Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга музей педагогикасы чаралары аша әхлакый тәрбия бирү

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга музей педагогикасы чаралары аша әхлакый тәрбия бирү

 

Раушания ШӘЙХЛИСЛАМОВА,

Казан шәһәренең 65 нче катнаш төрдәге

балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Люция ВӘЛИӘХМӘТОВА, 

Казан шәһәренең 65 нче катнаш төрдәге

балалар бакчасы тәрбиячесе

 

«Матурлыкка карап, гүзәллек турында ишетеп, кеше яхшыра», – дигән борынгы греклар.

Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга әхлакый- патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.

Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди игътибар ителергә тиеш, шунда гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүенә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин.

2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән федераль дәүләт белем бирү стандарты Кече ватан һәм Ватан турында, халкыбызның социаль-мәдәни кыйммәтләре турында беренчел күзаллауларны формалаштыру мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләү туган як, аның тарихы, мәдәнияте белән танышудан башлана. Педагогларга бу эштә шактый яшь педагогик фән-музей педагогикасы ярдәм итә ала. Музей педагогикасы ул – әлеге мәдәни мохиттә үз-үзеңне тоту буенча билгеле бер күнекмәләр булдыру, экспонатлардан мәгълүмат алу максаты белән балага музей чаралары белән йогынты ясау процессы.

Нәрсә ул музей? Музей – тәрбия учагы. Музейларда  халыкның тарихы, рухи мирасы саклана. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте зур. Алар, матди һәм рухи мирасыбыз булу белән беррәттән, укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә. Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә мөһим санала. Әмма бу фәннәр безгә күп нәрсә турында сөйли һәм үз тарихы, килеп чыгышы һәм ни өчен алар кирәклеге турында сөйли ала.

Музейлар безнең тормышта зур роль уйный. Музей эшчәнлегенең максаты – халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша балаларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.

Музейлар төрле булырга мөмкин, һәм аларда экспонатлар төрле була. Мәсәлән, тарихи музейда безгә шәһәр яки хәтта ил тарихы турында сөйләүче экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Туган якны өйрәнү музеенда –Туган як тарихы, табигате һәм мәдәнияте турында сөйләүче экспонатлар. Безнең Татарстан Республикасы борынгы һәм мәңге яшь, искиткеч мираслы  башкалабыз  Казан шәһәрендә күптөрле музейлар бар. Безнең шәһәрдә генә 51 музей бар дип санала. Мәсәлән: Татарстан Республикасы Милли музее, Казан Кремле музее, Бәхетле балачак музее, танылган шәхесләр  музейлары: Г. Тукай, Ә. Мәҗитов, К. Насыйри, Б. Урманче, композитор Н. Җиһанов, «Чәкчәк», «Самавыр», балавыз сыннары һәм башкалар.

Безнең балалар бакчасында ата-аналар белән эш тыгыз бәйләнештә. Без аларга экскурсияләр, музейларга сәяхәт кылырга тәкъдим иттек. Аларның күбесе ике сорау бирде: «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны музейлар белән ничә  яшьтән таныштырып була?» һәм  «Ни өчен музейга барырга?» Һәм без:  «Ничә  яшьтә дә ярый”, – дип җавап бирдек. Ә инде «Нигә музейга барырга?» соравына  «Иң беренче – ләззәт өчен!»  –дип җавап бирдек.

Безнең балалар бакчасында «Халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу», «Татар мәдәнияте атнасы» темаларын өйрәнгәндә, безгә Вахитов районының Париж Коммунасы ур., 18 адресы буенча урнашкан «Чәкчәк» музеен барып, карап кайтырга тәкъдим ителде. «Чәкчәк» музее белән танышкан балалар бик озак вакытлар ихлас күңелдән күргән әйберләр турында сөйләделәр.

Бераз тарихтан: «Чәкчәк» музеена 2014 елда нигез салынган иде. «Чәкчәк» музее – татар көнкүреше атмосферасына чумып, үзеңне борынгы татар гаиләсендә кунак итеп тоя торган урын. Чәкчәк ул – милли ризык, аны тотып һәм ашап булуга карамастан, ул татарларның матди  мирасы булып тора. «Чәкчәк» музеенда, экскурсоводның кызыклы тарихыннан чыгып, балалар шундый мәгълүмат алдылар, монда чәкчәк белән бәйле булган барлык әйберләрне җыялар һәм саклыйлар: мәдәният, гореф-гадәтләр, көнкүреш әйберләре, кием-салым, мифология һ.б. Балаларга Казан татарларының костюмнары һәм бизәкләре, татар хатын-кызларының бик күп бизәнү әйберләре күрсәтелде. Татарлар ничек киенгән? Татарларда нинди гадәти булмаган бизәнү әйберләре бар иде. Боларның барысы да балаларга уен һәм үтемле формада бәян ителде.

Биредә шулай ук чәкчәк әзерләү серләре белән дә таныштык, элек кулланган җиһазлар белән таныштырдылар, үзебез өчен бик күп яңа әйберләр ачтык. Халыкта татар ашамый торса да, һичшиксез, чәй  эчә  дип әйтәләр. Музейда да безгә самавырдан хуш исле чәй тәкъдим иттеләр, балалар бик теләп чәкчәк, бавырсак, татар пастиласын татып карадылар. Балалар белән шулай ук чәкчәк ясау буенча мастер-класс үткәрелде, анда аны әзерләү серләре турында сөйләделәр.

Уртак сәяхәттән соң тәрбиячеләр-балалар-ата-аналар моңа бик  гаҗәпләнделәр. Берәү дә мондый нәтиҗәне көтмәгән иде, чөнки барлык  күргәннәр һәм ишеткәннәрдән соң, барлык кешедә соклану хисе иде. Без ата-аналар белән шәһәр музейларына баруны тагын бер кат кызыклы ял итү формасы буларак кулланачакбыз дигән нәтиҗәгә килдек. Безнең өчен дә, тәрбиячеләр өчен дә экскурсиянең балалар белән генә түгел, ә ата-аналар белән дә иң уңышлы эш алымнарының берсе булуы аңлашыла. Без ирешелгәннәребезгә тукталмыйбыз, ата-аналар белән хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзләүне дәвам итәчәкбез,  чөнки безнең максатыбыз – киләчәк буынны тәрбияләү.