, балаларга күзәтү, чагыштыру, гипотезаларын – уйларын җиткерергә һәм аларның дөреслеген тикшерергә мөмкинлек бирелә.

Ярдәмлек сигез төрле карточкадан гыйбарәт. Һәрберсе аерым бер теманы өйрәнүгә багышлана. Бер дәрес барышында сүзлек эше өйрәнелгәннәргә коллектив анализ ясау һәм үз-үзеңне тикшерү өчен тест эшләү каралган.

Карточка белән эшләүнең беренче этабы – сүзлек эше. Бала рәсемгә карап, предметның исемен атарга тиеш. Элеге этап, ярдәмлектә ассызыкланганча, уен формасында узарга тиеш.

Чираттагы этап – өйрәнелгән белемнәрне ныгыту.

Туган телдә уку ысулы – балалар өчен иң отышлысы. Һәрбер укучы таныш лексика һәм грамматик структуралар нигезендә, куелган сорауларга җавап бирергә тырыша. Чит ил методистлары таныш булмаган сүзләргә һәм грамматик структураларга комментарийлар бирә-бирә, сорауларны кычкырып укырга киңәш итми. Алар фикеренчә, бу очракта укучы мөстәкыйльлектән мәхрүм кала,  баланың олыларга бәйлелеге көннән-көн арта. Кайбер сораулар баланың лексик күнекмәләрен камилләштерүгә һәм баланың дөньяви карашларын киңәйтүгә йөз тота. Андый сорауларның  җаваплары  методик ярдәмлектә урын алган.

III этапта өйрәнгәннәрне ныгыту өчен тест тәкъдим ителә. Әлеге тест лексик характерда, тест ярдәмендә укучыларның «сай йөзгән» өлкәләре, лексик берәмлекләрне аңлап, җиткермәгән урыннары ачыклана.

Системалы рәвештә якын килү, ярдәмлекнең инновациясе (яңалыгы) булып тора. Педагог белем биреп кенә калмый, татар телен өйрәнүче рус телле балаларга дөрес юнәлеш бирә, аларның иҗади эзләнүләрен стимуллаштыра, мөстәкыйль укуга һәм аралашуга этәрә. Системалы эшчәнлек алымы – Федераль дәүләт белем бирү стандартларының нигезендә ята, моның белән бәйле рәвештә, әлеге ярдәмлекнең әһәмияте икеләтә арта.

 

I баскыч –  Сүзлек өстендә эш

«Җилпәзә» уены

Урнаштыру: Һәр команданың өстәлендә карточкалар әзерләнә.  Мәсәлән: «Йорт хайваннары»

  1. 1 нче партнер  карточкалар арасыннан берсен сайлап алырга куша.
  2. 2 нче партнер карточканы сайлап ала, сорауны кычкырып укый,   уйлау өчен 5 секунд вакыт бирә.
  3. 3 нче партнер сорауга җавап бирә.
  4. 4 нче партнер тикшерә: (карточканың арткы өлешенә җавап язылырга мөмкин).
  5. Шулай итеп чылбыр буенча уен дәвам итә.

 

Вариантлар: Бу уен төрен парларда гына да башкарып була. 1 нче партнер «Йорт хайваннары» темасына  караган карточканы тота; 2 нче партнер  сайлый һәм җавап бирә.   1 нче партнер  мактый, йә төзәтә.

Шуннан соң,  2 нче партнер  «Кыргый хайваннар» темасына караган карточкаларны сайлап алырга тәкъдим итә, 1 нче партнер  бер карточканы сайлап алып җавап бирә. 2 нче партнер мактый, йә хатаны төзәтә.

Рольләрне алыштыралар.

Партнерлар бер-берсен мактыйлар.

«Миксер» уены

Укучылар музыка астында парлашалар.

Урнаштыру: Укытучы сорау бирә. Мәсәлән: «Балыклар» темасыннан. Биш балык исемен ата.

 

  1. Балалар бииләр.
  2. Укытучы «Пар» дип әйтә.
  3. Балалар янында торып калган иптәше белән пар ясап кулларын күтәрәләр.
  4. Укытучы табышмак әйтә,.
  5. Укучылар бер-берсенә җавап бирәләр.

 «Укытучы» уены

Урнаштыру:Укучылар бер-берсен тикшерер өчен үзләре карточкалар әзерләп киләләр.

1.Укытучы урыннарыннан торырга куша «Басыгыз, кулларны күтәрегез, парлашыгыз»

  1. А партнеры Б партнерын тикшерә
  2. Б партнер җавап бирә.
  3. А партнер аңлата, яки мактый .
  4. партнерлар рольләре белән алмашыналар.
  5. Карточкалар белән алмашыналар һәм бер-берсен мактыйлар.
  6. Шулай итеп 5–6 адым ясыйлар.

 «Шәвәли» уены

Командада утырган һәр укучы үзенең кәгазендә җавап яза. Шуннан сон чылбыр буенча янында утырган иптәшенә җибәрә.

Урнаштыру:Һәр командада 4 кәгазь бите һәм 4 карандаш әзерләнеп куелырга тиеш .

1.Укытучы теманы әйтә, уйларга вакыт бирә.

  1. Дүрт укучы да җавап яза.
  2. Укытучы вакытны туктата, балалар җавапларын әйтеп чыгалар.

4.Балалар чылбыр буенча кәгазь битләрен бер-берсенә тапшыралар.

  1. Уен ахыргача дәвам итә.

.

 «Капитан» уены

Урнаштыру: Һәр команданың өстәл уртасында әйләндәреп куелган карточкалар әзерләнә.

  1. Беренче раундта укытучы үзе капитанны сайлый.
  2. Капитан карточканы төрле карточканы сайлап алып күрсәтә, уйларга вакыт бирә.
  3. Бөтен бала җавабын үзендә яза.
  4. Язып бетергәч җавабын күрсәтә.
  5. Капитан боерык бирә, «Карточкаларны ачабыз»
  6. Һәр бала җавабын ачып күрсәтә, хаталары булса төзәтәләр, аннан соң бәйрәм итәләр.

7.Икенче раундта капитанның сул ягында торган укучы капитан итеп билгеләнә.

 «Өчпочмак» уены

Урнаштыру: Бүлмәнең һәр почмагында карточка эленә. Мәсәлән:«Агачлар», «Кошлар», «Балыклар», «Хайваннар»

1.Һәр бала ошаган почмагы янына барып баса.

2.Парын таба.

3.Укытучы команда биргәннән соң атамаларны бер-берсенә әйтәп чыгалар.

 «Дустыңа ярдәм ит» уены

Партнерлар чиратлашалар.

Урнаштыру: Һәр парга бер ручка бер бит кәгазь алдан әзерләнеп куела.

1.А партнер  беренче багананы эшли.

2.Б  партнер  тыңлый, тикшерә, кирәк булса төзәтеп җибәрә, аннары мактый.

3.Б партнер  икенче багананы эшли.

4.А партнер тыңлый, тикшерә, кирәк булса төзәтеп җибәрә, аннары мактый.

  1. Чиратлашып эш дәвам итә.

 

 Кошлар    Хайваннар  
       
       
       
       
       
       
       
       
       
       
       

 

 «Кем тизрәк» уены

Урнаштыру: Бер бит бер каләм әзерләнеп куела.

1.Балалар пар ясыйлар.

Укытучы теманы бирә.

  1. Балалар чиратлашып атамаларны язалар
  2. Ахырда бер-берсен мактыйлар.

 

II баскыч – Ныгыту.

 

 

Овощи. Яшелчәләр

1) КИШЕР

Кишер баллымы, ачымы?

Кишер баллымы?

Кишер яшелме, кызылмы?

Кишер файдалымы?

Кишердән салат ясыйлармы?

Кишердән торт ясыйлармы?

Кишерне ашка салалармы?

Кишер яшелчә бакчасында үсәме, урмандамы?

     Кишер нинди?

     Кишердән нәрсә ясыйлар?

     Кишерне кая салалар?

     Кишер кайда үсә?

2)  СУГАН

Суган баллымы?

Суган тәмлеме?

Суган файдалымы?

Суганнан аш пешерәләрме?

Суган кызылмы, акмы?

Суган урманда үсәме?

Суган яшелчә бакчасында үсәме, урмандамы?

Суган нинди?

Суган кайда үсә?

Суганнан нәрсә пешерәләр?

3)АЧЫ ТОРМА

4) БАКЛАЖАН

5) БӘРӘҢГЕ

Бәрәңгене яратасыңмы?

Бәрәңге файдалымы?

Бәрәңгедән нәрсә пешерәләр?

6) КӘБЕСТӘ

Кәбестә файдалымы?

Кәбестәдән нәрсә ясыйлар?

7) КАБАК

Кабак зурмы, кечкенәме?

Кабак кызылмы?

Кабактан ботка пешерәләрме, ашмы?

Кабак агачта үсәме, түтәлдәме?

Кабак кайда үсә?

Кабактан нәрсә пешерәләр?

8) БОРЫЧ

9) ЧӨГЕНДЕР

Чөгендерне яратасыңмы?

10) ШАЛКАН

Шалкан кызылмы, сарымы?

Шалканны кем утырта?

11) КЫЯР

Кыяр яшелме, кызылмы?

Кыярдан аш пешерәләрме?

Кыярдан салат ясыйлармы?

Кыяр нинди?

Кыярдан нәрсә ясыйлар?

Дикие животные. Кыргый хайваннар

1) КУЯН

Куян хәйләкәрме, куркакмы?

Куян зурмы, кечкенәме?

Куян акмы,  алмы?

Куян сикерәме, йөзәме?

Куян нинди?

Куян нишли?

2) АЮ

Аю көчлеме ?

Аю зурмы, кечкенәме?

Аю усалмы?

Аю авырмы, җиңелме?

Аю җиләк ашыймы?

Аю гөмбә ашыймы?

Аю нинди?

Ул нишли?

3)ТӨЛКЕ

Төлке хәйләкәрме, куркакмы?

Төлке кызыл-сарымы, акмы?

Төлке тавык ашыймы?

Төлке нинди?

Төлке нишли?

Төлке нәрсә ашый?

4) БҮРЕ

Бүре  усалмы?

Бүре көчлеме, көчсезме?

Бүре сорымы, сарымы?

Бүре өйдә яшиме, урмандамы?

Бүре сөт эчәме, сок эчәме?

Бүре нинди?

Бүре нинди төстә?

Бүре нишли?

Бүре нәрсә эчә?

Бүре кайда яши?

5) КЕРПЕ

Керпе йомшакмы?

Керпе зурмы, кечкенәме?

Керпе тычкан ашыймы?

Керпе сөт эчәме?

Керпе урманда, бакчада, өйдә яшиме?

Керпе нинди?

Керпе нишли?

Керпе кайда яши?

6) СЕЛӘҮСЕН

7)АК БАРС

Арыслан карамы, акмы?

Ак барс көчлеме, көчсезме?

Ак барс тиз йөгерәме, әкренме?

Ак барс ит яратамы, конфетмы?

Ак барс  нинди?

Ак барс нәрсә ярата?

Ак барс нишли?

8) СУСАР

9) БАЙБАК

10) ЙОМРАН

Йомран бәләкәйме, зурмы?

Йомран гөмбә ашыймы, орлыклар ашыймы?

Ул йомшакмы?

Йомран тиз йөгерәме?

Йомран нинди?

          Йомран ничек йөгерә?

          Ул нәрсә ашый?

11) ТИЕН

Тиен гөмбә ашыймы?

Тиен йомшакмы?

Тиен агачта яшиме?

Тиен нинди?

Тиен нәрсә ярата?

Тиен сикерәме?

Кайда яши?

12)ПОШИ

Поши урманда яшиме?

Поши яфраклар ашыймы?

Поши гөмбә ашыймы?

Поши нәрсә ашый?

Поши кайда яши?

13) КОНДЫЗ

Кондыз йөзә беләме?

Кондыз балык ашыймы, җиләк ашыймы?

Кондыз агач кимерәме?

Кондыз нишли?

Кондыз нәрсә ашый?

14) КАБАН ДУҢГЫЗЫ

 

Йорт хайваннары. Домашние животные

1) СЫЕР

Сыер печән ашыймы, гөмбәме?

Сыер кешегә сөт бирәме?

Сыер зурмы, кечкенәме?

Сыер нинди?

Ул нәрсә ашый?

Сыер кешегә нәрсә бирә?

2)ҮГЕЗ

3) ДУҢГЫЗ

Дуңгыз пычрак яратамы?

Дуңгыз печән ашыймы?

Дуңгыз абзарда яшиме, өйдәме?

       Дуңгыз кайда яши?

       Дуңгыз нәрсә ашый?

       Дуңгыз нинди?

4) Сарык

Сарык кешегә йон бүләк итәме, сөт бүләк итәме?

Сарык печән ашыймы, итме?

      Сарык нинди?

      Нәрсә ашый?

      Кешегә нәрсә бүләк итә?

5) Кәҗә

Кәҗә зурмы, кечкенәме?

Кәҗә кешегә сөт бирәме?

Кәҗә кешегә йон бирәме?

Ул абзарда яшиме, урмандамы?

      Кәҗә нинди?

      Кәҗә кешегә нәрсә бирә?

      Ул кайда яши?

6) Ат

7) Эт

Эт кешенең дустымы, песинең дустымы?

Эт песине яратамы?

Эт усалмы?

     Эт нәрсә ярата?

     Эт кем белән дус?

     Ул нинди?

8) Песи

9) Күркә

Күркә кызыл төс яратамы?

Күркә ит ашыймы?

Күркә йомшак йонлымы?

      Күркә нәрсә ашый?

      Ул нинди?

10) ӘТӘЧ

11) ТАВЫК

Тавык йомшакмы, катымы?

Тавык  кешегә йон бирәме, йомырка бирәме?

Тавык бодай ашыймы?

      Тавык нинди?

      Тавык кешегә нәрсә бирә?

      Тавык нәрсә ашый?

12)ЧЕБИ

Чеби йомшакмы, катымы?

Чеби сарымы, акмы?

Чеби куркакмы, батырмы?

Чеби чеби боткасы ашыймы?

Тагын нәрсә ашый?

      Чеби нинди?

      Ул нәрсә ашый?

13)ҮРДӘК

14) КАЗ

Каз кешегә сөт бирәме?

Каз нинди?

 

Җиләкләр. Ягоды.

1) КУРА ҖИЛӘГЕ

Кура җиләге кызылмы, сарымы?

Кура җиләге ачымы, баллымы?

Кура җиләге агачта үсәме, куактамы?

      Кура җиләге нинди?

      Кайда үсә?

2) КРЫЖОВНИК

Крыжовник яшелме, зәңгәрме?

Ул нинди?

3) КАРА КАРЛЫГАН

4) ҖИР ҖИЛӘГЕ

Җир җиләге бакчада үсәме, урмандамы?

Җир җиләге кайда үсә?

5) КЫЗЫЛ КАРЛЫГАН

Кызыл карлыган  баллымы, тозлымы??

Җир җиләге кайда үсә?

6) БАЛАН

7) МИЛӘШ

Миләш агачта үсәме, куактамы?

Миләш ачымы, баллымы?

      Миләш нинди?

      Миләш кайда үсә?

8) ШОМЫРТ

Шомырт  чәчәге хуш ислеме?

Шомырт чәчәге акмы,карамы?

      Шомырт нинди?

9) КАРБЫЗ

Карбыз баллымы?

Түгәрәкме, дүртпочмаклымы?

      Карбыз нинди?

10) КАРА ҖИЛӘК

11) МҮК ҖИЛӘГЕ

12) ЙӨЗЕМ

13) НАРАТ ҖИЛӘГЕ

14) КАРА БӨРЛЕГӘН

15) КАЕН ҖИЛӘГЕ

Каен җиләге бакчада үсәме, урмандамы, аландамы?

      Каен җиләге кайда үсә?

Җиләк-җимеш. Фрукты.

1) АЛМА

Алмадан пирог ясыйлармы?

Шафран алмасы ашаганың бармы?

      Алмадан нәрсә пешерәләр?

      Нинди алмагачлар бар?

2) ӘФЛИСУН

Әфлисун кайда үсә?

3) МАНДАРИН

4) АНАР

Анар Африкада үсәме?

Анар агачта үсәме?

5) ГРУША

Груша агачта үсәме?

Груша тәмлеме?

Груша яшелме, зәңгәрме?

      Груша кайда үсә?

      Груша нинди?

6) ТӨЧЕ ЧИЯ

Төче чия ачымы, баллымы?

      Төче чия кайда үсә?

      Син төче чия яратасыңмы?

7) ЧИЯ

8) КАВЫН

Кавын баллымы, ачымы?

Кавын агачта үсәме?

      Кавын нинди?

9) ЛИМОН

Лимон ачымы, баллымы?

Лимон сарымы, кызылмы?

Лимон агачта үсәме,куактамы?

     Лимон нинди?

     Лимон кайда үсә?

10) ӨРЕК

Өректән компот пешерәләрме?

Өректән гөбәдия пешерәләрме?

     Өректән нәрсә пешерәләр?

11)ШӘФТАЛУ

Шәфталу баллымы?

     Шәфталу кайда үсә?

     Шәфталу нинди?

12) КАРА ҖИМЕШ

Кара җимеш ачымы, баллымы?

Кара җимештән пирог ясыйлар?

     Кара җимеш нинди?

Бөҗәкләр. Насекомые.

 

1) МАЙ КОҢГЫЗЫ

Май коңгызы үсемлек тамырлары белән тукланамы, бөҗәкләр белән     тукланамы? (үсемлек тамырлары).

2) КАМКА

Камка кечкенә гөблә ашыймы, чирәмме? гөблә)

Камка кызыл төстәме, акмы?

    Камка нәрсә ашый?

    Камка нинди?

3) КИСМӘН

4) ЧИКЕРТКӘ

Чикерткә курчактан ясаламы? (юк, ләкин башка бөҗәкләр курчактан чыгалар).

Чикерткә бөҗәкләр ашыймы, чирәмме?(чирәм).

Чикерткә җырлыймы, сикерәме?

   Чикерткә нәрсә ашый?

   Чикерткә нишли ?

5) ОЗЫНБОРЫН

6) КЫРМЫСКА

Кырмыска бөҗәкләр ашыймы, чирәмме? (бөҗәкләр)

   Кырмыска файдалы бөҗәкме?

   Нәрсә ашый?

7) КҮБӘЛӘК

Син ничек уйлыйсың, бер генә көн яши торган күбәләк бармы? (Бар)

Күбәләк серкә белән тукланамы?

Ә тун белән туклана торган күбәләк бармы?

   Күбәләк нәрсә ярата?

8) УМАРТА КОРТЫ

9) ШӨПШӘ

10) ТӨКЛЕТУРА

Төклетура нәрсә белән туклана? (серкә белән)

11) ЧЕБЕН

Чебен пычрак таратамы?

   Ул нинди?

 

Балыклар. Рыбы

1)КӘРӘКӘ, ТАБАН БАЛЫГЫ

Кәрәкә балыгы чирәм белән тукланамы, чабак беләнме? (чирәм)

Кәрәкә балыгы зурмы, кечкенәме?

Кәрәкә балыгы нәрсә белән туклана?

Кәрәкә нинди балык?

2) АЛАБУГА

Алабуга чирәм белән тукланамы, кечкенә балыклар беләнме? (балыклар  белән).

Алабуга ерткыч балыкмы?

      Ул нәрсә белән туклана?

      Алабуга нинди балык?

3) КОРБАН БАЛЫГЫ

4) ШЫРТЛАКА

Шыртлака балыгы чабак белән тукланамы, балыклар беләнме?

      Шыртлака балыгы ерткыч балыкмы?

5)КАРП

Карп диңгез балыгымы, елга балыгымы? (елга).

Карп балыгы чабак белән тукланамы? (Әйе).

      Карп балыгы кайда яши?

6) САЗАН

7) ЧАБАК

8) ЧУРТАН

Чуртан балыгы ашаганың бармы?

      Чуртан балыгы ерткыч балыкмы? (әйе)

      Чуртан нинди балык ?

9) ЖУМБА

10) СУДАК

      Судак балыгы ерткыч балыкмы? (әйе)

11) ҖӘЕН БАЛЫГЫ

Җәен балыгының мыегы бармы?

Җәен балыгы 5 метрлы була аламы?

      Ул нинди балык?

      Ул нәрсә белән туклана?

12) ЧӨГӘ БАЛЫГЫ

 

Агачлар. Деревья

1) КАЕН

Кара каен бармы? (әйе)

Ул  бездә үсәме, Монголиядәме?

Каен ничә метрга кадәр үсә? (25–30метр)

Сары каен бармы? (әйе)

Ул кайда үсә? (Төньяк Америкада)

      Нинди каеннар бар?

      Алар кайда үсәләр?

2) ТАЛ

Тал агачы Себердә  үсәме? (юк)

Тал агачы 50 яшькә кадәр яшиме, 100 елга кадәрме?

      Тал ничә метрга кадәр үсә? (20метрга кадәр)

      Тал агачы кайда үсә?

      Ничә яшькә кадәр яши? (100 елга кадәр)

3) ТИРӘК

Тирәк ничә метрга кадәр үсә? (40метрга кадәр)

Тирәк агачы декоратив агачмы, файдалы агачмы? (декоратив агач)

      Тирәк агачы нинди агач?

      Ул кайда үсә?

4) ИМӘН

Имән агачы 1590 яшькә кадәр яши аламы? (әйе).

Имән агачы суда чериме? (юк).

50 метрга кадәр үсә торга имәннәр бармы?(бар).

Имәннең ничә төре бар? (600  төре бар).

      Имән нинди агач?

5) НАРАТ

Наратның ничә төре бар? (100 төре бар)

Ничә яшькә кадәр яши? (500 елга кадәр)

      Нарат нинди агач?

6) ЮКӘ

Юкә чәчәген кайчан җыялар?

Ул нинди авырулардан файдалы?

Юкәнең ничә төре бар? (40 төре бар).

Юкә ничә метрга кадәр үсә? (40 метрга кадәр).

      Юкә агачы турында нәрсә сөйли аласың?

7) ЧЫРШЫ

Чыршы агачы кайда үсә?

Чыршының ничә төре бар? (50 төре бар).

Юкә ничә метрга кадәр үсә? (50метрга кадәр).

Ничә ел үсә? (500  елга кадәр)

     Чыршы нинди агач?

8) УСАК

Усак ничә метрга кадәр үсә?(35метрга кадәр)

Ничә яшькә кадәр яши?(150 яшькә кадәр)

     Усак нинди агач?

9)КӘСТӘНӘ

Кәстәнә паркта үсәме, урмандамы?

Биеклеге 30 метрга җиткән кәстәнә бармы? (бар)

     Кәстәнә кайда үсә?

10) ӨРӘҢГЕ

Өрәңгенең ничә төре бар? (150 төре бар)

     Өрәңгенең яфрагы нинди төстә?

     Өрәңге кайда үсә?

Кошлар. Птицы.

1) КАРГА

Карга тычкан белән тукланырга яратамы,чебиләр беләнме?

    Карга нәрсә ярата?

2) ПЕСНӘК

    Песнәк күчмә кошмы? (юк)

3) ЧЫПЧЫК

Чыпчык тычкан ашыймы, орлыкмы?

    Чыпчык нинди кош?

    Ул нәрсә ярата?

4) КҮГӘРЧЕН

5) САЕСКАН

6) ТУКРАН

    Тукран күчмә кошмы? (юк)

7) КҮКЕ

     Күке йомыркасын  нинди кош оясына салып калдыра?

8) КАРАБҮРЕК

Карабүрек җәйгә  Африкага очамы, Уралгамы? (Уралга)

     Карабүрек җәйгә кая очып китә?

9) АКЧАРЛАК

10) ЯБАЛАК

Ябалак  тычкан белән тукланамы, бөҗәк беләнме? (тычкан)

     Ябалак кайда яши?

     Ябалак нәрсә белән туклана?

11) СЫЕРЧЫК

12) КАРЛЫГАЧ

Карлыгач күчмә кошмы?

Карлыгач җиләк белән тукланамы, балык беләнме?

     Карлыгач нинди кош?

13) ТУРГАЙ

Тургай Африкада яшиме, Себердәме?

     Тургай кайда яши?

     Ул күчмә кошмы?

14) САНДУГАЧ

     Сандугач кайда яши?

15) ЧӘҮКӘ

Чәүкә зур кошмы?

     Чәүкә нинди кош?

 

III баскыч:  Үз-үзеңне тикшерү өлеше.

            Тест №1

  1. Найдите правильный перевод слова шалкан

а) редиска

ә) репа

б) морковка

в) кыяр

2.Найдите правильный перевод слова төлке

а) лиса

ә) волк

б) медведь

в) тигр

  1. Постарайся угадать перевод слова сыер

            а) лошадь

            б) корова

в) поросенок

г) барашек

  1. Найдите правильный перевод слова песнәк

а) синица

б) воробей

в) голубь

г) журавль

  1. Постарайся угадать перевод слова чуртан

а) судак

б) сазан

в) окунь

г) щука

6.Найдите правильный перевод слова  карлыгач

а) тукран

б) тургай

в) ласточка

г) соловей

  1. Найдите правильный перевод слова камка

а) оса

б) дровосек

в) божья коровка

г) жук

8.Найдите правильный перевод слова кавын

а) слива

ә) дыня

б) анар

в) апельсин

 

9.Найдите правильный перевод слова балан

а)  виноград

ә) крыжовник

б) калина

в) клюква