Гүзәллектән кешелеклелеккә таба

Гүзәллектән кешелеклелеккә таба

(Г. Әпсәләмовның  «Ак чәчәкләр» әсәре буенча мастер-класс)

Ләйсән ГЫЙЛЬФАНЕТДИНОВА,

 Фаягөл КАМАЛОВА,

Казандагы 167 нче урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

 

 

Җирдәге барлык гүзәллек – кояштан
Һәм барлык яхшылык – кешедән.

Бу болында гүзәл, матур чәчәкләр үсә. Алар  гүзәллеге белән безгә яшәргә көч бирә.

Минем кулымда шушы болыннан җыелган ак чәчәкләр.

– Беренче вазада – пакь, ак чәчәкләр.

– Икенче вазада тапланган ак чәчәкләр.

– Беренче вазадагы ак чәчәкләрне күргәч, сездә нинди хисләр уянды? (Аклык, сафлык, яңа туган бала,  чиста күңеле.)

– Рәхмәт. Минем дә фикерләрем сезнең белән туры килә.

– Ә икенче вазадагы тапланган чәчәкләр нинди хисләр уятты? (Ниндидер кер, ярамаган гамәл эшләгән кеше, намусын югалткан кеше.)

– Дөрес әйтәсез!

  • Рәхмәт. Ак чәчәкләр ак халатлы табибларны хәтерләтә.

Хәзер сезгә Г. Әпсәләмовның  «Ак чәчәкләр» романыннан бер өзек тәкъдим итәм.

          Пыяла савыт эчендә фил сөягеннән эшләнгән гаҗәеп нәфис ак чәчәк иде.

  • – Карагыз, нинди матур, – диде Әбүзәр абзый,  сокланып карап. – Нәкъ чын чәчәк төсле, таҗында чык тамчысы да җемелдәп тора. Ә исе,  – ул савытның төймәсен борып алып иснәде:– Дим тугайларының исе бар. Менә үзегез дә иснәп карагыз. Озаграк иснәсәң, башлар әйләнеп китә.   Бүген бу чәчәкне, дусларым, сезгә бирәм.  Гомерегез буе ак килеш, пакь килеш саклагыз аны. Вексельләр белән эш итмәгез! Чиннарны дәваламагыз! Минем кебек, картайгач, бу чәчәкне күңелегезгә якын кешегә бирерсез. Берүк, ул кеше врач була күрсен. Бәлки, ул врач Гөлчәчәк булыр, бәлки, башка берәү…– Әбүзәр абзый савытны Гөлшаһидәгә сузды.
  • Бу өзекнең төп геройлары кемнәр? (Әбүзәр абзый, Гөлшаһидә.)
  • Өзектә Әбүзәр абзый нинди кеше? (Намуслы, чын табиб…)
  • Вексельләр белән эш итмәгез! Чиннарны гына дәваламагыз! Җөмләләрне ничек аңлыйсыз? (Чын табиб барлык кешеләрне тигез күреп дәваларга тиеш.)
  • Чыннан да Әбүзәр абзый бу җөмләләрне югары хисләр белән белдерә.

Бу җөмләләрдә нинди каршылык чагыла? (Кеше тормышында төрле табиблар очрый. Кайсы акча өчен генә, авыруның статусына карап кына, ә күбесе барлык кешеләрне дә тигез күреп дәвалый. Аларның намуслары ак чәчәкләр кебек ак, чиста кала.)

Ни  өчен әсәрне автор    «Ак чәчәкләр» дип атый? (Ак чәчәкләр – тереклек, сафлык, бәхет символы. Ак халат кигән табиблар да – кешеләргә сәламәтлек, бәхет китерүчеләр.)

– Рәхмәт,

–Автор ак чәчәкләр белән  ак күңелле  кешеләрне чагыштыра.

Ни өчен әсәр сездә кызыксыну уятты?

(Язучы тормыштан алынган, бүгенге көн укучысын дулкынландырган мәсьәләләрне үткен итеп куя, кабатланмас образлар дөньясын ача.)

Әсәрнең кыйммәте нәрсәдә?  (Табибның халык алдында җаваплылыгы, намусы, галимнең рухи гүзәллеге, бөек гуманист булуы турындагы идеянең үткен куелуында.)

–Табибның кешеләргә хөрмәт, ышаныч уята алуында.

Автор позициясе нәрсәдә? (Чын табиб кешеләрне дәвалый һәм терелгән авырулар янә дөньяның матурлыгын, гүзәллелеген  күрә башлыйлар.)

– Рәхмәт. Чынлап та, гүзәлектән кешелеклелеккә юл сала. Алар үзара тыгыз бәйләнештә. Гүзәллек  кешелеклелеккә, кешелеклелек гүзәллеккә буйсына.

Бүгенге көндә Г.Әпсәләмов  «Ак чәчәкләр» романының исеме табиблар арасында үткәрелә торган бәйгенең исеменә күчкән.

  • Без менә шушы ак чәчәкләргә карап сокланабыз .
  • Ә мондый чәчәкләрне тормышыбыздан алып куябыз.
  • Бүген бу чәчәкләрне сезгә бирәм. Тормышыбызда әлеге ак чәчәкләр сыман саф күңелле, намуслы кешеләр генә очрасын.
  • Мастер-классымны шигыри юллар  белән тәмамлыйсым килә.

 

 Җир йөзендә матурлыкның,

  Иге-чиге юк кебек,

   Начарлык, явызлыкны да

    Сыйдырган ул җитәрлек…

 

       Игелекле эшләр эшлә,

         Өлкәннәрне хөрмәт ит,

            Кеше булып кал син һәрчак,

                 Дөньяны син матур ит!