Белем бәйрәме

Белем бәйрәме

 

(3 нче сыйныфның рус төркемендә ачык дәрес)

 

 

Руфинә ЙОСЫПОВА,

Ютазы районы

Урыссудагы  2 нче урта  мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм.

Дәрес максатлары:

Белем бирү (предмет нәтиҗәсе):

– «Мәктәп» темасы турында сөйли белүне камилләштерү.

Үстерү (метапредмет нәтиҗә):

– гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

– уку хезмәтеңдә үзеңә максат куя белү күнекмәләрен булдыру;

– эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

– үз хезмәтеңне бәяли белү күнекмәләрен үстерү;

  • парларда һәм күмәк эшләү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия бирү  (шәхси нәтиҗә):

– мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау;

– үзара ихтирам, ярдәмчеллек хисләрен булдыру.

Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

–үзеңнең уку-язу әсбапларыңның барлыгы, юклыгы турында әйтә белү;

–үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкъдим итү күнекмәләрен сөйләмдә куллану.

Материал: «Күңелле татар теле», дәреслек: 3 сыйныф: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова (7 б.); методик ярдәмлек: 3 сыйныф: Р.З. Хәйдәрова, Гыйниятуллина Л.Ә. (25 б.); Р.З.Хәйдәрова «Мин татарча сөйләшәм» (2019), «Серле сандык»тагы уку-язу әсбаплары, космос, песиләр һәм этләр турында китаплар.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, уку-язу әсбаплары.

 

 

 

 

Дәрес барышы

 

I. Оештыру

  1. Уңай психологик халәт тудыру.

– Исәнмесез, укучылар!

– Исәнмесез!

– Кәефләрегез ничек?

– Кояшлы иртә кебек, яхшы. Татар телен, Тукай телен өйрәнергә дип килдек.

– Афәрин, укучылар. Утырыгыз! Дәрес башында галимебез Риза Фәхреддиннең сүзләрен искә төшерик: «Дәрес башланыр алдыннан урыныгызга утырыгыз. Дәрес вакытында башкалар белән төртешмәгез.» (Перед уроком садитесь на место. Во время урока с другими не толкайтесь.)

2. Дежур укучы рапорты.

3. Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

 

  1. Актуальләштерү. (1. Дәрестә кулланылачак лексик, грамматик материал искә төшерелә, дөрес әйтелеш кабатлана. 2.Теманың эчтәлеге проблематикасы буенча әңгәмә үткәрелә, укучыларның нинди сөйләмгә ия булырга тиешлекләре бурыч итеп куела – предмет нәтиҗәсе.)

– Ребята, у меня есть волшебный сундучок. Карыйк әле, сандык эчендә нәрсә бар икән?

«Укучы – укытучы» диалогы:

– Бу нәрсә?

– Бу – каләм.

– Бу нәрсә?

– Бу… (Дәфтәр, сызгыч, китап, бетергеч, көндәлек.)

Как вы думаете о чем мы сегодня будем говорить? Бүген нәрсә турында сөйләшербез икән?

Тактада: 26 нчы ноябрь.

Уку-язу әсбаплары.

Дөрес. Без хәзер уку-язу әсбаплары турында сөйләшәбез.

 

III. Төп өлеш (диалогик, монологик сөйләм үстерү буенча күнегүләр эшләү)

Төп таләп – дәресләрдә кулланылган күнегүләр системасы диалогик-монологик сөйләмне имитацияләргә тиеш.

  1. Мы должны спросить друг у друга, есть у него учебные принадлежности.

Парларда эш:

– Синең китабың бармы? (Дәфтәр, бетергеч, сызгыч, көндәлек.)

  1. А теперь попросим себе эти предметы?

Вспомним: как скажете – мне, тебе? – миңа, сиңа.

1) попроси у одноклассника эти предметы;

2) узнай у друга, нужны ли ему эти предметы.

Парларда эшләү:

– Спроси у соседа по парте:

– Есть ли у него тетрадь в клетку (линейку).

–Где находится его сумка (книга, пенал).

 

Белемнәрне бәяләү.

Ребята,  оцените себя на листах самооценки умеете ли вы это говорить.

  • Кая? кайда? кайдан? сорауларын искә төшерү.

– Ребята, давайте вспомним вопросы куда? где? откуда?

Обратите внимание на экран. На экране схема (мин кайдан алам, кая салам, кайда тора ) и рисунки учебных принадлежностей.

Әмир, син нишлисең? Сумкадан китап алам (берет из сумки).

Гүзәл, син нишлисең?  Сумкага дәфтәр салам (кладет в сумку).

Азалия, син нишлисең?  Сумкада сызгыч бар (показывает).

  • Ишетеп аңлау күнегүләре.
  1. Прослушайте и укажите словосочетания, в которых есть слова, отвечающие на вопрос кайда?

Матур сызгыч, дәфтәр сумкада, китап өстәлдә, кыз сикерә, малай мәктәптә, бетергеч пеналда.

2. Прослушайте и укажите вопросительные предложения.

Сумкада китап бар. Дәфтәр кайда? Сызгыч озын. Пеналда бетергеч бармы? Партада ике каләм бар. Сызгыч кыскамы?

                                 Физкультминутка

  • А теперь назовём чьи эти учебные принадлежности. Как скажем: моя, твоя, его, её?

Дәреслекнең 13 нче битен ачыгыз.Искә төшерәбез.

Как ты скажешь, что:

– это твоя книга (твой дневник),

– это его тетрадь (его ластик)

Һәр өстәлдә 1 нче укучылар зәңгәр битләрне алыгыз, яныгызда утыручы укучы белән парда диалогта төшеп калган репликаларны өстәп, сәнгатьле укырга әзерләнегез. (Укучылар диалогларны укыйлар.)

– Синең китабың бармы?

– Минем …  бар.

– Аның сызыклы дәфтәре бармы?

Аның … юк.

– Синең дәфтәрең бармы?

–Минем … бар.

– Аның шакмаклы дәфтәре бармы?

Аның … юк.

 – Синең сызгычың бармы?

– Минем …    бар.

– Аның сызгычы  озынмы?

–Аның …  озын.

–Синең бетергечең бармы?

– Минем …  бар.

–Аның бетергече  кечкенәме?

–Аның …  зур.

–Синең көндәлегең бармы?

–Минем …  бар.

–Аның көндәлеге сумкадамы?

–Аның …  сумкада.

–Синең төсле карандашларың бармы?

– Минем …    бар.

–Аның төсле карандашлары партадамы?

–Аның …    партада.

Белемнәрне бәяләү.

Ребята,   оцените себя на листах самооценки правильно ли дополнили диалоги.

 

  • Сейчас мы с вами будем играть. Игра называется «В магазине».Учебные принадлежности будем покупать в магазине. Кто хочет быть продавцом?

Хәзер уку-язу әсбапларын кибеттән сатып алабыз.

«Кибеттә» уены. (Шакмаклы, сызыклы, бер-ун.)

– Исәнмесез! Әйтегез әле, сездә китап (дәфтәр) бармы?

– Исәнмесез! Бар.

– Ничә сум тора?

– Ун сум тора.

Белемнәрне бәяләү.

Ребята,  оцените себя на листах самооценки умеете ли разговаривать на татарском языке в магазине.

 

  • Учебные принадлежности купили. Сейчас идем в школу. Посмотрите на экран. Какие вопросы вы здесь видите? (Схемага карап, укучы кая барганын, кайда укыганын, кайдан кайтканын әйтергә тиеш.)

Тактага Риназ белән Гүзәл чыга.

Риназ. Син кая барасың?

Гүзәл. Мин мәктәпкә барам.

Азалия. Син кайда укыйсың?

Әмир. Мин мәктәптә укыйм.

Хәкимова. Син кайдан кайтасың?

Радель. Мин мәктәптән кайтам.

Укытучы. Мәктәптә сез нишлисез?

(Мәктәптә укыйбыз, диктант язабыз, күнегү эшлибез.)

 

  • Мы пришли в школу. Допустим, сегодня праздник. Поздравьте друг друга с праздником знаний.

(Сине белем бәйрәме белән котлыйм. Сәламәтлек телим.)

Сейчас меня поздравьте.

(Сезне белем бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек телибез.)

Ребята! Скоро какой праздник?

–Правильно. День матери. Давайте поздравим учителей с праздником.

Белемнәрне бәяләү.

Ребята,  оцените себя на листах самооценки умеете ли вы поздравлять на татарском языке.

 

  • Сейчас обратите внимание на экран. Экранга игътибар итегез.

Что вы видите на экране? Кого вы видите на экране? Экранда нәрсә күрәсез?

Бу эшләрне кем эшли?

Дәреслекләрнең 24 нче битеннән  2 нче күнегүне табыгыз, эшлибез.

 

  • Төшеп калган репликалар куеп уку

–Укучылар, рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

– Машина кайда? Туп кайда?

Дәреслек белән эш. 31 нче бит, 6 нчы күнегү.

Диалогларга репликалар өстәп укыйбыз.

– Китапханә кайда?

– Китапханә стадион янында.

– Кибет кайда?

– Кибет мәктәп янында.

– Син кая барасың?

– Мин китапханәгә барам.

– Ә син кая барасың?

– Мин кибеткә барам.

– Сиңа нинди китаплар ошый?

– Миңа этләр турында китаплар ошый.

 

 

  • Укучылар, китапларны карагыз әле? Бу китаплар нәрсә турында?
  • Футбол турында, космос турында, этләр турында.

«Мин татарча сөйләшәм» китабыннан ситуатив күнегүләр эшләү.

36 нчы бит, 4 – 7 нче биремнәр.

 

  • Китапханәдә

Хәзер китапханәгә барып, кирәкле китапны сорап алабыз.«Китапханәдә» уены. Дәреслек, 35 нче бит.10 нчы күнегү.

 

– Ребята, что получилось и не получилось?  Оцените себя на листах самооценки. Китапханәдән китап ала беләсезме?

 

  1. Рефлексив бәяләү этабы.

– Димәк, балалар, «Мәктәптә» темасы буенча без нәрсәләр өйрәндек?

О чем мы научились говорить по теме школа?

Тема.  Без мәктәптә.

Сказать о том, что у тебя нет тетради (линейки, книги).

Спросить у друга, есть ли у него тетрадь (линейка, книга).

– Попросить у друга тетрадь (линейку, книгу).

–Предложить другу тетрадь (линейку, книгу).

Сказать о том, что я:

  • иду (не иду) в школу;
  • учусь в школе.
  • Сказать о том, что делаем в школе
  • учусь в третьем классе;
  • возвращаюсь со школы;

–  иду  (не иду) в библиотеку;

  • читаю ( не читаю) книги;
  • прочитал 5 книг.
  • Позвать друга сходить в библиотеку.
  • Попросить у библиотекаря книгу о героях.

Хәзер үзегезгә гомуми билге куегыз.

– Укучылар! Мин сезгә уңыш баскычы тәкъдим итәм. Бүген дәрестән алган уңышларыгызны уңыш баскычында күрсәтегез.

Я предлагаю вам лестницу успеха. Свои впечатления, полученные от урока, успехи покажите на этой лестнице. У вас на партах лежат эмблемы «Мин татарча сөйләшәм». Закрепите их.

Дәрес тәмам. Сау булыгыз.